Дөрес сүзгә җавап юк!
1.67K subscribers
37 photos
2 videos
21 links
Татар һәм чит ил шәхесләреннән өземтәләр, мотивацияләштерүче гыйбарәләр, әйтемнәр һәм мәкальләр! Кушыл безгә!
#ТатарТеленСаклыйк #SaveTatarLanguage

Элемтә өчен: @doressuz_fb_bot
Download Telegram
Язып ятканчы, ятып язу хәерлерәк.

Рабит Батулла
👍5😈32💯1
Алманы карамадан карамыйлар.
👍3💯1😈11
Үз халкыңнан акыллы итеп көлә белмисең икән — алынма! Мыскыллап, мескенгә калуың бар.

Марсель Галиев
👍3💯2😈11
Булмый телне калыплап,
буз күңелне авызлыклап!

Равил Фәйзуллин
💯5❤2😈11
Кояш бик зур да, аны капларга кечкенә болыт та җитә.
❤63👍2😈1
Кешене кеше иткән
Бер нәрсә - кешелеклелек!

Туфан Миңнуллин
❤5🔥32💯1😈1
Кеше холкын күзәт, үзеңнекен төзәт.

Татар халык мәкале
🔥4💯2😈11
Сүз — могҗиза ул! Сүзгә ияреп, уй чыга, димәк, акыл, хәтер суырылып чыга... Сүз сихердән өстен, ырымнан алда йөри. Сөйләшкән кешене, сүз белгән кешене юлдан яздыру кыен.

Галимҗан Гыйльманов
👍3💯1😈11
Иҗат итү — илаһи халәт, кеше акылының җиңүле тантанасы...

Равил Фәйзуллин
👍3💯1😈11
Үлемнәре белән үлемсезлек
Яулап ала безнең шагыйрьләр.

Равил Фәйзуллин
💯3😈2👍11
Җәй көнне чанаңны, кыш көнне арбаңны әзерләп куй.
👍3💯1😈11
Табигатьне танып белү һәм табигать белән татулыкта, бердәмлектә яшәү — кеше өчен иң югары бәхет. Хакыйкатьне иң элек табигатьтән эзләргә кирәк.


Мәхмүт Хәсәнов
👍3💯1😈11
Тапкыр сүз мәгънәне тапкырлый!

Шәүкәт Галиев
💯5👍1😈11
Башка телләр белән чагыштырып карамасаң, үз телеңнең байлыгын, үзенчәлеген, эчке хосусиятен беркайчан да бөтен тулылыгы белән аңлап һәм ачып бетереп булмый.

Суфиян Поварисов
💯4👍2😈21
Язгы хезмәт — көзге хезмәт.
👍4💯1😈11
Көн – эш өчен, төн – ял өчен.
💯2❤1😈11
Алтын бәһасенә торырлык сүзләр дә бар. Шуңар аларны иң кирәк булганчыга кадәр дәшми саклап торуың алтынга тиң.

Мөхәммәт Мирза
👍4💯2😈21
Акыллылар ахмак кубызына биегән илдә буза куба.

Туфан Миңнуллин
👍2💯2😈11
Иң озын, кызыклы һәм маҗаралы сәяхәт: “Әйдә, кыска юлдан китәбез” — дигән сүздән башлана.

Марат Кәбиров
💯3👍1😈11
Үзен-үзе саклау һәрбер аерым кешенең хакы булган кебек, үзенең милләтен, милли мәдәниятен саклау да һәрбер милләтнең мөкаддәс вазифасыдыр…

Гаяз Исхакый
👍3😈2💯11