“УЛЫМ БЕР АЙДА 25 ДИСБЕ ЯСАДЫ”
Казанда яшәүче Илмира белән Илнур Мөхәммәтшиннар ике ул үстерә. Олы уллары Самат V сыйныфта белем ала, 6 яшеннән йөзү белән шөгыльләнә. Күптән түгел ул якын кешеләре өчен бөтенләй башка яктан ачыла: дисбе ясый башлый.
— Ирем, машинага эләргә дип, заказга дисбе ясатып алып кайтты. Улым аны бик ошатты, миңа да эшләп карарга кирәк, дип уйланып йөрде. Аннары әтисеннән дисбе ясау өчен материаллар алып кайтуын сорады, — дип сөйли Саматның әнисе Илмира...
Арыслан ГӘРӘЕВ.
🍀 ТУЛЫ ЯЗМА -- ГАЗЕТАБЫЗНЫҢ 24 НЧЕ АПРЕЛЬ САНЫНДА.

“ЯЛ ДА КИРӘК”
Римма ИБРАҺИМОВА, җырчы:
— Кәеф, сәламәтлек алай зарлана торган түгел, Аллага шөкер. Казан дәүләт мәдәният институтында студентлар укыта идем. Быел ул эштән туктап тордым әле. Бераз ял да кирәк. Чакырган җиргә барып чыгыш ясыйм. Балалар белән кунакларга йөрешәбез. Оныклар белән мәш киләм. Аларга да булышырга тырышам.

Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
"Чияләрне, алмагач, груша, сливаларны төреп куйдык. Аллаһка тапшырган 🤲, — ди җырчы Рифат Зарипов. — Җәмәгать, сез ничек саклыйсыз? Языгыз әле".
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Уфада бүген Россиянең, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, Башкорт драма театрының танылган актеры Фидан ГАФАРОВ белән хушлаштылар.
— Аңа 77 яшь иде. Операция өстәлендә киткән, диделәр… Зур йөрәкле, чиксез талантлы, юмор хисле, рәхәт кеше, чын артист иде Фидан абый, — дип яза шагыйрә Ләйлә Дәүләтова.
— Хәтерлим әле, балачакта, иртән радиодан Фидан Гафаров җырлаганда, әни һәрвакыт тавышын катырак ачуны сорый иде, — дип уртаклашты Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.
Фидан Сафа улы Гафаров 1947 елның 12 октябренда Башкортстанның Дүртөйле районы Яңа Уртай авылында туган. Уфа сәнгать укуханәсенең театр бүлеген тәмамлаган. 1967 елдан М.Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрында эшли. 100 гә якын роль башкарган.
Хатыны Фәридә белән 55 ел гомер кичерделәр. Фәридә ханым 2022 елда вафат. Уллары Айбулат фаҗигале рәвештә үлә. Уллары Азамат — Башкортстанның халык артисты. Икенче хатыннан кызы Самира үсә.
Авыр туфрагы җиңел булсын Фидан абыйның 🤲
Видео https://t.me/ufa1news

“БӘРӘҢГЕНЕ САЛКЫН ҖИРГӘ УТЫРТУДАН ФАЙДА ЮК!”
Ике күрше сөйләшә ди:
— Гали, синең аркада бүген тынычлап йоклап булмаячак. Ул бәрәңгене иртәгә генә утыртсагыз булмый идеме?
— Узган ел сез беренче утырттыгыз. Хатын ярты чәчемне агартты. Менә быел үчемне алдым!
Әйе, бар иде заманалар: узыша-узыша өчәр бакча бәрәңге утырттык. Хәзер исә күпләр бер бакчасын да бүлгәләп кенә утырта. Шулай да апрель җитсә, һәр өйдә бәрәңге темасы калка.
Татарстанда бәрәңге утырту өчен кулай вакыт кайчан? Мул уңыш алу өчен нәрсә эшләргә кирәк? Шушы һәм башка сорауларга Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының бәрәңге үстерү үзәге баш белгече Фәния ҖАМАЛИЕВА җавап бирде:
— Каен яфраклары бер тиенлек акча зурлыгында булгач, бәрәңге утыртырга киңәш итәбез. Туфракны учка йомарлап тоткач, ул оешырга һәм чәчеп җибәргәндә таралып китәргә тиеш. Татарстан җирлегендә бәрәңгене 9 майдан соң курыкмыйча утыртырга була.
Тагы бер киңәш:
Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА.
🍀ЯЗМАНЫҢ ДӘВАМЫ — ГАЗЕТАБЫЗНЫҢ БҮГЕН ЧЫККАН ЯҢА САНЫНДА.

“БЕРЕНЧЕ СЪЕМКАГА СУГЫШЫП КИЛГӘН ИДЕМ”
Алып баручы Иван ОСТРОУМОВ күпләргә “ТНВ” телеканалындагы төрле тапшырулар аша таныш. Күптән түгел “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” исеме бирелде.
...— Син күп кенә дәрәҗәле хөкүмәт чараларын да алып барасың. Зур кунаклар, түрәләр каршында чыгыш ясау каушатамы?
— Сәхнәдә, әйткәнемчә, балачактан. 9 яшемнән бирле төрле чаралар алып барырга туры килде. 21 ел сәхнәдә! Әмма бүген дә сәхнәгә чыккан саен каушыйм.
— Иван, син — Казан егете. Тамырларың кайсы яклар белән бәйле?
— Казанда туып-үстем. Әнием Гөлсинә — Актаныш кызы. Әтием Владимир — Мамадыш якларыннан. Бала чагымда шунысы бик яхшы исемдә: кулымда гел микрофон йә шуңа охшаган графин капкачы булыр иде. Аны һәрчак “митрофан” дип атый идем.
— Иван, былтыр тормышыңда куанычлы вакыйгалар да, зур югалтулар да булды...
Лилия ЙОСЫПОВА.
🍀ТУЛЫ ӘҢГӘМӘ — ГАЗЕТАБЫЗНЫҢ БҮГЕН ЧЫККАН ЯҢА САНЫНДА.

УРМАННАРГА КЕРСӘМ...
Кеше үз гомерендә бер генә агач утыртса да, аның яшәве бушка булмаган, - диләр.
Ә Сәимә апа Динмөхәммәтова (Җиһаншина) утырткан агачларны санап-исәпләп тә булмый торгандыр.
Урман-суларга бай булган Мамадыш районында туып үскән кыз очраклы гына үз тормышын урман тормышы белән бәйләмәгәндер.
Табигатьне ихлас яратуы, аны Лубян урман хуҗалыгы техникумына алып килә.
Укырга: https://t.me/urman2/866

Telegram
Урман🌲
🌳🌳🌳🌲🌲🌲🌳🌳🌳🌲🌲🌲
УРМАННАРГА КЕРСӘМ...
Кеше үз гомерендә бер генә агач утыртса да, аның яшәве бушка булмаган, - диләр.
Ә Сәимә апа Динмөхәммәтова (Җиһаншина) утырткан агачларны санап-исәпләп тә булмый торгандыр.
Урман-суларга бай булган Мамадыш районында туып…

ИҢ ТАЛЫМСЫЗ РОЗАЛАР
❓Үрмәләп үсә торган роза сортлары белән таныштырсагыз иде.
Лилия, Арча районы.
Тәҗрибәсе зур булмаган кешеләр “Фламентанц”тан башлый ала. Ул бик тиз үсә, чирләргә бирешми. Икенче елны ук берничә чәчәген күрсәтәчәк, елдан-ел зураячак, матурланачак. Бу сортның бер генә кимчелеге бар, ул бер тапкыр гына чәчәк ата.
🌹“Вартбург” (Wartburg) — 6 метрга кадәр үсә, меңләгән чәчәк бөресе формалаштыра, яфрагы да күренми. Энәсез сорт, монысы да зур өстенлек. Әмма бер тапкыр гына бер ай дәвамында чәчәк атачак. Суыкка бик чыдам, күп чирләрдән сакланган.
🌹“Ясминә” (Jasmina) — 3 метрга кадәр үсә, клаймбер төренә керә, ягъни ботаклары калын, ике дулкында чәчәк ата. Чәчәкләре алсу төстә, җиңелчә алма исе килә. Гөмбәле чирләргә бирешми. Капламыйча -23 оСка кадәрге суыкларга түзә.
🌹“Пьер де Ронсар” — үрмәләп үсә торган розалар арасында иң матуры дисәк тә, ялгышмабыз. Чәчәкләре актан кызгылт төскә кадәр үзгәрә, җәй башыннан көзгә хәтле чәчәк ата. Чирләргә чыдам, бездәге кышны яхшы чыга.

“БАЛАЛАРЫМНЫ ТИЛМЕРТМӘ, ДИП СОРАДЫМ...”
Балык Бистәсе районы Яңа Ырга авылыннан Фирзия Шаһитова — һөнәре буенча укытучы. Бүген гаиләсе белән Казанда яши. Мәликә белән Мәдинә исемле игезәк балалар үстерәләр. Тик 9 яшьлек кызлар икесе дә тууга мөстәкыйль рәвештә сулый алмый, берничә тапкыр реанимациядә ятарга туры килә аларга...
Мәдинә белән Мәликәгә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен әниләре Фирзия Шаһитованың телефон номеры: 8-917-268-22-28 (“Сбербанк”, “ВТБ”, “Ак Барс” карталарына беркетелгән).

— Мәликәбезнең хәле төрлечә була иде, авыраеп киткән вакытлары да күп булды. Кызларның хәле начарланып, икесе дә берничә тапкыр реанимациягә эләкте. Ирем белән каенанам һәрвакыт ярдәм итеп торды. Мәдинә 1 ел да 2 ай реанимациядә булганнан соң, февральдә кислородлы концентратор аппараты белән өйгә алып кайттык, — ди әңгәмәдәшем. — Мәликәбез 5 ел ДРКБның 1 нче реанимациясендә ятты. Кызыбызның авыр көннәре бик күп булды. 3 тапкыр “Йәсин” сүрәсе генә укыттык, исемен алыштырып карадык. Ул вакытта безгә ничек авыр булганын Аллаһы Тәгалә һәм үзебез генә беләбез. Хастаханәнең ишегалдында Аллаһы Тәгаләдән ялварып: “Баламны үз кулларыма бир, кеше кулларында тилмертмә”, — дип сораганнарым бүгенгедәй хәтеремдә...
Мәликәгә өйдә дә 3 ел 5 ай аппарат ярдәмгә килә, ярты ел элек кенә үзе мөстәкыйль сулыш ала башлаган. Суык тиеп авырый башласа да, аппаратка тоташтыралар. Мәдинә исә үз аякларында йөри, тик теле генә ачылмый икән. Мәликә белән, әлбәттә, авыррак, ул тотынып кына йөри ала, сөйләшми. Ике колагы да ишетмәү сәбәпле, операция кирәк. Алар белгечләр белән өйдә шөгыльләнә. Берөзлексез түләүле массажлар, ЛФК, остеопатка йөрүләр, дефектолог белән шөгыльләнүләр... Чыдаган әти-әнигә, балаларга рәхмәт! Шулкадәр тырышлыклардан соң Аллаһ шифасын бирсен дип телисе кала.
Альмира МӘҮЛЕТОВА.

ХӘЛЕҢ НИЧЕК, РАДИО?
Бәйрәм уңаеннан милли радиоларның хәлен белештек.
Ризәлә ИСМӘГЫЙЛЕВА, “Тәртип” радиосының баш мөхәррире:
— Быел “Тәртип” радиосына 11 яшь тулды. Бу уңайдан 11 театрны бергә җыеп, Кариев театрында зур бәйрәм үткәрдек.
Безгә кулдан язылган хатлар килә. Аларны рәхәтләнеп укыйбыз. Күп тамашачы “Тәртип”не дәүләт радиосы дип кабул итә. Шуңа да бездән күп нәрсә таләп итәләр. Шәхесләр белән әңгәмәләр, ил яңалыкларын да ишетергә телиләр. Әмма “Тәртип” радиосының бүгенге финанс хәле җиңел түгел. Штатта бары 3 кеше эшлибез. 20 дән артык тапшыру эфирга чыга. Аларның күбесен энтузиастлар бушка эшли. Тарткан атка төйиләр, диләрме әле? Күбрәк эшләгән саен тәнкыйте дә ишетелә. Телефонны алмыйлар, социаль челтәрләрдә яктырту җитми дип әйтүчеләр бар. Районнарга чыгуыбызны да сорыйлар. Радио тыңлаучыларның теләк-тәкъдимнәре җитәрлек. Тик барысына да өлгерә алмыйбыз шул. Киләчәктә тулы штат белән эшләргә һәм Татарстанның бөтен почмагына барып җитәргә насыйп булсын.
Илфар КӘРИМОВ, “Болгар” радиосының баш мөхәррире:
— Быел тамашачыларга, үзебезгә бүләк ясап, 7 май — Радио көнендә “Татнефть Арена”да зур концерт оештырачакбыз. Татар эстрадасы артистлары хит җырларын башкарачак.
bolgarradio.com сайты аша безне хәзер тыңлап кына түгел, яхшы сыйфатта карап та була.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.
🍀“Татарстан”, “Китап” радиолары, Башкортстандагы “Юлдаш” радиосының хәлләре турында — ГАЗЕТАБЫЗНЫҢ 1 НЧЕ МАЙ САНЫНДА.