Бу юлы чәчем тиз үсте дигән идем чәчтарашыма, "наверно на восходящей луне стригли" ди. Шундый ырым бар икән. Нүжәли шулай?
😁25❤2👍1
Хәзер тамадалар туйда мондый уен уйната икән. Телефоныңда Вайлдберизны ачасың да күпме акча сарыф иткәнеңне күрсәтәсең. Кемнеке күбрәк - шул җиңүче. Сарыф һәм исраф сүзләре охшаган, әйеме?
😁14🔥2👍1
Бер психолог әйтте, әгәр экономияләп яшәсәгез, үзегездә хәерче психологиясе булдырасыз ди. Нүжәли шулай? Ә дин буенча, киресенчә, әйберне исраф итмәскә кушыла. Кием киярлек икән - аны кияргә. Принтер кәгазенең ике ягын да кулланырга. Ипинең валчыгын да ташламаска. Дөрес психолог микән ул? Әллә шайтан котырта микән? Җомга мөбарәк булсын!
😁29🔥8👍7🙏2
"Бакча җимеше түгел, акча җимеше". Шундый әйтем ишеттем бүген. Нинди очракларда әйтәләр икән?
❤8👍5
Әлеге минутларда Казанда кешеләр эштән кайта. Туп-туры өйләренә кайтмыйлар. Башта Озон һәм Вайлдберизка керәләр. Маркетплейс примерочныйларында чират. Казанда яшәү барыбер күңеллерәк инде. Сездә авылда андый чиратлар юк.
😁16👍15
Вегетарианнар бар. Веганнар бар. Аермасын аңлатыгыз әле мин өчпочмак ашаган арада.
😁18👍2
Актерлар "театр" дигән сүзне әйткәндә "а" авазын озын итеп әйтәләр. Шулай текә санала. Сез дә авылда шулай сөйләшегез.
😁37
Казанда бер коммерция оешмасына кергән идем. Биш оператор кыз утыра. Бишесе дә иреннәрен ясаткан. Аерым-аерым эшләттеләр микән, оптом микән? Бер карасаң, бөтен отделга берьюлы ирен кабарттыру отышлырак бит инде, перечислением түләп.
😁48🔥5👍3
Колбаса тышлыгына яшел гарәп хәрефләре белән "колбаса" дип язып куйсаң, кеше аны хәләл дип уйлаячак
😁10👍5
"Требуется блинопек" дигән игълан күрдем. Башта аңламадым. Коймак пешерүче икән. Карале, һәр ризыкка бәйле берәр һөнәр уйлап чыгарып була икән бит. Мәсәлән?
👍3🤔3🔥1
Ир затыннан булган бер танышым әйтә, хатының үзеңә караганда акчаны күбрәк эшләсә, бик начар ул ди. Нүжәли шулай? Нигә шулай икән?
🤔5