Матбугат.ру
4.56K subscribers
8.51K photos
717 videos
1 file
340 links
Телеграмда язылган бар нәрсәгә дә ышанмагыз, дигән Тукай.

Безгә фото яки видео җибәрегез:
@Matbugat_news_bot
Download Telegram
Сезнең шундый танышларыгыз бармы? Берәр проект идеясен уйлап таба. Шул идеяне бөтен кешегә сөйләп бетерә, тиздән шул эшкә тотыначагын әйтә. Нинди шәп идея дип бөтен кеше мактый моны. Соңыннан бу кеше сүрелә, идеясе белән янмый башлый һәм проект тормышка ашмый кала. Психологлар әйтүенчә, идеяне сөйләгәндә мактау сүзләре ишетеп, бу кеше инде үз бәхет гормоннарын алган, шуңа күрә проектны чынга ашыру ихтыяҗы калмаган. Эшләмәүче түгел, мактаучы гаепле, кыскасы.
😁24🔥8👍5🤔21
Бүген Казанда Август дигән исем ишеттем. Кайсы айны тугандыр.
😁13
"Матбугат.ру"га Ләбиб Лерон хәбәр итте:

Артист, режиссер һәм язучы Әхтәм абый Зарипов вафат булды... Бу хакта миңа әле генә кызы Зөлфия шылтыратып әйтте... Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун!

***
Әхтәм Исмәгҗан улы Зарипов – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. актер, режиссер. 1935 елның 15 июлендә Башкортстанның Илеш районындагы Таҗи авылында туган.

1961-72 елларда – Г.Камал исемендәге театрда артист.
1972 елдан – Казан телевидениесендә режиссер.
1987-92 елларда Казан телевидениесендә баш режиссер.
😢152👍2
Сизәсезме, көн саен җәй бер көнгә кыскара...
😢19👎1
Әхтәм Зарипов белән хушлашу иртәгә 21 июнь көнне 11.00 сәгатьтә Мәрҗәни мәчете каршында узачак.
Казанда Төркиядәге сыман исләр килә бүген. Ә сез авыл дисез.
Сатыйм микән, сатмыйм микән?
Дип җибәрде Фәния исемле укучыбыз.
17👍4
Менә нәрсә чыгара икән Казанда исне
👍21
Флюра Абдуллина: "Әхтәм абыйның күңеле тулганда кабинет ишеген ачып гармун уйнар иде"
😢3
Татарның олпат шәхесе Әхтәм абый Зариповның вафаты турында бүген иртән яздык. Танылган телевизион журналист Флюра Абдуллина "Матбугат.ру"га Әхтәм абый белән эшләгән еллары турында сөйләде, җылы хатирәләре белән уртаклашты:

- Мин телевидениегә килгәндә Әхтәм абый баш режиссер булып эшли иде. Ул вакытта урамнарда татарча сөйләшергә ярамый торган чор. Телевидениенең ишеген ачып керүгә, биредә барлык кеше дә татарча гына сөйләшә. Телевидение татарның дәүләте иде. Әхтәм абый ул безнең әтиебез кебек булды. Һәрвакыт киңәшләрен бирер, ярдәм итәр иде. Олпат шәхес. Татарның телен саклады, яклады. Күңеле тулганда кабинетының ишеген ачып куяр иде. Нәкъ уртага утырып, гармунын уйнар иде. Шалтырата иде. Хәлләрен сөйли иде. Мин дә вакытым булганда Әхтәм абыйга шалтыраттым, хәлен белергә тырыштым. Күңелдә Әхтәм абый белән бәйле бары тик якты хәтирәләр генә саклана.

Телевидениедә дүшәмбе көнне летучкалар уза иде. Рецензияне Әхтәм абый ясый дигән көнне барлык телевидение хезмәткәрләре килә. Дөрес, төгәл итеп рецензия ясый белде. Аның тәнкыйтенә беркем дә битараф калмагандыр, дип уйлыйм. Шулай бервакыт Әхтәм абый Хаҗ сәфәренә юл алды. Безгә һәрберебезгә зәм-зәм суын алып кайтып эчертте. Рәхмәт Сезгә, Әхтәм абый, Сез минем күңелемдә мәңге сакланачаксыз. Урыныгыз җәннәттә булсын.


Фотода:
Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгендә ТВ ветераннарына багышлап чара узган иде. 2020 ел.
👍13
Кичә телевизордан бер сюжет күрсәттеләр. Татарстанның бер районында түрәләр пляжга рейд ясаган. Урамда 30 градус эссе, су да чиста һәм коенырга яраклы дип табылган. Әмма комлык әле рәсми рәвештә ачылмаган. "Купаться запрещено" дигән язуларга карамыйча су коенучыларга шелтә белдереп йөриләр. Халык каян белсен инде ниндидер рәсми ачылыш булачагын. Ә "купаться запрещено" дигән язу монда ел әйләнәсе тора. Кызык инде бездә.
🤔5😁3👍1
"Ватаным Татарстан"нан актуаль хәбәр
🤔5👍1
Мохито эчемлеген татарлар уйлап тапкан булса кирәк. Мохит сүзеннән чыккан.
😁21🔥7👍2
Сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллинга бүген 50 яшь тулды. Котлыйбыз. Сез дә котлагыз.
👍62
Быел еланнар күренәме?
Бүген җыйдым. Мелочь, а приятно.
🔥44👍41
Безнең джунглида яңгырлар сезоны башланды.
👍8😁62