Быел язын ачылган “Пляж” термасында татарча язарга онытмаганнар. Соңгы елларда татар телендә чигенүләр күп булгач, ике телдә язудан баш тартулар, телгә игътибарны киметү башланыр дигән курку бар инде күңелдә, ләкин монда алай итмәгәннәр. Кайберләрендә русча сүзләр дә калдырырга туры килсә дә, нигездә матур, ипле тәрҗемәләр килеп чыккан.
👍2👀1
Бүген Камалда Шүрәле турында лекция , театр үзе спектакль чыгара, милли китапханәдә Шүрәле турында күргәзмә.. Фильмны, уенны көтәбез..
Уйлап карасаң, Татарстанда һәм татар мәдәниятендә Шүрәле шулкадәр нык кереп урнашкан, аны белмәүче юк, ул хәзер инде безнең арада яшәүче реаль кеше кебек.. )
Без аны үзебез, читтән ярдәм көтмичә, үстерергә, танытырга тиеш дип уйлыйм. Ни өчен Шүрәле? Ул уникаль. Төс-кыяфәте дә, кешегә зыян салу ысулы да башка халыкларда очрамый. (Рус мифологиясендә русалка кытыклый, диләр, әмма алар, күбрәк, кешене ымсындырып суда батыруы белән танылган).

👏3❤1
Безнең “Печән базары”на охшаган бер проект очрады, рус халык сәнгатен бүгенге көн дизайнында куллану турында. Гжель технологиясе белән муенсалар, ситсадан киемнәр, балчык уенчыклар мотивлары төшерелгән яулыклар һәм башкалар. Карарга бик кызык)
"Новый русский//Культурный код" дип атала. “Проект о российской культуре, локальной идентичности и культурном предпринимательстве” диләр үзләре турында.
Башка халыклардан үрнәкләр дә куялар ахры, мәсәлән, Казандагы “Ураган-сарай” кофейнясы дизайнын куйганнар.