Мәгариф - Гаилә һәм мәктәп
380 subscribers
491 photos
104 videos
229 links
"Мәгариф", "Гаилә һәм мәктәп" журналлары каналына рәхим итегез! 💚🤍❤️
Download Telegram
Соңгы арада мәгариф учреждениеләрендә «Ата-аналар университетлары» ачыла башлады. Анда төрле белгечләр бала белән ничек уртак тел табарга, тәрбия эшендә нинди хаталар җибәрмәскә өйрәтә. Шушы «фән»не аңлаган, аның асылына төшенгән кеше тормышның иң төп «диплом»ына ия дигән сүз. Чаллыда да һәр шимбә саен әнә шундый көнүзәк мәсьәләләргә багышланган әңгәмәләр үткәрелә.

Елмаюның тылсымлы көче
«Сүз - ул иң көчле корал. Куллана белеп куллану кирәк» дигән темага ачыктан-ачык сөйләшү уздыруыбыз - әти-әниләр күңелен кузгатырлык бер чара булды. Без аны үзәк телевидениедәге «Пусть говорят» тапшыруы кебек оештырдык. Студиягә чакырылган югары әзерлеклетабибсүзнең кеше сәламәтлегенә ничек тәэсир итүе хакында сөйләде.

👉Тулырак
💊Хәзерге медицинаны антибиотикларсыз бөтенләй күз алдына китереп булмый. Төрле авыруларга сәбәп булган микробларны юкитә торган антибиотиклар дәвалаубарышында күп чирләрне җиңәргә сәләтле.

👉Тулырак
Казанда 2009 елдан башлап, мотоциклчылар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү максатыннан, башкаланың “WindRose mcc Kazan" хатын-кызлар мотоберләшмәсе «Игътибар мотоциклчы!» чарасы оештыра.

Проект турында тулырак "WindRose mcc Kazan" хатын-кызлар мотоберләшмәсе әгъзасы Нәргизә Шәрипова сөйләде.
Әлмәт шәһәренең Ризаэддин Фәхреддин исемендәге 1 нче гимназия директоры Фирүзә Вәлиуллина бер әңгәмәсендә: «Безнең мәктәптә тәртип бик көчле. Укытучылар балаларыбызга чын тәрбия һәм тормышта да, бизнеста да кирәк булырлык ныклы белем бирәләр», – дип сөйләгән иде. Күптән түгел без яңа ремонтланган заманча мәктәптә тирән белем алуга гына түгел, ә физик эшкә, кул осталыгына, уйлап табуга сәләтле булган укучы балалар белән дә очраштык һәм директорның әйткән сүзләренең хаклыгына тагын бер кат инандык. Технология дәресе сыйныфында гаҗәеп кул эшләнмәләрен, уникаль технология белән агачтан ясалган вазаларны күргәч, ирексездән, «Боларны, чыннан да, балалар ясаганмы? Бу үзенчәлекле вазаларны ясау идеясе каян килгән?» дигән сорау туды. Бу сорауны без шушы мәктәптә егерме өч ел технология дәресен алып баручы укытучы, балаларга хезмәт тәрбиясе бирүче Рамил Яһүдингә юлладык.
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
С Днём космонавтики!
Космонавтика көне белән!
1945 елның Җиңү язын быел 79 нче тапкыр каршылаячакбыз. Бетмәс-төкәнмәс газап-сыкранулар, авыр югалтулар һәм җимереклекләр белән тулы 1418 көн һәм төн. Әлеге афәт һәр өйгә, гаиләгә кагылган, һәр йөрәктә үзенең сыкранулы эзен калдырган. Һәм бу мәхшәр безнең нәселне дә читләтеп үтмәгән. Югыйсә, узган гасырның 30 нчы елларындагы сәяси репрессияләр шаукымы нәселебездәге шактый гына асылдай ир-атларны үз зинданына олактырырга өлгерсә дә...

Тулырак


#МойГеройМояСемья
#БессмертныйполкОнлайн #БессмертныйполкТатарстан
#МойГеройМояСемья
#своихнебросаем
Татарстан Республикасы Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенең 2024 елгы ияләре билгеле булды. Бүген Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләкләре буенча Рәис каршындагы комиссия утырышы узды. Анда быелгы лауреатлар ачыкланды.

Харрасов Ләис Мәүлид улы «Узганны кабатлау» китабы өчен

Җәмитов Кадим Җәлил улы күренекле татар мәдәнияте эшлеклеләренә багышланган скульптур портретлар һәм фигуралар сериясен оештырган өчен

Тәминдарова Миләүшә Әмир кызы Татарстанның татар хор мәдәниятен үстерү, алга этәрү һәм саклап калу өчен, ә атап әйткәндә, «Татар хор музыкасы антологиясе» хезмәтләре өчен
Вайнер Борис Гыйршевич балалар шигъриятенә, проза һәм драматургиягә күпьеллык өлеш керткәне өчен
Татарның бөек шагыйре Габдулла Тукайның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган «Моңлы саз чыңнары - 2024» конкурсына йомгак ясар вакыт җитте

Редакциягә Татарстанның төрле төбәкләрендә эшләүче мәктәпкәчә, башлангыч, төп һәм урта гомуми, өстәмә һөнәри белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләре, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары катнашты. Сезнең игътибарга конкурсантларның видео иҗатларын тәкъдим итәбез. “Видео язма” номинациясе буенча сездә тавыш бирә аласыз.

Лаеклы конкурсантны сайлаганнан соң, “Тавыш бирү” дигән төймәгә басарга онытмагыз!
🔷 «Тукай әкиятләре дөньясында» бәйгесенә йомгак ясалды

Узган ел әлеге конкурска балалар 100 гә якын эш җибәргән булсалар, быел да аннан кайтыш булмады. Афәрин! Нәрсәдер килеп җитмәсә дә, кәефсезләнергә урын юк, иң мөһиме, Тукай безнең барыбызны да бер урында очраштырды. Җиңүчеләр арасында үз исемен күргән балаларның тагын да дәртләнебрәк яңадан-яңа әсәрләр иҗат итәргә алыначагы көн кебек ачык.
Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы сынчы Рөстәм Габбасов һәм 2024 елда Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә дәгъва белдерүче Рабис Сәлахов белән бергәләп конкурска йомгак ясадык.

3 май көнне 14:00 сәгатьтә АҖ “Татмедиа” бинасында җиңүчеләр бүләкләнәчәкләр!

🔹Җиңүчеләр исемлеге белән Сез “Гаилә һәм мәктәп” журналының май санында таныша алачаксыз!
Илалов Рәшит Илалетдин улы (1900-1942)

Беренче Май (хәзерге Чирмешән) районының Кара Чишмә авылында туа. Колхозда хуҗалык мөдире булып эшли. 1941 елның 24 августында сугышка алына, рядовой кызыл армияче. Гаиләсенә бердәнбер хаты гына килеп калган.

Курск Дугасында кайнар бәрелешләрнең берсендә һәлак булган дип фаразлана. 1942 елның 10 апреленнән хәбәрсез югалган санала. Хатыны биш бала белән тол калган.

#МойГеройМояСемья
#БессмертныйполкОнлайн #БессмертныйполкТатарстан
#МойГеройМояСемья
#своихнебросаем
Тинчурин театрының 90 еллыгы һәм Гаилә елы уңаеннан июнь аенда театрда җәйге экскурсияләр оештырылачак

Экскурсияләр «Театр ул – тормыш, театр ул – яшәеш!», «Оркестр буенча сәяхәт», «Кыз алу» йоласы кебек программалар буенча үтәчәк. Программа театрның юбилее хөрмәтенә һәм Россиядә Гаилә елына багышланган.

«Театр ул – тормыш, театр ул – яшәеш!» дип аталган экскурсия программасы татар театрына нигез салучыларның берсе Кәрим Тинчуринның тормыш юлы, иҗаты һәм шәхси әйберләре, шулай ук театр цехлары һәм бүлекләренең эшчәнлеге белән таныштырачак. 6+
🪖Бөек Ватан сугышы каһарманы

Калимуллин Нигъмәтулла Кәлимулла улы, Яшел Үзән районы Олы Шырдан авылында 1909 елда туган. Сугышка кадәр Казан тимер юл станциясендә эшләгән. Бөек Ватан сугышының беренче айларыннан ук фронтка ил сакларга китеп бара. (1941 елда ТАССРның Нурлат РВК-сына чакырыла.) 1943 елның 21 гыйнварында Ленинград өлкәсенең Минск районы Путилово авылында каты яралардан вафат була.

#МойГеройМояСемья
#БессмертныйполкОнлайн #БессмертныйполкТатарстан
#МойГеройМояСемья
#своихнебросаем
Бөек Җиңү көне белән!

Безнекеләр... Безнең бабайлар, дәү әтиләр. Бездә - алар чалымы, алар гадәтләре. Бәлки алар кебек көләбездер, атлап йөрибездер, сөйләшәбездер... Без - аларның дәвамы. Алар булганга гына без бар.

#МойГеройМояСемья #БессмертныйПолк #БессмертныйПолкТатарстан #БессмертныйПолк2024
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Иртәгә, 28 майда, унберенче сыйныф укучылары рус теленнән БДИ тапшырачак. Әлеге имтиханнан минималь чик 24 балл тәшкил итә.

Рус теле буенча дәүләт чыгарылыш имтиханында агымдагы елның 181 чыгарылышы катнаша. 36 ППЭ оештырылган, 43 аудиториядә офлайн видеокүзәтү алып барылачак. 406 педагогик хезмәткәр катнашыр дип планлаштырыла.

Тулырак мәгълүматны безнең сайтта укыгыз.