ХОЗУР ДИН ТУРЫНДА
3.27K subscribers
247 photos
251 videos
8 files
247 links
Ислам турында татар телендә, аңлаешлы итеп язабыз. Сезнең сорауларга җавап бирәбез.

«Хозур» нәшрият йорты.
Download Telegram
Тырнак кисү кагыйдәләре ник кирәк?

Тырнак кисү кебек гадәти булган гамәл белән дә савап эшләп була. Ничекме? Хәзер аңлатабыз. Тырнакларны чиста итеп тоту - сөннәт.

1️⃣ Тырнак кисүне җомга көнне Җомга намазына әзерлек рәвешендә башкарырга мөмкин.
Пәнҗешәмбе (четверг) кич ахшам намазыннан соң җомга көн башлана. Шул сәгатьтән башлап Җомга намазына кадәр Сезнең госел коенырга, Җомга намазына чиста киемнәр әзерләргә вакытыгыз булачак. Госелләнгәндә тырнакларны тәртипкә китерү бик күркәм булачак.

2️⃣ Тырнак кискәндә аерым бер тәртип сакланса, әйбәт.
Иң беренче эш итеп, УҢ КУЛНЫҢ имән бармагындагы (указательный палец) тырнакны кисү, аннары - урта бармак, аннары атсыз бармак, чәнти бармакныкы киселә. Баш бармактагы тырнак иң ахырдан киселә.
СУЛ КУЛда исә иң беренче итеп чәнти бармак, аннары - атсыз, урта, имән бармакныкы киселә. Баш бармактагы тырнак, шулай ук, иң ахырга кала.
АЯК тырнакларын кискәндә, башта УҢ АЯКның чәнти бармагыннан башлыйлар һәм СУЛ АЯКның чәнти бармагы белән тәмамлыйлар.

3️⃣ Киселгән тырнакларны җиргә күмү яки утка ягу дөрес булыр.

4️⃣ Тырнак кисүнең вакытын һәркем үзе билгели. Ләкин 40 көннән артык киселмәгән тырнак белән йөрү килешми.


Бу язма сезгә киңәш рәвешендә генә әзерләнде.
Биредә язылган һәр гамәл хәдисләргә таянып язылды, ягъни болар Пәйгамбәребезнең сөннәте булып тора.
Сөннәткә иярү – Кыямәт көнендә Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең шәфәгатенә ирешүнең бер юлы.

Дин вә мәгыйшәт
Муса галәйһиссәламнең, сөйләм дефекты бетсен өчен, кылган догасы

Муса галәйһиссәламнең кылган догаларының берсе. Ул фиргавеннең зарарына каршы, эшенең җиңеләйтелүе өчен hәм тагын күп әйбер өчен доганы болай дип кылган:
🤲🏻 «Раббишрах лии садрии үә йәссир лии әмрии, үәхлүл гүкъдәтәм мил лисәәнии, йәфкаһүү каули, үә-җгәль лии үәзиирам мин әһлии, Һәәруунә әхыый, үшдүд биһии әзрии».

🤲🏻 «Муса болай дип сорады: Әй, Раббым! Минем күкрәгемне ач (күңелем кешеләрдән килгән бөтен кирелек, ямьсез теллелекне сыйдырып, аларны еракка ябып куйсын, алар комачауламаслык булсын, авырлыклар дип юлыннан тайпылмасын)! Миңа эшемдә җиңеллек бир. Телемдәге төенне чиш ки, сөйләгәннәремне аңласыннар (бала чагымда пешү аркасында барлыкка килгән сөйләм дефектын бетер, кешеләрдә тискәре хисләр тудырмыйм). Кардәшем Һарунны миңа бер ярдәмче итеп билгелә. Аның белән мине көчәйт hәм безне уртак эшләрдә берләштер (пәйгамбәрлек вазыйфасын үтәүдә)».
(«Таhә», 20:25-31)


Дин вә мәгыйшәт
Бала тапканда укыла торган дога 👇🏻

Фатыйма (р.г.) бала табуы якынлашканда, Аллаһ Расүле (с.г.в.) Умму Сәләмә белән Зәйнәп бинт Җахшка Фатыйма янына барырга кушкан һәм аның янында Аятел-Көрси, Фәләкъ һәм Нәс сүрәләрен һәм шушы аяти кәримәне укырга әмер биргән:


🤲🏻 «Раббүкүмүллаһу-ллә З̣ии халәкассәмәәүәәти үәль-әрда фи ситтәти әййәәмиң с ̣үммә-стәүәә галәль-гәрши йүгъшиль-ләйлән-нәһәәра йәтълүбүһү хәс ̣иис ̣әү үәш-шәмсә үәль-камәра үән-нүҗүүмә мүсәххараатим би әмриһ. Әләә ләһүль-халку үәль-әмр. Тәбәәракәллаһу раббуль-гәәләмииин».

🤲🏻 «Шөбһәсез ки, Раббыгыз - күкләрне һәм җирне яраткан Аллаhыдыр. Аннан соң Ул гареш өстеннән күтәрелде. Ул төнне көн белән каплар, ә төн белән көннең алмашуы соңга калмас. Ул кояш, ай hәм йолдызларны яратты. Барысы да аңа буйсынып әмерләрен үти. Игътибар итегез! Ул - Яратучы hәм идарә Итүче. Ул мәрхәмәте буенча Бөектер, Ул галәмнәрнең Раббысы».
(«Әгъраф /Пәрдә/»,7:54)

Дин вә мәгыйшәт
«Хозур» Нәшрият йорты өр-яңа китап тәкъдим итә: «Тимергали хәзрәт вәгазьләре»

📖 Динебездә башкаларны күркәм сүз белән нәсыйхәтләүгә, аларга Коръәни Кәримебез аятьләрен, Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең хәдисләрен искә төшерүгә зур әһәмият бирелә. Нәсыйхәт, вәгазь күңелләрне нур белән тутыра, кешенең Аллаһыга якынаюына, әхлагын камилләштерүенә сәбәпче булып тора.

📖 ТР МДНнең «Хозур» нәшрият йорты тарафыннан нәшер ителгән «Тимергали хәзрәт вәгазьләре» китабы да әлеге максатларны күз алдында тотып әзерләнде.

📖 Биредә хәзрәтнең төрле темаларга кагылышлы вәгазьләре урын алган.
Китапта Рамазан ае, корбан чалу фазыйләтләре, ата-ана хакы, гыйлем алу мөһимлеге, төрле кыйссалар, һәм гомумән, кешене рухи яктан баета торган вәгазьләр белән таныша алабыз. «Тимергали хәзрәт вәгазьләре» китабы киң катлау укучылары өчен тәкъдим ителә. Китап һәркем өчен дә файдалы булыр дигән өметтә калабыз.

📖 Китапны «Хозур» нәшрият йорты кибетләрендә сатып алырга һәм җир йөзенең теләсә кайсы почмагыннан заказ бирергә мөмкин булачак.
Китап тиздән сатуга чыга.

Дин вә мәгыйшәт
МӨСЕЛМАН нинди әдәпләрне САКЛАРГА ТИЕШ?

✏️ Чисталык әдәбе
Мөселман һәрвакыт чиста йөрергә тиеш, чөнки чисталык иманның яртысы санала.

✏️ Тәһарәт әдәпләре
Тәһарәтнең сөннәтләрен һәм мөстәхәбләрен сакларга кирәк. Һәр әгъзаны юганда «Бисмилләһ» әйтү хуплана торган гамәл.

✏️ Азан әдәбе
Азан сүзләрен хөрмәт белән тыңларга һәм аларны мөэзин артыннан эчтән генә кабатлап барырга кирәк.

✏️ Мәчет әдәпләре
Мәчеттә булган кешеләрнең берсенә дә комачауламаска, аларга карата сабырлык күрсәтергә, тынлыкны сакларга һәм мәчеттә вакытта без Аллаһы Тәгаләнең кунаклары икәнлекне истән чыгармаска кирәк.

Дин вә мәгыйшәт
#хәдис

«Арагызда зирәк булганнарыгыз – үз-үзен хөкем итә белүче, үзен үлемнән соң нәрсә көткәненә әзерләнеп, үз-үзенә хисап бирә белгәнегез.

Көчсез булганыгыз – үз теләкләренә, нәфесенә иярүче; үз-үзен хыяллар белән яшәтеп, шул хыяллары чынга ашсын өчен бер ни дә эшләми торган кешедер» (хәдис-шәриф).

Дин вә мәгыйшәт
Намазда ялгышсаң, нишләргә?

«Әссәләмү галәйкүм! Кичә мин өйлә намазын укыганда, дүртенче рәкәгатьтән соң, онытылып китеп, өченче рәкәгать дип уйлап, киләсе рәкәгатькә басканмын. Аннары гына моның бишенче рәкәгать икәне башыма килде. Аннары, мин намаздан чыгып, аны кабаттан укыдым, чөнки нишләргә кирәк икәнлеген белмәдем».


Уагаләйкүм әссәләм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ.

Имам Кудури рахмәтуллаһи галәйһи «Мохтәсар Әл-Кудури» хезмәтендә болай дип яза:
❗️ «Соңгы утыруда ялгышкан (ягъни, гомумән, соңгы утыруны башкармаган) кеше, (ялгышлык белән) бишенче рәкәгатькә басып, әгәр ул бишенче рәкәгатьнең сәҗдәсен үтәргә өлгермәгән булса, утыруга кире кайтырга тиеш.

❗️ Аннары ялгышлыктан соң үтәлә торган сәҗдәи сәһү кыла, бишенче рәкәгать укылмый.

❗️ Әгәр ул бишенче рәкәгатьтә сәҗдә кылып өлгергән булса (ягъни исенә төшергәнче бишенче рәкәгатьнең сәҗдәсен үтәргә өлгерсә), аның фарыз намазы юкка чыга һәм ул нәфел намазына әверелә һәм аңа алтынчы (!) рәкәгатьне өстәргә кирәк.

❗️ Әгәр намаз укучы кеше дүртенче рәкәгатьтән соң «Әттәхият» дәвамлылыгында утырса, һәм шуннан соң, бу беренче утырудыр дип, сәлам бирмичә торса, ул бишенче рәкәгатьнең сәҗдәсен башкарганчы кәгъдәгә кайта (аннары сәҗдәи сәһү башкара).

❗️ Әгәр ул бишенче рәкәгатьне сәҗдә белән башкарырга өлгергән булса, аңа тагын бер рәкәгать һәм сәҗдәи сәһү өсти, аның фарыз намазы дөрес була, ә ахыргы ике рәкәгате аның өчен нәфел намазы була».

Сезнең очракта исә, искә төшерүгә үк, кабаттан утырырга һәм, сәҗдәи сәһү кылып, намазны төгәлләргә кирәк иде.

Аллаһы яхшы белүче.

Дин вә мәгыйшәт
Кешенең нинди гамәлләренә кысылырга ярый һәм ярамый?

#нәсихәт

Әбү Һөрайрадан килә: Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ әйткән: «Кешенең Ислам динен күркәм тотуының билгесе булып, үзенә карамаган әйберләрне калдыруы тора».

Ярый торган эшләр: кешенең тормышында уңышка ирешү өчен, кешенең Ахирәтендә уңышка ирешү өчен мөһим булган киңәшләр бирү.

Ярамый торган эшләр: кешенең шәхси, гаиләви эшләре, кешенең тормышын гайбәт итеп сөйләү.

Әгәр кеше буш эшләр белән шөгыльләнсә, үзенә кагылмаганга кысылса, бу җәмгыятьнең бозылуына, таркалуына китерәчәк. Шуңа да Пәйгамбәребез мөселманнарны файдалы, хәерле эшләр белән генә мәшгуль булырга чакырды.

Дин вә мәгыйшәт
Юлга чыкканда укыла торган дога 👇

Бу вакытта укылырга мөмкин булган берничә дога бар.
Автомобильгә утырып киткәндә, яисә үзе руль артына утырганда, «Бисмилләһи» сүзләре әйтелер, өч, биш яисә җиде мәртәбә «Аятел-Көрси» укылыр һәм урыннан кузгалып кителер.

Пәйгамбәребез юлга чыкканда болай дип дога кыла торган булган:
اللَّهُمَّ إِلَيْكَ تَوَجَّهْتُ وَبِكَ اعْتَصَمْتُ اللَّهُمَّ اكْفِنِى مَا أَهَمَّنِى وَمَا لَآ أَهْتَمُّ لَهُ
اللَّهُمَّ زَوِّدْنِى التَّقْوَى وَاغْفِرْ لِى ذَنْبِى وَوَجِّهْنِى لِلْخَيْرِ أَيْنَ مَا تَوَجَّهْتُ
🤲🏻 «Аллааһүммә иләйкә тәвәҗҗәһтү вә бикәгътәсамтү, Аллааһүммә әкфинии мәә әһәммәнии вә мәә ләә әһтәммү ләһү. Аллааһүммә зәввиднит-тәкъвә вәгъфир лии з̣әнбии вә вәҗҗиһнии лил-хайри әйнә мәә тәвәҗҗәһтү».
🤲🏻 «Аллаһым! Сиңа юнәлдем, Сиңа сыендым. Аллаһым! Шикле һәм шиксез нәрсәләрдән миңа таяныч бул. Тәкъваны миңа ризык әйлә, Аллаһым! (ягъни Сиңа гыйбадәтләр кылып, рухыма азык табыйм) Аллаһым! Гөнаһларымны гафу ит һәм кая гына китсәм дә, мине һәрвакыт хәерле эшләргә юнәлт, йә, Раббым!»


«Бисмилләһ»тән соң:
سُبْحَانَ الَّذِى سَخَّرَ لَنَا هَذَا وَمَا كُنَّا لَهُ مُقْرِنِينَ
🤲🏻 «Сүбхәәнәлләз̣ии сәххара ләнәә һәәзәә вә мәә күннәә ләһү мүкъриниин».
🤲🏻 «Бу утырып йөри торган нәрсәләрне безгә хезмәт иттергән Аллаһының даны бөектер. Ул бөтен җитешсезлекләрдән пакьтер, юкса, безнең боларга көч җитмәс иде»
Бу сүзләр укылыр һәм өч тапкыр «Әлхәмдүлилләәһ», өч тапкыр «Аллааһү әкбәр» дигәннән соң:


سُبْحَانَكَ إِنِّى ظَلَمْتُ نَفْسِى فَاغْفِرْ لِى. إِنَّهُ لَا يَغْفِرُ الذُّنُوبَ إِلَّآ أَنْتَ
🤲🏻 «Сүбхәәнәкә иннии з̣аләмтү нәфсии фәгъфир лии, иннәһү ләә йәгъфируз̣-з̣үнүүбә илләә әнтә».
🤲🏻 «Аллаһыны тәсбих итәмен, мин нәфсемә, үз-үземә золым кылдым. Аллаһым! Мине гафу ит, чөнки Синнән башка гафу итүче юктыр».

Дин вә мәгыйшәт
#нәсихәт

Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ Мәккәдән Мәдинәгә һиҗрәт кылгач: «Мөселманнар диндә - туганнар»,- дип игълан итте (Әл-Хүҗүрат сүрәсе, 10 аять).

📌Исламда туганлыкның 3 төре бар:
- Дин туганлыгы;
- Сөт туганлыгы;
- Нәсел (кан) туганлыгы.

📖Мөхәммәд ﷺ мөселманнарны «бер тән», дип атый иде. Әгәр тәннең бер әгъзасы авыртса, бөтен тән авырта. Әгәр бер әгъзасы рәхәтлек кичерсә, бөтен тән рәхәтлек кичерер.

Мөселман мөселманны кимсетмәс, хакына кермәс, аңа золым кылмас. Үзеңә теләгән изгелекне мөселман туганыңа да теләргә кирәк.

Дин вә мәгыйшәт
#нәсихәт

✔️Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ әйткән: «Һәрбер гамәл нияткә карап бәяләнә һәрбер кешегә ниятенә карап (әҗер-савап яки гөнаһ языла)».

Ният гамәлләрдә үлчәү вазифасын үти. Әгәр ният дөрес булса, гамәл дөрес була. Әгәр ният дөрес булмаса, гамәлебез дә дөрес булмый. Ният һәрбер гамәлнең алдында тора. Аның урыны йөрәктә, тел белән әйтү шарт түгел. Әбү Хәнифә, күңел тынычлыгы өчен, тел белән әйтүне – мөстәхәб (саваплы), диде.

Кайсы очракларда ниятне тел белән әйтү тиешле?

Гыйбадәтне гыйбадәттән аеру өчен (намазны намаздан, уразаны уразадан);
Гыйбадәтне гадәттән аеру өчен (шимбә-якшәмбе юыну урынына, «җомга алдыннан госел коенам», дип ният кылып, бу эшне җомга алдыннан башкарсак, гамәлебез гыйбадәттән китәчәк).

🔸Ниятсез гамәл – буш гамәл. Ниятләребезне дөресләсәк иде.

Дин вә мәгыйшәт
#нәсихәт

🕌Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ әйткән: «Әгәр берәү Аллаһка һәм ахирәткә иман китерә икән, яхшы сүз сөйләсен, яки дәшмәсен».
Ягъни телне тыеп тора белү, телеңә хуҗа булу камил иманлы булу билгесе.

🔸Пәйгамбәребез ﷺ: «Кешенең иманы тотрыклы булмас, калебе тотрыклы булганчы, калебе тотрыклы булмас, теле тотрыклы булганчыга кадәр» (Әхмәд).
🌍 Сәхабәләр, телләрен тыю өчен, авызларына су кабып, таш кабып йөрде.

🔸 Аллаһы Тәгалә әйтә: «Сүз әйтелмәс, әйтелде икән, аны язып торучы ике уяу фәрештә бар. Уң якта – Ракиб, сул якта – Гатид» (Каф сүрәсе, 18нче аять).

Дин вә мәгыйшәт
Ачу кайдан килеп чыга һәм аның кешегә нинди зарары бар?

📖 Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ әйткән: «Көчле булу - ул кемне дә булса җиңү түгел, көчле булу - ул ачуың килгәндә үзеңне тотып тора алуда» (Бохари, Мөслим).

Ачу - шәйтан коткысыннан килеп чыккан бер сыйфат. Шул сәбәпле, һәрбер мөселман моны аңлап, үзенең холкын, әхлагын кулда тотарга тиеш.
Әгәр кеше ачулана икән, үзенең хис-тойгылары аны баса һәм уйламаган адымнарга китерә. Хәтта кеше гөнаһ кылганын да сизмәскә мөмкин. Гадәттә, кеше иң күп гөнаһын ачуланган хәлендә кыла.

Дин вә мәгыйшәт
Нәрсә ул тәкъвалык?

☑️ Тәкъвалык – Аллаһтан эчке курку (хошугъ) белән курку, түбәнчелек белән гамәл кылу, Аллаһ бүлеп биргәнгә риза булу һәм ахирәт көненә әзер булу. Тәкъвалык бөтен пәйгамбәрләрдә дә булган сыйфат.

☑️ Тәкъвалык – Аллаһ газабына төшүдән курку. Әгәр кеше хакыйкый тәкъвалыкка ирешсә, үзен Аллаһка тапшыра белсә, Аллаһ аны үзенең чиксез нигъмәтләре белән бүләкләр.

Дин вә мәгыйшәт
#хәдис

Әбү Һөрайра Габдрахман бине Сәхер радыяллаһу ганһе болай дип әйтте: «Аллаһының Илчесе галәйһиссәлам: «Дөреслектә, Аллаһы Тәгалә сезнең тәннәрегезгә, йөзләрегезгә (сурәтләрегезгә) карамый, әмма Ул сезнең йөрәкләрегезгә карый», – дип әйтте».

Имам Мөслим хәдисләр җыентыгыннан

Дин вә мәгыйшәт
Пәйгамбәребезнең ﷺ яшьләргә ни дигән?

Пәйгамбәребез Мөхәммәднең ﷺ яшьләргә әйткән хәдисләре дә күп. Мәсәлән, ул болай дигән:

«Икенче биш нәрсә килгәнче, беренче биш нәрсәнең кадерен бел :
1️⃣Гомернең кадерен – үлем килгәнче,
2️⃣Сәламәтлекнең кадерен – авыру килгәнче,
3️⃣Яшьлегеңнең кадерен – картлык килгәнче,
4️⃣Малыңның кадерен – фәкыйрьлек килгәнче,
5️⃣Вакытыңның кадерен – мәшәкать килгәнче»
(Әл-Хәким).

Дин вә мәгыйшәт
#нәсихәт

🔹Пәйгамбәребезнең ﷺ хәдисендә әйтелә: «Җиде төрле төркем кеше Кыямәт көнендә Аллаһның Гареш күләгәсендә булыр. Ул көнне Гареш күләгәсеннән башка күләгә булмас һәм кояш кешеләрнең баш өстендә торыр.

Алар:
1️⃣Гадел имам,
2️⃣Үзен мәчет юлына бәйләүче ир кеше,
3️⃣Яшьлеген Аллаһыга гыйбадәт кылуга багышлаучы яшь кеше,
4️⃣Ике кешенең Аллаһ ризалыгы өчен, бер-берсен яратуы,
5️⃣Бер кешенең, зина кылырга чакырылганда, «мин Аллаһтан куркам», дип туктап калуы,
6️⃣Аллаһны искә алып, күзеннән яшь чыгучы кеше,
7️⃣Аллаһ юлында сәдакалар биреп, уң кулы биргәнен сул кулы сизмәүче»
(Бохари).

Дин вә мәгыйшәт
📚Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ әйткән: «Аллаһының фазыл-рәхмәтен сорагыз, Аллаһ Үзеннән сораучыларны ярата, Үзеннән сорамаучыларга ачулана» (Әт-Тирмизи).

Шуңа да кеше нәрсә өстенрәк икәнен белергә тиеш. Аллаһының нигъмәтләрен иң беренче чиратта Аллаһыдан сорамыйча, башка бер кешедән сорау - дөрес түгел.

🔸 Аллаһ Коръәндә безгә мөрәҗәгать итә: «Сорагыз, Мин сезгә бирермен» (Гафир сүрәсе, 60; Әл-Бәкара сүрәсе, 186).
Яклау эзләгәндә дә, Аллаһыдан сорау, эзләү тиешле.

Дин вә мәгыйшәт
#онытма

✔️ Аллаһ Үзен истә тотучыларны «хак мөэминнәр» диде һәм җәннәтле булулары хакында хәбәр итте (Каф сүрәсе, 32-35 аятьләр).

❗️ Ләкин Аллаһыны авырлык, мәшәкать килгәндә генә искә алсаң, аннан файда зур булмас, чөнки Мөхәммәд ﷺ әйтте:
«Әгәр Аллаһ, сезгә авырлык килгәндә, догаларыгызны җаваплы кылуын теләсәгез, күбрәк Аллаһыны үзегезгә җиңеллек килгәндә искә алыгыз» (Әт-Тирмизи).

Дин вә мәгыйшәт
Мәшһүр дин галиме, җәмәгать эшлеклесе, мәгърифәтче, күренекле педагог, мөфти Галимҗан хәзрәт Барудиның вафат булуына бүген 100 ел тулды.

Дин, милләт һәм Россия мөселманнары өчен ул күңелен, малын һәм гомерен фида кылган. Донослар аркасында сөргенгә җибәрелгән, тентүләргә дучар ителгән булса да, халыкка армый-талмый хезмәт итә ул.

Галимҗан хәзрәт «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе бинасын үтә дә бай эчтәлек белән тулыландыра: үзе махсус программаллар, дәреслекләр яза, укыта, шәкертләр тәрбияли. Хәтта революциядән соң рәсми рәвештә ябылса да, Баруди аның исемен үзгәртеп тагын берничә ел эшләтүгә ирешә!

Фидакарь хезмәтләрен күреп, совет мөселманнары аны ике тапкыр мөфти итеп сайлый.

Аның үлеме дә изге юлда йөргәндә була: мөфти хәзрәтләре 1921 елның 6нчы декабрендә 64 яшендә, ачларга ярдәм сорап, Мәскәүгә барган чагында вафат була.

Аны Казанга кайтаралар һәм Яңа татар бистәсе зиратында дәфен кылалар.

Дин вә мәгыйшәт