Матбугат.ру
4.36K subscribers
8.88K photos
719 videos
1 file
406 links
Телеграмда язылган бар нәрсәгә дә ышанмагыз, дигән Тукай.

Безгә фото яки видео җибәрегез:
@Matbugat_news_bot
Download Telegram
Кайвакыт йоклап булмый. Сезнең дә шулай буламы? Ә самолет пилотлары, мәсәлән, рейска чыгар алдыннан мәҗбүри рәвештә фәлән сәгать йокларга тиеш. Алар нишли икән андый вакытта? Мәтрүшкәле чәй эчәләр микән?
😁236👍1
Сегодня минус 1, ощущается как минус 6, диделәр һава торышында. Ул "ощущается" дигәнне кем билгели икән? Гидрометцентр директорымы?
😁14🤔3🔥2
11.11
Кайвакыт тормышта шулай була. Җитәкче кешене яраталар, аның янында бөтереләләр, шаяруларыннан көләләр. Ә ул җитәкче булудан туктагач, мондый игътибар бетә. Җитәкче, мескен, аңламый бу игътибарның ялган булганын, аны җитәкче булганы өчен генә яратканнарын.
🤔8👍7
“Мәдәни җомга” газетасының яңа баш мөхәррире Ләбиб Леронны тәкъдим итү мизгеленнән бүгенге көн фотосы ☺️👏🏼
👍28
Сливочный суп пешерергә өйрәнәсе килә. Любой сорты барамы аңа сливаның?
😁27
Forwarded from Театр Камала
❤️Камал театры уникаль парфюм тәкъдим итә

Әлегә сатуга диффузор һәм рум-спрей чыкты. Составы: үләннәр, канәфер, мускат чикләвеге, кожа, бергамот. Хушбуйны парфюмер Вероника Ямилова тудырды. Парфюм продукциябезне театрның Озондагы интернет-кибетеннән сатып алырга мөмкин.

💬"Безнең театрның үзенең уникаль исе бар. Без парфюмны әзерләү барышында, театрның барлык почмакларын - буфет, цехлардан алып, сәхнә һәм грим бүлмәләренә кадәр йөреп чыктык. Камал театрын хәтерләтүче хуш исне озак сайладык. Хушбуйны без махсус яңа бина ачылышы алдыннан ясадык, тамашачыларыбыз бүгенге бинабызның бер өлешен үзләре белән алып китсен, һәм аны җылылык белән искә алсыннар өчен", - дип сөйләде Камал театры директоры Илфир Якупов.

Ozon 🛍
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🤔10👍41
Район җирендә элек укытучы булып эшләгән кеше сөйли. Элек балалар мәктәпкә барганда әнинең мама икәнен, әтинең папа икәнен белмиләр иде, хәзер урамда татарча сөйләшүче бала юк, ди.
😢26👍1
Метро белән Кәҗә бистәсеннән Кремль станциясенә барасың. Ә өстеңдә башта бер катлам җир, аннары икенче катлам - Казансу елгасы. Ә кыш көне әле боз да. Могҗиза бит инде бу.
23😁6👍1🔥1
Кайбер хатыннарның ирләре сәгатьләр буе компьютерда уйнап утыра икән. Ничә яшь булуга карамастан. Сезнең ирегез андый түгелдер бит?
Ә менә мондый динозаврлар бармы арагызда? Мин дип сикереп чыгыгыз.

Совет заманы. Межгород буенча шалтыратыр өчен переговорныйга керәсез. Мәсәлән, Кольцода. Чират торып, йөз төрле каршылыкны җиңеп, трубкада якын кешегезнең тавышын ишетәсез. Һәм ул 5 секундтан өзелә дә сез кабинкадан чыгып, бер оператор янына, бер кабинкага арлы-бирле йөгерәсез.

Кайвакыт абонентны трубкага чакырыр өчен телеграмма да суга торган булганнар. Әмма мин моны ук хәтерләрлек динозавр түгел.
😁3812👍2
Укучыларыбыз эзләп тапкан иң үзенчәлекле исем - Кобра (басым кайсы иҗеккәдер). Нинди генә исем юк татарда. Башка милләтләрдә дә шулай микән ул?
🤔11
Габделфәт Сафин: "Әтием Габдрахман белән"
38👍27
Әле генә берәү шалтыратты да, апаем, апаем дип сөйләште. Кайсы районнан булды икән?
😁10👍8