Татарның олпат шәхесе Әхтәм абый Зариповның вафаты турында бүген иртән яздык. Танылган телевизион журналист Флюра Абдуллина "Матбугат.ру"га Әхтәм абый белән эшләгән еллары турында сөйләде, җылы хатирәләре белән уртаклашты:
- Мин телевидениегә килгәндә Әхтәм абый баш режиссер булып эшли иде. Ул вакытта урамнарда татарча сөйләшергә ярамый торган чор. Телевидениенең ишеген ачып керүгә, биредә барлык кеше дә татарча гына сөйләшә. Телевидение татарның дәүләте иде. Әхтәм абый ул безнең әтиебез кебек булды. Һәрвакыт киңәшләрен бирер, ярдәм итәр иде. Олпат шәхес. Татарның телен саклады, яклады. Күңеле тулганда кабинетының ишеген ачып куяр иде. Нәкъ уртага утырып, гармунын уйнар иде. Шалтырата иде. Хәлләрен сөйли иде. Мин дә вакытым булганда Әхтәм абыйга шалтыраттым, хәлен белергә тырыштым. Күңелдә Әхтәм абый белән бәйле бары тик якты хәтирәләр генә саклана.
Телевидениедә дүшәмбе көнне летучкалар уза иде. Рецензияне Әхтәм абый ясый дигән көнне барлык телевидение хезмәткәрләре килә. Дөрес, төгәл итеп рецензия ясый белде. Аның тәнкыйтенә беркем дә битараф калмагандыр, дип уйлыйм. Шулай бервакыт Әхтәм абый Хаҗ сәфәренә юл алды. Безгә һәрберебезгә зәм-зәм суын алып кайтып эчертте. Рәхмәт Сезгә, Әхтәм абый, Сез минем күңелемдә мәңге сакланачаксыз. Урыныгыз җәннәттә булсын.
Фотода:
Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгендә ТВ ветераннарына багышлап чара узган иде. 2020 ел.

👍13
Кичә телевизордан бер сюжет күрсәттеләр. Татарстанның бер районында түрәләр пляжга рейд ясаган. Урамда 30 градус эссе, су да чиста һәм коенырга яраклы дип табылган. Әмма комлык әле рәсми рәвештә ачылмаган. "Купаться запрещено" дигән язуларга карамыйча су коенучыларга шелтә белдереп йөриләр. Халык каян белсен инде ниндидер рәсми ачылыш булачагын. Ә "купаться запрещено" дигән язу монда ел әйләнәсе тора. Кызык инде бездә.
🤔5😁3👍1
Мохито эчемлеген татарлар уйлап тапкан булса кирәк. Мохит сүзеннән чыккан.
😁21🔥7👍2
Бүген Казан Сабан туенда капчык киеп йөгермәкче идем, но салкын, сибәләп тә тора.
😁21❤4
Шулай да сорыйк әле. Бүген Казан Сабан туенда булдыгызмы? Нәрсә ошады һәм нәрсә ошамады?
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Рузилә Сафинадан өр-яңа җыр🔥
"Тормыш китабы"📖
Бүгеннән барлык музыкаль мәйданнарда!
Рәхим итеп тыңлагыз🕊️
Җырның сүзләре: Гөлнур Айзат.
Көе: Рузилә Сафина
Тулы версиясе монда:
https://band.link/Uweve
"Тормыш китабы"📖
Бүгеннән барлык музыкаль мәйданнарда!
Рәхим итеп тыңлагыз🕊️
Җырның сүзләре: Гөлнур Айзат.
Көе: Рузилә Сафина
Тулы версиясе монда:
https://band.link/Uweve
👍12❤4