Татарымда "Ата хакы", дигән
Уеп язган алтын әйтем бар
Күз карасы кебек сакладылар,
Ут йоттылар безнең әтиләр.
Җан җылысын, олы яратуны
Без әтидән алдык үскәндә
Шуңа күрә кешелекле булу
Әткәй синнән безгә күчкән лә.
Әткәй кулын тойдык иңебездә,
Булмадык без, үги-ятимнәр
Ач йөрмәсен, ким булмасын, диеп
Көчен жәлләми ул әтиләр.
Әни белән әти тәрбиясе
Зур тормышка безне чыгарды
Бәхет теләп кылган догалары
Күтәрделәр биек-югары.
Әткәй, диеп әйттек горурланып,
Әтисезлек һич тә язмасын
Һәр баланы сыйпап башларыннан
Үз әтисе генә назласын.
Рәхмәт, әткәй, искә төшәсең дә
Сагыш баса, йөрәк моңая
Хәтерләсәм тәпи баскан көнне-
Еллар аша әти елмая.
Онытмагыз, газиз әтиләрне
Балам, диеп сөеп үстергән
Әни кебек әтиләр дә бөек,
Әтиләр дә безгә җан биргән!
Мирһади Разов
Уеп язган алтын әйтем бар
Күз карасы кебек сакладылар,
Ут йоттылар безнең әтиләр.
Җан җылысын, олы яратуны
Без әтидән алдык үскәндә
Шуңа күрә кешелекле булу
Әткәй синнән безгә күчкән лә.
Әткәй кулын тойдык иңебездә,
Булмадык без, үги-ятимнәр
Ач йөрмәсен, ким булмасын, диеп
Көчен жәлләми ул әтиләр.
Әни белән әти тәрбиясе
Зур тормышка безне чыгарды
Бәхет теләп кылган догалары
Күтәрделәр биек-югары.
Әткәй, диеп әйттек горурланып,
Әтисезлек һич тә язмасын
Һәр баланы сыйпап башларыннан
Үз әтисе генә назласын.
Рәхмәт, әткәй, искә төшәсең дә
Сагыш баса, йөрәк моңая
Хәтерләсәм тәпи баскан көнне-
Еллар аша әти елмая.
Онытмагыз, газиз әтиләрне
Балам, диеп сөеп үстергән
Әни кебек әтиләр дә бөек,
Әтиләр дә безгә җан биргән!
Мирһади Разов
👍42❤10
Каршыгызга зур телогрейка кигән хатын очраса, белегез: бу - оверсайз.
😁37🔥11❤3
Кайберәүләр гөмбәгә борылып та карамый, ә кайберәүләр бер утыруда 3 литрлы банканың яртысын ашап бетерә. Ничек шулай икән? Витамин җитмиме бер-бер? Сез кайсы төркемгә керәсез?
👍17
Кызлар, фотога төшкәндә бер аягыгызны алга чыгарыгыз. Ике аягыгызны түгел, бер аягыгызны. Ә башыгызны кырыйга кәкерәйтегез.
😁42👍5❤1
Ә сез, егетләр, фотога төшкәндә кулыгыз белән иягегезне тотыгыз. Сәгать таккан кулыгыз белән.
😁30👍3❤2
Ния режиссерлар җәен дә, кышын да шарф тагып йөриләр? Муеннары туңамы? Әллә бу гадәтнең берәр тарихы бармы?
😁19👍9❤4🔥2
Матбугат.ру
Ния режиссерлар җәен дә, кышын да шарф тагып йөриләр? Муеннары туңамы? Әллә бу гадәтнең берәр тарихы бармы?
Ә ния башка һөнәр ияләренең мондый опознавательный знаклары юк? Әйдәгез, безнең һөнәр вәкилләре алдан сөйләшик тә, җәен-кышын бияләй киеп йөрик?
😁17👍2
Иҗат халкы бигрәк алданучан инде диплом, грамота, рәхмәт хаты ише нәрсәгә.
👍14😁3
Бу юлы чәчем тиз үсте дигән идем чәчтарашыма, "наверно на восходящей луне стригли" ди. Шундый ырым бар икән. Нүжәли шулай?
😁25❤2👍1