Azatlıq Radiosı
2.56K subscribers
9.46K photos
953 videos
8 files
15.6K links
Русия хакимиятләре Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Укучыбыз иминлеген кайгыртып, без фикер калдыру мөмкинлеген әлегә сүндереп торырга булдык. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли. Бергә булыйк!
Download Telegram
Бүген татар шагыйре Габдулла Тукай тууына – 139 ел

Өч ел элек Азатлык Радиосы Тукай, ул яшәгән чор һәм аның иҗаты турында кызыклы интерактив уен әзерләгән иде. Аны искә төшереп, үзегезне тикшерергә чакырабыз!

👉 https://www.azatliq.org/a/31814692.html
(уен уйнар өчен VPN кирәк булырга мөмкин)
✈️ Татарстанның «ЮВТ Аэро» һава ширкәте Bombardier CRJ-200ER очкычына бөек татар шагыйре Габдулла Тукай исемен биргән.

Бу хакта ширкәтнең рәсми сәхифәсендә хәбәр ителә.

🛫 50 юлчыга исәпләнгән Bombardier CRJ-200ER очкычын «ЮВТ Аэро» 2012 елдан бирле куллана. RussianPlanes.net мәгълүматларына караганда, әлеге очкычның беренче очышы 2003 елда булган.

📍 Бу очкычта Самар, Сарански, Тубыл, Түбән Новгород, Яңа Уренгой һәм башка шәһәрләргә очарга мөмкин.
Казанның Кабан күле буенда Шигърият бәйрәме тәмамланды.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдуллин бәйрәмгә яшьләрнең дә күпләп килүен телгә алды, бәлки бу Камал театрының яңа бинасында узган "Печән базары" һәм Шигырь бәйрәменнән соң башланачак "Мин татарча сөйләшәм" чаралары белән бәйледер диде.

Чынлап та, театрга "Печән базарына" керергә зур тыгын барлыкка килде.

Әлеге вакытта Кабан күле буенда "Мин татарча сөйләшәм" чарасы башланды. Аны трансляциясе биредә бара.
Башкорт теленнән халыкара диктант чарасы узды.

Быел ул башлыча сугыш темасына багышланган иде. Башкорт телен башлангыч дәрәҗәдә белүчеләр Зөһрә Котлыгилдинаның "Без – сугыш балалары" китабыннан өзек язды. Ул Икенче дөнья сугышы турында. Текстны Украинадагы Русия сугышында катнашкан Ринат Күлтоманов укыды.

Башкорт телен иркен белүчеләр өчен Украинадагы сугышта катнашучылар турында "Онытмаска!" исемле тексты тәкъдим ителде. Бу текстны башкорт язучысы Миләүшә Каһарманова язган.

Инде алтынчы тапкыр башкорт теленең "төньяк-көнбатыш диалектында" да диктант яздырдылар.

Диктант алдыннан галим Искәндәр Сәетбатталов чыгыш ясап: "Диктантның бу варианты ата-бабаларыбыз инкыйлабка кадәр кулланган иске башкорт теленең нормаларына таяна", дип белдерде.

Диктант барышында татар теленнән аерылып торган бердәнбер сүз "урынлар" булды. Сәетбатталов сүзләренчә, төньяк-көнбатыш диалектта күплек санда сүзләр "-ләр/-лар" ярдәмендә генә ясала.
❗️"Тяжело с татарским" хурлык премиясенә быел Казанның транспорт системы лаек дип табылды

Быел Дөнья татар яшьләре Казан шәһәренең җәмәгать транспорты системында татар теленә җитәрлек икътибар бирелми дип тапкан.

Ни өчен? Дөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов өч сәбәпне атады:

✔️Казанда йөри торган җәмәгать транспорты сәхифәсе һәм мобиль кушымта татарча эшләми.
✔️Светофорларның аудио сигналлары да татарча яңгырамый.
✔️Кондукторсыз маршрутлардагы экраннарда, күрсәткечләрдә татар теленә урын һаман табылмый.

Хурлык премиясе белән бергә "Мин татарча сөйләшәм" чарасында татар телен хөрмәт иткән оешмалар да телгә алынды. Быел рәхмәт хатына Т-банк белән Nordwind Airlines ширкәтләре лаеклы дип табылды.

👍Т-банк үз банкоматларында хезмәтне татар телендә күрсәтә, мобиль кушымтаның татарча версиясе дә эшли.

👍Nordwind Airlines авиаширкәте үз очкычларында татар телендә игъланнар ясый.

▪️"Мин татарча сөйләшәм" акциясе кысаларында "Тяжело с татарским" антипремиясе 2012 елдан бирле тапшырыла. Әлеге "бүләк" татар телен санга сукмаган, эшчәнлекләрендә дәүләт теленә урын бирмәгән, телгә битарафлык күрсәткән оешмаларга бирелә. Антипремия башлыча дәүләт оешмаларына бирелә дип аңлата оештыручылар.

👉Тулырак монда укыгыз.
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Тукай туган тел шигыре төрле телләрдә ничек яңгырый?

Азатлык Радиосының 2017 елда чыгарган видеосы.
Бәйрәм кичендә балаларга Габдулла Тукай әкиятләрен укыгыз!

Аларны Азатлык Радиосының "Әйдә!Online" татар теле өйрәтү проекты әзерләде 👇🏻
Татар дөньясы бөек шагыйрь Габдулла Тукайны искә алды

Күбрәк фотолар – безнең сайтта.

@azatliqradiosi