This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Укучыбыз кабат бу видеоны искә төшерде. Искәндәр Биктаһировка бүген 73 яшь тулган булыр иде. Белик. Хәтерлик.
👍35❤13🔥12
Бер-ике айдан дөньяда Ковид дигән чирнең тарала башлавына 5 ел тула. Менә шуннан чамалагыз инде гомерләрнең ничек тиз акканын.
👍19😢4❤1
Менә сез колбасаны татарча казылык дип тәрҗемә итәсез, әмма бит һәр колбаса да казылык түгел! 🤷♀
👍18❤3
Бер танышым күп еллар кешеләргә балкон тышлау белән шөгыльләнә. Үз гомеремдә нинди генә гаиләләр күрмәдем ди. Ә иң кызыгы - балалар. Бер 10% гаиләдә балалар итагатьле икән. Исәнләшә, "абый, ничек ярдәм итим" дип торалар ди. Ә 90% гаиләдә балалар балкон тышларга килгән кешегә бик өстән карыйлар ди, обслуживающий персонал, шабашник дип. Күп очракта исәнләшеп тә тормыйлар ди.
❤12
Совет заманында сездә дә бар идеме шундый телевизор, йодрык белән бер сугасың - яхшырак күрсәтә башлый.
😁48❤3
Ринат Таҗетдинов белән хушлашу 18 октябрьдә 10.00 сәгатьтә Камал театрында узачак.
👍5
🧀 Сыр. Татарча бу сүзне русчалатып сыр дип түгел, ә татарча итеп сыр дип әйтегез.
👍17❤3