Студия бровей яза. Сезне үзебезнең амбассадор итеп күрәсе килә ди. Кем ул амбассадор? Каш йолкучымы? Барыйм микән, кызлар?
😁18
"Салават күпере", Авиастрой тирәләрендә яшәүчеләр бармы монда? Һаваларыгыз ничек? Юкә чәчәге исе киләме, әллә башка исме? Соңгы вакыт начар искә зарланалар. Нүжәли шулай? Кайчан ул якларда начар ис булганы бар инде?
Кытай түгел машиналарда йөрүчеләр кытай машиналарында йөрүчеләргә бик өстен карый ди.
"Нүжәли шулай?" рубрикасы
"Нүжәли шулай?" рубрикасы
😁14❤1
Бүген Яшьләр көне!
Гомер китабымны альбом кебек,
Карап чыгарга дип бирсәләр...
"Яшьлек" дигэн өч-дүрт битен
Урлар идем, Әгәр күрсәләр...
Качар идем ерак җирләргә,
Яшьлегемне салып ияргә...
Ул кайдадыр бик якында калган,
Авылымның айлы төнендә.
Фуражкасын кырын салган егет
Кызын көтә тирәк төбендә.
Эшкә соңлый диеп, борчылмагыз,
Яшьлек бит ул, яшьлек өлгерер!
Таң атканчы тирәк төбен саклар,
Ә таң белән эшкә йөгерер...
Шундый чагым бик якында кебек,
Кулны сузсам, җитәр шикелле...
Кулны сузам диеп бер үрелсәм,
Өркетермен, китәр шикелле.
Мин яратам кояш чыккан чагын,
Җирнең өстен нурга балкытып.
Табалмадым, дуслар, гомеремнең
Яшьлектән дә матур вакытын!!!
Тик дөньяда берни кабатланмый,
Һәрнәрсәнең була сызыгы.
Яшьлекнең дә, әгәр кабатланса,
Булмас иде, бәлки, кызыгы...
Ә.Атнабаев.
Гомер китабымны альбом кебек,
Карап чыгарга дип бирсәләр...
"Яшьлек" дигэн өч-дүрт битен
Урлар идем, Әгәр күрсәләр...
Качар идем ерак җирләргә,
Яшьлегемне салып ияргә...
Ул кайдадыр бик якында калган,
Авылымның айлы төнендә.
Фуражкасын кырын салган егет
Кызын көтә тирәк төбендә.
Эшкә соңлый диеп, борчылмагыз,
Яшьлек бит ул, яшьлек өлгерер!
Таң атканчы тирәк төбен саклар,
Ә таң белән эшкә йөгерер...
Шундый чагым бик якында кебек,
Кулны сузсам, җитәр шикелле...
Кулны сузам диеп бер үрелсәм,
Өркетермен, китәр шикелле.
Мин яратам кояш чыккан чагын,
Җирнең өстен нурга балкытып.
Табалмадым, дуслар, гомеремнең
Яшьлектән дә матур вакытын!!!
Тик дөньяда берни кабатланмый,
Һәрнәрсәнең була сызыгы.
Яшьлекнең дә, әгәр кабатланса,
Булмас иде, бәлки, кызыгы...
Ә.Атнабаев.
❤38👍20
Кайбер авыл атамалары теге районда да, бу районда да бар. Кайсы авыллар, мәсәлән?