Матбугат.ру
4.4K subscribers
8.79K photos
728 videos
1 file
396 links
Телеграмда язылган бар нәрсәгә дә ышанмагыз, дигән Тукай.

Безгә фото яки видео җибәрегез:
@Matbugat_news_bot
Download Telegram
Бүген кыска көн. Кайтыгыз. Директорыгыз аны-моны әйтсә, Матбугат рөхсәт итте диегез.
👍21😁105
Алай икән
🤔20
Казан янындагы Идел аша күпердә авария аркасында зур бөке. Ул якка бармагыз. Паром йөрү вакыты озынайтылган.
Матбугат.ру
Алай икән
Тәки аңламадык кем ул:
- онык
- оныкча
- оныкчык
- оныкчик
🔥1
Казанда 14-15 яшьлек бер малай телефоннан татарча сөйләшеп бара иде, үзем күрдем.
🔥46👍164
Бүген шиномонтажда 20ләп машина иде. Кешеләр үзара танышып, дуслашып, инде яңа гаиләләр туа язды.
😁501
Әйтик, сез Соцгородта яшәүче әби, ди. Ә оныкларыгыз Дубравнаяда тора. Метрога утырасыз да бөтен шәһәрне эһ дигәнче узасыз. Бездә Казанда шулай. Ә сезнең авылда метро юк.
😁262
Илһам абый кышны сәер эш коралы белән каршылый
😁234
Татарда Лена, Юлия, Клара исемнәре еш очрый. Бу исемнәр татарга каян килеп керде икән? Берәр тарихы бармы? Әле кайвакыт татарчалатып, басымны соңгы иҗеккә ясыйлар.
10👍4
Дөньяда иң файдалы ризык нәрсә икән? Тыквамы?
🤔11👍3
Флешка тыга торган җире кайда моның?
😁10🤔8
Ятим нигезләр

Бер шом салып авыл урамына
Елап ята ятим нигезләр
Ташландык өй, моңсу тәрәзәләр-
Сукыраеп калган пар күзләр.

Алабута үскән бакчаларда
Карт алмагач тирән кайгыда
Сагышланып коя алмаларын
Тик юата төнлә ай гына.

Әти - әни күчкәч бакыйлыкка
Ташлап китте барсы шәһәргә
Шыгыр-шыгыр килеп калды капка,
Булмады шул теле дәшәргә.

Төшләренә керә нигезләрнең
Балачаклы матур мизгелләр
Кайсы гына кайтып туган йортка
Тәпи баскан эзен бер эзләр...

Ятим өйнең иске чормасында
Җилләр улый кайчак ачынып
Ялгыз кое көтә, кемдер керер
Суга, диеп, капка ачылып.

Авылларда җиргә сеңеп барган
Бу өйләрне вакыт тигезләр
Соң түгел ул кабат кайтыр өчен
Көтә сезне, көтә нигезләр.

Мирһади Разов
👍41😢244
Биектау районында ник бер биек тау булсын
😁36
Татар язучылары нотык сөйләгәндә еш кына җөмлә саен "әйе", "әйе" дип куярга ярата. Рамзан Кадыйров "дон" дип сөйләшкән сыман. Ким дигәндә, берничә язучыда бар шундый гадәт. Каян килә икән бу? Бу минутта язучының күңелендә ике кеше микән? Берсе сөйли, икенчесе "әйе, әйе" дип җөпләп тора.
😁28👍4
Бүген кыска эш көне. Директорыгызга нәрсә дип әйтәсен беләсез.
😁15
Егетләр, сезгә әйтәм. Яратам, сөям, китмә, кайт, гафу ит дип борын агызып җырлап йөрмәгез әле. Кем яза сезгә шундый смазливый текстлар? Кызлар андыйларны яратмый. Кызлар брутальныйларны ярата.
😁35👍15🔥1
Җыр текстларында мәмиләнүгә танылган композитор Вадим Усманов та разый бәхил түгел иде.

Илһам Шакиров башкаруындагы "Чулпан" җыры һәм башка хитлар авторы Вадим Мәхмүтович белән бергә эшләргә, дустанә аралашырга насыйп булды.

Русча сөйләшә иде ул. Берсендә курилкада болай ди: "Девчоночка, юбчоночка, любименькая - что за слова в песне? В жизни же так не разговаривают!"

Вадим абыйның урыны җәннәттә булсын. Белик. Хәтерлик.
21👍4