Матбугат.ру
4.36K subscribers
8.88K photos
719 videos
1 file
406 links
Телеграмда язылган бар нәрсәгә дә ышанмагыз, дигән Тукай.

Безгә фото яки видео җибәрегез:
@Matbugat_news_bot
Download Telegram
Йәгез, бераз ял.
Ялларыгыз күңелле үтсен.
😁283🔥3
Актаныш районы Татар Ямалысы авылы янында Агыйдел елгасында балыкчылар көймәсе капланган. Алар 43, 40 һәм 32 яшьлек өч ир-ат була. Башкортстаннан килгәннәр.

Хәвеф-хәтәр аркасында 43 һәм 40 яшьлек ир-атлар үлә. Берсенең гәүдәсен табалар һәм судан тартып чыгарып, полициягә тапшыралар. Икенче ир-атның гәүдәсен кичке тугызга кадәр МЧС хезмәткәрләре эзләгән. Әлегә эзләү туктатылган. Иртәгә дәвам итәчәк.
😢23👍6
Асия белән чәй эчтек әле. Баяны да бар иде.
👍33😁154
Казан янындагы Самосырово бистәсендә бер хатын югалган иде. "Пятерочка"га эшкә барганда югалган. Кассир булып эшләгән ди. Эзләделәр. Үле гәүдәсен тапканнар. Хуҗасыз этләр талап үтергән, дигән фараз бар. Хәзер бу хәлне прокуратура тикшерә. Урам этләреннән Казанда бик күп район һәм бистәләр зыян күрә. Сездә дә бармы? Сакланып йөрегез.
😢25
Бер танышым әйтә, югары белем ул карьерист кешеләргә генә, җитәкче булырга теләүчеләргә генә кирәк ди. Ә гади кешегә кирәкми ди. Нүжәли шулай?
🤔14👍4
Яңа Уренгойда да татарча диктант яздык, дип хәбәр итә укучыбыз
👍143🔥2
Кайвакыт йоклап булмый. Сезнең дә шулай буламы? Ә самолет пилотлары, мәсәлән, рейска чыгар алдыннан мәҗбүри рәвештә фәлән сәгать йокларга тиеш. Алар нишли икән андый вакытта? Мәтрүшкәле чәй эчәләр микән?
😁236👍1
Сегодня минус 1, ощущается как минус 6, диделәр һава торышында. Ул "ощущается" дигәнне кем билгели икән? Гидрометцентр директорымы?
😁14🤔3🔥2
11.11
Кайвакыт тормышта шулай була. Җитәкче кешене яраталар, аның янында бөтереләләр, шаяруларыннан көләләр. Ә ул җитәкче булудан туктагач, мондый игътибар бетә. Җитәкче, мескен, аңламый бу игътибарның ялган булганын, аны җитәкче булганы өчен генә яратканнарын.
🤔8👍7
“Мәдәни җомга” газетасының яңа баш мөхәррире Ләбиб Леронны тәкъдим итү мизгеленнән бүгенге көн фотосы ☺️👏🏼
👍28
Сливочный суп пешерергә өйрәнәсе килә. Любой сорты барамы аңа сливаның?
😁27
Forwarded from Театр Камала
❤️Камал театры уникаль парфюм тәкъдим итә

Әлегә сатуга диффузор һәм рум-спрей чыкты. Составы: үләннәр, канәфер, мускат чикләвеге, кожа, бергамот. Хушбуйны парфюмер Вероника Ямилова тудырды. Парфюм продукциябезне театрның Озондагы интернет-кибетеннән сатып алырга мөмкин.

💬"Безнең театрның үзенең уникаль исе бар. Без парфюмны әзерләү барышында, театрның барлык почмакларын - буфет, цехлардан алып, сәхнә һәм грим бүлмәләренә кадәр йөреп чыктык. Камал театрын хәтерләтүче хуш исне озак сайладык. Хушбуйны без махсус яңа бина ачылышы алдыннан ясадык, тамашачыларыбыз бүгенге бинабызның бер өлешен үзләре белән алып китсен, һәм аны җылылык белән искә алсыннар өчен", - дип сөйләде Камал театры директоры Илфир Якупов.

Ozon 🛍
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🤔10👍41