4000 савап алу өчен, нишләргә кирәк?
⠀
Һәр мөселман Коръәннән 1 генә булса да аять белә. Ышанмыйсызмы? Әмма бу шулай, чөнки һәрберебез Изге Коръәннең аятьләреннән булган «Бисмилләһир-рахмәнир-рахим» сүзләрен белә.
⠀
Аллаһ Тәгалә «бисмилләһ»не әйткән һәр кеше өчен, әлеге сүзләрне бу дөньяда һәм ахыйрәттә кайгылардан яклаучы, шайтаннардан саклаучы һәм төрле авырулардан дәва итте.
⠀
❗️ «Бисмилләһ»нең кыйммәтенә килгәндә, Ибн Габбас тапшырган хәдистә болай диелә: «Бисмилләһир-рахмәнир-рахим вә ләә хәулә вә ләә куввәтәл-билләһ» сүзләрен әйтүчене Аллаһ җитмеш төрле кайгыдан саклар».
❗️ Гали: «Кемдер кайгыга дучар булса, кыен хәлдә калса яки газап чиксә, шул «бисмилләһ»не (алдагы хәдистә китерелгәнчә) әйтсен, һәм Аллаһ бу кыенлыкларны читләтер», – дигән.
⠀
❗️ Ибн Мәсгуд исемле сәхабә Пәйгамбәрнең болай дип әйткәнен тапшыра: «Бисмилләһир-рахмәнир-рахим» дип әйтүчегә Аллаһ Тәгалә бу сүзләрдәге һәр хәреф өчен 4000 савап яза, 4000 начар гамәлен бетерә һәм шул ук санга аның дәрәҗәсен арттыра» (Әд-Дәйләми).
⠀
Әнәс ибн Мәлик Пәйгамбәрнең мондый сүзләрен тапшыра: «Әгәр бар агачлар – каләмгә, ә бар диңгез һәм океаннар карага әверелсә, һәм бар кешеләр, җеннәр вә фәрештәләр җыелып, «бисмилләһир-рахмәнир-рахим» сүзләренең мәгънәсен яза башласа, мең ел эчендә алар аның уннан бер өлешен дә яза алмас иде».
#ислам #дин #динтурында

Forwarded from Kamilhazrat (Kamil Samigullin)
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM

Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа ﷺ бер хәдисендә: «Ураза тотыгыз вә сәламәт булыгыз!» - дигән.
Рамазан ае җитәргә 14 көн калды!
#ислам #дин #динтурында #рамазан #рамазан2024 #РамазангаӘзерлек

УРАЗАНЫҢ БЕРЕНЧЕ КӨНЕНДӘ БАШ НИК АВЫРТА?
Игътибар иткәнегез бардыр: беренче атнада ураза тоту авыррак тоела.
Сәбәбе бик гади: кан тамырлары кысылмаган була, шәйтан кан тамырларыннан йөри, кешегә вәсвәсә кыла. Кан тамырлары кысылгач, шәйтанга да юл кысыла, тарая, кешегә дә ураза тоту җиңеләя.
Белүебезчә, ураза ае өчкә бүленә:
❗️ беренче ун көне – Аллаһы Тәгаләнең Рәхмәте;
❗️ икенче ун көне – Аллаһы Тәгаләнең гафу итүе, ярлыкавы;
❗️ өченче ун көне – уттан котылу көннәре.
Боларны өмет итеп тырышучы кеше - «мөхсин», ягъни ихласлы кешедер.
Әйе, Аллаһы Тәгаләнең ихлас колы шушы айда өч нигъмәтне алып калырга тырыша. Тырышмасак, ай тиз үтеп китәр, бу нигъмәтләр булмас.
Рамазанга әзерләнергә бик аз вакыт калып бара. Сез әзерләнәсезме?
#ислам #дин #динтурында #рамазан #рамазан2024

Пәйгамбәребезнең ﷺ кызы Фәтыймә (радыйәллаһу гәнһә): «Аллаһы Тәгалә ихласлыкны ныгытыр өчен уразаны фарыз кылды»,- дигән.
Рамазан ае җитәргә 13 көн калды!
#ислам #дин #динтурында #рамазан #рамазан2024
Рамазан ае җитәргә 13 көн калды!
#ислам #дин #динтурында #рамазан #рамазан2024
Forwarded from Kamilhazrat (Kamil Samigullin)
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
✨ Әл-Бәгави дигән галим: «Дөреслектә, «Рамазан» дигән сүз «Рамдаа» дигән сүздән алынган, ягъни кыздырылган ташлар мәгънәсендә, чөнки алар кызу көннәрдә ураза тотканнар», – дип әйткән.
Ул замандагы гарәпләр берәр айга исем бирергә теләгәндә, алар беренче чиратта, вакыйгаларга яки фасылларга карый торган булган, әмма Рамазан ае кызу көнгә туры килгәч, алар ул айга «рамазан», дип исем биргәннәр.
✨ Икенче бер галим болай дип әйткән: «Ул айны, гөнаһларны яндырганга күрә, Рамазан дип атадылар».
#РамазангаӘзерлек #ислам #дин #динтурында

Аллаһның илчесе ﷺ: «Ураза тотучы хәтта бер ягына яткан килеш тә гыйбадәттәдер, әгәр мөселман кардәше хакында гайбәт сатмаса», – дигән.
Мөхтәрәм дин кардәшләр, мөкатдәс Рамазан ае җитәргә 12 көн калды!
#рамазан #РамазангаӘзерлек

✨ Әбү Һөрайра радыяллаһу ганһе пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең: «Рамазан ае кергәч, җәннәт ишекләре ачыла, җәһәннәм ишекләре ябыла, шәйттаннар баглана», – дигән сүзләрен тапшырган.
Шушы хәдистән аңлашылганча, Рамазан аенда Аллаһының рәхмәте иңәр һәм шәйтаннар бикләнер, багланыр һәм ураза тотарга комачауламаслар. Күпләребезнең сизгәне бардыр, башка айлардан аермалы буларак, Рамазан аенда ураза тоту аеруча җиңел, һәм гөнаһлар да аз кылына.
#рамазан #РамазангаӘзерлек #ислам #дин #динтурында #рамазан2024
Шушы хәдистән аңлашылганча, Рамазан аенда Аллаһының рәхмәте иңәр һәм шәйтаннар бикләнер, багланыр һәм ураза тотарга комачауламаслар. Күпләребезнең сизгәне бардыр, башка айлардан аермалы буларак, Рамазан аенда ураза тоту аеруча җиңел, һәм гөнаһлар да аз кылына.
#рамазан #РамазангаӘзерлек #ислам #дин #динтурында #рамазан2024
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Аллаһның илчесе ﷺ болай дип әйткән: «Рамазан ае – ул айда гөнаһлар яндырылганга күрә Рамазан дип атала!»
Газиз дин кардәшләр, Рамазан шәриф ае 10 көннән җитә. Бу мәшһүр айны каршыларга әзер булыйк!
#ислам #динтурында #рамазан #РамазангаӘзерлек #рамазан2024

❓ Рамазан аенда берәр шәһәргә командировкага җибәрсәләр, уразаны тотмасаң буламы?
#РамазанСорауҖавап
✅ Аллаһы Тәгалә мосафир булган кешеләргә кайбер җиңеллекләр биргән, шуларның берсе – Рамазан уразасын тотмыйча, казага калдыру.
Үзе яшәгән шәһәрне яки авылны калдырып, 100 км һәм аннан күбрәк юлга чыккан кеше мосафир булып санала.
❗️ Рамазан ае тәмамлангач, сәфәрдә вакытта тотмыйча калган уразаларны каза кылырга кирәк булачак.
✅ Әгәр дә сәфәр кылу кешегә авырлыклар китерми икән, уразаны тотсаң була.
#рамазан #РамазангаӘзерлек #ислам #дин #динтурында #рамазан2024
#РамазанСорауҖавап
✅ Аллаһы Тәгалә мосафир булган кешеләргә кайбер җиңеллекләр биргән, шуларның берсе – Рамазан уразасын тотмыйча, казага калдыру.
Үзе яшәгән шәһәрне яки авылны калдырып, 100 км һәм аннан күбрәк юлга чыккан кеше мосафир булып санала.
❗️ Рамазан ае тәмамлангач, сәфәрдә вакытта тотмыйча калган уразаларны каза кылырга кирәк булачак.
✅ Әгәр дә сәфәр кылу кешегә авырлыклар китерми икән, уразаны тотсаң була.
#рамазан #РамазангаӘзерлек #ислам #дин #динтурында #рамазан2024
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Аллаһның илчесе Мөхәммәд Мостафа ﷺ: «Чынлыкта, күк капусы Рамазан төннәренең беренчесендә ачыла вә ахыргы төне җитмичә ябылмыйдыр», – дигән.
Газиз дин кардәшләр, Рамазан шәриф ае җитәргә 9 көн калды!
#рамазан #РамазангаӘзерлек #рамазан2024 #дин #ислам #динтурында

Forwarded from ХОЗУР ТВ телеканалы
Мөселман татар кешесе «Господи Боже, помилуй!» дип дога кылса нәрсә була?
ФАРУК подкастын карагыз👇🏻
#хузур #хузуртв #телеканалхузур #фарук #подкаст
https://youtu.be/j2ZKMB_hORM?si=uDATWSR4v3EeDE0c

YouTube
Мөселман татар кешесе "Господи Боже, помилуй!" дип дога кылса нәрсә була? | ФАРУК
Әлеге чыгарылышта Туган тел, Ана теле, Исламда татар теле, өммәт һәм милләт мәсьәләләре, балаларны үз телен белүче һәм милли җанлы шәхесләр итеп тәрбияләү ысуллары турында Зөлфәт хәзрәт Габдуллин, Тимерхан Шәйхетдинов, Айваз Садыров һәм Алим Хисаметдинов…
Forwarded from Диния Нәзарәте
✨ Нәзарәт сайтында – яңа рубрика: “Рамазан-2024: төп сораулар”
👉 Биредә уразага һәм Рамазан аена кагылышлы иң киң таралган сорауларга җаваплар урын алган. Сылтама буенча узыгыз: https://dumrt.ru/news/news/news_27292.html
👉 Биредә уразага һәм Рамазан аена кагылышлы иң киң таралган сорауларга җаваплар урын алган. Сылтама буенча узыгыз: https://dumrt.ru/news/news/news_27292.html
✨ Әл-Бәгави дигән галим: «Дөреслектә, «Рамазан» дигән сүз «Рамдаа» дигән сүздән алынган, ягъни кыздырылган ташлар мәгънәсендә, чөнки алар кызу көннәрдә ураза тотканнар», – дип әйткән.
Ул замандагы гарәпләр берәр айга исем бирергә теләгәндә, алар беренче чиратта, вакыйгаларга яки фасылларга карый торган булган, әмма Рамазан ае кызу
көнгә туры килгәч, алар ул айга «рамазан», дип исем биргәннәр.
✨ Икенче бер галим болай дип әйткән: «Ул айны, гөнаһларны яндырганга күрә, Рамазан дип атадылар».
Ул замандагы гарәпләр берәр айга исем бирергә теләгәндә, алар беренче чиратта, вакыйгаларга яки фасылларга карый торган булган, әмма Рамазан ае кызу
көнгә туры килгәч, алар ул айга «рамазан», дип исем биргәннәр.
✨ Икенче бер галим болай дип әйткән: «Ул айны, гөнаһларны яндырганга күрә, Рамазан дип атадылар».
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Имам Садыйк (рахмәтуллаһи галәйһи) болай дигән: «Рамазан җиткәч җаннарыгызда тырышлык кылыгыз, чөнки бу айда бәрәкәт өләшенә, үлем вакытлары билгеләнә вә Аллаһка күтәреләчәк илчеләр языла, һәм ул төннәрдәге гамәлләр – мең ай төннәрендәге гамәлләрдән дә хәерлерәктер»
Рамазан аена 7 көн калып бара✨