Казан епархиясе белән уртак поектлар дәвам итә.. кызыклы тәҗрибә: күпме "күршеләр" булып яшәсәк тә, лекцияләрдә катнаша башлагач кына кайбер мәгълүматларны беләбашлыйсың икән
❤3👍1🔥1👏1😍1
Forwarded from Abu Ali al-Ashari
Если бы люди слышали в реальном времени, как за злословие списываются их хорошие деяния — так же, как когда приходит сообщение о списании денег со счёта, — они откусили бы себе язык, лишь бы списание прекратилось.
❤7👏1🙏1💯1
Forwarded from Диния Нәзарәте
☪️ Табиб хатасы кешегә бу тормышта зыян сала алса, имам хатасы аңа мәңгелек тормышта зыян китерергә мөмкин.
Шуңа күрә имамнарга да иманнарын көчәйтеп һәм дин турындагы белемнәрен арттырып торырга кирәк. Бу аларга кешеләргә дөрес үгет-нәсыйхәт бирергә һәм дәгвәт алып барырга ярдәм итә.
Нурлат мөхтәсибәтендә, рухи яктан баер өчен, 40 хәзрәт җыелышты. Алар гакыйдә буенча лекцияләр тыңлады, мөселманнар арасында хакыйкый кыйммәтләрне тарату тәҗрибәсен өйрәнде, дин кардәшләребезне дини инануларында хаталардан ничек сакларга кирәклеген белде һәм шулай ук юридик ярдәм дә алды.
Ә сез дини лекцияләр һәм вәгазьләр тыңлыйсызмы? Безнең яңалыкларны күзәтеп барыгыз - бездә кызыклы вәгазьләр белән танышырга мөмкин.
P.S. Имамнар җыелышын оештыруда ярдәм иткән өчен Нурлат районы хакимиятенә һәм мөхтәсибәтенә рәхмәт белдерәбез.
"Дагват Татарстан" каналы.

🔥2🙏2👍1👏1
Forwarded from Отдел просвещения ДУМ РТ
Начали второй семинар по книге Нур аль-Мубин. Посмотреть трансляцию можно по ссылке⚡️
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤2👏1🙏1
Forwarded from Диния Нәзарәте
💫💫💫Галиев мәчете имам-хатыйбы, Нәзарәтнең бүлек башлыгы, Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе Иҗтимагый советы әгъзасы Рамил хәзрәт Миңгәрәев һәм Нәзарәтнең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе Ленар хәзрәт Хамматов Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсендә булдылар.
🗣🗣Биредә алар исламның фундаменталь кыйммәтләре турында лекция һәм вәгазь сөйләделәр. Нәзарәт эшчәнлегендәге төп юнәлешләр һәм Татарстан мөселман җәмәгатьчелеге тормышы белән таныштырдылар.
📌Рамил хәзрәт ведомствоның шәхси составына республикада төрле дин һәм милләт вәкилләре арасында күршелек мөнәсәбәтләре турында сөйләде.
📌Ленар хәзрәт полиция хезмәткәрләренә Нәзарәтнең Коръән белеме, хәләл индустриясе, ислам финанслары, мәгариф системасы, мөселманнар арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау өлкәсендәге казанышлары турында бәян итте.
🎙🎙Очрашу “сорау-җавап” форматында дәвам итте – анда катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга тулы мәгълүмат алды.

👍3🔥2👏1
Forwarded from көндәлек
Һәр җәй безнең авылга Карандаш абый кунакка кайта. Нәкъ менә Карандаш абый. Озын буйлы һәм ябык булганга түгел, Мәскәүдәге карандаш заводында эшләгәнгә шулай атыйм мин аны. Гәрчә, тышкы кыяфәте белән дә карандашка охшашлыгы юк түгел: солдат кебек төз үзе, буе да озын (хәтта әтиемнән дә озынрак. Ә минем әти бер дә кечкенә кеше түгел, аның җилкәсенә утырсам, урамның икенче башы күренә!) Карандаш абыйның аксыл-соргылт фуражкасы гади карандаш башына киертелгән бетергечне хәтерләтә. Охшаган, Карандаш абый карандашка ТОЧНО охшаган.
Һәр җәй саен кайта да «Яле, күрше, кил, күчтәнәчләремне бирим әле»,- дип алдына утырта һәм бер пакет (!) карандаш бүләк итә. Гади карандашларга артык исем китми, аларын әтигә бирәм, төзелештә язу-сызуга һәрчак кирәге чыга. Ә менә төсле карандашла-а-а-а-ар! Аларын берәү белән дә бүлешмим. Алары үземә дә кадерле.
Кайбер елларда Карандаш абый күчтәнәчен урамдагы башка малай-шалайлар белән бүлешергә куша. «Бу күчтәнәч - барыгызга да», - ди. Андый чакта иң матур төсле карандашларны үземә сайлап алып калам да калганнарын башкаларга таратам. Жәл, әлбәттә, ләкин бүлешми хәл юк. Киләсе елга бөтенләй күчтәнәчсез калу ихтималы куркыта.
Моннан бер-ике ел элек Карандаш абыйны авылга күченеп кайткан, диделәр. Хәзер инде ул түгел, мин авылга КУНАККА кайтам. Ай күрде, кояш алды, диләр безнең ише кунакларны. Күршеләрнең түгел, туганнарның да хәлен белешергә өлгерми китәбез кайчак...
Алай да, бу җәйдә күрештек. Озын буйлы күршем никтер кечерәеп калган. Басып торышлары да, атлап йөрүләре дә үзгә. Башындагы аксыл-соргылт фуражкасы зәңгәр башлыкка алмашкан. Кайчандыр юка аксыл күлмәгенең төймәләрен дә эләктермичә йөргән Карандаш абый бәйләнгән йон арка җылысы киеп куйган.
Кайчандыр Мәскәүский булган Карандаш абыйның карандаш белән бер генә дә охшашлыгы калмаган. Күршем инде - бабай. Үзебезнең күрше бабай.
Балачакка илтә торган тагын бер сукмакны югалттым бүген...

❤2💔2😢1
кыскасы.. минем кебек игътибарсыз булмагыз!
инде ничәнче тапкыр гаилә бюджетын какшата торган 5 меңлек штраф килә башлады соңгы арада. Парковка түләмәгән өчен. Ә мин бит түләгәнне хәтерлим, әмма...
Приложениеда берничә машина булганда, син кирәкле машинаны һәрвакыт сайлап куярга тиеш. Түләгән вакытта ул приоритетта булган машинаны куя да, син кирәкле машинаны "сайларга онытмаска" тиеш әле. Менә шунда тотылганмын да, берничә мәртәбә эш машинасы белән туктаганда, үземнең машинаныкын түләгәнмен. ә хәзер менә штрафлары көн артыннан төн килгән кебек килә башлады. Ә иң мөһиме, 1 тәүлек үткәнче генә машина номерын редактировать итеп була, аннан соң инде только акчалата.
Шуңа күрә минем кебек түгел, ә игътибарлы булыгыз!

😢3
Кыскасы 2... Миңа отпускка пора.
Заправкага килеп туктадык. Лючок кайсы якта булуга карап, үз ягымны алдым да килеп бастым, ә каршымда ике машина да миңа алды белән тора. Чөнки үз якларында чират торасы килмичә, тиз генә башка якка кергәннәр. Шәһәрдә машина күп булганда матур күренеш түгел. Бераз гына мин дә аларга аптырап карап тордым. Икесе дә бервакытта киттеләр, мин килеп туктадым да, чыгып капкачны ачмакчы идем, капкач юк... икенче якта... Мин гомумән башка якка басарга тиеш булганмын. Икенче якта урын юк, минем якта кеше юк, тиз генә мин дә нәкъ теге машиналар кебек юл уңаена каршы килеп бастым. Шуңа күрә, минем кебек игътибарсыз булмагыз, игътибарлы булыгыз.

😢2😁1🤯1😨1
Бер атна буе берүзем... диярлек
Гадәттә, якшәмбе бик матур көн булырга тиеш кебек, ләкин бу очракта алай ук булмады. Ник дигәндә, Айгөл апагыз тарихи башкалабыз булган Биләргә китте... Бөтенләйгә түгел, бер атнага гына, әлбәттә. Моның өстенә (калька булса да инде) Мусаны да әбиләренә кайтарып җибәргән идек.
Бу атнага минем планнар Наполеонныкыннан да күбрәк иде үзе: берүзем калгач, кичләрен бик күп эшләрмен кебек тоелды. Тик нигәдер атна уртасы җитсә дә, берни дә эшләргә өлгермим. Югыйсә, террасасын да ясыйсы, ком да таратасы, отмостка да коясы бар. Хәтта калдыклар ваклагычны да (измельчитель отходов дигәннәре) ремонтлыйсы бар бит әле! Буяйсы, сызасы... Ә мин әле берсенә дә тотынмадым, ә атна уртасы килеп тә җитте.
Айгөл апагыз өйдә булса, бер бәрәкәте керми калмас, бу эшләрне әллә кайчан эшли башлаган булыр идем. Туфан абый (Миңнуллин) юкка гына әйтмәгән бит: «Әгәр дә Бөек Ватан сугышында әтиләребез урынына әниләребез киткән булса, алар сугышны бер елда ук бетереп кайткан булырлар иде», – дип. Шуңа күрә, әниләребезгә, хатыннарыбызга безне шулай рухландырып, стимул биреп торганнары өчен мең рәхмәт әйтергә кирәктер... Сез ничек уйлыйсыз?

❤6💯4👏1