Azatlıq Radiosı
2.54K subscribers
9.65K photos
967 videos
8 files
15.7K links
Русия хакимиятләре Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Укучыбыз иминлеген кайгыртып, без фикер калдыру мөмкинлеген әлегә сүндереп торырга булдык. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли. Бергә булыйк!
Download Telegram
yeniki
Ә ялларда сезгә Әмирхан Еникинең 1959 елда язылган "Туган туфрак" хикәясен тыңларга тәкъдим итәбез.

"Әйдә! Online" проекты текстны татар телен өйрәнүчеләр өчен җайлаган.

Тексты Азатлык Радиосы сәхифәсендә.

@azatliqradiosi
⚡️ Русия президенты Владимир Путин Украинага "туры сөйләшүләр"не торгызырга тәкъдим итте

Ул 15 май көнне Украина вәкилләре белән Истанбулда күрешергә тәкъдим итте. Русия бу сөйләшүләр алдыннан алшартлар булмавын әйтте.

Моңарчы Украина президенты Владимир Зеленский тәкъдим иткән 30 көнлек ут туктату турында Путин берни әйтмәде.
Төркиядәге Бөгрүделик татар авылы 😍

Бөгрүделик (Böğrüdelik) Төркиянең Конья җирендә урнашкан татар авылы. Татарлар Себердән 1907 елда чыгып киткән, 1908 елда бу якларга килеп җиткән. Аларга җир бүлеп бирүдә татар сәясәтчесе, дин әһеле Габдрәшит Ибраһимов ярдәм итә.

Хәзер авылда 300ләп хуҗалык бар. Күбесе авылга җәй көнне яки бәйрәмнәргә кайта. Кышка авылда 30лап кына хуҗалык кала. 1998 елга кадәр мәктәп булган, ул балалар аз калгач ябылган. Мәчет эшли.

Авыл тормышыннан фотосурәтләрне 👉 безнең сайтта карагыз.

#татардөньясы
@azatliqradiosi
🔥Бу атнаның төп хәбәрләре – Азатлык Радиосы күзлегеннән

Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Хәерле иртә! 12 май, дүшәмбе иртәсенә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔵Украина президенты Владимир Зеленский Русия белән сөйләшүләр өчен Истанбулга килергә җыена. Ул бу пәнҗешәмбе Төркиядә Путин белән шәхси очрашуга әзер булуын белдерде.

🔵Польша премьер-министры Доналд Туск Варшауда узган ел янган сәүдә үзәгенә ут төртүдә Русия махсус хезмәтләрен гаепләде. Бинаның 1400 кибете тулысынча янып беткән. Туск сүзләренчә, шикләнелүчеләрнең бер өлеше тоткарланган.

🔵Кытай һәм АКШ икътисади һәм сәүдә киңәшләшүләр алып бару өчен махсус механизм булдыру турында килеште. Бу хакта Кытай медиасы 10–11 майда Женевада узган ике яклы очрашулардан соң хәбәр итте.

🔵Татарстан хезмәт хакы иң тиз арткан төбәкләр унлыгына керде. РИА "Новости" тикшеренүенә караганда, тагын 3,5 елдан республика халкының яртысы аена 100 мең сумнан да ким булмаган хезмәт хакы алачак.

🔵Төнлә биткойн бәясе 105 мең доллардан артты.

Бүген дә Азатлык Радиосы белән калыгыз!

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM