Дин турында. Сезнең сорауларга җавап
2.05K subscribers
211 photos
122 videos
2 files
93 links
Ислам турында татарча, аңлаешлы итеп язабыз.
«Дин вә мәгыйшәт» редакциясе.
«Хозур» нәшрият йорты.
Download Telegram
Дуслар, «Дин вә мәгыйшәт» газетасына ничек язылырга?» дигән сорау бирүчеләр булды.

Бу мәгълүмат Сезнең өчен дә актуаль булыр дип уйлыйбыз.
#дин #ислам #динтурында #динвәмәгыйшәт #газета #исламтурында
ЗИРАТКА БАРУ БЕЛӘН БӘЙЛЕ КАЙБЕР МӘСЬӘЛӘЛӘР

Язгы өмә вакытлары якынлаша. Шуңа күрә, зиратларда өмә ясау белән бәйле кайбер сорауларга җаваплар әзерләдек.

Мөхәммәд пәйгамбәребез: «Зиратларга барыгыз, гыйбрәтләнегез. Ул – үлемне искә ала торган урын», – дип әйтеп калдырган.

1️⃣ Кабер өстендә үскән агачны кисәргә ярыймы?
Риваятьләргә караганда, Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) кабер өстенә хөрмә агачы утыртып куйган булган. Ни өчен шулай эшләвен сорагач, ул: «Менә шушы ботак кипкәнче мәеткә савабы барыр», - дип җавап бирә.
Тик монда игътибарлы булырга кирәк:
- артык зур булып үсә торган каен, нарат агачларын, бәлки утыртмау хәерле булыр.
- агачлар карга оясына әйләнсә, корыган ботаклары сынып торса, тамырлары күрше-тирәдәге каберлекләргә кадәр таралса, комачауласа, андый агачларны кисү хәерле булыр.
Кайбер галимнәр, чирәме, үләне корымаган икән, аны йолкымагыз: алар кабер әһелләренә тәсбих-истигъфар кылып, гафу итүне сорап тора, дип әйтәләр.

ДӘВАМЫ ИРТӘГӘ БУЛАЧАК

#дога #язмыш #тәкъдир #хәләл #ислам #насыйбы #хәерлесе #харам #дин #исламтурында #җомга #зираткабару #зират #кабер #кабертормышы #догабулышыр
ЗИРАТКА БАРУ БЕЛӘН БӘЙЛЕ КАЙБЕР МӘСЬӘЛӘЛӘР

2️⃣ Хатын-кызларга зиратка барырга ярыймы?
Үзләренә генә керергә ярыймы?
Әбү Хәнифә мәзхәбе буенча, хатын-кызга зиратка бару рөхсәт ителә.

Элек-электән бу мәсьәләгә карата ике төрле фикер йөртүче бар.
Ярамый, дип әйтүчеләр моны Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм)нең: «Каберләрне зиярәт кылган хатын-кызларга Аллаһның фәрештәләре ләгънәт укырлар», – дигән хәдисенә таянып әйтәләр.

Әмма Пәйгамбәребезнең икенче бер хәдисендә: «Мин элек тыйганны рөхсәт иттем», – диелә.
Элек җаһилият заманында хатын-кызлар тиешенчә киенә, госел тәртипләрен үти белмәгәннәр. Шул вакытта зиратка бару аларга тыелган булган. Соңыннан рөхсәт ителә.

Бер хатын‑кыз зиратта елап утырганда, Пәйгамбәребез (с.г.в.) аңарга, ник елыйсың, кабер янында еларга ярамый, ди. Нишләп кабер янында утырасың дими.

Хәдисләрдән без Гайшә анабызның да энесе Габдулла өчен кабер янында дога кылуын беләбез.

❗️ Шуңа да хатын‑кыз госелле булса, башына яулыгын бәйләсә, тиешле итеп киенсә (бөтен җире капланган булса), күрем вакыты булмаса, зиратка барырга ярый.

ДӘВАМЫ БАР
#дога #язмыш #тәкъдир #хәләл #ислам #насыйбы #хәерлесе #харам #дин #исламтурында #җомга #зираткабару #зират #кабер #кабертормышы #догабулышыр
ЗИРАТКА БАРУ БЕЛӘН БӘЙЛЕ КАЙБЕР МӘСЬӘЛӘЛӘР

3️⃣ Балаларны зиратка алып керергә ярыймы?
Бу гамәл тыелмаган.

Ләкин монда берничә моментка игътибар итәргә кирәк:
- баланы зиратка НИНДИ МАКСАТ белән алып керәсез?
- кечкенә баланың психикасына ЗЫЯН КИТЕРЕРЛЕК гамәлләр кылынмасмы?

Ә, гомумән алганда, балаларга ахирәт турында, һәрбер гамәлебез өчен җавап бирәсе булу турында белү мәслихәт.

#дога #язмыш #тәкъдир #хәләл #ислам #насыйбы #хәерлесе #харам #дин #исламтурында #җомга #зираткабару #зират #кабер #кабертормышы #догабулышыр
Бүгенге көнне #витрнамаз укырга өйрәнүгә багышлыйк әле.
Арагызда намазны белүчеләр һәм укучылар булуында һич шикләнмибез.

Шулай да яңа язылучыларыбызга файдалы булыр дигән ният белән #витрнамаз уку тәртибен куеп китәчәкбез. Язма 3 өлешкә бүленгән булыр.

Язмалы файдалы булса, комментарийлар калдырыгыз һәм язманы үзегезнең якыннарыгызга да җибәрегез.
ВИТР НАМАЗЫ НИЧЕК УКЫЛА?

Витр намазы 3 рәкәгатьтән тора. Аны ястү намазыннан соң укыйлар.
Витр намазының бүтән намазлардан аермасы шунда: 3 нче рәкәгатьтә «Фәтихә» сүрәсен һәм тагын бер сүрәне укыганнан соң, «Аллаһү әкбәр» сүзләрен әйтеп ифтитах (кереш) тәкбирендәге кебек кулларны күтәрәләр, аннары яңадан баглап куялар. Шуннан соң «Кунут» догасын укыйлар һәм «Аллаһү Әкбәр» сүзләре белән рөкүгъне башкаралар.

Витр намазын уку тәртибе
1️⃣ Беренче рәкәгать
1. Аяк табаннары арасында 4 бармак киңлегендә буш ара калырлык итеп Кыйблага карап басырга.

2. Ният кылыбыз: «Аллаһ ризалыгы өчен бүгенге витр намазының 3 рәкәгатен үтәмәккә ният кылдым».

3. «Аллаһү әкбәр» сүзләрен әйтеп ифтитах тәкбирен кылырга. Ирләр уч төпләрен кыйблага каратып, баш бармаклары колак йомшаклыгы биеклегенә җиткәнче кулларын күтәрәләр. Хатыннар уч төпләрен кыйблага каратып, бармаклары кушылган хәлдә, бармак очлары иңбашы биеклегендә булырлык итеп кулларын күтәрәләр.

4. Кыям – тәкбирдән соң басып тору. Күзләрне сәҗдә урынына юнәлтсәң яхшы. Ирләр уң кулларын сул кулы өстенә куеп, уң кулның чәнти һәм баш бармагы белән сул кулны беләзеге турысыннан боҗралап тоталар. Шул рәвешле тоташкан хәлдә кулларны кендек астына төшереп куялар. Хатыннар исә уң куллары сул кул өстендә булган хәлдә кулларын күкрәкләренә куялар. Ирләрдән аермалы буларак, хатыннар сул кулларын уң кулның бармаклары белән боҗралап тотмыйлар.

5. Кыйраәт − уку. Кыямдә килеш «Сәнә» догасын, «Әгузү бисмилләһ», «Фәтихә» сүрәсен һәм бүтән бер сүрәне рәттән укырга.

6. Рөкүгъ – билгә тикле баш ию. «Аллаһ әкбәр» сүзләрен әйтеп билгә тикле иелергә һәм шул хәлдә 3 тапкыр «Сөбханә Рабби әл-Газыйм» дип әйтергә (ирләр рөкүгъта вакытта кулларын, бармакларын җәеп, тезләренә куялар, 90 градуска иелгән хәлдә аякларын һәм аркаларын төз тоталар. Хатыннарның аркалары һәм тез турысыннан аяклары бераз бөгелгән; бармакларын берләштереп, кулларын тезләренә куялар).

7. «Сәмиг Аллаһу лимән хәмидәһ» сүзләре белән тураеп басырга һәм «Раббәнә ләкәл хәмд» дип әйтергә.

8. Сәҗдә – җиргә тикле иелү. «Аллаһу әкбәр» дип әйтеп, башта тезләрне, аннары кулларны, аннан соң маңгай белән борынны идәнгә тидерергә; бу вакытта баш куллар арасында була, аяклар җирдән аерылмый, күзләр борынга карый. Шул хәлдә 3 тапкыр кабатлап «Сөбхәнә Раббиәл-Әгълә» дип әйтелә. Сәҗдәдә чакта ирләрнең терсәкләре идәнгә тими һәм гәүдәдән бераз читтәрәк тора. Аяк табаннары бер-берсенә параллель, бармаклар кыйблага юнәлтелгән. Хатыннарның терсәкләре идәнгә таяна, гәүдәгә тиеп тора, аякларын ирләр куйган сыман итеп куялар.

9. Ике сәҗдә арасында утырып тору: «Аллаһу әкбәр» сүзләрен әйтеп маңгайны җирдән аерырга һәм тезләр өстенә утырырга. Куллар тезләргә куела, күз карашы уз алдыңа юнәлгән. Шул рәвешле утырган хәлдә, «СөбхәнАллаһ» сүзләрен әйтерлек ара тын калырга кирәк. Ирләр сул аяклары өстенә утыралар, уң аякның бармаклары бөгелеп кыйблага юнәлтелгән; хатыннар сул ботларына утыралар, ике аякны да уң якка чыгаралар, аяк бармаклары кыйблага карап тора.

10. «Аллаһу әкбәр» сүзләре белән икенче сәҗдәне кылырга. Сәҗдәдә 3 тапкыр «Сөбхәнә Раббиәл-Әгълә» дип әйтергә.

11. Сәҗдәдән чыгу. Иң элек башны күтәрергә кирәк, аннары соң кулларны җирдән аерырга һәм тездән калкырга. «Аллаһу әкбәр» сүзләре белән (икенче рәкәгатьне кылыр өчен) торып басырга һәм кыямда булган хәлдә кулларны берләштереп кендек астына төшерергә (ирләр) яки күкрәк өстенә (хатыннар) куярга.

#витрнамаз
ДӘВАМЫ👇🏻
ВИТР НАМАЗЫ НИЧЕК УКЫЛА?

Икенче рәкәгать
1. Баскан килеш «Бисмилләһне», «Фәтихә» сүрәсен һәм Коръәннән тагын бер сүрә укырга.

2. Беренче рәкәгатьтәге кебек, «Аллаһү әкбәр» сүзләрен әйтеп билгә тикле иелергә һәм 3 тапкыр «Сөбханә Рабби әл-Газыйм» дип әйтергә.

3. «Сәмиг Аллаһу лимән хәмидәһ» сүзләре белән тураеп басырга һәм «Раббәнә ләкәл хәмд» дип әйтергә.

4. «Аллаһу әкбәр» сүзләре белән сәҗдә кылырга. Сәҗдәдә 3 тапкыр «Сөбхәнә Раббиәл-Әгълә» дип әйтелә.

5. «Аллаһу әкбәр» сүзләрен әйтергә һәм ике сәҗдә арасында утырып торырга.

6. «Аллаһу әкбәр» сүзләре белән икенче сәҗдәне кылырга. Сәҗдәдә 3 тапкыр «Сөбхәнә Раббиәл-Әгълә» дип әйтергә.

7. Утыру. «Аллаһу әкбәр» дип сәҗдәдән калкырга һәм «Әт-тәхият»не укыр өчен утырып торырга (бу беренче утырыш дип санала). Ирләр сул аяклары өстенә утыралар, уң аякның бармаклары бөгелеп кыйблага юнәлтелгән; хатыннар сул ботларына утыралар, ике аякны да уң якка чыгаралар, аяк бармаклары кыйблага карап тора.

8. «Аллаһу әкбәр» сүзләре белән өченче рәкәгатькә торып басырга.
#витрнамаз
ДӘВАМЫ👇🏻
ВИТР НАМАЗЫ НИЧЕК УКЫЛА?

Өченче рәкәгать
1. Баскан килеш «Бисмилләһне», «Фәтихә» сүрәсен һәм Коръәннән тагын бер сүрә укыйлар.

2. «Аллаһү әкбәр» сүзләрен әйтеп кулларны күтәрәләр (ифтитах тәкбирендәге кебек), аннары яңадан кушып куялар.

3. «Кунут» догасын укыйлар:
اَللّٰهُمَّ إِنَّا نَسْتَعِينُكَ وَنَسْتَغْفِرُكَ وَنَسْتَهْدِيكَ وَنُؤْمِنُ بِكَ وَنَتُوبُ اِلَيْكَ وَنَتَوَكَّلُ عَلَيْكَ وَنُثْنِى عَلَيْكَ اْلخَيْرَ كُلَّهُ نَشْكُرُكَ وَلاَ نَكْفُرُكَ وَنَخْلَعُ وَنَتْرُكُ مَنْ يَفْجُرُكَ
اَللّٰهُمَّ اِيَّاكَ نَعْبُدُ وَلَكَ نُصَلِى وَنَسْجُدُ وَاِلَيْكَ نَسعْىٰ وَنَحْفِدُ نَرْجُو رَحْمَتَكَ وَنَخْشٰى عَذَابَكَ اِنَّ عَذَابَكَ بِاْلكُفَّارِ مُلْحِقٌ
Әллааһүммә иннәә нәстәгиинүкә вә нәстәгфирүкә вә нәстәһдиикә вә нү’минү бикә вә нәтүүбү иләйкә вә нәтәүәккәлү гәләйкә вә нүc̣ни гәләйкәл-хайра күлләһү нәшкүрүкә вә ләә нәкфүрүк. Вә нәхъләгү вә нәтрүкү мән йәфҗүрүк. Әллааһүммә иййәәкә нәгбүдү вә ләкә нүсаллии вә нәсҗүдү вә иләйкә нәсгәә вә нәхфидү нәрҗүү рахмәтәкә вә нәхшәә гәз̣әәбәкә иннә гәз̣әәбәкә бил-күффәәри мүлхикъ
«Әй Аллаһым! Безгә туры юл күрсәтүеңне үтенәбез, Синнән ярдәм һәм гафу сорыйбыз. Сиңа ышанып, Сиңа тәүбә һәм тәвәккәл кылабыз. Сине хәерлек белән мактап, нигъмәтләреңә шөкер итәбез. Көферлек кылмабыз. Сиңа каршы торучыларны ташлап, алардан аерылырбыз. Аллаһым! Сиңа гына коллык итеп, намаз укыйбыз һәм сәҗдә кылабыз. Сиңа якынаерга тырышабыз. Рәхмәтеңне өмет итеп, газабыңнан куркабыз. Хактыр ки, Синең газабың кяферләргә ирешер!»

«Кунут» догасын белмәгән кешегә аны өйрәнгәнчегә тикле түбәндәге доганы укырга була:
Раббәнә әтинә фид-дүнья хәсәнәтән вә фил-ахирәти хәсәнәтән вә кыйнә газ̣әбәннәр.
«Раббыбыз! Безгә бу дөньяда һәм ахирәттә игелек бир, безне Җәһәннәм утыннан сакла».


4. «Аллаһү әкбәр» сүзләрен әйтеп билгә тикле иеләләр һәм 3 тапкыр «Сөбханә Рабби әл-Газыйм» дип әйтәләр.

5. «Сәмиг Аллаһу лимән хәмидәһ» сүзләре белән тураеп басалар һәм «Раббәнә ләкәл хәмд» дип әйтәләр.

6. «Аллаһу әкбәр» сүзләре белән сәҗдә кылалар. Сәҗдәдә 3 тапкыр «Сөбхәнә Раббиәл-Әгълә» дип әйтәләр.

7. «Аллаһу әкбәр» сүзләрен әйтәләр һәм ике сәҗдә арасында утырып торалар.

8. «Аллаһу әкбәр» сүзләре белән икенче сәҗдәне кылалар. Сәҗдәдә 3 тапкыр «Сөбхәнә Раббиәл-Әгълә» дип әйтәләр.

9. «Аллаһу әкбәр» дип соңгы утырыш өчен утыралар.

10. Утырган килеш рәттән «Әт-тәхият», «Салават», «Раббәнә әтинә» догаларын укыйлар.

11. Сәлам бирү. Элек башны уңга, аннары соң сулга борып, «Әс-сәләмү галәйкүм вә рәхмәтүллаһ» дип әйтәләр.

#витрнамаз («Ислам дине нигезләре» китабыннан)
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Куркыныч төш күреп уянганнан соң кайсы дога укыла?

Йокыдан торганнан соң нинди дога укырга? Аллаһ Тәгаләгә нинди мөрәҗәгать сүзләре әйтелә?
Әлеге һәм башка сорауларга җавапны «Көндәлек дога» серияләреннән белә аласыз.

#huzur #huzurtv #хузур #хузуртв #ислам #иман #тәүбә #намаз #дин #дога #хәләл #язмыш #дуа #хәрәм #хәләл #хозуртв #хозур #ислам
КОРЪӘН УКЫГАННАН СОҢ ДОГА КЫЛУ ҮРНӘГЕ👇🏻

Әлхәмдүлилләәһи раббил гааләмииин вәссаләәтү вәссәләәмү галәә расүүлиһил кәрим үә галәә әәлиһи үә әсхабиһи әҗмәгыйн.

Йә, Рәхмәтле Раббым, укылган Коръән аятьләребезнең хата-кимчелекләрен гафу итеп, Үзеңнең киң рәхмәтең белән кабул кылсаң иде.

Укылган, тыңланган Коръән аятьләреннән, әйтелгән зикер-тәсбихларыбыздан хасил булган әҗер вә савапларны фани дөньядан мәңгелек ахирәткә күчкән иң камил кеше, барлык пәйгамбәрләрнең имамы булган, безне бәхетле булырга өйрәткән сөекле Рәсүлең Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәссәламнең рухына, атабыз Адәм галәйһиссәлам һәм анабыз Һәвадан алып бүгенге көнгә кадәр килгән бөтен пәйгамбәрләрнең, әүлияләрнең, галимнәрнең рухларына ирештерсәң иде. Шулай ук безнең догаларыбызга мохтаҗ булган газиз әти-әниләребезнең, әби-бабаларыбызның, дәү әти-дәү әниләребезнең, кыз һәм ир туганнарыбызның, (шул исәптән, догага мохтаҗ булган аерым әрвахларның исемнәрен әйтергә мөмкин) барча мөэмин-мөселман кабер әһелләребезнең, мәрхүм-мәрхүмәләребезнең рухларына ирештереп, аларның гөнаһларын, хата-кимчелекләрен гафу итеп, рухларын шатландырсаң иде.

Йа, Кодрәтле Раббым, аларның каберләрен нурландырып, хисапларын җиңеләйтсәң иде. Аларга Синең сөекле бәндәләреңнән, җәннәт әһелләреннән булырга насыйп итсәң иде.

Йә, Рәхим-шәфкатьле Раббым, укылган намазларыбыз, әйтелгән зикер-тәсбихларыбыз, кылган игелекле гамәлләребез хөрмәтенә, белеп һәм белмичә кылган гөнаһларыбызны, хата-кимчелекләребезне, ялгышларыбызны Үзеңнең киң рәхмәтең белән гафу итсәң иде.

Йа, Раббым, һәрбарчабызга исәнлек-саулык, хәерле һәм бәрәкәтле гомерләр насыйп итсәң иде. Сиңа гына гыйбадәт кылабыз һәм Синнән генә ярдәм сорыйбыз. Синең кушканнарыңны ихлас күңелдән үтәп, тыйган гамәлләреңнән тыелып, иксез-чиксез рәхмәтеңә һәм ризалыгыңа ирешергә, ике дөньяда да бәхетле бәндәләреңнән булырга насыйп итсәң иде.


Һәркайсыбызны хәвеф-хәтәрләрдән, сугышлардан, ачлык хәсрәтеннән, сихерләрдән, табигать гарасатларыннан Үзең сакласаң иде.

Йә, Рәхмәтле Раббым, балаларыбызга, оныкларыбызга күркәм тәрбия биреп, алар өчен сөенеп, шатланып яшәргә, аларның игелеген, миһербанлыгын күрергә насыйп итсәң иде.

Йа Раббым, һәркайсыбызга бу дөньядан тулы иман, кальби сәлим белән китәргә, соңгы сулышларыбызда да: «Ләә иләәһә иллә ллааһу Мөхәммәдүррәсүлуллаһ», - дип әйтергә насыйп итсәң иде. Кыямәт көнендә сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәламнең шәфәгатенә ирешеп, җәннәтләреңә керергә, Синең дидарыңны күрергә насыйп итсәң иде.

Вәссаләәтү вәссәләәмү галәә расүүлилләһ үә галәә әәлиһи үә әсхабиһи әҗмәгыйн.


#дога #язмыш #тәкъдир #хәләл #ислам #насыйбы #хәерлесе #харам #дин #исламтурында #җомга #зираткабару #зират #кабер #кабертормышы #догабулышыр
📺 “Хозур ТВ”ны тагын да күбрәк төбәкләрдә карарга мөмкин!

🌙 Оренбург, Саратов һәм Самара өлкәләрендә яшәүчеләр дә телеканал тапшыруларын карап хозурлана ала! “Хозур” нәшрият йорты һәм “Ростелеком” җәмгыяте арасында килешүгә кул куелды

☪️🕌📿 Бүгенге көндә “Хозур ТВ” каналы илебездә 13 төбәктә – Татарстан, Башкортостан, Мәскәү өлкәсе, Севастополь, Дагыстан, Чувашия, Түбән Новгород өлкәсе, Тында (Амур өлкәсе), Волгоград өлкәсе, Пенза өлкәсенең кабель челтәрләрендә, 755нче төймәдә Оренбург, Саратов һәм Самара өлкәләрендә күрсәтелә. Телеканал тапшыруларын huzurtv.ru сайтында, шулай ук бушлай мобиль кушымталарда карарга мөмкин.

📺 Узган елны “Хозур ТВ” 200дән артык тапшыру әзерләде, шулай ук Чечня, Дагыстан, Төркия, гарәп илләренең нәфис фильмнарын, сериалларын, балалар тапшыруларын тәкъдим итте.
ЮЛГА ЧЫККАНДА БУ ДОГАНЫ УКЫРГА ОНЫТМАГЫЗ👇

Автомобильгә утырып киткәндә, яисә үзе руль артына утырганда, «Бисмилләһи» сүзләре әйтелер, өч, биш яисә җиде мәртәбә «Аятел-Көрси» укылыр һәм урыннан кузгалып кителер.


Пәйгамбәребез юлга чыкканда болай дип дога кыла торган булган:
اللَّهُمَّ إِلَيْكَ تَوَجَّهْتُ وَبِكَ اعْتَصَمْتُ اللَّهُمَّ اكْفِنِى مَا أَهَمَّنِى وَمَا لَآ أَهْتَمُّ لَهُ
اللَّهُمَّ زَوِّدْنِى التَّقْوَى وَاغْفِرْ لِى ذَنْبِى وَوَجِّهْنِى لِلْخَيْرِ أَيْنَ مَا تَوَجَّهْتُ
🤲🏻 «Аллааһүммә иләйкә тәвәҗҗәһтү вә бикәгътәсамтү, Аллааһүммә әкфинии мәә әһәммәнии вә мәә ләә әһтәммү ләһү. Аллааһүммә зәввиднит-тәкъвә вәгъфир лии з̣әнбии вә вәҗҗиһнии лил-хайри әйнә мәә тәвәҗҗәһтү».
🤲🏻 «Аллаһым! Сиңа юнәлдем, Сиңа сыендым. Аллаһым! Шикле һәм шиксез нәрсәләрдән миңа таяныч бул. Тәкъваны миңа ризык әйлә, Аллаһым! (ягъни Сиңа гыйбадәтләр кылып, рухыма азык табыйм) Аллаһым! Гөнаһларымны гафу ит һәм кая гына китсәм дә, мине һәрвакыт хәерле эшләргә юнәлт, йә, Раббым!»


«Бисмилләһ»тән соң:
سُبْحَانَ الَّذِى سَخَّرَ لَنَا هَذَا وَمَا كُنَّا لَهُ مُقْرِنِينَ
🤲🏻 «Сүбхәәнәлләз̣ии сәххара ләнәә һәәзәә вә мәә күннәә ләһү мүкъриниин».
🤲🏻 «Бу утырып йөри торган нәрсәләрне безгә хезмәт иттергән Аллаһының даны бөектер. Ул бөтен җитешсезлекләрдән пакьтер, юкса, безнең боларга көч җитмәс иде»
Бу сүзләр укылыр һәм өч тапкыр «Әлхәмдүлилләәһ», өч тапкыр «Аллааһү әкбәр» дигәннән соң:

سُبْحَانَكَ إِنِّى ظَلَمْتُ نَفْسِى فَاغْفِرْ لِى. إِنَّهُ لَا يَغْفِرُ الذُّنُوبَ إِلَّآ أَنْتَ
🤲🏻 «Сүбхәәнәкә иннии з̣аләмтү нәфсии фәгъфир лии, иннәһү ләә йәгъфируз̣-з̣үнүүбә илләә әнтә».
🤲🏻 «Аллаһыны тәсбих итәмен, мин нәфсемә, үз-үземә золым кылдым. Аллаһым! Мине гафу ит, чөнки Синнән башка гафу итүче юктыр».

#дога #язмыш #тәкъдир #хәләл #ислам #насыйбы #хәерлесе #харам #дин #исламтурында #юл #юлдогасы #Аллаһ #Аллаһсакласын #сыену #хәерлеэш
ҮЛГӘН ТУГАННАР РУХЫНА ДОГА КЫЛАБЫЗ 👇🏻

Үлгән якыннарыгызның рухына һәм бөтен мөселманнарның рухларына:
🔸 «Фәтихә», «Ихлас», «Нәс» сүрәләрен укырга була.
🔸 болардан тыш «Йәсин» вә «Мүльк» («Тәбарәк») сүрәләрен укып багышлауның да зур савабы булыр.

🔸 Аннары укыган Коръән сүрәләрен һәм аятьләрен болай дип багышларга мөмкин:
«Йә, Раббым! Укыган Коръән сүрәләрен һәм аятьләрен Үзеңнең ризалыгың өчен Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең рухына, атабыз Адәм галәйһиссәлам, анабыз Хава радыяллаһу ганһәнең, барлык пәйгамбәрләрнең, сәхабәләрнең, бу дөньяга килеп киткән барча мөселманнарның рухына иршетерсәң иде...»

🔸 Шуннан соң:
«Догаларымны, укыган Коръән сүрәләрен әлеге кешеләргә ирештер», - дип, якыннарыбызның исемен һәм әтиләренең исемен әйтеп багышларга була. Мәсәлән: Габдулла кызы Фатыйма рухына, дип.

#дога #язмыш #тәкъдир #хәләл #ислам #насыйбы #хәерлесе #харам #дин #исламтурында #җомга #зираткабару #зират #кабер #кабертормышы #догабулышыр
АВЫРГАНДА УКЫЛА ТОРГАН ДОГА👇🏻

Әюб галәйһиссәлам авырганда болай дип дога кылган:
🤲🏻 «Әннии мәссәнийәд-дурру үә әңтә әрхәмүрраахимииин»
🤲🏻 «Раббым! Бу авыру мине сырып алды. Син исә мәрхәмәтлеләрнең иң мәрхәмәтлесе». «Әнбия /Пәйгамбәрләр/», 21:83

#дога #язмыш #тәкъдир #хәләл #ислам #насыйбы #хәерлесе #харам #дин #исламтурында #юл #юлдогасы #Аллаһ #Аллаһсакласын #сыену #хәерлеэш
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Аллаһ Тәгалә коллары әйткән иң яраткан сүзләр кайсы?


Аллаһ Тәгаләгә нинди мөрәҗәгать сүзләре әйтелә?
Әлеге һәм башка сорауларга җавапны «Көндәлек дога» серияләреннән белә аласыз.

#huzur #huzurtv #хузур #хузуртв #ислам #иман #тәүбә #намаз #дин #дога #хәләл #язмыш #дуа #хәрәм #хәләл #хозуртв #хозур #ислам
Дуслар, бу вакыйгадан читтә калмагыз! Килсәгез - үкенмәссез!

Сезнең өчен без әзерләдек:

🧑🧑🧒🧒🕋Нәзарәт тәүге тапкыр гаилә парлары арасында хаҗга 3 юллама уйната (һәр юллама 2 шәр кешелек). Төп шарт — Изге Болгар җыенына хәләл җефетең (ирең/хатының) белән килү һәм теркәлү урынында ЗАГС мөһере булган паспортыңны күрсәтү

🤲📿 Тәүбә кылу чарасы. Бу елдан җәмәгать белән тәүбә кылу Изге Болгар җыенының төп чарасына әйләнәчәк. Тәлгать хәзрәт Таҗетдин нигез салган бу күркәм гадәт бик күпләрне үзенә җәлеп итә: “Тәүбә” чарасына Татарстан Нәзарәте һәм Россиянең Үзәк мөселманнары Диния нәзарәтенең барлык имамнары һәм башка кунаклар җыелачак! Сез дә читтә калмагыз!