ХОЗУР ДИН ТУРЫНДА
3.27K subscribers
247 photos
251 videos
8 files
247 links
Ислам турында татар телендә, аңлаешлы итеп язабыз. Сезнең сорауларга җавап бирәбез.

«Хозур» нәшрият йорты.
Download Telegram
Без әти-әниләргә нәрсә тиеш? 👇🏻

1️⃣ Ризыкка мохтаҗ булса, без аларны ризыкландырырга тиеш.
2️⃣ Киемнәргә мохтаҗ булса, киендерергә.
3️⃣ Ата яки ана баланын хезмәтенә мохтаҗ булса, бала аңа хезмәт итәргә.
4️⃣ Әгәр әти-әни безне чакырса, аларга җавап бирергә һәм ярдәм итәргә әзер булырга тиешбез.
5️⃣ Әгәр әти-әни бер эш белән әмер кылса (гөнаһ эш булмаса һәм гайбәт белән кушылмаса), әти-әнинең сүзен тыңларга.
6️⃣ Әти-әни белән йомшак сүз илә сөйләшергә һәм авыр сүз белән эндәшмәскә.
7️⃣ Әти-әнигә исеме белән эндәшмәскә.
8️⃣ Әти-әнинең артыннан йөрергә.
9️⃣ Үзебезгә разый булган нәрсәне әти-әни өчен разый итеп күрергә. Үзебез өчен мәкруһ күргән нәрсәне алар өчен мәкруһ күрергә.
🔟 Үзебез өчен дога кылганда, Аллаһы Тәгаләгә әти-әни өчен ярлыкау сорап дога кылырга.

«Тәнбиһүл-гафилин» китабыннан

#дога #язмыш #тәкъдир #хәләл #ислам #насыйбы #хәерлесе #харам #дин #исламтурында #юл #юлдогасы #Аллаһ #Аллаһсакласын #сыену #хәерлеэш
#2023_нәтиҗәләр #йомгаклыйбызмы? 🎉🧨


🎥 2023 елда Нәзарәтнең медиапроектлары 35 миллионнан артык тамашачыны, тыңлаучыны һәм укучыны җәлеп итте!

📌 "
Хозур ТВ”ның YouTube-тагы рәсми каналына язылучылар саны 1,23 млн кешегә җитте, ә тапшыруларны караучылар 219 700 000 нән артып китте.

📌"Islam-Today" порталын ел дәвамында 32 000 000 кеше укыган

📌 «Азан» радиосын 78 000 кеше тыңлаган

📌Нәзарәтнең һәм аның карамагындагы оешмаларның 52 аккаунты бар. Әлеге аккаунтларга 2 млн. артык кеше язылган

📌 "Дин вә мәгыйшәт", "Умма" газеталары, "Шура" журналының гомуми тиражы 104 мең данә булды

Тулырак: https://dumrt.ru/news/news/news_30102.html
#ФәрештәләрнеңСыйфатлары
№6

Фәрештәләр Аллаһны зикеритүчеләрне ярата

«Кешеләр мәчетләрдә җыелып, бергәләшеп Коръәнне өйрәнсә, укыса, аларга һичшиксез тынычлык төшә, рәхимлелек каплап ала. Аларны фәрештәләр әйләндереп ала һәм Аллаһы каршысында булганнар арасында аларны искә ала»
(Имам Мөслим хәдисләр җыентыгыннан)

#дога #язмыш #тәкъдир #хәләл #ислам #насыйбы #хәерлесе #харам #дин #исламтурында #юл #юлдогасы #Аллаһ #Аллаһсакласын #сыену #хәерлеэш
#ФәрештәләрнеңСыйфатлары
№6

Бала анасы карынында булганда ук Аллаһы аның янына фәрештә җибәрә

«Дөреслектә, сезнең һәрберегез (башта) анасы карынында 40 көн дәвамында тамчы рәвешендә, аннан соң шулкадәр үк оешкан кан рәвешендә, һәм шулкадәр үк вакыт кечкенә җисем рәвешендә. Ә аннан соң Аллаһы аңа дүрт әйберне язып куярга боерылган фәрештәне җибәрә. Аңа: «Аның гамәлләрен, язмышын, вакытын һәм бәхетлеме, бәхетсезме булачагын яз»,– дип кушылачак. Шуннан соң аңа рух өреләчәк»
(Имам Әхмәд хәдисләр җыентыгыннан)

#дога #язмыш #тәкъдир #хәләл #ислам #насыйбы #хәерлесе #харам #дин #исламтурында #юл #юлдогасы #Аллаһ #Аллаһсакласын #сыену #хәерлеэш
#ФәрештәләрнеңСыйфатлары
№7

Фәрештәләр этләрдән курка
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
НӘРСӘ УЛ ХӘСРӘТ ЕЛЫ?
#сира
13нче дәрес

Әбү Талиб үлем түшәгендә ятканда, аның йортына гарәп халкының атаклы кешеләре килә башлаган.
Аның янында абзыйсы Габбас та булган.
«Әбү Талиб, син үзеңнең безгә ничек кадерле икәнеңне беләсең, гомерең безнең белән үтте һәм менә соңгы сәгатең җитте. Безнең һәм синең туганнарың арасында ни ятканын беләсең. Аны безгә тимәскә өндә, без дә аңа тимәбез, ул безгә һәм динебезгә тимәсен, без аны һәм аның динен тынычлыкта калдырырбыз», – дип сораган Әбү Җәһил.
Әбү Талиб Габбастан энесен чакыруын үтенгән, Мөхәммәд (с.г.в.) килгән һәм Әбү Талиб: «Әй бер туганымның улы, халкыңның бу хөрмәтле кешеләре синнән алырга һәм сиңа бирергә килгән», – дип әйткән аңа.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) шунда: «Әйе, сез бер генә сүз бирерсез, һәм сез гарәпләр өстеннән хакимлек итәрсез, һәм башка халыклар сезгә буйсыныр», – дип җавап биргән.
Әбү Җәһил Мөхәммәд (с.г.в.) килешүгә барыр һәм үгет-нәсыйхәтеннән баш тартыр дип уйлап канатланган. Ул: «Атаң белән ант итәм, ун сүз дә бирербез», – дип әйткән.

Пәйгамбәр (с.г.в.) исә: «Сез: «Аллаһтан башка иләһ юк» дип әйтәчәксез һәм әле табына торган нәрсәләрегездән баш тартырсыз», – дип җавап кайтарган. Җыелганнарның кайберләре моңа каршы: «Мөхәммәд, син күп аллалардан бер Аллаһ ясарга телисеңме?» – дип сораган, һәм бер-берсенә мөрәҗәгать итеп: «Ул сезгә аз гына да ташлама ясамаячак», – дип китеп барганнар.

❗️ Әбү Талиб вафат булгач, Пәйгамбәребез (с.г.в.) белән корәешлеләр арасындагы мөнәсәбәтләр соңгы чиккә кадәр бозылган. Чөнки корәешлеләр аңа карата явызлык эшләргә уйласалар, Әбү Талиб һәрвакыт алар юлында киртә булган.
Пәйгамбәребез (с.г.в.) өчен абзыйсының үлеме зур кайгы булган.

❗️ Корәешлеләрнең бойкоты Хәдичәнең сәламәтлеген начарайткан. Ул авырып киткән, авыруы көчәйгән һәм Әбү Талиб үлеменнән берничә көн үткәч, Хәдичә дә вафат булган, урыны оҗмахта булсын. Аның белән бергә Пәйгәмбәребез тугрылыклы, юатучы һәм ныклы булырга өндәүче хатынны югалткан.

❗️❗️❗️Халык Әбү Талиб һәм Хәдичә үлгән елны «хәсрәт елы» дип атаган.

#татармәдрәсәсе
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
#ФәрештәләрнеңСыйфатлары
№11

ҖӘБРАИЛ фәрештә турында

Җәбраил фәрештәнең төп вазифасы – Аллаһының вәхиләрен пәйгамбәрләргә һәм илчеләргә җиткерү.
Ул баш фәрештә булып санала. Шуңа күрә аны «Сәйид әл-мәлә’икә» «Фәрештәләрнең башлыгы» дип тә атыйлар.
Җәбраил дигән исеменнән башка, аять һәм хәдисләрдән билгеле булганча, аның тагын Рух, Рух әл-әмин, Рух әл-куддус, Расүл әл-кәрим дигән исемнәре дә бар.

#дога #язмыш #тәкъдир #хәләл #ислам #насыйбы #хәерлесе #харам #дин #исламтурында #юл #юлдогасы #Аллаһ #Аллаһсакласын #сыену #хәерлеэш
#ФәрештәләрнеңСыйфатлары
№12

Микаил галәйһиссәлам турында👇🏻

Микаил фәрештә табигать күренешләре, һава торышы һәм Аллаһының мәхлүкълары арасында ризыкны тарату өчен җаваплы санала.

#дога #язмыш #тәкъдир #хәләл #ислам #насыйбы #хәерлесе #харам #дин #исламтурында #юл #юлдогасы #Аллаһ #Аллаһсакласын #сыену #хәерлеэш
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
#ФәрештәләрнеңСыйфатлары
№14

Мәләк әл-мәүт галәйһиссәлам

Газраил фәрештә - җанны тәннән аерып алып китүче фәрештәләрнең башлыгы.
Мәләк әл-мәүт «Үлем фәрештәсе» дигәнне аңлата. Аның кеше җаннарын алучы ярдәмчеләре дә бар.

#дога #язмыш #тәкъдир #хәләл #ислам #насыйбы #хәерлесе #харам #дин #исламтурында #юл #юлдогасы #Аллаһ #Аллаһсакласын #сыену #хәерлеэш
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
#ФәрештәләрнеңСыйфатлары
№16

МӨНКИР ҺӘМ НӘНКИР ТУРЫНДА
Алар кешеләр үлгәннән соң, алардан каберләрендә сорау алучы ике фәрештә.
Үлгән кешеләргә күз күрмәгән, колак ишетмәгән кыяфәттә күренгәнлекләре аркасында аларга шундый исемнәр биргәннәр.

❗️Алар үлгән кешедән: «Син кемгә табынасың? Пәйгамбәрең кем синең? Динең нинди?» – дип сорарлар.
Кешенең гамәлләренә Һәм җавапларына карап, алар аңа яхшы яки тискәре мөнәсәбәттә булырлар.

#дога #язмыш #тәкъдир #хәләл #ислам #насыйбы #хәерлесе #харам #дин #исламтурында #юл #юлдогасы #Аллаһ #Аллаһсакласын #сыену #хәерлеэш
Җәлаледдин Руми хикәясе

«Бер көнне мин агач астында ял иттем.

Игътибарымны бер кырмыска җәлеп итте. Ул үзеннән күп тапкырлар зуррак ипи кисәген өстери иде. Кайвакыт ул яңгырдан соң җыелып калган суларны урарга мәҗбүр була, кайвакыт, чиктән тыш көч куеп, газап чигеп, үләннәргә эләккән кисәген тартып ала иде. Бернигә дә карамастан, ул ипи кисәген ычкындырмады, аны кечкенәрәк кисәкләргә дә вакламады.

Шулай итеп, шушы эссе көндә кисәген оясына алып кайтып җиткән вакытка, ул инде бик зур ара узган иде. Әмма аның алдында бер кыенлык бар икән: йөк – зур, ә ояга керү тишеге – кечкенә. Шундый кыенлыклар күреп алып кайткан ипи кисәген ул оясына алып керә алмады.

❗️ Бу күренеш мине кешеләр турында уйланырга мәҗбүр итте. Кызык, кеше гомере дәвамында зур көч куеп җыйган байлыкларын, күз карасыдай саклаган сарайларын каберенең кечкенә ишеге аша ничек үткәрер?»

Кешеләрнең саранлыгын һәм бу дөнья байлыкларына мәхәббәтен Мәвләнә Җәлаледдин Руми шушындый бер мисал белән тасвирлап күрсәткән.

#дога #язмыш #тәкъдир #хәләл #ислам #насыйбы #хәерлесе #харам #дин #исламтурында #юл #юлдогасы #Аллаһ #Аллаһсакласын #сыену #хәерлеэш
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Forwarded from Kamilhazrat (Kamil Samigullin)
Сегодня, 11 января, после захода солнца мусульманский календарь украсится сразу тремя благословенными датами – одновременно наступят священная пятница, месяц Раджаб и ночь Рагаиб. Пусть это счастливое совпадение усилит нашу радость и окунет всех в атмосферу ожидания самого лучшего времени в году – месяца Рамадан.
Раджаб – самый первый предвестник Рамадана: с его началом приходит предзнаменование о том, что до наступления великого поста осталось ровно два месяца, а значит мусульманам пора духовно и физически готовиться к нему. Ученые говорят:
قال ذو النون المصري - رحمه الله - رجب شهر الزرع، وشعبان شهر السقي، ورمضان شهر الحصاد
То есть: «Раджаб – месяц сева, Ша’бан – время полива, а Рамазан – время сбора урожая".
Призываю всех воспользоваться благодатными возможностями Раджаба и провести его с искренними намерениями, в поклонении, добрых деяниях и неустанных молитвах за единоверцев в Газе. И тогда, иншаАллах, Всевышний простит нам наши прегрешения и одарит умму счастьем в обоих мирах.
Мөхтәрәм дин кардәшләрем!

Бүген, 11нче гыйнварда, кояш баю белән мөселман календаре өч мөбарәк көн белән ямьләнәчәк – берьюлы изге җомга да җитә, Раҗәб ае да башлана һәм Рәгаиб кичәсе дә керә. Аларның шулай бергә туры килүе безнең сөенечебезне арттырсын һәм елның иң шәрәфле, бәрәкәтле Рамазан аена әзерлек мохитенә тизрәк алып керсен иде.

Раҗәб Рамазан ае якынлашуны хәбәр итә, ураза башланырга төп-төгәл 2 ай гына калып бара, дип кисәтә. Дин кардәшләребезгә ураза гыйбадәтенә рухи һәм физик яктан әзерләнергә вакыт җитте дигән сүз. Галимнәр болай әйтә:

قال ذو النون المصري - رحمه الله - رجب شهر الزرع، وشعبان شهر السقي، ورمضان شهر الحصاد

Ягъни: “Раҗәб – чәчү ае, Шәгъбән – су сибү, ә Рамазан – уңыш җыю вакыты”.

Сезне Раҗәб аен ихлас ниятләр белән үткәрергә, Аллаһы Тәгалә шушы вакытта биргән иксез-чиксез мөмкинлекләрдән файдаланырга һәм, Газзәдәге дин кардәшләребез өчен армый-талмый дога кылырга чакырам. Мөмкин кадәр күбрәк итеп намазлар укырга, ураза тотарга һәм хәер-сәдака бирергә кирәк. Шул чакта, ин шә Аллаһ, Раббыбыз гөнаһларыбызны кичерер һәм өммәтне ике дөнья бәхете белән бүләкләр.

🔹Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

Тулырак: https://dumrt.ru/news/news/news_30137.html