Кайбер авыл атамалары теге районда да, бу районда да бар. Кайсы авыллар, мәсәлән?
Элек печән җирләрен бүләләр иде. Быел бүлмәделәрме әле? Печәнне ничек әзерлиләр ул хәзер? Отпускыны кайсы көннәргә аласы?
❤5
Сберкартагызга спасиболар килә идеме? Хәзер автомат рәвештә килмәячәк, ай саен кереп категорияләрне сайласагыз гына киләчәк.
"Белегез шуны" рубрикасы.
"Белегез шуны" рубрикасы.
👍16
"Браво!" ул хуплап кычкыру. Ә "бис!" тагын бер җырла дип кычкыру. Бутамагыз, яме. Бөтен зал сезгә борылып карарлык булмасын.
👍8❤1
* * *
– Ә элек эшләгән кызыгыз кая китте?
– Декретка.
– Куркыныч икән сезнең монда.
– Ә элек эшләгән кызыгыз кая китте?
– Декретка.
– Куркыныч икән сезнең монда.
😁25❤3👍2
Италмас - ул удмуртча шундый чәчәк бугай. Казан аша йөрүче Ижау-Мәскәү поезды да "Италмас" дип атала. Татар колагы өчен сәер яңгырый, әйеме? Поезд атамасы өчен дим.
😁17
- Бабай, син әби белән кайда таныштың?
- Интернетта.
- Ул вакытта интернет юк иде бит әле.
- Син кайсы әбине әйтәсең?
- Интернетта.
- Ул вакытта интернет юк иде бит әле.
- Син кайсы әбине әйтәсең?
😁35👍2
Бу тарихны миңа бер редактор сөйләгән иде. Әллә совет заманында, әллә 90нчы елларда бер рәссам белән хезмәттәшлек иткәннәр. Карикатуралар өчен сдельно түләнелгән. Әйтик, 1 рәсем = 100 сум (шартлы рәвештә). Берзаман бу рәссам карикатураларны бик тиз эшли башлый. Ярты сәгатьтә сызгалап бирә ди. "Туктале, дус, - ди редактор, - мин сиңа ярты сәгать өчен 100 сум түли алмыйм бит инде". Шуннан соң рәссам үзенең карикатураларын озаграк эшли башлаган. Дөресрәге, шул ук ярты сәгать инде. Әмма эшне 3-4 көннән соң гына тапшыра торган була.
Мораль ☝️
Эш җиңел бирелә икән - җитәкчелеккә күрсәтмәгез. Ух-пух килеп эшләгән булыгыз. Шулчак сез дә отышта булырсыз, директор да тыныч булыр.
Мораль ☝️
Эш җиңел бирелә икән - җитәкчелеккә күрсәтмәгез. Ух-пух килеп эшләгән булыгыз. Шулчак сез дә отышта булырсыз, директор да тыныч булыр.
❤29👍25