Беренче кар яуганнан соң бер ай узгач кар ятарга тиеш якобы
Туры киләме бу сынамыш?
Туры киләме бу сынамыш?
👍25🤔3🔥2❤1
Татарстанда уртача хезмәт хакы күләме 20%ка арткан һәм 70764 сумны тәшкил итә, дип хисап тотты Татарстанстат. Сез 70 меңне генә эшлисездер бит инде?
😁34🤔6
1 декабрьдән соң шипсыз тәгәрмәч белән йөрүчеләргә 500 сум штраф каралган. Карагыз аны.
Бүген кыска көн. Кайтыгыз. Директорыгыз аны-моны әйтсә, Матбугат рөхсәт итте диегез.
👍21😁10❤5
Казан янындагы Идел аша күпердә авария аркасында зур бөке. Ул якка бармагыз. Паром йөрү вакыты озынайтылган.
Казанда 14-15 яшьлек бер малай телефоннан татарча сөйләшеп бара иде, үзем күрдем.
🔥46👍16❤4
Бүген шиномонтажда 20ләп машина иде. Кешеләр үзара танышып, дуслашып, инде яңа гаиләләр туа язды.
😁50❤1
Әйтик, сез Соцгородта яшәүче әби, ди. Ә оныкларыгыз Дубравнаяда тора. Метрога утырасыз да бөтен шәһәрне эһ дигәнче узасыз. Бездә Казанда шулай. Ә сезнең авылда метро юк.
😁26❤2
Татарда Лена, Юлия, Клара исемнәре еш очрый. Бу исемнәр татарга каян килеп керде икән? Берәр тарихы бармы? Әле кайвакыт татарчалатып, басымны соңгы иҗеккә ясыйлар.
❤10👍4
Ятим нигезләр
Бер шом салып авыл урамына
Елап ята ятим нигезләр
Ташландык өй, моңсу тәрәзәләр-
Сукыраеп калган пар күзләр.
Алабута үскән бакчаларда
Карт алмагач тирән кайгыда
Сагышланып коя алмаларын
Тик юата төнлә ай гына.
Әти - әни күчкәч бакыйлыкка
Ташлап китте барсы шәһәргә
Шыгыр-шыгыр килеп калды капка,
Булмады шул теле дәшәргә.
Төшләренә керә нигезләрнең
Балачаклы матур мизгелләр
Кайсы гына кайтып туган йортка
Тәпи баскан эзен бер эзләр...
Ятим өйнең иске чормасында
Җилләр улый кайчак ачынып
Ялгыз кое көтә, кемдер керер
Суга, диеп, капка ачылып.
Авылларда җиргә сеңеп барган
Бу өйләрне вакыт тигезләр
Соң түгел ул кабат кайтыр өчен
Көтә сезне, көтә нигезләр.
Мирһади Разов
Бер шом салып авыл урамына
Елап ята ятим нигезләр
Ташландык өй, моңсу тәрәзәләр-
Сукыраеп калган пар күзләр.
Алабута үскән бакчаларда
Карт алмагач тирән кайгыда
Сагышланып коя алмаларын
Тик юата төнлә ай гына.
Әти - әни күчкәч бакыйлыкка
Ташлап китте барсы шәһәргә
Шыгыр-шыгыр килеп калды капка,
Булмады шул теле дәшәргә.
Төшләренә керә нигезләрнең
Балачаклы матур мизгелләр
Кайсы гына кайтып туган йортка
Тәпи баскан эзен бер эзләр...
Ятим өйнең иске чормасында
Җилләр улый кайчак ачынып
Ялгыз кое көтә, кемдер керер
Суга, диеп, капка ачылып.
Авылларда җиргә сеңеп барган
Бу өйләрне вакыт тигезләр
Соң түгел ул кабат кайтыр өчен
Көтә сезне, көтә нигезләр.
Мирһади Разов
👍41😢24❤4