Таволга җыючылар бармы арагызда? Лабазник дип тә атыйлар. Бик файдалы диләр. Нәрсәдән файдалы ул? Татарчасы ничек аның?🌿
Сездә шундый китап бармы, уку-укымауга карамастан, бу китап миндә булырга тиеш дигән. Матур әдәбият турында сүз бара.
❤7😁4
Бер танышым әйтте. Укытучы баласына по жизни бик авыр ди. Хәтта олы тормышта да. Чөнки әти-әнисе ягыннан өмет зур. Турыдан гына барасы. Экспериментлар хупланмый. Бернинди хаталар рөхсәт ителми. Кысалар бик тар. Ә иң куркынычы - аерылышу. Укытучы кеше үзенең улы яки кызының аерылышуын трагедия итеп кабул итә ди.
"Нүжәли шулай?" рубрикасы.
"Нүжәли шулай?" рубрикасы.
👍12
Казанда узган «Корбан-фест»та «Апанай апайлары» чыгыш ясады
“Матбугат.ру”га “Иман” мәдәният-мәгьрифәт Үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, кичә Казанның Милли китапханәсе янында Корбан бәйрәме уңаеннан «Корбан-фест» дигән чара узды. Бәйрәмдә Казан шәһәренең Апанай мәчете каршында эшләүче “Иман” мәдәният-мәгърифәт үзәгендә оештырылган “Апанай апайлары” ансамбле чыгыш ясады.
Алар тамашачыларның күңелләрен мөнәҗәт әйтеп яуладылар. “Халкыбыз мөнәҗәтләргә сусаган, сизелеп тора”, – ди җырчы апайлар. Килгән кунаклар ансамбльгә кушылып, Аллаһыны мактап, зекер әйттеләр.

❤8👍2🔥2
Казанда җил дә вакытында исеп яңгыр да вакытында ява, чөнки без Арчага якын. Сездә ничектер.
😁23❤3👍2🔥2