Казан утлары
501 subscribers
2.04K photos
162 videos
4 files
579 links
Download Telegram
Казанга Тукай кайткан!

🎭 Галиәскар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында режиссер Айдар Җәббаровның «Казанга Тукай кайткан» спектакле премьерасы узды.

📍Пьесаның авторы - шагыйрә Резедә Гобәева (Зәйниева).
Безнең курку белмәс җайдак кавем
Иярләде байтак атларны.
Тик ахырдан күндәм чаптарларга
Ия булды кулы ятларның.
Бер кавемнәр җиңелеп откан чакта,
Икенчеләр җиңеп оттырды.
Ил өчен дип җанын фида кылды,
Ә тезгенен кемгә тоттырды?!
Җиңелеп тә отмас идек, беләм,
Көрәш бара икән – җиңәргә!
Тик читләрне якын җибәрмәскә
Акбүзеңә, тезген-ияргә!
Яугир дигән ат алгансың икән,
Каралтмаска кирәк ак атың!
И татарым! Атсыз калсаң да син,
«Хөр Ватан!» дип борының канаттың.
И татарым! Син өйрәткән атлар
Ятлар өчен канат булдылар.
Алар безгә яманатлар такты,
Ә үзләре җайдак булдылар.
Кемнәр атта – шулар дөнья көтә,
Кем егылып калган – шул атсыз!
Син өйрәткән атка йөгән салып,
Дәүләтеңне талый һәр затсыз.
Безнең курку белмәс яугир кавем
Ат өстендә җиргә яралган.
Йөгәнлисе, иярлисе иде
Бу җиһанны кабат, яңадан!
 
Фәнил Гыйләҗев
✍️
🔗 "КУ" 05, 2020
📍(Г.Ибраһимовның «Без – татарбыз» китабы чыгуы мөнәсәбәте белән):

https://kazanutlary.ru/news/kitap-k-z-t/ichber-vakyt-bezdn-tatar-dign-sz-alyna-almas
Урамнан бара бер бабай,
Бик күп аның ордены.
Тик үкенеч – ул бабайның
Юк икән бит бер кулы.

Бабай явыз сугышларда
Күп батырлык эшләгән.
“Яшьләр яхшы яшәсен”, - дип,
Тормышын жәлләмәгән.

“Бер кайтырмын”, диеп, олы юлдан
Киткән минем газиз бабам да.
Әмма кабат шушы олы юлдан,
Язмаган бит кайту бабама.

“Әле кайтыр”, дигән өмет белән
Көткән аны туган яклары.
Кайтмаган шул – бары әбиемә
Калган аның солдат хатлары.

Явыз, начар сугыш кырларында
Күпме солдат
Батырларча һәлак булганнар.
Ә без, яшьләр, сезгә башны иеп:
- Дан! - дибез, - дан!
Безнең өлкән апа-абыйлар!


Илвина Хәбибуллина ✍️
Сарман районы,
Җәлил бистәсе 1 нче мәктәбе укучысы

#МойГеройМояСемья
Төшеп киләм менә мәрмәр баскыч буйлап.
Баскан саен агып китә уйлар,
уйлар
үрләргә һәм үзәннәргә, урманнарга,
баткакларга сузылып яткан гомер буйлап.

Менгән чакта кулларга да, уйларга да
чыккан сөял сызлап куя сулык-сулык.
Төшкән саен күтәреләм үз алдымда
халык җанын аңлый торган патша булып.

Ренат Харис

Каләмдәшебезне гомер бәйрәме белән котлыйбыз! Нык сәламәтлек, иҗади уңышлар телибез!
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
«Классика тарихы»н монтажлау мизгеле... 🎬

Шәриф Камалның «Акчарлаклар» әсәренә багышланган әлеге чыгарылыш бик тиздән дөнья күрәчәк!
Синдә батам. Берүк коткармагыз.
Теләп керәм төпсез упкынга.
Син океан сыман, мин – бер утрау,
Сыенамын синең дулкынга.
Синең үзгә тормыш фәлсәфәңне
Аңлата алмас миңа хәтта Кант та.
Синең дөнья бәйсез бер ил икән,
Мин ул илдә адашкан эмигрантка.
Һәрбер кеше ул – табышмак, диләр.
Һәм мин сине чишәргә тиешмен.
Башкаларны караштан укысам,
Синең караш миңа бирешми.
«Син – аномалия, мин – бер прототип»–
Диагнозын куя йолдызнамә.
Синең кискен тәвәккәллеккә
Йолдызлар да ялкау тезләнә.
Юлымнан тайпылып адашкач,
Синдә таптым үземә сыентык.
Һәрбер кеше ул – табышмак, диләр.
Тик син табышмак түгел... Җыентык.

Эльвина Миңнуллина
🔗 "КУ" 05, 2024
☺️🥰☺️☺️☺️☺️ны искә алырга чакырабыз!

2024 нче елның 8 нче маенда татар театрына нигез салучыларның берсе – артист һәм режиссер Габдулла Кариевның тууына 138 ел тула.

Традиция буенча, бу көнне 10:00 сәгатьтә Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры коллективы Яңа Татар зиратында бөек шәхеснең каберен зыярәт кылачак. Искә алу чарасында Татарстан театрлары вәкилләре, язучылар, дин әһелләре һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашачак.

Барлык театр сөючеләрне көтеп калабыз.



8 мая 2024 года исполняется 138 лет со дня рождения Габдуллы Кариева – основателя первого татарского профессионального театра, артиста и режиссера.

По традиции в этот день в 10:00 в Ново-Татарском кладбище Казани состоится возложение цветов к памятнику Габдуллы Кариева. Почтить память великого артиста и режиссера соберутся коллектив театра Кариева, артисты, писатели, представители ДУМ РТ и общественность.

Приглашаем всех любителей театра почтить память Габдуллы Кариева.
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Әнә, урман астындагы Яңа Корган авылын гына алыйк! Әйе, әйе... әби-патша заманасында Иске Корганнан күченеп килгән авыл. Бирегә, яңа җиргә берничә гаиләне күчерергә дигәч, риза булмыйча, иң әүвәл шобага да тотканнар, жирәбә дә салганнар болар. Берсенең дә үзе теләп, тамырланган җирдән кендеген шартлатып өзеп күчәсе килмәгән! Чыгып төшкән ярлы-ябагай гына ризалашкан.

🔗 Тулырак:
https://kazanutlary.ru/news/povest/ak-tonnarnen-kara-konnare-povest
Казан Мэриясе драматургия конкурсы игълан итә

«Алмачуар» балалар һәм яшүсмерләр аудиториясе өчен татар телендә язылган пьесалар конкурсы Казан Мэриясе тарафыннан ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән үткәрелә.

📍Бәйгедә 18 яшьтән өлкәнрәк авторлар катнаша ала.

📨Катнашу өчен konkurskazan@mail.ru электрон адресына 2024 елның 1 сентябренә кадәр гариза һәм пьеса текстын юлларга кирәк.

🏆Һәр номинациядә 3 җиңүче каралган:
1 урын - 110 000 сум,
2 урын – 90 000 сум,
3 урын – 70 000 сум.

Нигезләмә һәм гариза формасы белән беркетелгән файлларда танышырга мөмкин.
Балалар уйныйлар «сугышлы» уены,
Сугыш ул — аларга тик уен.
Ә минем уемда кайтмыйча калганнар —
Егерме миллион, егерме миллион.
Тол килеш картайды, агарды чәчләре,
Ишләрен тапмады күп куен.
Куенга алыр да терелтер идем мин…
Егерме миллион, егерме миллион.
Яз килгәч шыталар кан төсле чәчәкләр,
Котлыйлар Җиңүне — ил туен.
Мәйданда ут яна, мәйданда — чәчәкләр…
Егерме миллион, егерме миллион.
Карыйм да кояшка, эндәшәм дөньяга:
Тынычмы күңелең, ни гамең, ни уең?
Мин түгел, мин түгел, эндәшә дөньяга
Егерме миллион, егерме миллион!

Разил Вәлиев
✍️
#МойГеройМояСемья
Бабам тал утырткан капкага читләтеп,
Теләген туфракка аш итеп кушкандыр.
Хыялын өстәгән, өметен салгандыр,
Сары төс – көздәндер, аклыгы – кыштандыр.
Ул нәзек, бик юка бер чыбык булгандыр,
Теләкнең кодрәтен тойгандыр шулай да.
Һәм үсеп киткәндер, яшим дип әйткәндер,
Тамырын туган җир җылыткан бер айда.
...Әтине, әнине шушы тал ышыклап,
Серләрен яшергән яфрагы күзенә.
Көн үскән, ай үскән, куерган җәй саен,
Елдан-ел сокланып үткәннәр үзенә.
...Төптән нык иде ул. Кәүсәсе яшерде,
Без куыш уйнадык шушы тал тирәли.
Мәңгелек бу җирдә ул яшен оныткан,
Куерган яфраклар җилдә дә тибрәлми.
Кайрысы купкан, күр, эчтәнме черегән,
Мин беләм давылның җавапсыз калмасын.
Кисалмыйм тик аны, эндәшәм улыма:
«Ерак тор, бәбкәем, өстеңә аумасын!»
Улкаем, барыбер, сүземне тыңламый,
Якын ук килгән дә юл эзли серенә.
«Бу талны киссәләр кисәрләр, әнием,
Төбендә, әнә, яшь үсенте күренә...»

Фирүзә Җамалетдинова
✍️
🔗 "КУ" 05, 2024
Баштарак сугыш дөрләгән яклардан кайткан бу гаиләне авыл халкы ачык йөз белән каршы алса да, соңыннан алардан бизде. Кешеләрне Сафыйның комсызлыгы, саранлыгы читләштереп бетерде. Сафый берара юкка чыгып торгач, «әллә бу хатынын, балаларын ташлап, акчасы-ние белән читкә качтымы» диючеләр дә булды...

📍Тулырак:
https://kazanutlary.ru/news/hikaya/biem-khikyase-khikya
Көтәләр дип башка язмам инде,
Мин елармын ахры тын гына.
Солдат хатыннары китеп бара
Ирен эзләп хәтер кырына.
Әниләрнең кара чәчләренә
Хәсрәт-бәсләр иртә кундылар.
Бүгенгечә кайтып керер диеп,
Ишек бикләмичә кундылар.
Соңгы каһарманнар басып тора,
Иргәгәне уйлап тартынам.
Җиңү мәйданына килми калса
Кирәк булмас бару артыннан.
Тик батырлык янәшәдән атлар,
Тезелешеп узар күп еллар,
һәйкәл яннарында чәчәк тотып
Солдат балалары торырлар.
Онытырлар диеп уйламагыз,
Җир төренгәч язгы бер ямьгә
Ап-ак чәчле солдат улларының
Оныклары килер бәйрәмгә!
Солдат хатыннары китеп бара,
Ирен эзләп хәтер кырына.
Мин бу хакта бүтән язмам инде,
Бер елармын ахры тын гына...

Таһир Шәмсуаров ✍️
#МойГеройМояСемья
Бөек Җиңү көне белән, язылучыларыбыз!

Бүгенге көн – бөек бәйрәм генә түгел, батырлык, фидакарьлек үрнәге күрсәтеп, югалтулар бәрабәренә җиңү яулаучыларны искә алу көне дә.

Бу көнне без балаларыбыз, оныкларыбызның тыныч киләчәге өчен бәйсезлек яулап алган җиңүчеләр буынын зурлыйбыз. Бөек Җиңү бәйрәме көнне Җиңү шатлыгы һәм хәтер безнең йөрәкләрне берләштерсен. Һәрберегезгә нык сәламәтлек, озын гомер, аяз күк йөзе телибез.