Матбугат.ру
4.54K subscribers
8.52K photos
718 videos
1 file
343 links
Телеграмда язылган бар нәрсәгә дә ышанмагыз, дигән Тукай.

Безгә фото яки видео җибәрегез:
@Matbugat_news_bot
Download Telegram
90нчы елларда халык үлә-бетә "Зингер" тегү машинасы эзли иде, хәтерлисезме? Алтынмы-көмешме бар диләр иде анда. Хәзер бик эзләмиләр. "Зингер"лар беттеме, көмешләре тутыктымы. Сездә бар идеме "Зингер"?
👍4
Бу ни бу икән бу? Ашарга ярыймы моны? Языгыз тизрәк, шуның янында басып торабыз.
👍11🤔8🔥1
👍30
Закат, ди укучыбыз
👍26🔥8
15 май
👍252
🤭
😁25
Моннан караганда бераз авыш икән шул
👍20
Конференцияләр сездә дә шулай узамы ул?

Регламентта минутына кадәр язылган: конференция 1 сәгать барачак, 6 минутлык 10 доклад тыңлыйсы. Беренчесе – җитәкченең сәламләү сүзе. Ул 6 минут урынына 16 минут дәвам итә. Җитәкчене берәү дә бүлдерә алмый. Икенче чыгыш 6 минут урынына 26 минут булып чыга. Өченчесе – тагын да озаграк. Бишенче чыгыштан соң, үч иткәндәй, кемдер залдан сорау бирә. Ярты сәгатьтлек бәхәс китә. Алтынчы чыгыштан соң модератор регламент турында кисәтә, сүзне кыскарак тотуны сорый. Соңгы доклад ясаучыларга исәнләшергә, саубуллашырга һәм ике-өч җөмлә әйтергә генә вакыт кала. 3 сәгатьлек конференция тәмам.
😁32👍121🔥1
Ашап алам)
8😁6
Forwarded from Театр Камала
📣«Чаткылар» Festиваленә отышлы абонемент

10-14 июльдә "Шәрык клубы" комплексы ишегалдында беренче тапкыр "Чаткылар" музыка фестивале уза. Һәр көн сезне Камал театры оркестры концертлары, чакырылган солистлар, коллективлар һәм театр артистлары чыгышлары, шулай ук музыкаль спектакльләр көтә.

Сатуга "Чаткылар" fesтивальнең барлык чараларына ташлама бирә торган абонементлар чыкты.

Абонементны сылтама аша сатып алырга мөмкин.
Бәясе 2 500 сум.

📣Выгодный абонемент на Festиваль «Чаткылар»

С 10 по 14 июля во дворе комплекса "Шарык клубы" впервые состоится музыкальный festиваль "Искры". Каждый день вас ждут концерты оркестра театра Камала, выступления приглашенных солистов, коллективов и артистов театра, а также музыкальный спектакль.

В продажу поступили абонементы, по которым можно посетить все мероприятия фестиваля со скидкой.

Абонемент доступен по ссылке.
Цена 2 500 рублей.
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍41
Соңгы вакытта интернетның рәте юк. Сездә әйбәт тотамы?
7👍2
Монда Казанда кызлар электр тәмәке суырып йөри. Сез алай итмәгез.
👍4🤔4
Элвин Грейга бүген 35 яшь тулды. Котлыйбыз. Сез дә котлагыз. Теге җырында ничек дип җырлый әле?
🔥21👍4👎4
Чатларда тәртипле булыгыз. Мин сезгә моны күршеләр, ата-аналар, классташлар, авылдашлар, хезмәттәшләр чатларын күргән кеше буларак әйтәм))
😁11🤔62👍2
Сүз уңаеннан, бер танышым әйтә. Безнең класста кайбер ата-аналар үз йортлары белән яшиләр ди. Коттеджный поселок дисәң хәтере калыр инде ди. Андый мамочкалар мәктәп чатларында үзләрен королевишна итеп тоталар икән. Фатирларда яшәүчеләргә өстән карыйлар, ди. "Нүжәли шулай?" рубрикасы иде бу.

Ә сез авыл дисез.
😁126👍6
Бәрәңге утырттыгызмы әле?
👍6