Яңа ел килә
Яңа елның ак таңнары
Якты өмет китерә.
Хыялларның канатлары
Яңа юллар ача да.
Сәгать суга төн уртасы,
Яңа юллар башлана.
Борчуларың онытылсын,
Күңел шатлыкка тулсын.
Теләкләрең кабул булсын,
Китмәсен бәхет һич тә.
Сөю, дуслык, җылы сүзләр
Һәр көн бәхет китерсен.
Яңа елның тәүге көне
Бәхетләргә ишек ачсын.
Сәламәтлек, наз, байлыкны
Һәр гаиләдә торсын, сакласын!
https://tatarsms.ru/article/2430
Яңа елның ак таңнары
Якты өмет китерә.
Хыялларның канатлары
Яңа юллар ача да.
Сәгать суга төн уртасы,
Яңа юллар башлана.
Борчуларың онытылсын,
Күңел шатлыкка тулсын.
Теләкләрең кабул булсын,
Китмәсен бәхет һич тә.
Сөю, дуслык, җылы сүзләр
Һәр көн бәхет китерсен.
Яңа елның тәүге көне
Бәхетләргә ишек ачсын.
Сәламәтлек, наз, байлыкны
Һәр гаиләдә торсын, сакласын!
https://tatarsms.ru/article/2430
❤1👍1🔥1😱1
Кышның ак сере
Карлар ява, күкләр акка төренә,
Җир өстенә ап-ак юрган җәелә.
Салкын җилләр, аклык белән уралган,
Дөнья тына, гүя сергә чорналган.
Кар өстендә эзләр сузылып,
Үткәннәрне хәтерли һәрбер урам.
Һәр күбәләктәй ак кар кая ятса,
Җылы эзләп күңел уйга талса.
Кышның серле матурлыгы җанны куя,
Тынычлыкка әйди аклык — яңа юлга.
Карлар ява, яңа таңнар туадыр,
Һәр кар бөртеге үзенең серен сөйлидер.
https://tatarsms.ru/article/2432
Карлар ява, күкләр акка төренә,
Җир өстенә ап-ак юрган җәелә.
Салкын җилләр, аклык белән уралган,
Дөнья тына, гүя сергә чорналган.
Кар өстендә эзләр сузылып,
Үткәннәрне хәтерли һәрбер урам.
Һәр күбәләктәй ак кар кая ятса,
Җылы эзләп күңел уйга талса.
Кышның серле матурлыгы җанны куя,
Тынычлыкка әйди аклык — яңа юлга.
Карлар ява, яңа таңнар туадыр,
Һәр кар бөртеге үзенең серен сөйлидер.
https://tatarsms.ru/article/2432
❤2👍1🔥1
Өмет уяна, ел башлана
Ак кар ява, җир агарган,
Салкын җилләр уйнаган.
Күңелләрдә җылы хисләр,
Салкын кышка сакланган.
Сәгать суга, минут кими,
Теләктә сүз җитми кебек.
Һәрбер өйдә бәйрәм рухы,
Яңа елның шатлык нуры.
Теләкләрне җилләр йөртә,
Бар кешегә бәхет өләшә.
Өмет белән каршылыйбыз,
Яңа елның яңа туган көнен.
https://tatarsms.ru/article/2433
Ак кар ява, җир агарган,
Салкын җилләр уйнаган.
Күңелләрдә җылы хисләр,
Салкын кышка сакланган.
Сәгать суга, минут кими,
Теләктә сүз җитми кебек.
Һәрбер өйдә бәйрәм рухы,
Яңа елның шатлык нуры.
Теләкләрне җилләр йөртә,
Бар кешегә бәхет өләшә.
Өмет белән каршылыйбыз,
Яңа елның яңа туган көнен.
https://tatarsms.ru/article/2433
❤1👍1🎉1
Кояш баешына таба
Минем гомер узып киткән,
Ничек кенә сизмәдем.
Дөнья куып, йөгерә-йөгерә,
Яшьлегемне сизмәдем.
Тормыш мәшәкате,
Урап алып, егып таптады.
Тапталсам да тора алдым,
Ләкин инде әзрәк соңладым.
Бәхетем дә ялтыраган пыяладай,
Төшеп китеп чәлпәрәмә килделәр.
Вак-вак кыйпылчыклар җыеп,
Кайсын таптым, кайсын тапмадым.
Җанымдагы кайнап торган каным,
Хәзер инде акрын суынды.
Күрәсеңдер, яшәү мизгелләре
Кояш баешына борылды.
https://tatarsms.ru/article/2435
Минем гомер узып киткән,
Ничек кенә сизмәдем.
Дөнья куып, йөгерә-йөгерә,
Яшьлегемне сизмәдем.
Тормыш мәшәкате,
Урап алып, егып таптады.
Тапталсам да тора алдым,
Ләкин инде әзрәк соңладым.
Бәхетем дә ялтыраган пыяладай,
Төшеп китеп чәлпәрәмә килделәр.
Вак-вак кыйпылчыклар җыеп,
Кайсын таптым, кайсын тапмадым.
Җанымдагы кайнап торган каным,
Хәзер инде акрын суынды.
Күрәсеңдер, яшәү мизгелләре
Кояш баешына борылды.
https://tatarsms.ru/article/2435
👍3🔥1
Рәхмәт, иске ел!
Әкрен генә, ләкин котылгысыз,
Якынайтып гомер көземне,
Тормыш агачыннан талгын гына
Тагын бер ел төште өзелеп.
Барыр юлларымны кыскартса да,
Рәхмәтлемен үтеп барган елга.
Хәсрәт-сагыш минем юлдаш инде!
Шатлыгы да булган икән мулдан.
Тән сәламәт, җаннар тыныч булса,
Исән-имин булса якыннар,
Күңел күгең аяз, якты икән,
Шуннан зуррак нинди бәхет бар?
Авыр чаклар булды – яшермимен,
Сабырлык та бирдең, көчен дә.
Илһам тапты каләм-сердәшем дә,
Рәхмәт сиңа шуның өчен дә.
Аермадың иске дусларымнан,
Өстәп тордың яңа дуслар да.
Югалтулар табышларга илтте,
Моң-сагыштан күңел тулса да.
Миннән сиңа хәер-фатиха,
Сау бул инде, сау бул, иске ел.
Бәрәкәтең, хәерләрең белән,
Аяк басчы җиргә, Яңа ел!
https://tatarsms.ru/article/2105
Әкрен генә, ләкин котылгысыз,
Якынайтып гомер көземне,
Тормыш агачыннан талгын гына
Тагын бер ел төште өзелеп.
Барыр юлларымны кыскартса да,
Рәхмәтлемен үтеп барган елга.
Хәсрәт-сагыш минем юлдаш инде!
Шатлыгы да булган икән мулдан.
Тән сәламәт, җаннар тыныч булса,
Исән-имин булса якыннар,
Күңел күгең аяз, якты икән,
Шуннан зуррак нинди бәхет бар?
Авыр чаклар булды – яшермимен,
Сабырлык та бирдең, көчен дә.
Илһам тапты каләм-сердәшем дә,
Рәхмәт сиңа шуның өчен дә.
Аермадың иске дусларымнан,
Өстәп тордың яңа дуслар да.
Югалтулар табышларга илтте,
Моң-сагыштан күңел тулса да.
Миннән сиңа хәер-фатиха,
Сау бул инде, сау бул, иске ел.
Бәрәкәтең, хәерләрең белән,
Аяк басчы җиргә, Яңа ел!
https://tatarsms.ru/article/2105
❤1👍1👎1🔥1
Теле юк икән димәгез
Телсез икән бу бала дип,
Миннән алай көлмәгез.
Бик күп төрле тел беләмен,
Белми дип сөйләмәгез.
Туганчы ук аңлый идем
Рус телен дә бик яхшы,
Туган телем канга сеңгән,
Нәрсә әйтерсез каршы?
Инглиз телен өйрәнәләр
Мәктәптә апаларым.
Мин дә күп сүзләр отамын,
"Йес" һәм "ноу", "окей"ларын.
Әле аз гына булса да,
Әти белә латинча,
Әнием дә әйтеп куя
Берничәсен французча.
Әбием дә яшь чагында
Чит телләрне өйрәнгән.
Нимес һәм башкорт телләрен
Үтә дә яхшы белгән.
Тел ачкычын көйләргә дип
Бакчадагы апалар
Көн саен мине өйрәтә
Чыгарырга авазлар.
Кәҗә кебек "мәә" итәмен,
Сыер кебек "муу" итәм.
Бу телләрне яхшы белә
Кемнәр көн дә сөт эчә.
Төрле дөнья, сүз дөньясы,
Полилингваль замана.
Теле юк икән димәгез,
Ачкычым юк, "покага".
14.01.2025
Алсу Галеева
https://tatarsms.ru/article/2445
Телсез икән бу бала дип,
Миннән алай көлмәгез.
Бик күп төрле тел беләмен,
Белми дип сөйләмәгез.
Туганчы ук аңлый идем
Рус телен дә бик яхшы,
Туган телем канга сеңгән,
Нәрсә әйтерсез каршы?
Инглиз телен өйрәнәләр
Мәктәптә апаларым.
Мин дә күп сүзләр отамын,
"Йес" һәм "ноу", "окей"ларын.
Әле аз гына булса да,
Әти белә латинча,
Әнием дә әйтеп куя
Берничәсен французча.
Әбием дә яшь чагында
Чит телләрне өйрәнгән.
Нимес һәм башкорт телләрен
Үтә дә яхшы белгән.
Тел ачкычын көйләргә дип
Бакчадагы апалар
Көн саен мине өйрәтә
Чыгарырга авазлар.
Кәҗә кебек "мәә" итәмен,
Сыер кебек "муу" итәм.
Бу телләрне яхшы белә
Кемнәр көн дә сөт эчә.
Төрле дөнья, сүз дөньясы,
Полилингваль замана.
Теле юк икән димәгез,
Ачкычым юк, "покага".
14.01.2025
Алсу Галеева
https://tatarsms.ru/article/2445
❤4🔥2👍1🤔1
Татар бетә диючеләргә
Татар бетә, диләр, ялгышалар,
Телебезне җилгә сибәләр.
Әйтерсең лә, язмыш безне оныткан,
Киләчәкне караңгылаткан.
Тик бит күңелләрдә җырлар яна,
"Туган тел"не әле җырлаган.
Шагыйрьләрнең йөрәк җыры белән
Һәр юлларда моңнар юл алган.
Татар йөри, татар яши һаман,
Югалмабыз, утта янмабыз.
Без бит дала җиле, ирек кошы,
Сынмасак та, сыгылып калмабыз.
Әле Шиһабетдин сүзе сакта,
Тукай рухы һаман йөрәктә.
Без үлемсез, безнең моңнар мәңге,
Татар халкы һаман үлемсез!
https://tatarsms.ru/article/2446
Татар бетә, диләр, ялгышалар,
Телебезне җилгә сибәләр.
Әйтерсең лә, язмыш безне оныткан,
Киләчәкне караңгылаткан.
Тик бит күңелләрдә җырлар яна,
"Туган тел"не әле җырлаган.
Шагыйрьләрнең йөрәк җыры белән
Һәр юлларда моңнар юл алган.
Татар йөри, татар яши һаман,
Югалмабыз, утта янмабыз.
Без бит дала җиле, ирек кошы,
Сынмасак та, сыгылып калмабыз.
Әле Шиһабетдин сүзе сакта,
Тукай рухы һаман йөрәктә.
Без үлемсез, безнең моңнар мәңге,
Татар халкы һаман үлемсез!
https://tatarsms.ru/article/2446
👍3❤1👎1🔥1
Ирек таңын көтеп
Золым таҗын кигән хаким,
Кара күзе — боздай салкын.
Сүзләрендә мәкер, ялган,
Язмышларны итә корбан.
Җилләр искән, еллар узган,
Кан коелган, өмет сызган.
Тик йөрәкләр һаман тибә,
Ирек көтеп, уттай яна.
Бер көн килер, таңнар атар,
Хаклык янар, золым качар.
Халык көче күкне яра,
Яктылыкта җиңү бара!
Зинданнарда телсез калып,
Күпме җаннар әрнеп янган.
Тимер капка бикле булса,
Рух иреге сындыралган.
Болыт каплар кояш нурын,
Тик ул һаман янар, балкыр.
Хаклык, ирек таңын көтеп,
Күңелләрдә утлар уяна!
https://tatarsms.ru/article/2437
Золым таҗын кигән хаким,
Кара күзе — боздай салкын.
Сүзләрендә мәкер, ялган,
Язмышларны итә корбан.
Җилләр искән, еллар узган,
Кан коелган, өмет сызган.
Тик йөрәкләр һаман тибә,
Ирек көтеп, уттай яна.
Бер көн килер, таңнар атар,
Хаклык янар, золым качар.
Халык көче күкне яра,
Яктылыкта җиңү бара!
Зинданнарда телсез калып,
Күпме җаннар әрнеп янган.
Тимер капка бикле булса,
Рух иреге сындыралган.
Болыт каплар кояш нурын,
Тик ул һаман янар, балкыр.
Хаклык, ирек таңын көтеп,
Күңелләрдә утлар уяна!
https://tatarsms.ru/article/2437
👍1🔥1
Гашыйклар көне
Йөрәкләрне җылытадыр,
Мәхәббәтле назлы көн.
Пар күгәрчен кебек без дә,
Бергә гомер итәрбез гел.
Күзләреңдә якты нурлар,
Йөрәгемне эретә.
Синең назлы бер караш та
Бар дөньямны бизи лә.
Җилләр иссен, карлар яусын,
Яңгыр тамсын, булса да —
Безнең мәхәббәт сүрелмәс,
Гомер буе сүнмәс ул!
Гашыйклар көнендә телим:
Бәхет булсын тормышта,
Яратканнар кавышсыннар,
Мәңге калсын җаннарда!
https://tatarsms.ru/article/2448
Йөрәкләрне җылытадыр,
Мәхәббәтле назлы көн.
Пар күгәрчен кебек без дә,
Бергә гомер итәрбез гел.
Күзләреңдә якты нурлар,
Йөрәгемне эретә.
Синең назлы бер караш та
Бар дөньямны бизи лә.
Җилләр иссен, карлар яусын,
Яңгыр тамсын, булса да —
Безнең мәхәббәт сүрелмәс,
Гомер буе сүнмәс ул!
Гашыйклар көнендә телим:
Бәхет булсын тормышта,
Яратканнар кавышсыннар,
Мәңге калсын җаннарда!
https://tatarsms.ru/article/2448
❤1👍1🔥1
Туган тел көне
Туган тел – ул йөрәк моңы,
Әни әйткән тәүге сүз.
Гомер буе саклар өчен
Безгә мирас итеп бир.
Туган телдә җырлар җырлап,
Без үскәнбез, без көткән.
Ата-баба амәнәте –
Иң кадерле изге тел.
Күпме тарих, күпме серләр
Яши аның битендә.
Туган телне онытмыйк без,
Калсын ул һәр күңелдә!
https://tatarsms.ru/article/2450
Туган тел – ул йөрәк моңы,
Әни әйткән тәүге сүз.
Гомер буе саклар өчен
Безгә мирас итеп бир.
Туган телдә җырлар җырлап,
Без үскәнбез, без көткән.
Ата-баба амәнәте –
Иң кадерле изге тел.
Күпме тарих, күпме серләр
Яши аның битендә.
Туган телне онытмыйк без,
Калсын ул һәр күңелдә!
https://tatarsms.ru/article/2450
🔥3👍2❤1
Яз, шәфәкъ
Алсу кояш нурларында
коенып алдым,
Якты көннең җылылыгын
күңелгә салдым:
Латыйфи ефәк челтәрен
үргән яз кызы,
Йомшак кына тирбәлүдән
коела назы.
Хиссияттә табигатьнең
язга сусавы,
Сокландырып, төбәгемнән
янә уравы.
Каләм очына кунса ла
шәфәкъ нурлары
Ак кәгазьгә сәҗдә кыла
шигъри юлларым.
https://tatarsms.ru/article/2461
Алсу кояш нурларында
коенып алдым,
Якты көннең җылылыгын
күңелгә салдым:
Латыйфи ефәк челтәрен
үргән яз кызы,
Йомшак кына тирбәлүдән
коела назы.
Хиссияттә табигатьнең
язга сусавы,
Сокландырып, төбәгемнән
янә уравы.
Каләм очына кунса ла
шәфәкъ нурлары
Ак кәгазьгә сәҗдә кыла
шигъри юлларым.
https://tatarsms.ru/article/2461
👍5❤3🔥1
Миләш чыпчыклары
Сайрар чыпчыклар миләшкә
Килеп кундылар дәррәү,
Кызылсарылы мәрҗәннән
Калса иде хет берәү.
Елгыр миләш чыпчыклары
Кечкенә дә төш кенә!
Кышлаган җылы яклардан
Кайтып җиттеләр менә.
Намус белән оя корып,
Чыбык-чабык, үләннән,
Тутырсыннар илем күген
Кошкайлар берәм, берәм.
20.03.2025 Алсу Галеева
https://tatarsms.ru/article/2463
Сайрар чыпчыклар миләшкә
Килеп кундылар дәррәү,
Кызылсарылы мәрҗәннән
Калса иде хет берәү.
Елгыр миләш чыпчыклары
Кечкенә дә төш кенә!
Кышлаган җылы яклардан
Кайтып җиттеләр менә.
Намус белән оя корып,
Чыбык-чабык, үләннән,
Тутырсыннар илем күген
Кошкайлар берәм, берәм.
20.03.2025 Алсу Галеева
https://tatarsms.ru/article/2463
👍2🔥1🤗1
Кыргый сөйләм
Авыл, шәһәр өйләрендә
Көпә-көндез ут яна,
Сандугачым сайрамагач,
Моңлы аһәң югала.
Кая булган моңлы авыл,
Кая шәһәр көйләре.
Шакмаклы Алисә көйли
Бүген татар өйләрен.
Туган җирдә, кыргый сөйләм,
Өнемме бу, төшемме?!
Әңгәмәдә сүз әйтерлек
Әллә соңгы көнемме?
«Әннә» диеп әйтсә сабый,
«Әнием» дисә бала,
Хафаланган йөрәгемә
Бал да май булып ята.
Авыл, шәһәр өйләрендә
Татар гаиләсе яши.
Сөйләшмиләр туган телдә
Шуңа җанкаем өши.
15-16.04.2025 Алсу Галеева
https://tatarsms.ru/article/2466
Авыл, шәһәр өйләрендә
Көпә-көндез ут яна,
Сандугачым сайрамагач,
Моңлы аһәң югала.
Кая булган моңлы авыл,
Кая шәһәр көйләре.
Шакмаклы Алисә көйли
Бүген татар өйләрен.
Туган җирдә, кыргый сөйләм,
Өнемме бу, төшемме?!
Әңгәмәдә сүз әйтерлек
Әллә соңгы көнемме?
«Әннә» диеп әйтсә сабый,
«Әнием» дисә бала,
Хафаланган йөрәгемә
Бал да май булып ята.
Авыл, шәһәр өйләрендә
Татар гаиләсе яши.
Сөйләшмиләр туган телдә
Шуңа җанкаем өши.
15-16.04.2025 Алсу Галеева
https://tatarsms.ru/article/2466
🔥3👍2🥰1
Яңгыр ява...
Яратамын, кайчан яңгыр ява,
Явып китсә, чыгам урамга.
Бераз тынычландырырга җанны,
Саф һаваны бераз суларга.
Бер-бер артлы тамчылар шакылдый,
Минем җилкәләргә, башыма.
Сулар гөрләвектән миннән ага,
Ага чәчтән, ага кашымнан.
Күкләргә күтәрәм күзләремне,
Карап торам чиксез офыкка...
Анда, өстә, яшеренгән кояш,
Анда, өстә, соры болытлар...
Р.Фәттәх, 14.05.2025
https://tatarsms.ru/article/2467
Яратамын, кайчан яңгыр ява,
Явып китсә, чыгам урамга.
Бераз тынычландырырга җанны,
Саф һаваны бераз суларга.
Бер-бер артлы тамчылар шакылдый,
Минем җилкәләргә, башыма.
Сулар гөрләвектән миннән ага,
Ага чәчтән, ага кашымнан.
Күкләргә күтәрәм күзләремне,
Карап торам чиксез офыкка...
Анда, өстә, яшеренгән кояш,
Анда, өстә, соры болытлар...
Р.Фәттәх, 14.05.2025
https://tatarsms.ru/article/2467
❤2👍1🤨1
Һәр тел матур!
Дөньяда һәр тел үзенчә матур,
Ачып тора кеше моңнарын.
Сөйләү вакытында тирә-юньгә
Чәчеп тора кояш нурларын.
Дөньяда һәр тел үзенчә көчле,
Мускул белән түгел, әсәрдә.
Чөнки, һәрбер телнең тарихында
Ята меңләп шигырь, хикәя.
Дөньяда һәр тел үзенчә камил,
Һәрбер телне кирәк сөяргә!
“Татар, урыс, чуваш, мари, якут –
Газиз телләр!” – кирәк дияргә!
https://tatarsms.ru/article/2471
Дөньяда һәр тел үзенчә матур,
Ачып тора кеше моңнарын.
Сөйләү вакытында тирә-юньгә
Чәчеп тора кояш нурларын.
Дөньяда һәр тел үзенчә көчле,
Мускул белән түгел, әсәрдә.
Чөнки, һәрбер телнең тарихында
Ята меңләп шигырь, хикәя.
Дөньяда һәр тел үзенчә камил,
Һәрбер телне кирәк сөяргә!
“Татар, урыс, чуваш, мари, якут –
Газиз телләр!” – кирәк дияргә!
https://tatarsms.ru/article/2471
❤1👍1🔥1
Куркыныч челтәр
Хәзер куркыныч Челтәргә
Бер нәрсә җибәрергә.
Чөнки, кайбересе урлый
Җибәргәнне үзенә.
Җибәрдең матур сурәтне,
Ул берсенә ошады.
Шуннан, бу хәйләкәр карак
Сурәтеңне урлады.
Ничек? Үз исем астында
Рәсемеңне бастырды.
Берничә көн элек булган
Датаны шунда куйды.
Бу синең сурәт булганын
Ничек соң избатларга?
Хокук сакчысына әләк
Бу каракка язарга?
Сак булыгыз, берәр нәрсә
Бастырганда Челтәрдә.
Чөнки карак, көнләшүче
Анда хәзер бигрәк тә.
https://tatarsms.ru/article/2495
Хәзер куркыныч Челтәргә
Бер нәрсә җибәрергә.
Чөнки, кайбересе урлый
Җибәргәнне үзенә.
Җибәрдең матур сурәтне,
Ул берсенә ошады.
Шуннан, бу хәйләкәр карак
Сурәтеңне урлады.
Ничек? Үз исем астында
Рәсемеңне бастырды.
Берничә көн элек булган
Датаны шунда куйды.
Бу синең сурәт булганын
Ничек соң избатларга?
Хокук сакчысына әләк
Бу каракка язарга?
Сак булыгыз, берәр нәрсә
Бастырганда Челтәрдә.
Чөнки карак, көнләшүче
Анда хәзер бигрәк тә.
https://tatarsms.ru/article/2495
👍1🔥1
Куркыныч чагылыш
Бервакыт, төн җиткәч, төштем
Баскычтан үз бүлмәмә.
Ялгыш кына карашымны
Төбәдем тәрәзәгә.
Анда зәгыйфь чагылышым,
Көзгедә сыман, балкый.
Шул ук егерме бер яшьлек
Габденнур миңа карый.
Аңа игътибар бирмичә,
Әкрен генә борылам.
Әмма бу чагылыш миңа
Һаман да карап тора.
Кинәт, күзе кызылланды,
Ул тәрәзәне ватты.
Җилдәге тизлеге белән
Минем артыннан чапты.
Куып җиткәч, баулар белән
Кулларымны уратты...
Суламыйча, аң югалтып,
Бер урында ятканмын...
https://tatarsms.ru/article/2715
Бервакыт, төн җиткәч, төштем
Баскычтан үз бүлмәмә.
Ялгыш кына карашымны
Төбәдем тәрәзәгә.
Анда зәгыйфь чагылышым,
Көзгедә сыман, балкый.
Шул ук егерме бер яшьлек
Габденнур миңа карый.
Аңа игътибар бирмичә,
Әкрен генә борылам.
Әмма бу чагылыш миңа
Һаман да карап тора.
Кинәт, күзе кызылланды,
Ул тәрәзәне ватты.
Җилдәге тизлеге белән
Минем артыннан чапты.
Куып җиткәч, баулар белән
Кулларымны уратты...
Суламыйча, аң югалтып,
Бер урында ятканмын...
https://tatarsms.ru/article/2715
❤4👍1🔥1
Ходаем, гафу ит...
Я Ходаем, гафу итче мине,
Балачакта мин азэшләдем.
Йөзләп шигырь язу урынына,
Уеннарны уйнап, яшәдем.
Я Ходаем, гафу итче мине,
Мин дусларны эзләп-маташтым.
Нәтиҗәдә, бернинди дә дуссыз
Кыз-иптәшсез хәзер мин калдым.
Я Ходаем, гафу итче мине,
Балачакта бик күп сүгендем.
Чөнки миндә булды һич үзаңсыз
Төссез хисле черек күңелем...
Я Ходаем, Синнән ярдәм сорыйм,
Булыш, зинһар, миңа үсәргә!
Бу дөньяга яхшылыкны кылып,
Дөрес кеше булып яшәргә!
https://tatarsms.ru/article/2743
Я Ходаем, гафу итче мине,
Балачакта мин азэшләдем.
Йөзләп шигырь язу урынына,
Уеннарны уйнап, яшәдем.
Я Ходаем, гафу итче мине,
Мин дусларны эзләп-маташтым.
Нәтиҗәдә, бернинди дә дуссыз
Кыз-иптәшсез хәзер мин калдым.
Я Ходаем, гафу итче мине,
Балачакта бик күп сүгендем.
Чөнки миндә булды һич үзаңсыз
Төссез хисле черек күңелем...
Я Ходаем, Синнән ярдәм сорыйм,
Булыш, зинһар, миңа үсәргә!
Бу дөньяга яхшылыкны кылып,
Дөрес кеше булып яшәргә!
https://tatarsms.ru/article/2743
🙏4👍1🔥1
Ел патша
Ел исемле бер патшада
Дурт бала булган икән.
Кыш - иң өлкәне, кырыс ди,
Аның арттан яз бикә,
Җәй бик шаян, шуклыгы бар,
Көз сылу - иркә бик тә.
Үсә төшкәч гаилә корып,
Үз тормышлары булган.
Дөнья да тик тормый инде -
Патша да бабай булган,
Бер-бер артлы тәгәрәшеп
Унике онык туган.(6/03/2024)
Һәркайсында өчәр бала,
Нәсел-нәсәбтә муллык.
Ел патшага кызыгырлык
Гаилә бит ул зур байлык.
Тәүге оныгы Гыйнвар ди,
Шулай итеп башладык.
Икенче чират Февральдә
Февраль бик буйчан түгел.
Әллә абыйсы үртәгән
Февральдә нечкә күңел.
Яз бикәнең балалары:
Март, Апрель, Май - уллары.
Шаян Җәйнең нәниләре
Июнь, Июль, һәм Август.
Көз бикәдә Сентябрь ди,
Октябрь, һәм Ноябрь.
Ә төпчеккә, күәс җыйган
Кыш баласы Декабрь.
Билгеле ки, һәркайсы да
Кабатланмас холыкта.
Кайсы уйчан, кайсы иләс
Ел оныгы булып та.
Кунакка да йөрешмиләр
Бер генә көн кунып та.
Патша булгач, әмер биреп
Бабай канун яздырган.
Һәр балага, һәр оныкка
Ул эшләрен калдырган.
Еллык календарь битенә
Имзаларын куйдырган.
https://tatarsms.ru/article/2776
Ел исемле бер патшада
Дурт бала булган икән.
Кыш - иң өлкәне, кырыс ди,
Аның арттан яз бикә,
Җәй бик шаян, шуклыгы бар,
Көз сылу - иркә бик тә.
Үсә төшкәч гаилә корып,
Үз тормышлары булган.
Дөнья да тик тормый инде -
Патша да бабай булган,
Бер-бер артлы тәгәрәшеп
Унике онык туган.(6/03/2024)
Һәркайсында өчәр бала,
Нәсел-нәсәбтә муллык.
Ел патшага кызыгырлык
Гаилә бит ул зур байлык.
Тәүге оныгы Гыйнвар ди,
Шулай итеп башладык.
Икенче чират Февральдә
Февраль бик буйчан түгел.
Әллә абыйсы үртәгән
Февральдә нечкә күңел.
Яз бикәнең балалары:
Март, Апрель, Май - уллары.
Шаян Җәйнең нәниләре
Июнь, Июль, һәм Август.
Көз бикәдә Сентябрь ди,
Октябрь, һәм Ноябрь.
Ә төпчеккә, күәс җыйган
Кыш баласы Декабрь.
Билгеле ки, һәркайсы да
Кабатланмас холыкта.
Кайсы уйчан, кайсы иләс
Ел оныгы булып та.
Кунакка да йөрешмиләр
Бер генә көн кунып та.
Патша булгач, әмер биреп
Бабай канун яздырган.
Һәр балага, һәр оныкка
Ул эшләрен калдырган.
Еллык календарь битенә
Имзаларын куйдырган.
https://tatarsms.ru/article/2776
👍3❤1🔥1
Хәерле көн, татарым!
Хәерле иртә, милләтем!
Хәерле көн, татарым!
Хәерле шигырь юлларын
Сезнең өчен атадым.
Типтереп яшисе килә
Кояш күктән елмайгач.
Яшәү көче, яшәү дәрте
Өстәлә язлар тугач.
Күңелләр яктырып китә,
Җылына салкын йөрәк.
Матур иҗат булдыруга
Укучылар зур терәк.
Сәламәтлек телим сезгә,
Күңелләр тынычлыгы.
Яшәгез әле бирешми,
Чәчрәтеп карлы суны.
Яшик әле бергә-бергә
Җырлап-биеп һәм көлеп,
Ходай бүләк иткән көннең
Һәрбер мизгелен сөеп.
06.03.2026
АЛСУ ГАЛЕЕВА
https://tatarsms.ru/article/2873
Хәерле иртә, милләтем!
Хәерле көн, татарым!
Хәерле шигырь юлларын
Сезнең өчен атадым.
Типтереп яшисе килә
Кояш күктән елмайгач.
Яшәү көче, яшәү дәрте
Өстәлә язлар тугач.
Күңелләр яктырып китә,
Җылына салкын йөрәк.
Матур иҗат булдыруга
Укучылар зур терәк.
Сәламәтлек телим сезгә,
Күңелләр тынычлыгы.
Яшәгез әле бирешми,
Чәчрәтеп карлы суны.
Яшик әле бергә-бергә
Җырлап-биеп һәм көлеп,
Ходай бүләк иткән көннең
Һәрбер мизгелен сөеп.
06.03.2026
АЛСУ ГАЛЕЕВА
https://tatarsms.ru/article/2873
❤3👍1