Татар(ча)лаштыру
52 subscribers
684 photos
8 videos
60 links
- Татар телендә матур, уңышлы, кызык бренд, кибет атамалары
- оешмаларның татар теленә хөрмәт белән каравы мисаллары
- татарча реклама
- тормышны татарлаштыру
Download Telegram
Ятимлек... Бик авыр. Җырларың өчен рәхмәт, Зуля! ❤️💔Татар дөньясының бер чите кителде.😢
💔6
"МинДәләнең кыДыл боДавы" дигән сүз бар, Минзәлә сөйләме турында шулай шаярталар. Минзәлә кешесе моны тотып алган да, кунакханәгә исем биргән.
🤩7
Мику Хацунэ - японнар уйлап чыгарган виртуаль җырчы кыз. Аның төгәл яше дә, кыяфәте дә, милләте дә юк. Күптән түгел бер рәссам аны бразилиячә киендереп ясаган, һәм интернетта яңа тренд барлыкка килгән - төрле милләт һәм мәдәниятләргә нигезләнгән образын ясыйлар. Араларында “татар Мику” да булуы сөендерә.
🔥5
Чаллыда "Медгард" хосусый клиника буклетларын татарчага тәрҗемә иткән. Дәүләт оешмаларында татарча язу өстән кушыла инде, ә болар үзләре теләп. Русча белмәүчеләр булганга да түгелдер, татарча язып артык акчалары да артмас, мөгаен ике телдә язулары телне һәм республика кануннарын хөрмәт итүдер. Алмазия Валеева фотолары.
3😁2
“Су анасы”, “Шүрәле”гә патент алу вакыйгасы күңелгә тиде. Безнең әкият геройлары, мифик образлар барланмаган, якланмаган инде. Элек бер язучы интервьюсында әйткән иде, “безнең Шүрәлене казахлар акчаларына сукты”, диеп. “Шүрәле” татарлар иң таныган, белгән геройдыр бәлки, “Су анасы” белән икесе. Бу геройларны яңа буын да белә, һәм аңа төрле характер, төс-кыяфәт биреп, җанландыра.
Фотоларда берничә мисал. 1) Стикерлар, “Печән базары” 2) сувенир продукциясендә 3) “Туган батыр” проекты кысаларында лимонад 4) Шүрәле турында видео уен ролигыннан скриншот 5) быелгы “Печән базары”нда яшь рәссамнар инсталляциясе 6) Чаллының рәсем колледжы (КИИД) укучысы Айгөл Валеева эшләре.
3
Моны бөтен дөнья карый ) поляклар сөенә, поляк халкын таныта диеп. Сүзе бераз "тозлырак" инде). Дөнья телләре арасына татар теле дә кергән. https://www.youtube.com/watch?v=iL1HvAu8V1w&ab_channel=LittleBig
2
Грузиядәге "өчпочмак"лы банк )
😁3
Татар телен йорт җиһазлары эшләүче оешмалар куллана.
3👍2