Матбугат.ру
4.36K subscribers
8.89K photos
720 videos
1 file
407 links
Телеграмда язылган бар нәрсәгә дә ышанмагыз, дигән Тукай.

Безгә фото яки видео җибәрегез:
@Matbugat_news_bot
Download Telegram
Беркөн Казанда кызыклы хәлгә шаһит булдым. 60 яшь тирәсе бер абый балыктан кайтып килә. Киемнәре начар, аркасында - таушалган рюкзак (эчендә, бәлки, балык та бардыр әле), кулында кармаклар. Каршысына бик гламур бер кыз килә моның. "Эй, матурым, әйдә танышабыз", - ди моңа абзый сразу татарчалатып. Кыз бернинди игътибарсыз китеп бара. Абзый моңа борылып ун-унбиш секунд карап торды. Бик аптырады бу кызның танышасы килмәгәненә.

Сезгә дә шундый тәвәкәллек һәм үз-үзеңә ышанучанлык телим.
👍26😁22
ПОЕЗДЛАР

Ах, как же я в детстве любил поезда...
Эдуард Асадов

Мин яратмыйм күптән поездларны,
Көнләшмим дә хәтта алардан.
Әллә ак хыяллар кыелганмы,
Әллә инде хисләр чаларган?!.

Гүя сәлам биреп яшьлегемнән
Уза алар, уза сызгырып.
Оча алар чикле чиксезлеккә,
Гасыр тизлегедәй ыжгырып.

Оча алар...
Печән пакусыдай
Кыелып кала тынлык юлларга.
Тыелып кала чынлык...
Вагон-вагон
Чылбырланган шомлы елларда.

Мин көнләшмим поездлардан, алар
Иреклерәк бездән, азат дип.
Безнең яшәү бары җан асрау,
Безнең яшәү бары газап дип.

Тыелса да, буылса да хөрлек,
Буйсынып без беркөн йөрәккә,
"Рельслардан" чыгып ыргылабыз
Колач җитмәс татлы иреккә.

Тотам диеп бәйсез ирек кошын
Гомер буе сыкрап җан сызар.
Рельсларга ятып еласак та,
Аңлый алмас безне поездлар.

...Мин яратмыйм күптән поездларны,
Көнләшмим дә хәтта алардан.
Әллә ак хыяллар кыелганмы,
Әллә инде хисләр чаларган?!.

Рәмис Аймәт

7 ноябрь, 2024
"Васльевский" шифаханәсе
👍208🔥2
🔹РАК У СЕСТРЫ. НОВОСТИ🔹

Хәерле кич!Добрый вечер!
Ассаляму алейкум уа рахматуЛлахи уа баракятух, уважаемые Полезные люди «Булыш».

🔹Помните, мы по милости Аллаха, рассказывали вам о нашей больной раком сестре по вере, имя которой Ляйсан Шаймарданова?

🔹У Ляйсан 5 детей и она уже третий год борется с онкологическим заболеванием и сейчас проходит лечение в московской клинике, так как в Казани её лечить отказались.

🔹Мы просили вас помочь ей финансово, так как была сделана сложная операция стоимостью 1 500 000 рублей, но дальше нужна была реабилитация и химиотерапия.

🔹Её супруг и братья из своих средств оплачивали и до сих пор оплачивают дорогостоящие процедуры, пребывание в клинике и за 15 дней пребывания было потрачено более 5 млн рублей.

🔹Мы выкладывали реквизиты карты Ляйсан и ссылку на оплату медицинских процедур и у многих из вас возник вопрос: «Переходя по ссылке, написано, что нужно 3 000 000, а там уже собрано больше. Это значит, что сбор закрыт???»

🔹Отвечаем: НЕ ЗАКРЫТ!
В клинике повысили цены и сбор продолжается и, повторюсь, МНОГОЕ ИЗ СВОИХ ДЕНЕГ «ЗАКРЫВАЮТ» БРАТЬЯ ЛЕЙСАН, альхамдулиллях, но они уже много чего продали из своего имущества, поэтому НАША ПОМОЩЬ ИМ НЕОБХОДИМА, ин шаа Аллах.

🔹Брат Ляйсан открыл телеграмм-канал,
где выкладывает отчёт о собранных и потраченных средствах и даже видео палаты, где лежит сестра и там вы можете следить за новостями и состоянием здоровья сестры, помогать деньгами, репостами, ДУА и пусть Аллах поможет и облегчит им, исцелит Ляйсан наилучшим исцелением, даст крепкого здоровья. Амин!

🔹Уважаемые полезные люди!
Альхамдулиллях, нас много и если мы, ин шаа Аллах, по своим ЛЮБЫМ финансовым возможностям, поможем ЛЮБОЙ СУММОЙ этой семье, которая сейчас ОДНА проходит серьезное испытание, то мы очень им облегчим, ин шаа Аллах.

🔹Помочь любой суммой можно по следующим реквизитам, к которым добавилась карта «Сбербанк».

1️⃣ 💳 «Т-банк(Тинькофф)
привязан к ☎️ +7(987)-290-46-66
Получатель: Ляйсан Мансуровна Ш.

2️⃣ Действующая ссылка «Т-банк»
https://www.tbank.ru/collectmoney/crowd/shaymardanova.lyaysan2/61rm63886/

3️⃣ Ссылка на «Сбербанк»
https://messenger.online.sberbank.ru/sl/AdyP2XKySDv7UMSsL

ИНФОРМАЦИЯ ПРОВЕРЕНА И ДОСТОВЕРНА!

Спасибо большое!Бик зур рахмат!
Джазакуму Ллаху хайран!
👍151
Бәлеш бармагы дигән сүз бармы сезнең якта? Нәрсә ул бәлеш бармагы?
🤔15😁4👍2
Килер бер көн сине саклаучы әтиең дә, әниең дә булмас. Ә Аллаһы Тәгалә булыр.

Җомга вәгазендә ишеткәннәрдән.
31👍4
Йәгез, бераз ял.
Ялларыгыз күңелле үтсен.
😁283🔥3
Актаныш районы Татар Ямалысы авылы янында Агыйдел елгасында балыкчылар көймәсе капланган. Алар 43, 40 һәм 32 яшьлек өч ир-ат була. Башкортстаннан килгәннәр.

Хәвеф-хәтәр аркасында 43 һәм 40 яшьлек ир-атлар үлә. Берсенең гәүдәсен табалар һәм судан тартып чыгарып, полициягә тапшыралар. Икенче ир-атның гәүдәсен кичке тугызга кадәр МЧС хезмәткәрләре эзләгән. Әлегә эзләү туктатылган. Иртәгә дәвам итәчәк.
😢23👍6
Асия белән чәй эчтек әле. Баяны да бар иде.
👍33😁154
Казан янындагы Самосырово бистәсендә бер хатын югалган иде. "Пятерочка"га эшкә барганда югалган. Кассир булып эшләгән ди. Эзләделәр. Үле гәүдәсен тапканнар. Хуҗасыз этләр талап үтергән, дигән фараз бар. Хәзер бу хәлне прокуратура тикшерә. Урам этләреннән Казанда бик күп район һәм бистәләр зыян күрә. Сездә дә бармы? Сакланып йөрегез.
😢25
Бер танышым әйтә, югары белем ул карьерист кешеләргә генә, җитәкче булырга теләүчеләргә генә кирәк ди. Ә гади кешегә кирәкми ди. Нүжәли шулай?
🤔14👍4
Яңа Уренгойда да татарча диктант яздык, дип хәбәр итә укучыбыз
👍143🔥2
Кайвакыт йоклап булмый. Сезнең дә шулай буламы? Ә самолет пилотлары, мәсәлән, рейска чыгар алдыннан мәҗбүри рәвештә фәлән сәгать йокларга тиеш. Алар нишли икән андый вакытта? Мәтрүшкәле чәй эчәләр микән?
😁236👍1
Сегодня минус 1, ощущается как минус 6, диделәр һава торышында. Ул "ощущается" дигәнне кем билгели икән? Гидрометцентр директорымы?
😁14🤔3🔥2
11.11
Кайвакыт тормышта шулай була. Җитәкче кешене яраталар, аның янында бөтереләләр, шаяруларыннан көләләр. Ә ул җитәкче булудан туктагач, мондый игътибар бетә. Җитәкче, мескен, аңламый бу игътибарның ялган булганын, аны җитәкче булганы өчен генә яратканнарын.
🤔8👍7