MaratKabirov.com - язучының рәсми сәхифәсе
189 subscribers
10 photos
1 video
16 links
Марат Кәбиров китаплары: шигырьләр, хикәяләр, повестьлар, романнар. Татар әдәбияты һәм язучылары тормышыннан яңалыклар.
Download Telegram
2. Өмет өзелә икән...

"Прививка ясатыгыз!" Һәр почмактан шундый авазлар явып тора бит инде. Әле алай, әле болай итеп үгетлиләр. Эш урыныннан бик каты таләп иткәч, хатын да үз теләге белән вакцина ясатырга риза булды.
Мин "медотвод" дип аталган категорияга керә торган кеше бугай инде. Әллә ничә төрле хроник авыру бар һәм аларның барсы да "с осторожностью" дигән пунктка карый. Шулай булгач, миңа вакцина ясаган очракта да "с многократной осторожностью" кадарга тиешләр иде. Мин моның ничегрәк булырга тиешлеген күз алдына китерәлмим инде. Ләкин кадатырга туры киләчәген чамалыйм. Чөнки кюар код кирәк. Югыйсә, хуҗасыз эт шикелле урамда калачаксың. Әлегә бары тик кибетләргә, ашханәләргә генә кертмиләр, тора-бара өеңә дә кертмәүләре бар. Йөрерсең шуннан йокы бүлмәсендәге караватыңны кюар-кодлы кешеләр хөкеменә калдырып... Алла сакласын...
Ул арада шәһәр транспортларында йөрү өчен дә кюар-код кирәк булачак дип сөйли башладылар. Мин үземнең автобуслар артыннан өрә-өрә йөгерү мөмкинлегемне күз алдына китердем дә вакцина ясату турында уйлый башладым. Тик бераз куркыта иде.
Мин куркып калдым, хатын ясатып өлгерде. Аның да хроник чирләре җитәрлек, шул исәптән, зур саклык белән, дигән категориягә кергәннәре дә. Ләкин Ватан кушкач, әллә кая китеп булмый...
Вакцина ясатканның өченче көнендә ул аяктан егылды. Башы сызлый. Температурасы төшми. Вакцина шулай итә икән, узар дибез, көтәбез. Узмады, аны ярым һушсыз килеш "ашыгыч ярдәм" килеп алды. Тикшерделәр. Чире барлыгы ачыкланды. Тик үпкәләре тиешенчә зарарланмагач, кире кайтарып җибәрделәр. Өйдә төрле дарулар эчә-эчә үпкәләрнең зарарлануы 30-40 процентка җиткәнен көтеп ятарга туры килде. Шуннан тагын "ашыгыч ярдәм" чакырдык. Дөрес эшләгәнбез дә. Тагын бер-ике көн көтеп ятсак, моргка гына илтергә калыр иде.
Бу берәүне дә гаепләү түгел. Тәртибе шулай корылгач, табиплар да әлләни кыла алмыйдыр. Алар да ходай бәндәләре бит инде. Өстәвенә, кеше кешесе - ни кушсалар, шуны эшләргә мәҗбүр ителгән затлар. Иң мөһиме, хастаханәгә килеп эләккәч, алар әйбәт дәвалаган. Үлем тырнагыннан тартып алганнар, дияргә дә була. Шунсы өчен дә зур рәхмәт.
Миңа да йогачагы бәхәссез иде. Хатының авырганда, читтә йөри алмыйсың бит инде, сулышың белән терелтердәй булып торасың. Терелтәлмисең генә. Кыскасы, миңа да чират җитте. Температура күтәрелә. Ютәл җәфалый. Тәмәке тарта торган кеше булгач, ул миндә бетми дә инде. Ә бу юлы мине бетерергә теләгәндәй кылана башлады. Күкрәк-арка тирәләре авырта. Таныш-белешләр "ашыгыч ярдәм" чакырырга куша. Мин чакырмыйм. Хатынның ничек интегүләрен күз алдына китерәм дә хәлем әйбәтрәк бит әле, дип уйлыйм. Аларның болай да эшләре тыгыз - биш-алты сәгатьтән генә киләләр. Хәлем арурак килеш, мин дә чкырсам, кемнеңдер өлешенә керермен, үлеменә сәбәпче булырмын шикелле тоела.
Больницага үзем генә барып килсәм, дип уйлыйм. Тик анда берничек тә язылу мөмкинлеге юк. Дәүләт хезмәтләре сайты аша электрон язылып булмый, бер көннәре дә буш түгел. Болай барсаң, кабул итүләре икеле. Түләүлегә керсәң, ул кулыңа справка тотыра да - бүтән бернәрсәне дә хәл итми. Безнең илдә рәхәтләнеп чирләп булмый икән - шартлар тудырылмаган.
Бар өмет - "ашыгыч ярдәм" хезмәтендә икән. Бөтен нәрсәне ашык-пошык хәл итеп өйрәнгән дәүләттә башкача була алмыйдыр да. Ахыр чиктә, кемдер чакырган инде. Алып киттеләр. Тикшерделәр. Салып куйдылар.
Дөресен генә әйткәндә, бәлки, ул чир түгелдер әле, дигән яшерен өмет бар иде. Өмет өзелде.
3. Яшәү теләге

Үз башыңа төшкәнче, бернәрсәгә дә артык игътибар биреп бетермисең икән. Хәтта ачык мәгълумәтне дә үз каланчаңнан кабул итәсең. Бездә менә болайрак бит ул... Интернетка керәсең, шундыйрак хәбәр каршы ала - бүген фәлән-фәлән ковид очрагы теркәлгән, яки бүген ковидтан фәләнчә кеше вафат булган. Социаль челтәрләрне карыйсың - кемнеңдер кеме шушы яман авырудан үлгән.
Гел шундый нәрсә белән очрашып торгач, кеше күңелендә: "Бу бик начар авыру, аннан барсы да үлә, берәү дә исән котыла алмый," - дигәнрәк тәэсир кала икән. Мин моны хатынны хастаханәгә салганда ук аңладым. Хушлдашкан вакытта без кабат очраша алмабыздыр кебек тоелды. Күңел тулды. Һәм мин дөньяның барлык көчләренә ялварып, аның терелеп чыгуын теләдем.
Үземне яткыргач та шундыйрак өметсезлек басты. Төнлә китерделәр, берүзем бер бүлмәдә. Хатын авыр хәлдә. Балалар өчен дә борчылдыра. Бик якын җибәрмәскә тырышсак та аларга да йокмады микән, дип уйлыйсың. Йөгереп барып кына тикшеренерлек урыны да юк. Һәм иң нык үзәккә үткәне - "бу авырудан тере калып булмый" дигән фикернең аңыңа үтеп кергән булуы. Акылың белән алай түгеллеген аңласаң да күңел үзенекен даулап чәбәләнә.
Мәгълумәт чараларында уңышлы очракларны күбрәк яктыртырга кирәк икән. Өмет өләшерлек язмаларны күбрәк чыгарырга. Ковид нинди генә авыр чир булмасын, терелеп чыгучылар, барыбер, күп. Бу өлкәдә җитди эшләр алып барыла. Табиплар, гомумән, медицина хезмәткәрләренең эшчәнлеге батырлыкка тиң. Кешелекнең иң төп коткаручылары бүген - алар.
Табиплар... Бу өлкәдә эшләгән табипларга хәйран калырлык бар. Алар һәр авыруны туганнары кебек күреп, сүзләре белән дә, эш-гамәлләре белән дә дәвалый. Исемләп тә әйтә алмам, кайберләрен йөзгә дә танып белмәм. Гел маскадан, яшел киемнән булгач йөзләрен истә калдыралмыйсың инде. Ләкин мин аларга һәрвакыт рәхмәтле. Бер караганда, адәм балаларын дәваларга күктән төшкән чит планета кешеләре шикелле тоела алар. Яшел кешеләр... Икенче караганда, Җирне коткаручы фәрештәләр кебек.
Авыр хәлдәге кешегә кан бирәләр бит әле... Болар үзләренең канын түгел, ә җаннарының бер өлешен биреп авыруларны якты дөньяга кайтаралардыр кебек тоела. Бәлки, чынлап та шулайдыр ул. Бәлки без, әлеге авыруга юлыккан кешеләр, фәкать шушы кешеләрнең фидакарьлеге нәтиҗәсендә генә исәнбездер, безнең җаннарыбызда аларның да якты нуры бардыр.
Рейтинг күтәрү, кешеләрнең игътибарын җлеп итү өчен аянычлы вакыйгалар иң отышлысы икәнен аңлыйм инде мин. Алар кызганычрак, аяусызрак, канлырак булган саен укучылар да күбрәк җыелачак. Ләкин...
Мин коткыга бирешмәскә тырышам инде. Үземне төрлечә дәртләндерергә маташам. Ләкин юк-юк дигәндә дә теге уй калкып чыга. Бик карт та түгелмен бит әле. Эшләр дә хәтсез җыелган. Әгәр өлгерәлмәсәм?
Бераздан шәфкать туташы килеп керде. Уколлар кадады. Система куйды. Кислород маскасы кидерде. Хәлләр бераз аруланып киткәндәй булды. Температура да төште. Шул уколлар нәтиҗәсе булды бугай, ачыктырып җибәрде. Моңа кадәр бер атна тирәсе тамакка ризык үтмәгән иде. Менә хәзер аппетит ачылды. Ә ашарга юк. Бер нәрсә дә.
Мин, хастаханәгә көч-хәл белән килеп кергән кеше, төн уртасында коридор буйлап ашарга юллап чыгып киттем. Әйтерсең, монда төнге кафе эшли инде. Ачлык чирдән дә яманрак икән. Кафе ук булмаса да ризыксыз тормыйлар, кизүдәге шәфкать туташы солы боткасы белән берничә сынык икмәк юнәтеп бирде. Дөнья түгәрәкләнде. Җирнең, гомумән, дөньяның түгәрәклеген белү өчен Галилей кебек интегергә кирәкми. Бер тәлинкә солы боткасы да җитә.
Икенче көнне махсус сораштырдым. Ковидтан үлүче булмаган, бик авыр хәлдәге дүрт кеше үзен яхшырак тоя башлаган, тугыз кеше савыгып чыккан. Мин шатландым. Яшәргә теләсәң, өмет табыла икән. Эзләгән эткә сөяк бетмәгән.
4. Алла үзе сакласын
Интернетны кабызгач, беренче укыган нәрсәм Ренат Харис белән әңгәмә булды. Ул үзенең короновирус эләктереп хастаханәдә ятып чыгуын сугышның иң алгы сызыгына эләгүе шикеллерәк тасвирлый. Шулай да әлеге чирне чагыштырмача җиңел кичерүен әйтә һәм моның иң җитди сәбәбе итеп үзенең вакцина ясатуын күрсәтә. Газиз халкын да шуңа өнди. Кабат кабат кисәтә... Әйбә әңгәмә. Тик зерә укыдым. Кәефне генә кырды ул - минем вакцина юк, шулай булгач җиңел котылуга өмет итәсе түгел иде.
Гомумән, вакцина ясатуны мин бик өнәп бетермим. Хатын шуны эшләтмәсә, чирнең ни икәнен дә белмичә, рәхәтләнеп яшәп ятыр идек әле, дип уйлыйм.
Хаклымынмы-юкмы, әйтә алмыйм. Мин бары тик бер нәрсәне генә яхшы төшенәм, бу чир турында берничек тә дөрес сүз әйтеп булмый. Хәтта бөтен вакытын шуны өйрәнүгә багышлаган белгечләр дә хаталана. Белгечләр надан булган өчен түгел. Чире шундый.
***
Без бер палатада дүрт кеше ятабыз. Дүртебезнең хәле дүрт төрле. Берәвебез элек үк вакцина кадаткан булган. Урамда җилгә эләккән. Үзе шулайрак сөйли инде. Йортлар арасыннан үткәндә күз ачкысыз җилгә килеп эләктем, барсы да шуннан башланды, ди. Аз гына ютәл, аз гына төчкерү һәм бераздан ничава гына короновирус. Үпкәсенең кырык биш проценты зарарланган. Монда унбер көн ята, өендә дә дәваланып караган. Әлегә алга китеше зур түгел.
Вакцина ясаткан килеш бу!
Кемнәргәдер каршы сөйләгән кебек тоелмасын, әмма вакцина йөз процент гарантия бирә алмый һәм моны дәлилләүче күренешләр адым саен. Хәтта илле процент та гарантия бирмидер. Чөнки чир гел үзгәрештә. Ул, организмның үзенчәлекләрен исәпкә алып, миндә бер төрле узарга мөмкин, ә синдә бөтенләй бүтән төрле. Вакцина кадатучылар чирне җиңел уздыра дию дә үз үзеңне юату өчен генә ярыйдыр.
Икенче күршем сау сәламәт булып йөргән җиреннән вакцина кадаткан. Вакцина белән чир кергән аңа, тик чыгарга ашыкмаган. Тулы канлы ковидка әйләнеп, больницага китереп тыккан. Авыруы көчәя. Күрсәткечләре начар.
Вакцина ясатканнан соң хәле катлауланып китүчеләр булса: "Аңа кадәр эләктергән булгандыр," яки "Кадаткач берәрсеннән йоктыргандыр," - дияргә яраталар. Бу газиз илебездә уйлап табылган вакцинаны акларга, аңа сүз тидермәскә тырышу нәтиҗәседер инде. Асылда, кадаткан вакциналары тулы канлы ковидка әйләнеп китүчеләр бик күп икән. Үз күзләрем белән күрмәсәм, дәвалаучы табиплар белән аралашмасам, мин монсына ышанмас идем. Хәер, ышанмый кая барасың... Үземнең монда килеп эләгү дә шул вакцина белән бәйле ич...
Ләкин "вакцина кадатмагыз" дип тә әйтеп булмый... Кемнәргәдер аның чынлап та файдасы тигән. Шуның нәтиҗәсендә авыруны җиңелрәк үткәрүчеләр, чынлап та, бик күп. Ләкин ул бүген кешеләрне куркыта. Сәламәтлек саклау чыганагы булудан туктап, кешенең иреген чикләү коралына әверелә бара шикелле. Кешеләрне сортларга бүлергә мәҗбүр итүче бу чараларның әһәмиятен мин берничек тә аңлый алмыйм бугай. Вакцина ясатып, кюар-код алдың, ди, мәсәлән. Ләкин бу синең яңадан чир эләктермәвеңә гарантия бирми. Димәк, кюар-кодың да, чирең дә булырга һәм син башкаларны да зарарларга мөмкинсең. Бәлки, мин хаталанамдыр? Тик миңа котылуның башка ысуллары да бардыр, аны эзләмиләрдер генә кебек тоела.
Чир бар, әлбәттә. Бу берничек тә тиз генә колачлап була торган авыру түгел, ә төрле кешедә төрлечә чагылыш таба алучы бик катлаулы нәрсә икән. Шуңа күрә, берәүгә килешкән ысуллар икенче кешегә ярамаска мөмкин. Ә һәркем өчен уртак булган уңышларны җыеп өлгергәнче вирус инде башка рәвешкә күчәргә, үзгәреш кичерергә сәләтле. Бер сүз белән әйткәндә, әлеге феноменның нәрсә икәне дә, нинди нәтиҗәләргә китерү мөмкинлеге дә төгәл билгеле түгел. Беркемгә дә.
Менә шундый гадәттән тыш шартларда хөкүмәтнең каты кулы , бәлки, кирәктер инде ул. Кемдер өстәл сугып:
- Вакцина ясату мәҗбүри! Шунсыз чирне җиңеп булмый, - дип әйтергә тиештер.
Тик болай дип әйтү өчен үз өстеңә җаваплылык алырга кирәк. Димәк, син әйткән сүзең өчен дә, кылган эшең өчен дә җавап тотарга бурычлы. Ә кем җаваплы булырга тели?
Аңлап була...
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Яңа китап. Марат Кәбиров - Яралы моң
Бу өзек "Сабый башы" дип атала. Язылмаган пэмадан. "Автомат һәм шигырь дәфтәре" дигән ул әсәрне мин 1994 елда Таҗикстан- Әфган чигеннән алып кайткан идем. Бик зур дастан итеп эшләргә теләсәм дә - килеп чыкмады. Соңыннан исән калган өзекләрен генә җыеп нәрсәдер кыландырырга мәҗбүр булдым. Шул өлешендә дә бөтен сорауларга да җавап бар шикелле. Әй, сез мине гаепләмәгез инде... Мин үзем дә шул канлы вакыйгаларның исән калган бер өзеге генә бит... Сүнеп бара торган өзеге. Сез миңа рәнҗемәгез инде. Сез үз бөтенлегегезне үзегез төзегез.

* * *

Таҗикстандагы Рәсәй гаскәрләре боевиклар яшеренгән дигән сылтау белән, Әфганстанның чик буендагы кышлагын «Град» утына тотты. Икенче көнне әфганлылар: «Менә сез гаепсез кешеләрне нишләттегез!»— дип, өзгәләнеп беткән берничә гәүдәне таҗик ягына алып чыкты.Корбаннар арасында биш-алты яшьлек малайның өзелгән башы да бар иде.
Бу әфган малаен минем күргәнем юк, тик ул шундый таныш иде. Ул миңа үз улымны, Башкортстанда, әнисе янында калган үз баламны хәтерләтте.Үз сабыегызның өзелгән, канга баткан башын күз алдына китерә аласызмы? Бу баш та сезнең кебек әти-әниләрнең бер газиз баласы иде бит. Ул гәүдәсен эзләп чыккан иде.
Әфганлылар мәетләр төрелгән җәймәне көймәгә кире салганда, сабый башы Пянджның бу ярында тәгәрәп төшеп калды. Ике як вәкилләре дә дошмани көчергәнешлек кичергәнгә, аңа игътибар итүче булмады да бугай. Бераздан, әфганлылар китеп югалгач кына бер офицер Башны күреп алды. Һәм нәрсәгәдер сүгенеп суга атып бәрде...
Икенче көнне таулар артыннан кояш чыкмады.
Таулар артыннан канга батырылган Сабый башы чыкты...

«Мин яшәргә тиеш идем әле...
Мин яшәргә җиргә килгән идем.
Сез яу уртасында булсагыз да
Мин Балачак дигән илдә идем.

Уйнап кына йөри идем бит мин...
Мин бит уйнап кына йөри идем...
Ниләр өчен тупка тоттыгыз соң
Сез Балачак дигән илне минем?

Ходай әмере алай түгел иде...
Кем әмере соң бу? Кем әмере?..
Җан кыярга кемнәр әмер бирде —
Кайсы аналарның бердәнбере?

Мин яшәргә җирдә тели идем...
Мин яшәргә... Ә сез... тападыгыз...
Кайда минем гомер?
Бала чагым?
Кемнәр алды?
Кире кайтарыгыз!

Ахмаклыктыр сездән шәфкать көтү,
Үтенепләр сорыйм тик шулай да —
Кайда әнкәм?
Кайда туган йортым?
Уенчыклар тоткан кулым кайда?

Мин шуларны эзләп чыктым бүген,
Ярсу Пяндж дулкыннарын ярып.
Кайтарыгыз!
Кайтаралмасагыз,
Акланыгыз берәр сәбәп табып.

Сугыш шул бу...
Аңлыйм...
Жан да кыела
Һәм коела кан да сугышларда.
Исбатлагыз
күзләремә карап
Гаебегез югын минем алда!

Үткәнегез генә түгелмен
мин —
Бер өлеше сезнең киләчәкнең:
Жаныгыз булса, җаныгызда яшәп
Аның белән бергә кибәчәкмен.

Жәллим сине, яугир.
Син илеңә
Байрак тотып антлар иткән идең...
Солдатлары булу, аһ, авырдыр
Балачакны тупка тоткан илнең.

Китәм сездән.
Жәлли-жәлли китәм.
Кичерермен, бәлки, берәр вакыт.
Кабер көтә мине.
Ләкин сездән
Котыла алырмынмы җирдә ятып.

Юк, китмимен.
Калам.
Яр буенда.
Күпләр, бәлки, мине күрерләр дә...
Кешелеклелек кайтыр, Иман кайтыр
Гарипләнеп беткән күңелләргә.

Кабатлыймын
Гайса пәйгамбәрдәй,
/Сезнең пәйгамбәрдәй!/:
«Үтермәгез!»
Байрак үбеп антлар итсәгез дә
Пәйгамбәрегезгә төкермәгез!

Әнә, берәү килә...
Ул үзенең
Ни кылганын, аһ, аңласа иде...
...Тыңларга да хәтта теләмәде,
Күтәрде дә мине күккә чөйде.

Һәм сүгенеп куйды...
Күктә — Кояш...
Ә түбәндә — Пяндж дулкыннары...
Хуш, бәхил бул, чергән бөек илнең
Мәңге яшәячәк үлек җаны.

...Уйнап кына йөри идем бит мин.
Бетте хәзер уен кайгылары...
Бөек илнең мескен солдатлары,
Арагызда берәр КЕШЕ бармы?!

КЕШЕ бармы?
Булса, зинһар өчен,
Күңелегезгә шуны беркетегез:
Корал тоткач, байрак үбеп түгел,
Балаларны үбеп ант итегез!

Балаларны үбеп!
Алдыгызга
Шундый сорау тагы басса кинәт
Бөек Ана бүләк иткән җанны
Туптан түгел, таптан саклау кирәк.

Жаныгызны таптан саклау кирәк,
Саклау кирәк сабый каннарыннан.
Бәхетле ил төзү мөмкин түгел
Сабый канын койган җаннар белән.

Сүзләремне, әгәр, ишетмәсәң,
Хакыйкатьне укы күзләремнән:
Сез — бәхетсез...
Җирдә бәхетле ил
Төзеп булмый бәхетсезләр белән.

Балаларны үбеп ант итегез...
Аналарны...
Кем әйтәлә кабат
Корылмас дип корал?
Борылмас дип
Үзегезнең Аналарга карап?
Хөкүмәткә фәкать коллар кирәк,
Ә халыкка — уллар. Ил уллары.
Мин китәмен...
Күктә Кояш кала,
Ә түбәндә — Пяндж дулкыннары.

Шул дулкыннар кебек шук идем мин,
Якты кояш кебек көләч идем.
Дулкыннарга иңәм.
Дөньягызның
Иртә таңда баткан кояшы мин.

Тәкъдиремә — шундый өлеш минем,
Бу өлешем белән килешмимен.
Мин яшәргә тели идем әле,
Мин яшәргә җирдә тиеш идем...»
PS
Бүгенә аваздаш түгелме?
дигән уй теләдер
Теләдер сезнең дә күңелне.
Юк, түгел...
Бүтән бу...
Утыз ел элекке хисләр бу...
Тик җитә буарга гомерне...

Дустым, я дошманым булганның
Соңгы кат күрдем мин күзләрен.
Дөреслек эзләргә соң булды -
Күзләрдә патшалар күрмәдем.

Берсе дә юк иде шикелле...
Йөрсәм дә шагыйрьләр илендә,
Патшалар күзенә карыйсым
Килде ул кайвакыт минем дә...

Син риза икәнсең балаңның
Табутын ачмыйча җирләргә,
Хакың юк беркайчан патшаңнан
Ниндидер могҗиза эзләргә.

Мин тере дисезме? Һәр дусның
Иң соңгы мәленә һәйкәл мин...
Бар гомерем - ул сезне кисәтү,
мин шуннан артыгын әйтәлмим...

Сез күрә алмассыз беркайчан
Җаннынан ут яккан егетне...
Бу сүзем - бүгенге сүз түгел...
Мин инде утыз ел элекке.

Утыз ел элек мин үлмәдем,
Дусларым шикелле яшь идем...
Кабынды да тынды тамуглар...
Мин генә шул килеш яшимен..
Берәү генә

Миңа еш кына: “Татар әдәбиятында берәү генә!” - кебек сүзләрне ишетергә туры килә. Ул төрле рәвешкә кереп, “татар прозасында”, “юмор өлкәсендә”, “шигърияттә” булып яңгырарга мөмкин. Монда киңрәк ишетелгәнен алдым инде - татар әдәбиятында берәү генә.
Миңа бу сүзләр башта мактау, салпы якка салам кыстыру булып ишетелә иде. Кешенең аңы кызык бит инде, әйтелгән һәр сүзнең мәгънәсен үзенә җайлырак якка борып җибәрә дә үзе ишетергә теләгән нәрсәне ишетә. Мин дә шулайрак кабул итәм. Берә генә дию миңа:”Татар әдәбиятында тиңе юк!” - дип ишетелә.
Мактау дигән сүз бит инде.
Алай түгел икән. Бу мактау түгел, ә чын дөреслек икән. Уйлап карасаң, әлбәттә. Әйдә, шуның төбенә төшеп карыйк әле, булмаса.
Татар әдәбиятында берәү генә. Бу чынлап та шулай бит инде. Татар әдәбиятында мин чынлап та берәү генә. Һәм татарныкында гына да түгел. Бөтен әдәбият дөньясында берәү генә. Хәтта әдәбият дөньясында гына да түгел. Бөтен татар дөньясында берәү. Хәтта татарныкында гына да түгел… Гомумән, мин бөтен дөньяда берәү генә. Мондыйлар бүтән юк. Һәм бу мактану да макталу да түгел. Чөнки…
Татар әдәбиятында, мәсәлән, Фәлән Фәләнов бар. (Бу урында үзегез теләгән исемне куярга мөмкин.) Ул да берәү генә. Чөнки бездә бер язучы да икәү түгел, берәүнең дә двойнигы юк. Һәркем берәү генә. Әдәбиятта, татар дөньясында, гомумән, бөтен дөньяда берәү генә.
Шулай булгач, әлеге сүз бернинди дә мактау түгел, ә фактны теркәү генә булып чыга. Су юеш, борыч ачы, шикәр татлы дигән сыман.
Шуңа күрә, кешенең сүзләре нинди генә зур мактау булып ишетелсә дә борынны артык күтәрергә ярамый. Әйткән сүз белән ишетелгән сүзнең аермасы кайчагында җир белән күк арасыдай була.
Бу очракта да без һәрбер кешенең дөньяда берәү генә икәнен бик яхшы белеп торабыз. Һәркем берәү генә. Ләкин шушы нәрсәне аз гына конкретлаштырып: “Син бит дөньяда берәү генә!” - дип әйтәләр икән, бу бөтенләй икенче төрле ишетелә.
Библиотерапия

Минем гомердә дә ишетмәгән сүзләр хәтсез генә икән. Шуларның берсе - библиотерапия. Беренче тапкыр кеше авызыннан ишеткәч, мин аны Библия белән дәвалау ысулыдыр дип уйлаган идем. Алай түгел икән.
Моннан бик күп ел элек инде. Миңа Екатеринбургтан ару гына сумма акча күчү турында извещение килеп төште. Җибәрүченең исеме таныш түгел, ул төбәктә акча күчерерлек таныш-белешем юк. Ялгыштыр дип кире җибәрдем. Беркадәр вакыт узуга теге акча кабат килде. Ул вакытта банк карталары, сотовый телефоннар юк инде. Извещениеңны тотып почтадан барып алырга кирәк. “Үзе килгән, үзе китәр әле,” - дип йөргән көннәрнең берендә телефоннан сөйләшүгә заказ килде. Яшьрәкләргә бу сүз аңлашылмыйдыр. Элек башта телеграм сугып, телефоннан шалтырату турында хәбәр итәләр иде. Шуннан син билгеләнгән вакытка телеграфка барып, махсус будкага кереп шәһәр-ара телефоннан сөйләшәсең.
Вәт, шул телефоннан сөйләшкәч, ачыкланды. Бу акча чынлап та миңа икән. “Аварияга юлыгып, аяксыз калган идем. Интернеттан “Канатлы кеше” дигән хикәягезне табып бирделәр. Шул хикәя миңа аякка басарга ярдәм итте,” - дип аңлатты акча күчерүче.
Библиотерапия менә шундыйрак нәрсә була икән. Кешеләрнең китап, яки әдәби әсәр ярдәмендә дәвалануы. Бу сүзне 1916 елда беренче тапкыр Америка белгече Сэмюэл Крозерс кулланган икән. Аның әллә нинди юнәлешләре бар, диләр. Тик асылы бер - китап белән дәвалану.
Теге вакытта акчаны шома гына тыгып куйсам да мин бу дәвалау ысулында авторның катнашы артык зурдыр дип уйламыйм. Монда иң мөһиме - укучының ничек кабул итүе. Чөнки бер үк әсәрне төрле кеше төрлечә кабул итә. Хәтта бер үк кеше дә… гомеренең төрле чорында… бер үк әсәрне төрлечә аңлый.
Тик шулай да:”Минем шундый-шундый әсәрем фәлән-фәлән кешене хаста булып ятудан коткарып калган,” - дип уйлау рәхәт. Яшәсен библиотерапия!
“Киллер” повесте турында

“Киллер” повесте “Казан утлары” журналы Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә уздырган әдәби бәйге өчен махсус язылды дип әйтергә дә буладыр. Хәтта бәйге үзе дә түгел, ә аның медицина темасына булуы кызыктырды бугай. Үзем хастаханәләрдә бик еш яткач: “Табиплар турында берәр әсәр язасы иде,” - дигән уй тынгы бирми иде. Тик тотынырга гына куркыта, чөнки хастаханәдә яткан авыру кешенең тормышы бер төрле, табипларныкы - бүтән, аны читтән күзәтеп кенә аңлап бетереп булмый. Ә мин нәрсә турында язганымны белмичә эшкә тотыналмыйм.
Конкурс бу теләкне көчәйтеп кенә җибәрде. Ләкин бернинди фикер дә, тема да юк. Нәрсә язарга, нәрсә өйрәнергә кирәклеген дә аңлап булырлык түгел. Өстәвенә, эш өстәлендә - башка әсәрләр, алары әйбәт языла. Бәйгенең соңгы көннәре җитә башлагач, баш әйбәтрәк эшләп китте бугай, шундый идея туды: табип белән киллер очрашса нәрсә булыр иде икән? Кискен, хәлиткеч шартларда? Бу миңа кызык тоелды. Берсе - дәвалаучы, үлемнән алып калучы, ә икенчесе - кеше гомерен өзүче. Һәм алар… юк, бию мәйдачыгында, яки бәйрәм табынында түгел… ә ниндидер хәлиткеч мизгелдә очрашалар. Икесенең дә үткәне, әрнү-сызланулары, серләре бар… Шул рәвешле, әсәрнең скелетына ит үрелә башлады. Табипның да һөнәре ачыкланды - ул нейрохирург булырга тиеш. Киллер баш җәрәхәте ала һәм һушсыз хәлдә табип өстәленә эләгә.
Ләкин мин нейрохирургия турында бернәрсә дә диярлек белми идем. Кул астындагы чыганакларны актарып та, китапханәләрдә йөреп тә, интернетта казынып та белем тупларга туры килде. Уфада шушы өлкәдә эшләүче бер дустым да бар икән бит әле - ул искә төште. Радик исемле. Аның белән бик күп нәрсәләр турында сөйләштек. Очрашып та, телефон аша да, ватсаптан да. Казандагы бүтән таныш-белешләрне дә эшкә куштым. Хәтта операция барышын күзәтеп торырга да мөмкинлек туды. Әкеренләп кенә булачак әсәремнең персонажлары да терелә, үзаллы тормыш белән яши башлады.
Бу мөһим, чөнки мин әсәремдә катнашкан һәр каһарманның үз характеры, үз биографиясе, үз язмышы булуын яратам. Шул вакытта гына алар кызыклы була, тере кешегә әверелә, дулкынланырга, борчылырга, шатланырга мәҗбүр итә. Укучым минем һәр әсәремне кино караган кебек күз алдына китереп укырга тиеш. Һәр күренешне, һәр детальне…
“Киллер” шулайрак килеп чыкты да бугай. Ләкин конкурсның медицина темасына булуын исәпкә алып, бу әсәрне мин “Казан утлары”на “Дәва” дигән исем белән тәкъдим иттем. Ул җиңүче булды. Баштарак аны киңәйтү, тирәнәйтү теләге көчле иде. Аерым бастырып чыгарырлык саллы гына китап итеп эшләрлек мөмкинлеге дә бар аның. Тик соңрак бу уйдан тыелып калдым. Шушы килеш тә әйбәт булып тоелды. “Укучы ничек кабул итә бит әле, әгәр яратмый икән, әсәрнең озын булуыннан ни файда?” - дип уйладым. Белмим, бәлки ялгышканмындыр…

====

8 апрельдән бу повесть Вконтакте челтәренең Maratkabirov-com төркемендә ( шушы адреста - https://vk.com/maratkabir ) түләүсез уку өчен куелачак.
Чыгу вакыты һәр көнне - 19.00 сәгатьтә.
Әсәрне укырга теләсәгез, бу төркемгә хәзер үк теркәлеп куегыз.
Бушлай чакта күбрәк укысыннар - репост ясагыз, якыннарыгызга хәбәр итегез!
Элегрәк бу 1 апрельне алдау көне дип йөртәләр иде. Аннан соң көлке көне дигәне өстенлек алды. Хәзер ахмаклар көне диләр бугай.🤣
Мин барыгызны да котлыйм. Акыллылар алдау дип кабул итсен, юмор хисе булганнар елмаеп куйсын, ахмаклар сөенсеннәр. 🥰🙏
❗️Гадәттә киресенчә килеп чыга: акыллылар елмаеп куя, юмор хисе булганнар сөенә, ә ахмаклар үпкәли.🤣

🤣✍️Безне гомер буена, көн саен, көненә әллә ничәшәр кабат алдыйлар. Шулай дибез инде. Зур гына, абруйлы гына кешеләр ишектән, я берәр тишектән килеп кереп вәгъдәләр бирә, үзләренең дөрес эшләвенә, тормышның гаделлегенә, матурлыгына, киләчәкнең тагы да яктырак булачагына ышандырырга тырыша. Без ышануыбызны күрсәтеп кул чабабыз, баш кагабыз, җөпләп сүз әйтәбез. Һәм тегеләр үзләренең акыллы икәненә тәмам ышанып: "Без бу халыкны алдадык, бездән дә булдыклырак зат юк!" - дигән тулы ышаныч белән күкрәк киереп йөри бирә.🤣
☝️Тик без ышанмыйбыз. Без аларның ахмак, булдыксыз һәм алдакчы икәнен беләбез. Тик үзләренә сиздермичә, читтән генә көлеп торабыз.
❗️Менә шуннан соң кайсыбыз алдакчырак булып чыга соң: алдаучылармы, әллә ышанган булып кыланучылармы?
"Миңа багышланган бер шигырең дә юк бугай," - дип ирештерергә ярата Альмира ханым. Мин:"Бөтен иҗатым сиңа багышланган бит инде," - дип акланган булам. 💔
Менә тагын берсе. Мәхәббәт турында. 💔 Җыр булачак инде бу. Кем җырлавы әлегә билгесез. Берничә кандидат бар... 💥💥💥 Ярый, ансы соңрак...
***

Күзләремә кара әле,
Күзеңә карыйм әле.
Күзләреңнең нуры барда
Назланып калыйм әле.

Сыендыр әле мине бер
Назлы каршларыңа.
Карашыңа төренеп атлыйм
Бәхет тарафларына.

Көнгә караган гөлләргә
Кояш нуры үрелә.
Мәхәббәт тә, һәм кояш та,
Һәм гомер дә бер генә.

Назларыбыз җаныбызга
Бәхет булып түгелер...
Икебезгә бер мәхәббәт
Икебезгә бер гомер.

Сөю бит ул сөенергә,
Сөендерергә бит ул.
Төрле чаклары булса да
Сөю бер генә бит ул.

Сыендыр әле мине бер
Назлы каршларыңа.
Карашыңа төренеп атлыйм
Бәхет тарафларына.
"Нәрсәләр язасыз?" - дип сорыйлар. ✍️ Шамил Усманов турындагы роман язам. Кызык һәм кызганыч дәвер, катлаулы характер, фаҗигале язмыш... Язу түгел, ул чоны аңлап бетерү өчен дә бик күп көч таләп ителә. Ул бик акырын бара, тик ел ахрына электрон варианты укучыларга барып җитәр дип уйлыйм. 💥

✍️ Үсмерләр өчен берничә повесть бар, алар фэнтези жанрына карый. Әзер дип әйтергә мөмкин, әлегә чыгармый торам, "суытырга" салып куйдым - бер-ике айдан яңадан карап, эшләп чыксаң әйбәтрәк була.

👍Якын арада "Миллион" дип аталган повесть электрон вариантта сатуга чыгачак.💥 Ул хакта аерым хәбәр ителер.💥

✍️ Җәй көне мин, гадәттә, күләмле әсәрләр белән утыра алмыйм. Хикәяләр, юморескалар, шигырьләр генә язам. 💥

✍️ Артистларның яңа программа әзерләү чоры җитә, алардан җыр текстларына заказлар күп. Соңгы арада нигездә шулар белән шөгыльләнәм. Салават Фатхетдинов, Элвин Грей, Ришат Төхвәтуллин белән берничә җыр эшләдек. Соңрак ишетерсез. Әгәр сез бик әйбәт җырчы булсагыз, личкага язып калдыра аласыз - берәр хит килеп чыгарга мөмкин.💥

💥 Әлегә шулар. Үзегездә нинди яңалыклар бар соң? Сез нәрсәләр эшлисез? 💥🤣
Үзем язганга үзем мөкиббән китеп утыра торган адәм булмасам да кайберләрен караштырып чыгам. Еллар үткәннән соң алар онытыла төшә, бүтән авторныкы кебек тоела башлый. Әле менә беренче абзацларын гына күздән кичерим дип башлаган идем, тоташ укып чыкканымны сизми дә калганмын. Моннан унбиш еллар элек язылган әсәр бу. "Убырлар уянган чак" дип атала. Шушы сылтанма буенча беренче бүлеген укый аласыз. Калганы - электрон китапта, түләүле. Нәкъ менә җәй көне, шушы чорда укыла торган әсәр. Попробуйте!
https://maratkabirov.com/izat/uberlar.html
Хәтта иң кечкенә җан иясе дә, бихисап каршылыкларны җиңеп, тормышны яхшы якка борып җибәрергә сәләтле. Чираттагы повесть шул хакта.
💥💥💥
Вдохновляющая и трогательная повесть о том, как даже самое маленькое создание может изменить мир в лучшую сторону.
Компьютер программалары эшләүчеләр кайбер программаларын вакыт-вакыт бушлай, яки бик зур ташламалар белән тәкъдим итә. Барсы да түгел, әлбәттә. Күпләр моны белми. Мин дә бик белми идем. Әле менә заманча яңа программалар эзләгәндә берничәне таптым. Берсен сезгә дә тәкъдим итәм.
Менә бу сылтанма буенча кереп карагыз - https://www.ashampoo.com/ru-ru/free-downloads?type=free
👋 "Бездә үсмерләр өчен әдәбият юк. Балалар өчен бар, яшьләр өчен бар, өлкәннәр өчен дә бар. Ә үсмерләр өчен - юк. Бала хәтта кечкенәдән татарча китаплар укып үссә дә, үсмерлек чорына кергәч, үзенә яраклысын таба алмыйча, бүтән телләрдәге әсәрләргә күчә. Чылбыр өзелә." Моннан бик күп еллар элек Язучылар берлегендәге бер җыелышта шулайрак чыгыш ясаган идем. Аңа кадәр игътибар иткәнем булмаган инде, шуннан соң гына чамаладым - үземнең бөтен повестьләр дә диярлек үсмерләргә кагылышлы икән бит. "Сагындым. Кайт инде...", "Убырлар уянган чак", "Кайту", "Тик син генә", "Ир канаты", "Параллель дөнья". һ.б. Калганнарында да нинди дә булса үсмер хәрәкәт итә. "Миннән башка язучы юк, мин генә язам,"- дигән шикеллерәк килеп чыкты. Алай дип гаепләүче булмады инде, игътибар да биреп тормаганнардыр. Аннан соң бик күп еллар узды, мин тагы да яздым. Тик һаман да кайберәүләр теге сүзне кабатлый: "Безнең татар әдәбиятында үсмерләр өчен, үсмерләр турында язучылар юк," - диләр. Ни өчен шулай икән? 😂