Матбугат.ру
4.4K subscribers
8.79K photos
728 videos
1 file
396 links
Телеграмда язылган бар нәрсәгә дә ышанмагыз, дигән Тукай.

Безгә фото яки видео җибәрегез:
@Matbugat_news_bot
Download Telegram
"Требуется блинопек" дигән игълан күрдем. Башта аңламадым. Коймак пешерүче икән. Карале, һәр ризыкка бәйле берәр һөнәр уйлап чыгарып була икән бит. Мәсәлән?
👍3🤔3🔥1
Ир затыннан булган бер танышым әйтә, хатының үзеңә караганда акчаны күбрәк эшләсә, бик начар ул ди. Нүжәли шулай? Нигә шулай икән?
🤔5
«НУРЛЫ КАЗАНДА»: концерт современной академической музыки 🎵

2 ноября в 18:00 в Национальной библиотеке с вокальными номерами о Казани выступят республиканские исполнители: Ильгиз Шайхразиев, Диляра Набиуллина и другие. Ещё на сцену выйдут детский вокальный ансамбль «Сююмбике» и вокальный ансамбль «Бəйрəм».
 
Приходи послушать романсы и произведения для хора, оркестровую и инструментальную музыку.

Программу придумала Алсу Сунгатуллина, выпускница Казанской консерватории имени Н.Жиганова и член Союза композиторов Татарстана и России.
 
#движениерт #ДвижениеПервых
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍91
Ике студентның сөйләшкәнен ишеттем:

- А я курсовик начал делать. Ну как начал... мне начали делать.

Элек студентлар курс эшен интернеттан гына качать итеп ала иде, хәзер махсус эшләттерәләр икән. Малатсы. 👍
😁6😢1
Татарча фильм төшерәләрме, клипмы, реклама видеоролигымы, спектакль яки концерт репетициясе барамы - кадр артындагы сөйләшүләр һәрвакыт русча булыр.
😢27👍5🤔21
Хәзер эмпатия дигән сүз модада. Сез дә мал-туарларыгызны эмпатия белән асрагыз, сыртына сугып түгел, начар сүзләр кычкырып түгел.
😁182
10 тиенлек дәфтәргә язып укыган икән без, ди укучыбыз
👍154
Тыныч йокы сезгә. Мин дә ятам. Кыяр кәнфите белән чәй эчәм дә.
😁22👍19🔥2
Ява
12👍9
Яңгыр
Ноябрьгә намаз вакытлары. Казан. Сорадыгыз бит.
18🙏5👍4
Нигә бакчада үскән алма кортлый, ә "Пятерочка"да сатылган алма кортламый?
👍17😁3
Бу Лидия дигән циклон ди. Аның урынына Мартина дигәне киләчәк ди. Минәйтәм, бу циклоннарга исемне кем бирә икән соң? Төрле ил вәкилләре бер-берсенә шалтыратышып, "тәк, бу яңгырга нинди кушамат тагабыз?" дип киңәшләшәләр микән?
😁38🤔1
Кичә генә әле октябрь иде...
😢225
Бүген Җомга вәгазендә ишеткәннәрдән.

Мәчеткә йөрүче бер бабайга туган көненә оныклары 100 доллар бүләк иткән. Бер кәгазь белән 100 доллар. Шәп бүләк бит? Оригинально! Фәлән яшенә җитеп, бабай чит ил акчасын беренче тапкыр кулында тота.

“Моңарчы доллар курсын бар дип тә белми идем, мондый бүләктән соң көн саен валюта курсын күзәтә башладым”, - дип сөйли бабай.

Әһә! Бүген 100 доллар фәлән сумга арткан! Икенче көнне тагын арта. Өченче көнне дә өскә үрмәли. Бабай шалтлыгын кая куярга белмәгән арада доллар арзаная башлый.

Бер көн төшә, ике көн. Бу хәлгә борчылып, бабайның кан басымнары күтәрелә.

Шулай берникадәр эмоциональ атынчыкта атына торгач, бабакай бүләкне кире оныкларына кайтара: “Алыгыз, миңа кирәк түгел ул, бөтен тынычлыгымны алды!”

Менә шундый бәян. 90% укучыбыз гыйбрәтнең нидә икәнен аңлагандыр. Әмма, күреп торабыз, сез калган 10%ка керәсез бугай. Шуңа күрә аңлатабыз. Гыйбрәт шул. Мал ул шундый әйбер, кешене үзенә буйсындырырга гына тора. Моңа юл куймагыз. Мал колы булмагыз!

Җомга мөбарәк булсын!
👍52🔥5
Кыш килде
29👍4🔥2