ХОЗУР ДИН ТУРЫНДА
3.27K subscribers
247 photos
251 videos
8 files
247 links
Ислам турында татар телендә, аңлаешлы итеп язабыз. Сезнең сорауларга җавап бирәбез.

«Хозур» нәшрият йорты.
Download Telegram
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Уразада сагыз чәйнәргә ярыймы?

Безнең хезмәттәшләребез - Ислам Сегодня сайтында яки телеграмм каналында бөтен сорауларга җавап бар.

#ислам #дин #рамазан #рамазан2024 #РамазанСорауҖавап
ИФТАРНЫ НИДӘН БАШЛАРГА?

❗️Көне буе ризыктан, судан тыелып торган кеше ифтар вакыты җиткәч, ризык кабул итүгә аеруча да игътибарлы булырга тиешбез.

Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Берәрегез ифтар кылса, хөрмә җимеше белән авыз ачсын, чөнки анда бәрәкәт бар. Әгәр инде хөрмә җимеше булмаса, су белән авыз ачыгыз, чөнки ул да чистарта», – дип әйткән (имам Әт-Тирмизи, Әхмәд, Әбү Давыд).

🥛Хөрмә җимеше белән авыз ачканнан соң БЕР СТАКАН СУ эчү хәерле, моннан соң ахшам намазыбызны укып (намаз укымаучы кешеләр 15-20 минут көтеп тора), янәдән өстәл янына киләбез.

Авыр, майлы, тозлы ризыклар ашаудан тыелу кирәк.

🥦🍌 Яшелчә, җиләк-җимеш ашау хәерле булыр.
Җиләк-җимешләрдән әфлисун, лимон кебекләре буш ашказанына ярамый.
Аларны төп ризыкны кабул иткәннән соң, күпмедер вакыт үткәч ашарга була.

Ашаганда, сөннәтебез буенча, ашказанын 3 өлешкә бүлеп карау тиешле.
1нче өлеше – ризыкка,
2нче өлеше – суга,
3нче өлеше – һава
өчен.
Шуңа күрә әкренләп, ашыкмыйча, үзебезнең туклануыбызны сизеп ашаудан туктау дөрес булыр.

🤲🏻 Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыбызны, укыган намазларыбызны кабул итсен.

#ислам #дин #рамазан #рамазан2024 #РамазанСорауҖавап
УРАЗАЛЫ КИЛЕШ СПОРТ БЕЛӘН ШӨГЫЛЬЛӘНЕРГӘ ЯРЫЙМЫ?

Уразалы килеш спорт төрләре белән шөгыльләнү (бик каты тирләү, мәсәлән) уразаны бозарга мөмкинме?
Уразаны боза торган гамәлләрдән кала башка гамәлләр белән шөгыльләнү уразаны бозмый.

❗️ Спорт белән үзегезгә авырлык китермәсәгез, шөгыльләнергә була. Ураза сезгә авырлык булып тоелмасын өчен, спорт белән шөгыльләнү, организмны талчыктыра торган авыр хезмәтләрне ураза вакытында калдырып торырга киңәш ителә.

#ислам #дин #рамазан #рамазан2024 #РамазанСорауҖавап
УРАЗАДА КИЛЕШ УКОЛ ЯСАТЫРГА ЯРЫЙМЫ?

Әгәр сезгә ясатырга кирәкле укол составында туклыклы матдәләр булМАса (әйтик, глюкоза, физраствор һ.б.), укол ясату уразаны бозмый, Ин шаа Аллах!

#ислам #дин #рамазан #рамазан2024 #РамазанСорауҖавап
УРАЗА КИЛЕШ ТЕШ ЧИСТАРТЫРГА ЯРЫЙМЫ?
#РамазанСорауҖавап

Ураза вакытында теш чистарту өчен теш пастасы куллану мәкрух.
Теш пастасы куллану мәкрух саналгач, авыздан ис килмәсен өчен, нишләргә соң?

Ураза тотучы кешеләр теш чистарту өчен, сивәк (мисвак) куллана алалар. Көннең төрле вакытында кулланырга мөмкин. Гамир бин Рабигә болай дип әйтә: «Мин Пәйгамбәребезнең ураза тоткан вакытында мисвәк кулланганын күп тапкыр күргәнем бар» (имам Әбү Давыд; имам Әт-Тирмизи).

Шулай ук сивәкне куллангач, аны юып алу сөннәт булып тора.

Аллаһның яраткан Илчесе болай дип әйтә: «Үземнең өммәтемә авырлык китерүдән курыкмасам, мин аларга һәр тәһарәттән соң мисвәк кулланырга әмер бирер идем» (имам Әл-Бәйхәкый; имам Мәлик; имам Әл-Хәким).

Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) аны:
- уянгач;
- тәһарәт алганда;
- һәр намазга кадәр;
- Коръән укыганда;
- өенә кергәндә куллана иде.
#ислам #дин #рамазан #рамазан2024 #РамазанСорауҖавап
АВЫЗ АЧКАНДА НИНДИ ДОГА КЫЛЫРГА?

Рамазан аеның икенче 10 көнлеген башладык. Аллаһка шөкер! Рамазан, ураза турында күбрәк белергә, ураза тотарга теләүчеләр, безнең рәтләргә кушылучылар саны арта. Шуңа күрә НИЯТ һәм ИФТАР ДОГАЛАРЫН хәтердә яңартабыз.

НИЯТ ДОГАСЫ
Сәхәр ашап бетергәч, уразага ният кылына. Гарәпчә ният кылу мөстәхәб булыр:
🤲🏻 Нәвәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамәдаанә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилләәһи тәгааләә
🤲🏻 Аллаһы Тәгалә өчен, ихласлык белән таң вакытыннан башлап, кояш батканчыга кадәр Рамазан уразасын тотарга ният кылдым

ИФТАР ДОГАСЫ (авыз ачканнан соң):
🤲🏻 Әллааһүммә ләкә сумтү вә бикә әмәнтү вә галәйкә тәвәккәлтү вә галәә ризкыйкә әфтартү фәгъфирлии йәә гаффәәру мә каддәмтү вә мәә әххартү
🤲🏻 Аллаһым, шушы уразамны Синең өчен тоттым, Сиңа гына иман китердем һәм Сиңа тәвәккәл иттем. Синең ризыгың белән авыз ачам. Әй гөнаһларымны гафу итүче Аллаһым, минем әүвәлге гөнаһларымны да, соңгы гөнаһларымны да ярлыка.

#ислам #дин #рамазан #рамазан2024 #РамазанСорауҖавап
Укучыларыбыздан «ФИТЫР белән ФИДИЯ садакасы турында аңлатып үтегез әле, алар икесе дә бер үк садака түгелмени?!» дигән хатлар килә.

Әйдәгез, шушы ике төшенчәгә аңлатма бирик.
#РамазанСорауҖавап

ФИТЫР – ул һәр мохтаҗ булмаган мөселманның мохтаҗларга бирелә торган садакасы. Ул вәҗиб гамәл (ягъни бирсәң - саваплы, бирмәсәң - гөнаһлы буласың) булып тора. Һәм аны һәр мөселман кешесе, ураза тоту-тотмавына карамастан, тапшыра.

🔸 Мохтаҗ кешеләр Ураза Гаетендә гаиләсен куандыра, бәйрәм оештыра алсын өчен, бирелә бу садака.
🔸 Фитыр садакасын Рамазан ае дәвамында бирергә була. Гаеткә кадәр бирү тиешле. Әгәр Гает намазына кадәр биреп өлгерелмәсә, ул гади садака булып санала.
🔸 Фитыр садасын мохтаҗларга һәм ярлыларга гына бирәләр.
🔸 Фитыр садакасын мәчет, мәдрәсәләргә, әти-әниләргә, әби-бабайларга, балаларга, оныкларга, үз гаиләңә бирергә ЯРАМЫЙ.

Ә ФИДИЯ – ураза тотмаган көннәр өчен бирелә торган садака.
Ягъни әгәр мөселман кешесе, билгеле бер сәбәпләр аркасында, ураза тота алмый икән, ул фидия садакасы бирә.

🔸 Фидия садакасын Рамазанның БАШЫНДА ДА, УРТАСЫНДА ДА, АЗАГЫНДА ДА бирергә була.
🔸 Фидия акчалата да товарлата да түләнә ала.
🔸 Аны үзең теләгәнчә БЕР ГЕНӘ ФӘКЫЙРЬ КЕШЕгә бирергә яисә БЕРНИЧӘ КЕШЕгә таратырга мөмкин.

#ислам #дин #рамазан #рамазан2024 #РамазанСорауҖавап
Дин вә мәгыйшәт. МАРТ.pdf
7.2 MB
«Дин вә мәгыйшәт» газетасының март саны дөнья күрде!

Хәзрәтләребез белән берлектә «Хозур» нәшрият бүлеге сезнең өчен файдалы һәм кызыклы мәгълүмат туплады. Бу санда:
Фитр садакасын кемгә һәм кайчан бирергә?
Гает намазы әдәпләре;
Фәрештәләр иңгән төн...
Шәүвәл уразасының әһәмияте;
Ислам динендә шаярту кагыйдәләре;
Хәтем кылучыга киңәшләр;
Исламда бүләк бирү әдәпләре;
Тукай нинди шәкерт булган?
Татар кулъязма китаплары күпме торган?

Басма Казан мәчетләрендә 28 нче март көнне таратылачак, иншәАллаһ.
Газетаны Татарстан Республикасы буенча һәр айдан яздыра башларга мөмкин.

❗️ Язылу индексы – П4333. Ярты елга язылу бәясе – 188,94 сум.
#ислам #дин #динтурында #динвәмәгыйшәт
ОНЫТЫЛЫП БЕРӘР НӘРСӘ АШАУ УРАЗАНЫ БОЗАМЫ?

«Кечкенә балам ризыгын кире чыгарып утырды. Ник ашамый, әллә тозлымы икән дип, бер кашык ботка кабып карадым. Берничә минуттан гына уразада булуым искә төште. Хәзер нишләргә инде? Уразам бозылган буламы?»

Юк, бу очракта уразагыз бозылмый, дәвам итеп тотып бетерергә кирәк. Әмма уразалы булуыгыз исегезгә төшү белән, ашаудан туктарга кирәк.

#ислам #дин #рамазан #рамазан2024 #РамазанСорауҖавап
Ураза тоту ач торуга гына кайтып калмасын өчен, ураза нинди булырга тиеш?

Уразаның иң беренче нигезе ул – ният һәм тыелып тору. Иртә белән яки сәхәр вакытында яки сәхәргә кадәр без ният кылырга тиеш.
«Илаһи ният кылдым таң вакытыннан алып кояш баеганчыга кадәр Аллаһ ризалыгы өчен рамазан уразасы тотмакка, ашау-эчүдән тыелып торырга», – дип әйтәсең. Шуңа күрә пәйгамбәребез, нияткә карап хисап кылырбыз, ди.

Әгәр дә кешенең нияте ябыгу булса яки сау-сәламәт булыйм әле дигән ният белән керсә дә, бу ураза булмый.

Шуның өчен ният – Аллаһ ризалыгын алу, Аның безгә кушкан гамәлләрен үтәү булсын. Кемдер ябыгу өчен дә ураза тотарга мөмкин, әмма синең ниятең Аллаһ ризалыгын алу булсын. Ураза тоткан кеше ябыга да, сәламәтлеге дә яхшыра. Барысы да бар. Әмма уразага керү нияте фәкать Аллаһ кушканны үтәү булсын.

#ислам #дин #рамазан #рамазан2024 #РамазанСорауҖавап
Сәхәр ашамыйча гына ураза тотарга ярыймы?


Сәхәр җәһәтендә ике хәдис бар.

1️⃣ Рәсүлебез (аңа Аллаһының сәламе булсын) Мөхәммәд пәйгамбәр: «Сәхәрне ашагыз, анда бәрәкәт бар», – ди. Бәрәкәтнең мәгънәсе бик киң. Бәрәкәт ул – саулык-сәламәтлек, ризык, иминлек тә.

2️⃣ Башка бер хәдисендә рәсүлебез: «Китап әһелләренең уразасы белән мөселманнар уразасының аермасы – сәхәрдә», – ди. Ягъни башка диннәрдә дә ураза бар. Әмма аларда сәхәр дигән нәрсә юк икән. Шуңа күрә сәхәр мөселманнар уразасын башка диннәр уразасыннан аерып тора. Әгәр кеше йоклап калса, ул фарыз-мәҗбүри түгел. Әгәр кешенең бөтенләй ашыйсы килми икән, ул вакытта кеше тәгам җыймаса да, ураза тотарга дип ният кыла икән, аның уразасы иншалла кабул булыр. Әлбәттә, ураза тотам дип ниятләү мәҗбүри.

Әмма пәйгамбәребезнең сөннәтен үтим дип, сәхәрдән булсын дип, бер генә йотым су кабып куйсагыз да, бу безнең өчен зур нигъмәт-бәрәкәт була ала.

#ислам #дин #рамазан #рамазан2024 #РамазанСорауҖавап
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
12 000 мусульман собрались на Республиканский ифтар.
Альхамдулиллах!

Прямо сейчас в «Казань Экспо» проходит 12-ый Республиканский ифтар.

#ифтар #ифтар2024 #республиканскийифтар
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
#онытма

Аллаһы Раббыбыз Коръәндә «Әти-әниеңә «уф» дип тә әйтмә», - дигән. «Бәни Исраил/ Ягъкуб балалары», 17:23

#дин #ислам #динтурында #исламтурында
🌙 До окончания Рамадана остались считанные дни

👥 Помочь нуждающимся, выплатить закят, садака, фитр или фидию можно:

👀 ФИТР на карту: 2202 2062 5707 2103 (Рамиль Рашитович Х.)

👀 ФИДИЯ на карту: 5336 6902 2342 7776 (Гюзелия Галимзяновна В.)

👀 Напрямую через наш сайт zakyatrt.com
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Фитр сәдакасы турында онытмадыгызмы?