Матбугат.ру
4.56K subscribers
8.51K photos
717 videos
1 file
340 links
Телеграмда язылган бар нәрсәгә дә ышанмагыз, дигән Тукай.

Безгә фото яки видео җибәрегез:
@Matbugat_news_bot
Download Telegram
Ә миндә менә нәрсә бар
👍15
Хәерле иртә. Укучыбыз җибәрде.
13👍5
Ой, ялгыш китте, башка фото элмәкче идек
👍32😁195
"Пятерочка"да кассада торам. Минем алда бер кыз кассир белән русча сөйләшә. Мин татарча сөйләшә башлыйм, чөнки кассир белән без күптәнге танышлар. Берзаман теге кыз да татарчага күчә. Менә шулай. Безнең баш миенең процессоры таныш түгел кеше белән по умолчанию русча сөйләшүгә көйләнгән. Бәлки сатучаларга "Мин татарча сөйләшәм", "Татарча дәшсәгез дә була", "Аңлыйм мин татарча да" дигән кебегрәк бейджиглар тагаргадыр?

"Пятерочка"га баруларым рубрикасы.
👍64😁76🔥3
😢14
ТНВ каналында озак еллар эшләгән 51 яшьлек Ләйсән Бәдретдинова вафат булган, дип яза Ватаным Татарстан. Ләйсән кияүгә чыгып, Төркиядә яшәгән.

– Ләйсәннең беренче никахтан туган кызы Зөһрә кияүдә инде. Соңлап кына тапкан игезәк сабыйлары Хәсән белән Зәйнәпкә 16 шар гына яшь әле. Ул бик ачык күңелле кеше иде. Иртәнге тапшыруда эшләде. Кайткан саен ТНВга килер иде. Кызганыч, авырып киткән. Шулай да, Казанга кайтырга көч тапкан. Монда кайтуга комага киткән, – ди “Манзара” тапшыруы алып баручысы Ләйсән Хөснуллина.

Озак еллар ТНВ хезмәт куйган Миләүшә Сибгатуллина да, Ләйсәннең бик матур итеп искә алды.

– Иртәнге тапшыруда бергә эшләдек. Нинди эш кушсаң да, шуны җиренә җиткереп эшли торган кеше иде. Кайчан эфирга чыгарга кушасың, берсүзсез килер иде. Бик уңган-булган журналист иде. Мин эштән киткәнче, ул ел саен балалары белән каникулга кайткач, ТНВга килә иде. Аннары миңа китәргә туры килде. Шулай итеп, юллар аерылды, – ди журналист Миләүшә Сибгатуллина.


Ләйсәннең урны оҗмахта булсын. Әнисенә, гаиләсенә, балаларына сабырлык телибез.
😢174👍3
Свинушка гөмбәсен начар диләр. 1981 елда аны агулы дип тапканнар. Аңарчы ашаганнар, күрәсең. Исеменә караганда әле хәләл дә түгел бугай. Сез җыймыйсыздыр бит?
😁17👍11
"Мин 5 литр җыйдым", "Мин 10 литр җыйдым" дип мактанып торган арада обязательно берсе ачу китереп әйтеп куячак: "Ә без сатып кына алдык".
😁33👍5🔥3
Хопа! Танылган композитор, мәдәният эшлеклесе, педагог Мәсгут ага Имашевка бүген 94 яшь тулды. Котлыйбыз! Сез дә котлагыз.

«Саубуллашу вальсы», «Кыр казлары артыннан», «Туй күлмәге», «Туган ягым каеннары», «Кукмара» - кайсы җырын күбрәк яратасыз?

Мәсгут абыйга исәнлек-саулык телибез. Ә сезгә аның яшенә җитүне телибез)
41👍20
Зәй музеенда мамонт теше бар. Кем белә, кешелек дөньясы Зәй районыннан башлангандыр бәлки. Кайда ул район? Татарстан глобусы юкмы берәрегездә?
👍102
Кто больше?
🔥5🤔3👍1
Куян! Куян бит бу! Куян бит син!
👍185😁2
Авыл Сабан туе, шәһәр Сабан туе, федераль Сабантуй, татар авыллары Сабан туе, шахтерский Сабантуй, балалар Сабан туе, дини Сабантуй, корпоратив Сабантуй, кичке Сабантуй, төнге Сабантуй - тагын ниндиләре буласы калды әле? Чәчү бетәме әле?

#элекэлгәннәрдән
😁41👍3😢1
Бер укучыбыз комментарие бу.

Эх, печән вакытларын сагынам, дип язып утырырга рәхәт инде ул кондиционер астында))
😁29👍11😢2
Юлда йөргәндә гел иҗади уйлар килә башка. Дальнобойщик булган булсам әллә нинди романнар язып аткан булыр идем. Булмады инде.
😁17
Яңа ел белән!
Әле генә кояш батты. Һәм кояш бату белән мөхәррәм аена аяк бастык. Мөселман календаре буенча яңа ай һәм яңа 1446 ел. Хәерле булсын 🤲
47👍8
Танылган композитор Илгиз Закировка бүген 70 яшь тулды. Котлыйбыз! Сез дә котлагыз. Матур җырлары күп ич. Кайсы җырларын беләсез?
👍4614