Матбугат.ру
4.56K subscribers
8.51K photos
717 videos
1 file
340 links
Телеграмда язылган бар нәрсәгә дә ышанмагыз, дигән Тукай.

Безгә фото яки видео җибәрегез:
@Matbugat_news_bot
Download Telegram
Талпаннар бик куркыныч диләр. Үзәк нерв системасын зарарлый имеш.

Татарстанда дүрт төрле елан бар ди. Кайберләре агулы.

Җил җиләген өзеп кабу да бик куркыныч, дип сөйләде белгеч, чөнки тычкан авыруын эләктерүең бар.

Ә сез "мин табигать яратам" дисез.
👍4😁3
Әйрән эчеп йөри торган гына көн бүген. "Пятерочка"да сатыла торганын түгел. Печәнгә барганда әби ясый торганын.
👍14
Нишләп татарлар "шланг" дип әйтә белми, "шланга" ди. Ике тартык бергә килгәндә тел төртелеп кала мәллә берәр кайда?
😁20👍1
Без ике улыбызны да бертигез яратабыз. Ильнурны да, тегесен дә.
😁293
БРИКСка түбәндәге илләр керә:

- Бразилия
- Россия
- Һиндстан
- Кытай
- ЮАР
- Берләшкән Гарәп Әмирлекләре
- Согуд Гарәбстаны
- Иран
- Мисыр
- Эфиопия

Бакча эшләре белән оныткан булсагыз дим инде.
😁23👍62🔥2
Бүген татар журналистлары белән бераз уку, киңәш-табыш оештырып алдык. Безнең телеграм-канал турында да сүз булды. Әле кайбер язылучыларыбыз да катнашкандыр. Ә, бәлки, катнашмагандыр да. Ну лаатны инде, алайса, катнашмаса.
😁174👍1
😁40🔥2👎1
"Чистый туйдырды инде" дип яза укучыбыз. Ни өчен татарлар куәтлекне тасвирлау өчен руслардан нәкъ менә "чистый" сүзен сайлады икән? 🤷🏻‍♀️
😁11🤔2👍1
Журналист саен бер телеграм-канал хәзер. Кайсын гына укып бетерәсе соң.
😁17
Әйтәм бит, һәр журналист саен бер телеграм-канал дип. Әнә, Чулпан да ачкан. Ничек инде кайсы Чулпан? "Сөембикә"дә эшли торган.

Менә: https://t.me/chulpangali
👍3
Казанда бүген 42 градус булган???

"Нүжәли шулай?" рубрикасы.
🔥11😢5👍1
"Мин сине беләм ич, кем әле син?" рубрикасы
🔥10👍3
9😁8👍1
Әле генә троллейбус миннән гафу үтенде. "Извините, обкатка" дип язган иде.
😁17
Fayagol. Социаль челтәрдә бер кешенең исемен көчкә укыдым. Фаягөл икән.
😁27
Карбызны кайчан ала башларга ярый, хәбәр итәрсез яме көне килеп җиткәч
😁13
Ommegolsem
😁272