Хатын-кызлар җырлый 09.03.24
22 subscribers
19 photos
1 video
2 links
Download Telegram
Вот такие красавицы создавали и создают татарскую музыку, которую мы любим! 🎼🖤🎶
ТАТАРЧА КУШ-АП 🎼

🌷 Минем өемдә йөрәгем җиңел (1)
Минем өемдә йөрәгем тыныч (2)
Минем өемдә йөрәгем ачык (3)
Минем өемдә

🍃 Минем дөньяда һәркем бәхетле
Дөньяда минем дуслык, тынычлык
Минем дөньяда иман, зирәклек
Минем дөньяда

🍓 Йөгерә-йөгерә җиләк җыйганда,
Карагайлы урман буенда,
Син булырсың минем уемда!

🍓 Җир җиләгем, кура җиләгем!
Сагынып көтәм сине, чибәрем!
Җир җиләгем, кура җиләгем!
Сагынып көтәм сине, чибәрем!
Җир җиләгем, кура җиләгем!
Сагынып көтәм сине, чибәрем!

🌬 Серле күзләр, шомырт төсле күзләр,
Моңсуланып ниләр уйлыйсыз?
Сезне күрсәм, таба алмыйм сүзләр,
Күңелемне һаман борчыйсыз.

🌺 Гөлчәчәкләр җыйдым сайлап кына,
Чәчәкләрнең җыйдым алсуын.
Шул чәчәкләр сөйләп бирер сиңа
Йөрәгемнең сөю, ярсуын.

⛅️ Бөтен нәрсә сине хәтерләтә,
Бөтен нәрсә сине уйлата.
Уйласам, уйларым, җырласам, җырларым
Сагышымны гына яңарта.

🌅 Таңнар атса, таңнарым,
Кичләр җитсә, кичем сагышлы.
Нишләтергә, дуслар, нишләтергә, дуслар,
Йөрәктәге ачы сагышны?

🌱 Биргәнсең син миңа ал нурын таңнарның,
Җыйгансың син миңа бар гөлен даланың,
Биргәнсең канатлар талпыныр чагымда,
Балалык рәхмәтем җырымда чагыла.

🍎 Кадерләп устергән мин синең җимешең,
Куеның - гөлбакча, назлы җил - сулышын.
Инде буй җитсәм да, мин сиңа сабыймын,
Күңелен назларын күзеңнән таныймын.

☁️ Синең өчен һәрчак аяз,
Зәңгәр һава,
🌨 Синең өчен сәйлән сыман
Карлар ява.
Сәйлән карлар бар хәятне
Били акка —
Табигатьне сафлык күмә
Синең хакка.

Елга, тугайларсинең өчен,
Кырлар, тургайларсинең өчен.
Җир һәм йолдызларсинең өчен,
Сөюең калсын минем өчен.

🌷Синең өчен ал гөлләрем
Чәчәк ата,
Синең өчен сайрап туймый
Сандугач та.
Исемең яңгырый бер моң булып
Тирә-якта —
Мин бәхетле бу дөньяда
Син бар чакта.

Елга, тугайлар — синең өчен,
Кырлар, тургайлар — синең өчен.
Җир һәм йолдызлар — синең өчен,
Сөюең калсын минем өчен.


🕊🌱🪻🌿🌻🌾🍃🌳
Благодарю всех за чудесную репетицию!
Денежку можно отправить вот сюда 💗 🕊🌿
Free donation от 350₽
Можно отправить ⬇️

https://www.tinkoff.ru/cf/9ZD2VpHSKSs

или

89956882411
Виктор Сергеевич Г.

можно и Сбер

🌺🌸🌷🌼🌹
Бигрәк рәхәт булды бу!

Благодарю за такое наполненное и душевное пение хором

В комментариях под этим постом можно поделиться вашими впечатлениями и видео 🕊🌿💗

До скорых музыкальных встреч! 🎶