Azatlıq Radiosı
2.55K subscribers
9.57K photos
956 videos
8 files
15.7K links
Русия хакимиятләре Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Укучыбыз иминлеген кайгыртып, без фикер калдыру мөмкинлеген әлегә сүндереп торырга булдык. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли. Бергә булыйк!
Download Telegram
🔥Бу атнаның төп хәбәрләре – Азатлык Радиосы күзлегеннән

Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Хәерле иртә! 12 май, дүшәмбе иртәсенә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔵Украина президенты Владимир Зеленский Русия белән сөйләшүләр өчен Истанбулга килергә җыена. Ул бу пәнҗешәмбе Төркиядә Путин белән шәхси очрашуга әзер булуын белдерде.

🔵Польша премьер-министры Доналд Туск Варшауда узган ел янган сәүдә үзәгенә ут төртүдә Русия махсус хезмәтләрен гаепләде. Бинаның 1400 кибете тулысынча янып беткән. Туск сүзләренчә, шикләнелүчеләрнең бер өлеше тоткарланган.

🔵Кытай һәм АКШ икътисади һәм сәүдә киңәшләшүләр алып бару өчен махсус механизм булдыру турында килеште. Бу хакта Кытай медиасы 10–11 майда Женевада узган ике яклы очрашулардан соң хәбәр итте.

🔵Татарстан хезмәт хакы иң тиз арткан төбәкләр унлыгына керде. РИА "Новости" тикшеренүенә караганда, тагын 3,5 елдан республика халкының яртысы аена 100 мең сумнан да ким булмаган хезмәт хакы алачак.

🔵Төнлә биткойн бәясе 105 мең доллардан артты.

Бүген дә Азатлык Радиосы белән калыгыз!

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Узган май бәйрәмнәрендә Казанга 200 меңләп турист килгән

Узган елның май бәйрәмнәре белән чагыштырганда, быел килгән туристлар саны 7,7%-ка күбрәк. Бу хакта Казан мэриясендәге утырышта белдергәннәр.

Туристларны якынча яртысы – Русиянең башка төбәкләреннән. Башка яртысы исә башкалага Татарстан районнарыннан килгән диелә.

▪️Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, ялларга чит илләргә бару кыенлашты. Бу фонда Татарстанга килүче туристлар саны күбәйде.

▪️2024 елда Казанга 4,5 млн турист килгән. Бу 2023 елдан 12,5% күбрәк.

#Татарстан
@azatliqradiosi
📍Менделеевски районында водород җитештерүче атом энерготехнология станциясе төзү инде быел май аенда ук башланырга мөмкин.

Бу хакта «Реальное время» яза.

2023 елның февраль башында "Росатом" ширкәте Татарстанда водород җитештерүче атом энерготехнология станциясе төзү ихтималы турында хәбәр итте. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге тәкъдимне хуплап, аны өйрәнергә кушты.

"Росатом" вәкиле сүзләренчә, оешма елына 400 мең тонна югары дәрәҗәдә чиста водород (яшел водород) эшләп чыгарачак. Беренче реакторны 2032 елда эшләтә башламакчылар, ә станция үзе тулысынча 2035 елга кулланышка керер дип көтелә. Ул бер үк вакытта атом энергиясе дә чыгарачак, диелә. "Росатом" Татарстанга елына 20 млрд сум салым түләячәген дә вәгъда итте.

Бу Татарстан икътисады өчен бу отышлы проект булачак, дип сөйләгән иде Азатлыкка Татарстан фәннәр академиясенең химия һәм химик технологияләр бүлеге академик секретаре Әхмәт Мазһаров.

— Татарстан нефть химиясе сәнәгате өчен водородның бәясе дүрт тапкырга арзанрак торачак дип вәгъда итәләр. Хәтта ике тапкырга очсызрак булса да, бу — зур күрсәткеч. Без ике куян койгрыгын берьюлы тотабыз дигән сүз. Бер яктан, водородның бәясе арзаная, икенче яктан, әйләнә-тирәне CO2-дан саклыйбыз. Максат изге кебек.

Татарстанның атомга каршы җәмгыяте рәисе Альберт Гарапов бу Чернобыль яки Кыштымдагы кебек глобаль авария булу ихтималы тудыра дип белдергән иде. Ул аны 80нче елларда төзелә башлаган "Татар АЭС" принцибы белән төзелә диде. "Чернобыль (1986), Фукусима-1 (2011), хәтта Кыштым фаҗигасе (1957) кебек глобаль авария булу ихтималы бар", дип сөйләгән иде.

@azatliqradiosi
10 майда Буэнос-Айреста Сабантуй узган

Байрес татарча телеграм каналындагы фото һәм видеолардан күренгәнчә, татарлар катык тулы табак төбеннән тәңкә табу, кашыкка йомырка салып йөгерү, сулы чиләкләр куелган көянтә белән йөгерү һәм башка уеннарда катнашкан, ит кыздырган, милли ризыклар белән сыйланган.

Азатлык элегрәк Казанда туып үскән, 2022 елның октябрендә хатыны белән Буэнос-Айреска очкан һәм беренче балаларын шунда тапкан эшкуар Илнур Мухтов белән сөйләшкән иде.

“Аргентинада иң шаккатырган әйбер — кешеләрнең ирекле булуы. Русиядә исә халык үзенә тагылган стереотиплар белән яшәргә мәҗбүр: ягъни кешенең уңышлы булып саналуы материаль байлыкка бәйле. Ә Аргентинада алай түгел! Кешеләр монда бик гади», дип сөйләгән иде ул.

Тулырак 👉монда укый аласыз.

@azatliqradiosi
Хәерле кич, хөрмәтле укучыларыбыз! 12 май киченә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔹АКШ президенты Доналд Трамп әгәр Русия һәм Украина вәкилләре арасында Истанбулда сөйләшүләр узса, 15 майда анда барырга мөмкинлеген әйтте дип яза Reuters.

🔹ХӘМӘС 2023 елның 7 октябрендә тотык итеп алынган АКШ ватандашы Идан Александрны азат итте.

🔹Лондондагы мәхкәмә Болгарстан ватандашы Орлин Русевны Русия файдасына шымчылыкта гаепләп, ун ел да сигез айга ирегеннән мәхрүм итте.

🔹Вологдада 16 һәм 17 яшьлек ике мәктәп укучысын электровозга ут төртүдә гаепләп тугыз һәм алты елга колониягә хөкем иттеләр.

🔹Талиблар Әфганстанда шахмат уенын тыйды. Алар аны комар уен дип әйтә. Ислам динендә комар уеннар рөхсәт ителми.

🔹Русиядә доллар төшүен дәвам итә. Хәзер аның бәясе 79 сумны тәшкил итә.

@azatliqradiosi
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар! 13 май, сишәмбе иртәсенә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Сивил авиация халыкара оешмасы (ICAO) 2014 елның июлендә Донбасс өстендә Амстердамнан Куала- Лумпурга оччкан Malaysia Airlines ширкәтенең MH17 рейсы һәлакәтендә Русияне җаваплы дип таныды. Фаҗигадә 298 кеше һәлак булды.

🔸Русия Грзузия аша Көнбатыштан зур күләмдә төзелеш техникасы ала дип ачыклаган IFact басмасы. Санкцияләргә карамастан, 2022 елдан бирле Германия һәм АКШ кебек илләрдән якынча ике мең бульдозер, экскаватор, кран кертелгән.

🔸Украинада Русия армиясе белән идарә иткән Сергей Суровикинны Җәзаирда (Алжир) хәрби зиратта совет солдаты каберенә чәчәкләр салу вакытында төшкән фотоларда күргәннәр. Евгений Пригожин фетнәсеннән соң Суровикинның язмышы билгеле түгел иде.

🔸Эстониядән Русиягә евро акчасын алып чыгу өчен чиктә штрафлар керткәннәр. Җәзалар чамадан тыш зур дип әйтәләр. Мисал өчен 20 евро өчен 100 евро, 300 еврога 800 евро штраф салына. Доллар, рубль өчен җәза юк.

🔸Татарстанның Яшел Үзән районының Залесный, Осиново, Яңа Турада һәм шулай ук "Салават Күпере" вә "Салават Күпере - 2" комплексы торак йортларында төнге сәгать өчтән бирле ут юк. Электр тәэминаты авария сәбәпле өзелгән. Кайбер урыннарда мобил интернет та эшләми дип зарланалар.

Әлегә шулар. Бүген дә Азатлык Радиосы белән калыгыз.

@azatliqradiosi
10 майда Киевка сәфәре барышында Британия премьер-министры Кир Стармер "Musafir" кырымтатар ресторанында булган.

Ресторанның Facebook битендә урнаштырылган видеодан күренгәнчә, Стармер ресторан хезмәткәрләре белән кул биреп күрешеп чыга, аннары аңа кырымтатар бизәкләре ясалган тәлинкә бүләк итәләр.

Укучылар Стармерны ни белән сыйлаулары турында да кызыксынган. "Янтык, чибүрәк һәм ит", дип яза "Musafir" хезмәткәрләре.

Хәтерләсәгез, нәкъ ун ел элек, 2015 елны Бакчасарайда халык яратып йөри торган "Musafir" рестораны ябылды. Русия басып алган Кырым мәхкәмә һәм прокуратурасы ресторан эшчәнлеген "канунсыз" дип тапты.

"Хөрмәтле кунакларыбыз, "Musafir" кафесы 11 майдан ябылырга мәҗбүр булачагы турында хәбәр итә. Сезнең өчен башкарган эшләребезне "яңа Кырым" прокуратурасы һәм мәхкәмәләре канунсыз дип тапты. Бик кызганыч. Безнең тырышлыкларыбызга бәя бирелмәде", дип язган иде алар ул вакытта.

Фото видеодан кисеп алынды.

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Узган җомга көнне Мәскәүнең Поклонная (Тәүбә) тавындагы мәчет янында тәртипне полиция хезмәткәрләре белән бергә "Урыс җәмгыяте" ("Русская община") хәрәкәте вәкилләре дә саклаган.

"Мулла из-за угла" Telegram каналына мәчеткә җомга намазында булган кеше язуынча, гыйбадәт йорты янында беркайчан да ниндидер низаглар да, тәртип бозулар да булмаган, шуңа үтәмилләтчел хәрәкәт вәкилләрен мәчет янына сакка кую аңлашылмаган.

Элегрәк "Русская община" каналында активистлар Южное Бутоводагы гыйбадәт йортында канунсыз мәчет эшли дип Мәскәү мэрына, прокуратурага, Эчке эшләр министрлыгы һәм ФСБга мөрәҗәгать иткән иде. Алар гыйбадәтханәне ябуны, анда йөрүчеләрне хәрби комиссариатта исәпкә алуны сорады. Шуннан соң Тикшерү комитеты бу мөрәҗәгать нигезендә тикшерү үткәрүен белдерде.

Коммерсантъ язуынча, Котельники шәһәрендәге рейдлар артында да "Урыс җәмгыяте" дип аталган урыс милләтчеләре оешмасы торырга мөмкин.

"Урыс җәмгыяте" элегрәк Казанда һәм Уфада йөрешләр дә уздырды.

Әлеге үтәмилләтчеләр кемгә ышыклана, аларны кем финанслый?

Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi

#rfe_rl
Русия армиясенә җәлеп ителгән элекке ун тоткын Украина сугышына җибәрелергә тиешле булган Ростов өлкәсе хәрби полигоныннан качкан.

Бу хакта җирле медиаларга сылтанып «Медиазона» яза. Әлеге ирләр авыр җинаятьләр өчен хөкем ителгән булган.

Алар май бәйрәмгәрендә, аерым алганда 8-9 май көннәрендә качкан. Качуларын хәрби кием алырга килмәгәч кенә белгәннәр.

Ун кешенең дүртесен беренче тәүлектә үк Ростовтан китәргә җыенганда тоткарлаганнар, тагын икесенең кайда булуы билгеле. Калган дүртесе турында мәгълүмат юк.

@azatliqradiosi
Истанбулда узачак сөйләшүләрдә АКШ президенты Доналд Трампның махсус вәкилләре Кит Келлог һәм Стив Уиткофф катнашачак.

Бу хакта Reuters агентлыгы хәбәр итә.

CNN язуынча, Келлог һәм Уиткофф анда күзәтүчеләр буларак барачак. Трампның анда катнашуы Русия президенты Владимир Путинның килү-килмәвенә бәйле диелә.

Русия белән Украина сөйләшүләре Истанбулда 15 майда узачак.

@azatliqradiosi
Русия Дәүләт Думасында чит илгә күчеп киткән русияләргә штраф салу һәм аларның милкен тартып алу турындагы канун өлгесен беренче укылышта кабул ителде.

Документ Думага былтыр октябрьдә кертелгән иде. Ул чит илләрдә яшәүче русияләрне "Русия мәнфәгатьләренә каршы килүче" гамәлләре өчен җәзага тартуны күз уңында тота.

Канун өлгесендә түбәндәгеләр тәкъдим ителә:

➡️"Русия мәнфәгатьләренә каршы килә торган" хокук бозулар өчен административ җаваплылыкка тарту. Документта "мәнфәгатьләр" һәм "хокук бозулар"ның исемлеге юк.

➡️Мөлкәтне хуҗасыннан башка гына да тартып алу. Милекне тартып алу турындагы беркетмәләр хуҗаларының имзасыннан башка гына төзеләчәк.

➡️Мөлкәтне тартып алу эше башлануы турында электрон почта аша хәбәр, итү тәкъдим ителә, әмма нинди почтага икәне әйтелми.

Дума юристлары "Русия мәнфәгатьләре" дигән төшенчәнең төгәл булмавы аркасында моны төрлечә аңларга мөмкин, дип тәнкыйтьләгән иде. Электрон почта аша хәбәр итү исә кешенең үзен яклауга хокукын боза, ә административ сак, мәҗбүри эшләргә хөкем итү яки депортацияләү кебек җәза төрләрен чит илдәге русияләргә биреп булмый, дип тә искәрттеләр.

Русия Думасы рәисе Вячеслав Володин исә Русиягә каршы гамәлләр дип "гаскәр турында ялган мәгълүмат тарату"ны, "наци символларын пропагандалау ны", "сүз ирегеннән начар ният белән файдалануны" атаган иде.

Тулырак➡️ монда укыгыз.

@azatliqradiosi
Хәерле кич, хөрмәтле укучыларыбыз! 13 май киченә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔹Бүген Русия хәрбиләренең Харьков өлкәсенең Купянски районындагы Нечволодовка авылына һөҗүме нәтиҗәсендә өч кеше һәлак булган. Аның берсе 87 яшьлек ир кеше дип яза район башлыгы Андрей Канашевич.

🔹Бу атнада Русия белән Украина арасында сугышны туктату юнәлешендә алга китеш булмаса, Европа берлеге Мәскәүгә каршы энергетика һәм финанс өлкәдә чикләүләр кертәчәк. Бу хакта Германия канцлеры Фридрих Мерц әйтте.

🔹Таксистларны бары тик Русиядә җитештерелгән машиналарда гына йөрергә мәҗбүр итәчәкләр. Русия Дәүләт думасы бу хакта икенче һәм өченче укылышта канун өлгесен кабул итте. Белгечләр фикеренчә, яңа канун аркасында таксига бәяләр ике-өч тапкырга артачак.

🔹Казаннан Вьетнамга беренче туры очышлар башланган. Очкыч Вьетнамның Нячанг ял шәһәренә тугыз сәгать очкан.

🔹Җырчы Фирдүс Тямаевка онкология диагнозы куйганнар. Ул калкансыман бизенең ике ягында да онкология тапканнарын сөйләде. Аның сүзләренчә, бу яман булмаган шеш. «Дарулар бирделәр, дәваланам», ди ул.

🔹58 яшендә Смоленски өлкәсе вице-губернаторы, Нурлат районының элекке башлыгы Алмаз Әхмәтшин вафат булган. Әхмәтшинның эш урынында хәле начарланган. Тромб өзелгән булырга мөмкин дип фаразлана. Әхмәтшин белән иртәгә Казанның Мәрҗани мәчетендә хушлашачаклар.

@azatliqradiosi