Azatlıq Radiosı
2.56K subscribers
9.47K photos
953 videos
8 files
15.6K links
Русия хакимиятләре Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Укучыбыз иминлеген кайгыртып, без фикер калдыру мөмкинлеген әлегә сүндереп торырга булдык. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли. Бергә булыйк!
Download Telegram
Татар дөньясы бөек шагыйрь Габдулла Тукайны искә алды

Күбрәк фотолар – безнең сайтта.

@azatliqradiosi
Башкортстанның халык артисты Фидан Гафаров вафат.

Ул гомер буена Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театрында эшләде.
🔥Бу атнаның төп хәбәрләре – Азатлык Радиосы күзлегеннән

Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 28 апрель, дүшәмбе, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸АКШ президенты Доналд Трамп сүзләренчә, Украина президенты Владимир Зеленский Кырымны кайтару таләбеннән баш тартырга әзер.

🔸Украин дроннары һөҗүме нәтиҗәсендә Брянски өлкәсендә бер кеше һәлак булган. Русия саклану министрлыгы илгә 115 пилотсыз очкыч җибәрелде, аларның 102се Брянски өлкәсенә дип белдерде.

🔸Петербур һава аланы әлеге вакытта ябылып тора дип хәбәр итте Росавиация.

🔸Төньяк Корея җитәкчелеге солдатларының Украина сугышында Русия ягында катнашуларын рәсми раслады.

🔸Башкортстан рапиристы Адэлина Бикбулатова Русия чемпионы булды. Көмеш медальне Курскидан Полина Козаева алган, өченче урында - Татарстаннан Марта Мартьянова һәм Курскидан Виталина Анащенкова.
Казанда Тукай туган көн: татар теле бәйрәмеме, Камал театры бенефисымы?


26 апрельдә Татарстан һәм бөтен татар дөньясы Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулуын билгеләде. Казанда бихисап татар чарасы узды. Төп чаралар бер генә җирдә - Камал театрының яңа бинасы эчендә һәм тышында үтте.

Азатлык аларга күзәтү тәкъдим итә. Сылтама VPN-сыз ачыла.
Фидан Гафаровны Башкортстанның Дүртөйле районы Яңа Уртай авылында җирләячәкләр

Башкортстанның, Татарстанның һәм Русиянең халык артисты Фидан Гафаров белән хушлашу Уфада сишәмбе, 29 апрель Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында 10.00 сәгатьтә була.

Матәм митингы 11.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә «Башинформ».

Актерны Башкортстанның Дүртөйле районы Яңа Уртай авылында хатыны янында җирләячәкләр.

Республика башлыгы Радий Хәбиров сүзләренчә, Фидан Гафаров кичә операция вакытында хастаханәдә үлгән. “Аның авыр хәлдә хастаханәгә китерелүе турында миңа хәбәр иткәннәр иде. Операция 2,5 сәгать барлы. Без барыбыз да өметләнле, ләкин, кызганычка, ул китте”, диде Хәбиров.

Халык артисты Башкорт драма театрында 55 елдан артык эшләде.
Истанбулда Тукайга багышланган балалар бәйрәме узды

Иртәнге якта татар шагыйренә куелган һәйкәлгә чәчәкләр кую тантанасы булды, биредә җирле татарлар һәм Татарстанның Төркиядәге вәкиллек хәзмәткәрләре катнашты. Төп бәйрәм чарасы исә Истанбулның Топкапы паркында урнашкан Татарстан музей-йортында узды. Биредә Идел-Урал төркиләренең мәдәният һәм ярдәмләшү җәмгыяте балалар өчен шигърият бәйрәмен оештырды.

Бәйрәмдә төрле яшьтәге егермеләп бала катнашты. Гомумән катнашучылар саны иллеләп кеше булды.

Кунакларның бер өлеше татар милли киемнәрдә иде. Шигърият бәйрәмен Истанбулда яшәүче татар яшьләре Алсу Рәхмәтуллина белән Әмирхан Нәҗипов алып барды.

Балалар шигырьләр сөйләде, Тукай турында TRT каналы төшергән фильмнан өзек карады, татар шагыйренең тормышына, иҗатына багышланган квизда, татар бизәкле кул эшләнмәләре ясау остаханәсендә катнашты.

Шулай ук түгәрәк татарча биюләр дә оештырылды.

👉Тулырак безнең хәбәрдә укыгыз.