Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Бездә кунаклар😍❤️📸
«Тәрбия» гаилә үзәгендә җәйге медиа сменага йөрүче балалар килде. ☺️

«Көмеш кыңгырау»ның 25нче саны дөнья күрде.
Бу санда сезне:
✅«Лагерь һәм авыл баттлы». Фирүзә Ибраһимованың төрле лагерьларда ял иткән, авылны яратучы Актаныш кызы Гөльяр Газетдинова белән әңгәмәсе.
✅Җәй көне авылда нишләп була – идеяләр исемлеге.
✅Лилия Гыйбадуллинаның «Гейм оф Ханс» мавыктыргыч повестеның дәвамы. Һәм башка кызыклы язмалар көтә!

Әгәр фото-видеолар төшерегә яратсаң, «Җәйгә – лайк 2024» бәйгесендә катнаш!
Бәйге хакында тулырак https://chelny-rt.ru/news/bygelr/aiga-laik-2024-baigese-start-ala

Мөслим районы Метрәй авылындагы Исмагыйль мәчетендә ял һәм әхлак лагеры эшли. Балалар намаз укырга, тәртипкә өйрәнәләр, догалар ятлыйлар. Шимбә СВО дан кайткан солдат һәм җирле шагыйрь Рүзәл Минһаҗев белән очрашу булачак. Малайлар чиратлашып өйлә намазына матур итеп азан әйтәләр.
Актанышның җиләген җыеп бетергәч, Казанга килеп җыйдым. Тутырып кына булмады, караңгы төште, ди Ләйлә Нуриева. 😂
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Бу клипта газетаның актив хәбәрчеләре. Видео авторы - быел 11нче сыйныфны тәмамлаган ӘМИР ФӘРХУЛЛИН. Әлеге җырга шигырьне дә ул язган. Ә көен Илвир Габдрахманов исемле талантлы егет иҗат итте. Ул вакытта Илвир 9нчы сыйныфта иде.Үзе башкара да. Без аның турында язган идек тә. Нинди сәләтле егетләр!
Дөресен әйткәндә, күңелләр тулды. Видеодагы хәбәрчеләребезнең күбесе быел мәктәпне бетерде. Зур тормыш юлына аяк бастылар. «Көмеш кыңгырау» аларның һәрбер хатына, хәбәренә, фото-видеоларына сөенеп яшәде. Уңышлар, балалар!

Тарихи вакыйга: Равил абый Фәйзуллин Балык Бистәсенә яшь иҗатчыларны җыйды.
Чөгендердән тәмле һәм бик файдалы бу салатны ясап кара әле.😊
Ниләр кирәк? 👇🏻
✅3 баш чөгендер,1 яшел алма, 2 баш сарымсак, 0,5 стакан йогурт, 1 чәй калагы бал,1 аш кашыгы чикләвек. Тоз, борыч – тәменчә.
✅Эш барышы:
✅Чөгендерне чистартып эре «Корея» кыргычыннан чыгарасың. Суын түксәң әйбәтрәк. Алманың тышын чистартып, шулай ук эре кыргычтан чыгарасың.
✅Сарымсакны ваклап турыйсың һәм йогурт белән кушасың. Барлыкка килгән соуска тәменчә тоз, бал һәм борыч кушасың.
✅Чөгендерне алма һәм чикләвек белән, аннары йогуртлы соус белән болгатасың.
✅Берәр сәгатькә суыткычка куеп алсаң, ничек ашап бетергәнеңне сизми дә калырсың! Чып-чын!

Forwarded from Rail Gataullin
Хөрмәтле әдәбият сөючеләр!
Сезне 14 июль көнне 20:00 сәгатьтә https://t.me/+349gjrOevGtiY2Ri адресы буенча Телеграм'да шагыйрә, язучы, Саҗидә Сөләйманова кызыксындыру премиясе, Шәүкәт Галиев премиясе иясе Лилия Фәттахова белән туры эфирга чакырабыз!
Туры эфирда Лилия Фәттахованың үзе һәм иҗаты белән якыннан танышу, шагыйрәгә сораулар бирү мөмкинлеге, балалар әдәбияты темасына бергә фикер алышу көтелә.
ТУРЫ ЭФИР ВАКЫТЫ: 14.07.2024, 20:00 сәгатьтә
УРЫНЫ: https://t.me/+349gjrOevGtiY2Ri
Яшь чикләүләре юк.

Telegram
Шагыйрә, язучы Лилия Фәттәхова белән туры эфир
#ӘдәбиМарафон проекты кысаларындашагыйрә, язучы, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия, Шәүкәт Галиев премиясе иясе Лилия Фәттәхова белән туры эфир. 14.07.2024
"Чаллының Җиңү паркында үткән Питрауга эләктем әле. Афәрин, Әдилә!" дип язды хәбәрчебез Руслан Логинов. Әдилә Ишалина "Питрау сандугачы"нда 1нче урын яулады!