Танылган педагог, ТГГПУның Педагогика тарихы һәм этнопедагогика кафедрасы доценты, Каюм Насыйри премиясе лауреаты Низамов Айдар Маликович якты дөньядан китте. Бу кайгылы хәбәрне "Матбугат.ру"га Айдар әфәнденең туганнары җиткерде. Татарстан журналистлары өчен Айдар Маликович филология фәннәре докторы, профессор Илдар Низамовның энесе буларак та таныш.
😢13👍6
Мошенниклар менә мондый алдау оештыра башлаган. Олы кешеләргә шалтыраталар да, сезнең госусулугины продлевать итәбез дип, код доступа җибәрттерәләр. Шул кодны аларга әйтсәң, госуслугиңнан колак кагасың. Әниләрегезне һәм әбиләрегезне кисәтеп куегыз: госуслугидан килгән 4 санлы кодны ни в коем случае берәүгә дә әйтмәсеннәр!
Бабайларга рәхәт, аларның госуслуги юк.
👍17😁5
Forwarded from Татарское книжное издательство
Татарстан китап нәшрияты медиа-продюсеры Гөлүсә Закирова бүген "Тәртип" радиосында булды. Алып баручылар Илфат Фәйзрахманов һәм Ризәлә Исмәгыйлевалар белән "Яңа исем" лабораториясе турында сөйләштеләр. Исегезгә төшерәбез, "Яңа исем" әдәби мәктәбенә теркәлү 31 майга кадәр дәвам итә.
«Яңа исем» лабораториясе ул - башлап язучылар өчен каләм чарларга менә дигән мөмкинлек. Остаз белән 24 сәгать(!) элемтәдә булып, киңәшләрне тыңлап, беренче укуда ук аһ итәрлек яңа әсәрләр язу дигән сүз бу. Сезне остаханәләр, кызыклы аралашулар, әдәби суд утырышлары, кызыклы сәяхәтләр көтә. Күп дәресләр онлайн, имтиханга килеп йөрисе юк! Проект азагында - көз көне сезнең әсәрләрне артистлар белән олы сәхнәдән ишеттерәчәкбез, яхшы дип табылганнары "Казан утлары" журналында, Татарстан китап нәшрияты әзерләгән альманахта дөнья күрәчәк. Бик яхшы 3 авторның китабын бастырып чыгару да каралган. Теркәлү өчен сылтаманы гына тутырасы:
https://docs.google.com/forms/d/1SXEnk73RrTRmZSZv7Eun82erCtPuTn-px176JV2dLW8/edit#responses

👍10
Медиа кануннары кырыс. Әйтик, бер җырчы аерылыша. Шул ук көнне икенче җырчының да аерылышуы турында мәгълүм була. Ахырчиктә бөтен матбугат чаралары язмаларның башисемнәрендә шушы ике җырчыны берләштереп бирәләр. 🤷♀
😁16
ГИБДД тарихта калды. Аның урынына ГАИ дигән атама кире кайта ди.
Читтә мышык-мышык еламсырап ЮХИДИ басып тора.
Бер егерме ел күрмәгән кешене очраттым бүген. Картайган. Ул да мине күргәч, шулай дип уйлагандыр инде)
👍19😁17🤔1