"Чистый туйдырды инде" дип яза укучыбыз. Ни өчен татарлар куәтлекне тасвирлау өчен руслардан нәкъ менә "чистый" сүзен сайлады икән? 🤷🏻♀️
😁11🤔2👍1
Әйтәм бит, һәр журналист саен бер телеграм-канал дип. Әнә, Чулпан да ачкан. Ничек инде кайсы Чулпан? "Сөембикә"дә эшли торган.
Менә: https://t.me/chulpangali
Менә: https://t.me/chulpangali
👍3
Әле генә троллейбус миннән гафу үтенде. "Извините, обкатка" дип язган иде.
😁17
Татар телендә сүзләр килеп чыгышы бик кызыклы. Мошенник - кырыкалдар. Ни өчен утызалдар түгел? Ни өчен кырыкҗидеалдар түгел?
👍4🔥2
Бүген язучы Миргазиз Укмасыйның тууына 140 ел. Һәм нәкъ бүген язучының туган районы Балык Бистәсендә матур чаралар узды. Башта районның үзәк мәчетендә язучының рухына дога кылынды, соңыннан үзәк китапханәдә фәнни-гамәли конференция үткәрелде. Бу чараларның башлап йөрүчесе - язучының авылдашы, Кече Укмас авылында туган Флюра Абдуллина. Тиздән бу турыда зуррак язма эшләргә исәп.
👍14