МӘДӘНИ ҖОМГА
1.27K subscribers
1.75K photos
159 videos
1.3K links
Биредә татарлар турында ✊🏼

Җанөшеткеч язмышларыгыз, уйландыра торган хикәяләрегез, шигырьләрегез булса, 89179020077 номерлы Телеграмга җибәрегез 👋🏼
Download Telegram
Вахит Имамовның юбилееннан фоторепортаж. Кабат 18 яшь! Ләбиб Лерон фотолары. Ярый ул бар бөтен мизгелне төшереп барырга 😊👏🏼
Тырнак гөл сихәте 📌

Тамак авыртканда, грипп, ангина булганда, 1 аш кашыгы тырнак гөл чәчәген 1 стакан кайнар суда бераз суынганчы төнәтәләр дә, сәгать саен тамакны чайкыйлар. 1 аш кашыгы төнәтмәне, шулкадәр үк суга кушып, сәгать ярым саен эчәләр. Грипп йоктырганда, яртышар стакан төнәтмәне көненә 4 тапкыр эчәләр. Яртылаш су кушып, көненә 3 тапкыр борынны юдырталар. Салкын тиюгә үк тигез күләмдә тырнак гөл чәчәген һәм эвкалипт яфрагын кушып, чәй пешереп эчсәң, тиз арада сихәтләнеп була. Вируслы кизүләр чорында, җәйге эсседә 1 чәй кашыгы чәчәкне 1 стакан кайнар суда 30 минут төнәтеп, бал кушып, ач карынга эчәргә кирәк. Дәва курсы 3 атнадан да ким булмаска тиеш. 

Тулырак: http://madanizhomga.ru/news/ayga-kyryn-karama/aiga-kyryn-karama-4-10-mai
Сания Әхмәтҗанова:
«САЙЛАНЫШ» 🤔

Дөнья җитеш – булганына разый, Без бит нәфес колы түгел лә...
Тик нигәдер тынгы табып булмый, Нидер җитеп бетми күңелгә.

Әйтерсең лә шөбһә таралгандай Эчәр суга, сулар һавага. Тәнебезгә сихәт җитмәгәндәй, Җаныбыз да мохтаҗ дәвага.

Ачылыр да бер мәл Күк капусы, Сихәт иңәр кебек җаннарга...
Һәр яңа көн ачы сабак бирә
Яшәү кадерен ныграк аңларга...

Һәркайсыбыз гүя сайланышта, Тәкъдир салган кебек шобага... Аллаһыдан рәхим-шәфкать көтеп, Сыенабыз гозер-догага.

Кул күтәреп көн-төн сорый торгач, Аллаһ мәхрүм итмәс рәхмәттән, Аралансак әүвәл комсызлык һәм Тәкәбберлек дигән зәхмәттән.

Тулырак: https://madanizhomga.ru/news/kykregemde-shigyir-utyim-saumyi/saniia-axmatanova-zamanga-bil-birep-maidannardan-cykma
Айдар Фәйзрахманов: “Минем кыйблам-татар халкы” ☺️

ВИДЕОНЫ КАРАРГА: https://madanizhomga.ru/news/shheslrebez/aidar-faizraxmanov-minem-kyiblam-tatar-xalky
Ирек Бәдретдинов: «Кыргыч» 🥺

Нефтьче булырга язмаганмы инде бу авыл баласына?! Тагын шул колхоз камытын кияргә туры килерме икәнни? Хәер, бүген имтиханга барып өлгерә алмаса да, яңадан колхозга кайтмас инде кайтуын. Ни дисәң дә, кесәсендә паспорты бар. Авылда күпме кешенең хыялы бит ул паспорт, аны алу өчен нинди генә хәйләләргә бармыйлар, нинди генә юллар эзләп карамыйлар! Бер уйласаң, шаклар катарлык инде: дөньядагы иң ирекле илдә яшибез, дип лаф орабыз, бездә яшьләргә һәр тарафка юл ачык, дип мактанабыз. «Человек проходит как хозяин необъятной Родины своей», – дип җырлаган булабыз бит әле. Гизәрсең монда илне! Авылда тугансың икән, юлың бер генә, син авылда калырга, атаң-анаң бил бөккән шул колхозда гомерлеккә эшләргә тиеш. Кайбер егетләр армиядән соң авылга әйләнеп кайтмаска җаен таба табуын, анда да…

Тулырак: https://madanizhomga.ru/news/dbi-skhif/irek-badretdinov-kyrgyc
Рубрика: Укучыларыбыздан хат

Сугыш корбаннарына


Уйнап-көлеп, җырлап киттегез сез, Үзәкләрне өзде җырыгыз.
Ватаным, дип, туган илкәем, дип,
Яу кырында ятып калдыгыз.

— Туган җирдә газиз әнкәм калды,
Елый-елый күзе беткәндер.
"Әнкәй-бәгырем, кайта алмадым!"
Әнкәй-җаным гафу иткәндер...

—Тагын хатыным, балаларым калды...
,,Өзелеп көткәнсеңдер син, иркәм.
Ялгыз аккош булып кайттым күлгә,
Ул мин идем, күргәнсең икән..."

Кайтырмын мин, балам, сөйгән ярым,
Озак тормам, кайтып җитәрмен.
Кояш нуры булып иркәләрмен,
Назлы җилләр булып исәрмен.

Булырмын мин яңгыр тамчысында,
Җемелдәшкән кояш нурында.
Көлеп торган гөлдә, чәчкәләрдә,
Чәчкәдәге коңгыз җырында.

Ишетерсез мине табигатьтә,
Җилле көнне урман шавында.
Сандугачның дәртле сайравында,
Челтерәп аккан чишмә моңында.

Без биектә, кояш янындабыз,
Күктән торып илне саклыйбыз.
Сөюебез көчле, Ватаныбыз,
Без җиңәрбез, чөнки хаклыбыз!

Равия Нугаева, Сафар, Чишмә районы
Фирдәвес Зариф:
«Тәүбә капкалары ябылганда...» 😌


Тәүбә капкалары ябылганда
Кабул булмый, диләр, теләкләр;
Иман гына булыр таянырга –
Ярдәм итмәс һичбер терәкләр.
Тәүбә капкалары ябылганда,
Үкенечтән аһ-зар агылыр:
«Үтте гомер нигә догасыз?» – дип,
Күңел үткән көнне сагыныр.
Кабул булмас кылган игелекләр,
Һәркем савап эзләп тилмерер;
Онытылыр байлык, дәрәҗәләр,
Җан тынычлык тапмый илерер.
Тәүбә капкалары ябылганда,
Вакытка бу дөнья тар булыр:
Чиксезлектән килгән кире кайтыр –
Яралтучыга ул тартылыр.
Дулкын ярга какмас, кош сайрамас –
Тынлык кына чыңлар һавада;
Галәм туктап калыр, һәлакәткә
Тик санаулы мизгел калганда.
Тәүбә капкалары ябылганда,
Фәрештәләр булыр сәҗдәдә.
Ялварырлар Хакка: «Тулы иман
Бирче, – диеп, – һәрбер бәндәңә!»

Тулырак: https://madanizhomga.ru/news/kykregemde-shigyir-utyim-saumyi/firdaves-zarif-tauba-kapkalary-iabylganda
«Мәдәни җомга» газетасының баш мөхәррире Вахит Имамовның «Кәнәфи» исемле китабы дөнья күрде. Китап кибетләреннән сатып ала аласыз 🔥
Әхтәм Зарипов: «Әфганыч» 😢

Үзе өчен бик четерекле хәлдә калгач, ул миңа: «Ышанычлы кешем – инагым булырсың», – дип, эч серләрен сөйләгән иде. Инде менә үзем шундый хәлдә калдым.
Һич тә уйламаганда, көтмәгәндә. Миңа ышанган шул авылдашымның хәбәрсез югалуы һәм һәлак булуы турындагы (төрле вакытта сугылган) ике телеграмма белән беркөнне өй адресына авылдашым Әсгатьтән «Ждём на торжественные похороны и на встречу опознания Афганыча», дигән сәер телеграмма алдым. Нинди очрашу, кемне-нәрсәне танырга? Әфганыч кем ул? Нинди криминалга бәйлиләр мине?
Шаяртуга да охшамаган, кеше ышанмаслык хәбәрләр.
Авылдашым Әсгать тә мәрхүмнең якын инагы... Ни булган авылда? Ник һәм кемгә кирәк ул очрашу?

Тулырак: https://madanizhomga.ru/news/dbi-skhif/axtam-zaripov-afganyc
Разил Вәлиев:
«Минем дошманым» 😏


Төн үткәнче күңлем бакчасының
Шиңә калса бары бер гөле –
Таң атуга минем дошманыма
Бу турыда инде билгеле.
Әллә кайдан читтән күреп тора,
Барган чакта юлда адашсам.
Тик күрми ул, аяз төндә әгәр
Йолдызларга кадәр мин ашсам.
Кешеләргә әйтер, кайгылы, дип,
Сөенечтән әгәр еласам.
Тик кул сузмас, дулкыннарга чумып
Кичкән чакта кайгы елгасын.
Ул һәрвакыт көләч, шаян булыр,
Ачуланмас һич тә, каргамас.
Итагатьле, тыйнак сүзләр сөйләр,
Тик күземә туры карамас.
...Дошманыма карап юлга салам,
Үзгәртәм мин тормыш агышын.
Ул булмаса, каян белер идем:
Кайсы дөрес, кайсы ялгышым.

Тулырак: https://madanizhomga.ru/news/kykregemde-shigyir-utyim-saumyi/razil-valiev-minem-dosmanym
Төркиядә яшәүче татар кызы Ахсен Селин сыйныфташларын татар биюләренә өйрәткән

Төркиянең Эрзурум шәһәрендә икенче сыйныфта укучы татар кызы Ахсен Селин Бастабан, Татарстанда өч ай булып кайтканнан соң, сыйныфташларын татар биюләренә өйрәткән. Бу хакта Төркиянең Анадолу агентлыгы хәбәр итә.

Тулырак: https://madanizhomga.ru/news/sz-m-gaml/torkiiada-iasauce-tatar-kyzy-axsen-selin-syinyftaslaryn-tatar-biiularena-oiratkan
Рифат Җамал:
«Мин килермен иртән кояш булып» 🥺

Мин килермен иртән кояш булып,
Мин килермен кичен ай булып.
Мин килермен өзелеп сагынганда
Йөрәгеңә җылы май булып.
Мин килермен сиңа яңгыр булып,
Керфегеңнән яшең юармын.
Җилләр булып исеп кайгыларың
Ярсып таратырмын, куармын.

Тулырак: https://madanizhomga.ru/news/kykregemde-shigyir-utyim-saumyi/rifat-amal-min-kilermen-irtan-koias-bulyp
«Мәдәни җомга» газетасының яңа саны 🔥

БЕЗГӘ ЯЗЫЛУ ИНДЕКСЫ - П2355
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
От всей души поздравляю с праздником Великой Победы! Победа была завоевана дорогой ценой. Мы в бесконечном долгу перед нашими дорогими ветеранами.

Ветераннарыбызга тирән хөрмәтебезне белдерәбез. Без сезгә бик рәхмәтле. Чиксез горурланабыз!
9 май. Казан. Җиңү паркы 👏🏼