Гаяз Исхакый
265 subscribers
465 photos
14 videos
14 files
275 links
Download Telegram
КИЗҮДӘГЕ МӘСЬӘЛӘЛӘРЕМЕЗ

Моннан унбиш еллар элек Казанның мөселман мәхәлләләренең кечкенә генә бер мәхәлләсенең кыска гына бер урамында, тәбәнәк кенә бер өйнең тар гына фатирында, пөхтә генә бер өстәл янына дүрт-биш кешелек кенә чәй мәҗлесе хәзерләнгән иде. Зыяфәт Оренбургтан килгән фикердәш, мәсләктән бер яшь татар берлән утырышыр өчен корылган вә Казан яшьләренең һәммәсе дә самовар янына тупланган иде.

Татарның шул вакыттагы тормышыннан разый булмаган, татарга әллә нәрсә ясарга төшенгән, татарны әллә нинди яңгы, нык бер халык итәргә хыял иткән бөтен көчләр, куәтләр берсе дә калмаенча җыелган иде. Ләкин шуларның һәммәсе дә нәни генә бер баланың бәләкәй генә кулындагы гөнаһсыз бармаклары саныннан – гадид ягыннан артык булмаса да, көч ягыннан да кечкенә баланың бармакларыннан куәтле күренмәсә дә, уйлар, теләүләрнең яңгылыгы, аклыгы ягыннан да мәгъсум баланың тапсыз күңеленнән керсез иде.

Мәҗлес никадәр кечкенә булса да, сүзләр зурдан иде. Уйлар җирләрдән йөреп бетереп, күкләргә кадәр оча иде. Татарның укуы, укытуы, мәктәп-мәдрәсәсе, идарәи руханиясе, әдәбияты, матбугаты инәсеннән җебенә кадәр төшенелә, мөхакәмә ителә, юллар эзләнә, маяклар утыртыла иде. Һәммәсенең башында «халкыңа хезмәт итү» фикере ак-саф көенчә нурлана, һәммәсенең сүзендә шул пакьлек ялтырый, һәммәсенең йөзендә шул мәсләк аклыгыннан нур балкый, иман нуры ялтырый иде.

Монда сүз күп булса да, уй төрлечә акса да, мәсьәләләр кызык булса да, әфкяр һаман бер иде, нәтиҗә һаман шул иде: халыкка хезмәт итү, халыкны уяту, халыкны милләт ясау.

Гаяз Исхакый. 1915нче ел.
«Сүз» газетасының 1915 елгы 16, 18, 22, 25 декабрь (2, 3, 4, 5 нче), 1916 елгы 2, 16, 24, 31 гыйнвар (7, 11, 14, 17 нче), 2, 6 март (28, 30 нчы) саннарында «Гаяз» имзасы белән басылган («Әле дә шул мөселман җәмгыятенең мәдрәсәләр мәсьәләсенә күчик әле» диелгән булса да, дәвамы күренмәде). Текст шуннан алынды.

Мәкаләне тулысын isxaki.com сайтыбызда укып була. Эзләүдә "КИЗҮДӘГЕ МӘСЬӘЛӘЛӘРЕМЕЗ" дип кертегез.
Бүген, 22 июль – Татар халкының бөек юлбашчысы, милләт атасы, сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе, татар милли хәрәкәте җитәкчесе, язучы, драматург, нәшир, мөхәррир, журналист, публицист Гаяз Исхакыйның вафатына 70 ел.

Гаяз абыйның рухы шат, урыны җәннәттә булсын!

70 лет назад, 22 июля 1954 года татарский народ потерял своего великого лидера, политика, общественного деятеля, журналиста, писателя, драматурга, признанного тюркского деятеля – Гаяза Исхаки.

Мы вспоминаем Гаяза Исхаки с большим почтением и уважением!

Азатлык
Еларга әзерләнегез!

"Унике сәгать ун минутта әти үзенең бөек җанын Аллаһка тапшырды."

22 июль – Татар халкының бөек юлбашчысы, милләт атасы, сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе, татар милли хәрәкәте җитәкчесе, язучы, драматург, нәшир, мөхәррир, журналист, публицист Гаяз Исхакыйның вафатына 70 ел.

Гаяз Исхакыйның соңгы көннәре турында аның кызы Сәгадәт Чагатай сөйли. Сезгә дә тыңлап алырга тәкъдим итәбез.



https://www.youtube.com/watch?v=cwhCW5X8NpQ
22 июль 2024 ел, Татар халкының бөек юлбашчысы, милләт атасы, сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе, татар милли хәрәкәте җитәкчесе, язучы, драматург, нәшир, мөхәррир, журналист, публицист Гаяз Исхакыйның вафатына 70 ел булды.

Юлбашчыбызның вафаты көнендә, Татар имамы Равил хәзрәт Истанбулның Әдернекапы зиратында урнашкан Гаяз Исхакый каберендә Коръән аятләре укыды, рухына дога кылды.
Равил хәзрәткә һәм аның белән бергә Исхакый каберенә барган милләттәшләребезгә бик зур рәхмәт!

Гаяз абыйның рухы шат, урыны җәннәттә булсын!

Бөекләребезне онытмыйк!
Каберләренә юллар суынмасын!

https://www.youtube.com/watch?v=83tSymYxhBY&t=16s
Безнең Гаяз Исхакыйның ютуб каналы бар, аңа язылыгыз. Әкрен генә үсәбез!
500 гә күп калмады. Язмаларны карагыз, лаеклагыз һәм фикерләрегезне языгыз. Активлыкны арттырыйк әле, Исхакыйны тагын да күбрәк кеше белер.

Подписывайтесь на наш ютуб канал Гаяза Исхаки.
Подпишитесь, поделитесь, посмотрите видео) Через активность мы повысим интерес и к Гаязу Исхаки.

https://www.youtube.com/@gayaz_isxaqiy
2023 елның 11 мартында, Истанбулның тарихи үзәгендә, Наил Нәбиуллин инициативасы, "Азатлык" Татар яшьләре берлеге, isxaki.com порталы, "Төрки караш" гәҗите теләктәшлегендә, Төрки дөньяны өйрәнү фонды "Төркилекнең сүнмәгән йолдызы Гаяз Исхакый" исемле конференция оештырды. Җыен Гаяз Исхакыйның 145 еллыгына багышланган иде. Төп сөйләүче буларак Ләйсән Шәһин чакырылган иде. Башында фондның рәисе урынбасары Метин Кесан һәм Наил Нәбиуллин чыгыш ясадылар.
Кызыксынучылар өчен туры трансляция видеосын да тәкъдим итәбез. Видео төрекчә.

https://www.youtube.com/watch?v=OgerEtkIs4s
2022елның 26 мартында, Истанбулның тарихи үзәгендә, Наил Нәбиуллин инициативасы, "Азатлык" Татар яшьләре берлеге, isxaki.com порталы, "Төрки караш" гәҗите теләктәшлегендә, Төрки дөньяны өйрәнү фонды "Йосыф Акчура һәм Татарларда Төркичелек" исемле конференция оештырды. Җыен Акчураның 145 еллыгына багышланган иде. Төп сөйләүче буларак профессор, доктор Исмаил Туркоглу чакырылган иде. Башында фондның рәисе урынбасары Метин Кесан һәм Наил Нәбиуллин чыгыш ясадылар.
Кызыксынучылар өчен туры трансляция видеосын да тәкъдим итәбез. Видео төрекчә.

https://youtu.be/dBNBMqZsNI8?si=rsEPANvycne4BSRc
2023 елның 24 февраль көнендә, Гаяз Исхакыйның 145 еллыгына багышлап, Наил Нәбиуллин инициативасы белән, Истанбул Төрки Учакларында юлбашчыбызны искә алу кичәсе узды. Төп кунак: профессор, доктор Исмаил Туркоглу Гаяз Исхакый турында сөйләде.

Тюркские очаги по инициативе лидера "Азатлык"Наиля Набиуллина почтили память Гаяза Исхаки.
Очень интересная лекция. Видео на турецком.

https://www.youtube.com/watch?v=KlUWopMSPEU
Гаяз Исхакыйның "Зөләйха" әсәрен аудиокитап буларак тыңларга тәкъдим итәбез!
Юлбашчыбызның "Зөләйха", "Ике йөз елдан соң инкыйраз", "Татар кызы" һәм башка әсәрләренең аудиокитаплары сайтыбызда таба алырсыз.

https://isxaki.com/audiokitaplar/
30 август - Татарстан Суверенитеты көне котлы булсын!

Азатлык - безнең каныбызда! Азатлык - безнең йөрәкләрдә!
Азатлык - безнең уйларда һәм һәрбер сулышыбызда!
Татарлар - дәүләтле һәм дәүләтчел милләт!

Татарлар - көчле милләт.
Без беркайчан да бирешмәячәкбез!
Бездә Сөембикәләр, Батырша һәм Исхакыйлар рухы яши!

Бүгенге кыерсытылган, изелгән хәлебездән без беркайчан да риза булмаячакбыз!

Дәүләтебез өчен көрәш туктамаячак!
Көрәшебез бернигә карамастан дәвам итәчәк!

Безнең якты көннәр алда әле!
Өмет белән яшик! Бу көнне оныттырмыйк!

Ташлар басты, ташлар басты безне,
Биш гасыр ташлардан изелсәң,
Таш күзеннән җандай чәчрәп чыгып,
Әйтү ләззәт икән:
– Без исән!
Җимертелгән Шәһри Казан сыман
Атылырга рәткә тезелсәң,
Җәһәннәмнән кабат күтәрелеп,
Әйтү ләззәт икән:
– Без исән!
ГАЯЗ ИСХАКЫЙ ТУРЫНДА ХАТИРӘЛӘРЕМ

1954 елның җәй айларында Г. Исхакый Анкарада иде. Үлеменә санаулы көннәр калган ул көннәрдә сәламәтлеге бик нык какшаган, каты авырый, ләкин сөйләшергә һәвәсе әллә ни кимемәгән иде. Күп вакыт мин аның баш очында утырдым, һәм шунда төрле темалар турында сөйләштек. Шулай беркөнне сүз чираты аның төрмәдә һәм сөргендә үткәргән көннәргә килде. Әлбәттә, ул хакта элек тә сөйләшкәнебез булды. Тик бу юлы аңарчы һич ишетмәгән нәрсәләр ишеттем.

Гаяз Исхакыйның, Русиядә кулга алынып, төрмәгә һәм сөргенгә җибәрелүнең сәбәпләре 1913 елның языннан башлап сөргеннән кайтуына кадәр аныкланмаган иде. Аны гаепләрлек һичбер дәлил булмаган, полиция бары тик төрле кешеләрнең әләкләренә генә таянган. «Зиндан» хикәясендә язучы бу хакта болай яза: «Имештер, мин авылыбызның Шәйхи исемле куштанына һәм әле туып та өлгермәгән Мөхәммәдиев исемле тагын бер кешегә революционерлар партиясендә торуымны әйткәнмен» («Зиндан»).

Эшнең асылы шунда ки: Гаяз Исхакый, ул вакытта яңа төзелеп, патша режимына каршы эшчәнлеген башлап җибәргән эсерлар фиркасе җыелышларына еш кына катнаша торган була.

Дәвамы сайтыбызда: https://isxaki.com/2020/09/07/hatirelerim/
Шанхай

Шанхай төрек-татар мөһаҗирләре мине күптән көтәләр икән. Ерак Шәрекъ гәзитәләрендә минем килүем хакында хәбәрләр булганга, болар Аурупадан килгән һәрбер вапур нә кеби каршы алганнар. Хәтта берсе берлә килеп чыгуым мөхәкъкак дип ышанганга, август аенда киләчәк Италия вапурының килүенә бер банкет та хәзерләгән булганнар вә, мин вапурда булмагач, үзара гына мәҗлесләрне уздырганнар. Икенче октябрьдә сәгать өчләр тирәсендә Шанхайның гүмүрек генә килеп кергәндә дә, безне көтәләр иде. Бәхеткә каршы, минем чемоданнарым да вапурдан килеп чыккан икән, бик тиз генә алып тамга түрәсенә күрсәттем дә чыгарга ишек төбенә килдем, анда «Гаяз абзый, хуш килдегез!» дигән тавышны ишеттем. Бу мәрхүм Харбин имамы Гыйниять әфәнденең энесе Кәшшаф әфәнде1 иде. Аның янындагы бер егет тә сәлам бирде, ишектән чыгып өлгерә алмадым, икесе дә килеп күрештеләр. Танымаганым Уфаның Фазлыйәхмәт Мамлиевнең углы Ибраһим әфәнде икән2, ул бу тарафларга чигенгән татар гаскәре берлә әфисәр булып килгән дә, Ерак Шәрекъның төрле тарафында булынып, хәзер Шанхайда йирләшкән икән.

Дәвамы сайтыбызда: isxaki.com/2020/08/25/шанхай-2/
Инглиз сөңгесенә таянып, Фәлистыйннан яһүди дәүләте тудырыр өчен дөнья интригасы ясап яткан яһүдиләр, аларның химаячеләре – инглиз гаскәрләре берлә Фәлистыйн гарәпләренең нинди зур фидакярлек берлә еллар буе сугышып ятулары һәркемгә мәгълүмдер. Мәҗмугабызны тәгъкыйб итеп баручылар Фәлистыйн мәсьәләсенең тартышы кыза-кыза, Фәлистыйн чигеннән чыгып, уртак гарәп милли мәсьәләсе булып киткәнен дә күреп килделәр. Гарәп дөньясының әһәмияте дөньядагы сәяси үзгәрешләр берлә көннән-көн арта барганга, Фәлистыйн эше инде дөньяның мөһим бер бәйнәлмиләл мәсьәләләре арасына да менеп җитте. Инглизләрнең ут-кылыч берлә яһүдиләрне Фәлистыйнга хуҗа итәргә тырышулары, гарәп мөҗаһидләренә бик кыйбатка төшеп, иле өчен шәһид булганнарның санын ун меңнәргә чыгарса да, мәсьәләнең хәлен авырайтудан башка бер нәтиҗә бирмәде. Инглиз, яһүди сәясәтчеләренең зәгыйфь иманлы кайбер гарәпләрне сатып алып үз тарафларына чыгарулары да эшне җиңеләйтмәде. Фәлистыйн гарәбе киң гарәп дөньясының матди, мәгънәви ярдәменә таянып, канлы тартышны киңәйтте, тирәнәйтте. Фәлистыйнның җәгърафи вазгыяте аны Ак диңгез мәсьәләсенең дә мөһим бер ноктасы итеп куйганга, Италиянең Ак диңгездәге киңәю теләге дә Фәлистыйн мәсьәләсен Италия берлә Ингелтерә арасында «гарәп дустлыгы» сахәсендә бер ярыш мәйданы хәленә сукты. Госманлы императорлыгын вә ислам хәлифәтен җимерүдә инглизләрнең кулында озын еллар зур корал булып килгән гарәп дөньясы, инглиз императорлыгын җимерүдә дә, башкаларның кулында да тагы корал булып, инглизләрне дә бик авыр вазгыятькә суга беләчәген бик ачык хис иттерде.

Дәвамы сайтыбызда:
https://isxaki.com/2020/09/06/falestin-arap-berlege/
Тиздән Хәтер көне. Бүгенге авыр шартларда бу көнне милләтебезгә хәтерләтү юлларын бергәләп уйлыйк! Идея, уй-фикерләрегез, тәкъдимнәрегезне безнең ботка яза аласыз!

Скоро День памяти. Напомним нации вместе об этом трагическом дне! Пишите идеи, предложения, мысли нам в бот.
@AzatliqElemta_bot