Матбугат.ру
4.4K subscribers
8.8K photos
728 videos
1 file
396 links
Телеграмда язылган бар нәрсәгә дә ышанмагыз, дигән Тукай.

Безгә фото яки видео җибәрегез:
@Matbugat_news_bot
Download Telegram
Һәр рубашка - күлмәк. Әмма һәр күлмәк - рубашка түгел.
😁171👍1
Казан мэриясе бу арада туган балаларның исемнәрен барлады. Ильшат дигән исемне беренче ишетәм.
😁22👍4
Совет заманында сездә дә бар идеме шундый телевизор, йодрык белән бер сугасың - яхшырак күрсәтә башлый.
😁483
Очлы күзле QR код!
😁121👍1
Ринат Таҗетдинов вафат((
😢73🙏2👍1
Ринат Таҗетдинов белән хушлашу 18 октябрьдә 10.00 сәгатьтә Камал театрында узачак.
👍5
Агропаркта чәй белән әйткәләшеп алдык
😁25🤔3👍1
Бүген Тинчурин театры актрисасы, Татарстанның халык артисткасы Миләүшә Нәҗмиевага 60 яшь тулды. Котлыйбыз! Сез дә котлагыз.
👍359
🧀 Сыр. Татарча бу сүзне русчалатып сыр дип түгел, ә татарча итеп сыр дип әйтегез.
👍173
Ай сездә дә шундыймы, әллә башкамы?
12🔥5
Мәгариф министры Илсур Һадиуллинга бүген 60 яшь тулды. Котлыйбыз. Сез дә котлагыз.
48🔥10👍8
Нәрсә белән генә шөгыльләнми кеше Казанда. Кайберәүләр ниндидер уникаль ипи пешереп, шуны танышларына сатып, шул ипине пешерү буенча хәтта мастер-класслар үткәрә. Сез генә ул...
😁261🔥1
Казанның Мәскәү һәм Авиатөзелеш районнарында зур заводлар күп. Җомгада якын-тирәдәге мәчетләрдә шушы заводларның эш киемнәрен кигән егетләр-ирләр күп була. Димәк, начальниклары җибәрә, рөхсәт итә. Җомга мөбарәк булсын!
🙏27👍192
Казанны матурлыйлар. Ниндидер агачлар утырталар. Җимешләре дә бар. Ашый торгандырмы, юктырмы, белмим. Янында да басып тормыйм.
🔥18👍7
Артур Маузер һәм Лия Шәмсинаның кызлары туган. Айла дип исем кушканнар. Котлыйбыз. Игелекле бала булсын.
36🙏3👍1
26 октябрьдә Апанай мәдрәсәсендә Апанай мәчетенең 255 еллык юбилеена багышланган фәнни-гамәли конференция узачак.

Конференциянең темасы: «Апанай мәчете имамнарының дин һәм милләт өчен күрсәткән хезмәтләре: тарих һәм хәзерге заман». Конференция кысаларында Апанай мәдрәсәсе китапханәсен ачу тантанасы булачак һәм Апанай мәчетенең эшчәнлегенә багышланган китап тәкъдим ителәчәк.

Әлеге чарада дәүләт вәкилләре, дин әһелләре, Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре, Апанай мәчете һәм мәдрәсәсе хезмәткәрләре, мөгаллимнәре, мәхәллә әгъзалары катнашачак.

Башлану вакыты: 8:30.

Мәдрәсәнең адресы: Ш.Мәрҗани ур. 28
👍7