Матбугат.ру
4.56K subscribers
8.51K photos
717 videos
1 file
340 links
Телеграмда язылган бар нәрсәгә дә ышанмагыз, дигән Тукай.

Безгә фото яки видео җибәрегез:
@Matbugat_news_bot
Download Telegram
Бүген Зөлфия Вәлиеваның туган көне. Котлыйбыз. Сез дә котлагыз. Ничә ел тулганын әйтеп тормыйбыз инде, барыбер ышанмаячаксыз.
47👍8
Рүзәл Юсуповның яңа китабы чыккан. Менә үзе күрсәтте.
👍20
Бер танышым әйтте. Укытучы баласына по жизни бик авыр ди. Хәтта олы тормышта да. Чөнки әти-әнисе ягыннан өмет зур. Турыдан гына барасы. Экспериментлар хупланмый. Бернинди хаталар рөхсәт ителми. Кысалар бик тар. Ә иң куркынычы - аерылышу. Укытучы кеше үзенең улы яки кызының аерылышуын трагедия итеп кабул итә ди.

"Нүжәли шулай?" рубрикасы.
👍12
Казанда узган «Корбан-фест»та «Апанай апайлары» чыгыш ясады

“Матбугат.ру”га “Иман” мәдәният-мәгьрифәт Үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, кичә Казанның Милли китапханәсе янында Корбан бәйрәме уңаеннан «Корбан-фест» дигән чара узды. Бәйрәмдә Казан шәһәренең Апанай мәчете каршында эшләүче “Иман” мәдәният-мәгърифәт үзәгендә оештырылган “Апанай апайлары” ансамбле чыгыш ясады.

Алар тамашачыларның күңелләрен мөнәҗәт әйтеп яуладылар. “Халкыбыз мөнәҗәтләргә сусаган, сизелеп тора”, – ди җырчы апайлар. Килгән кунаклар ансамбльгә кушылып, Аллаһыны мактап, зекер әйттеләр.
8👍2🔥2
ява
👍8
Казанда җил дә вакытында исеп яңгыр да вакытында ява, чөнки без Арчага якын. Сездә ничектер.
😁233👍2🔥2
"Инде ресторан да гаиләле булган, ә син һаман кияүгә чыкмый йөрисең" дип әрләргә мөмкин берәр апа үзенең кызын әлеге фотоны күргәч
😁29👍4
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Кукмарада гади генә бер көн)
👍217🔥2
Барсагыз да була, бармасагыз да була. Бармасагыз да сүзебез юк, но барсагыз яхшырак инде.
7👍4😢1
Давылдан соң
Бер мастер-класста целевая аудиторияне тасвирларга куштылар. Һи! "Матбугат.ру"ның целевая аудиториясе бик конкрет - татар халкы.

Ә татар халкы ул:

👉 авылда яши яки авылда туып шәһәрдә яши

👉 җомга көн кич белән пробкада утырып, авылга кайта

👉 танышканда "кайсы районнан син?" дип сорый

👉 Фирдүс Тямаевны тыңлый

👉 Фирдүс Тямаевны тыңлаучыларга шакката

👉 федераль йолдызда татар каны булуына горурлана

👉 "моң" сүзен русчага тәрҗемә итә алмауларына шатланып туя алмый

👉 кукының какы икәнен исбатлап, күкрәк ертып талаша

👉 ышлангыны шланг дип әйтә белми

👉 балаларына тел әйләнмәслек заманча исемнәр куша

👉 оныгы белән вата-җимерә русча сөйләшә

дәвам итегез...
😁45🔥10👍71😢1
Иҗади эшнең шунысы начар, кайвакыт Илһам килми, безнең smmщик
😁126👍3🤔1
Кайбер телеграм-каналларда язылучылар саны гел бер чама булып тора да, аннары шылт кинәт бик күпкә артып куя. Но у нас таких нет, у нас все нормальные ребята.
😁256🔥5
Бу ни бу икән бу? Ашарга ярыймы моны? Языгыз тизрәк, шуның янында басып торабыз.

P.S. Зәңгәр калуш минеке түгел.
😁28👍1
Сезнең шундый танышларыгыз бармы? Берәр проект идеясен уйлап таба. Шул идеяне бөтен кешегә сөйләп бетерә, тиздән шул эшкә тотыначагын әйтә. Нинди шәп идея дип бөтен кеше мактый моны. Соңыннан бу кеше сүрелә, идеясе белән янмый башлый һәм проект тормышка ашмый кала. Психологлар әйтүенчә, идеяне сөйләгәндә мактау сүзләре ишетеп, бу кеше инде үз бәхет гормоннарын алган, шуңа күрә проектны чынга ашыру ихтыяҗы калмаган. Эшләмәүче түгел, мактаучы гаепле, кыскасы.
😁24🔥8👍5🤔21