Azatlıq Radiosı
2.56K subscribers
9.44K photos
953 videos
8 files
15.6K links
Русия хакимиятләре Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Укучыбыз иминлеген кайгыртып, без фикер калдыру мөмкинлеген әлегә сүндереп торырга булдык. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли. Бергә булыйк!
Download Telegram
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 25 апрель, җомга, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Русия "шахед"лары бүген төнлә Украинаның Харков һәм Павлоград шәһәрләренә һөҗүм иткән. Павлоградта 3 кеше, шул исәптән бер бала һәлак булган, 8 кеше яраланган дип белдерде җирле хакимият.

🔸Бүген шулай ук Украина дроннары аннексияләнгән Кырымдагы объектларга һәм Русиянең Шуя шәһәренә һөҗүм иткән.

🔸Британия премьер-министры Кир Стармер Украинадагы сугыш быел җәйгә туктар дип өметләнә. Ул атышларны вакытлыча туктатып торуга каршы, "Русия кире кайтырга мөмкин" дип курка.

🔸Русиядә Европа берлеге илләренә туристик һәм бизнес виза алырга теләүчеләр саны былтыргы белән чагыштырганда 12%ка арткан. Бу хакта Continent Express агентлыгы мәгълүматына сылтанып "Коммерсантъ" яза.
Медиа: Уиткофф очкычы Мәскәүгә төшеп утырган

АКШ президентының махсус илчесе Стив Уиткофф Русиядә. Бу хакта Интерфакс һәм башка мәгълүмат агентлыклары хәбәр итте.

Flightradar24 порталы мәгълүматларына караганда, Bombardier Global 7500 очкычы Майами һава аланыннан туры очыш башкарган.

Уиткоффның бу атнада Русиягә киләчәге турында Русия президенты ярдәмчесе Юрий Ушаков әйткән иде. АКШның Ак Йорты да президент илчесенең бу атнада Русия җитәкчелеге белән сөйләшүләр үткәрү өчен Мәскәүгә барачагын раслады.

Axios порталы Уиткофф җомга көнне Русия президенты Владимир Путин белән очрашу үткәрергә мөмкин дип язды.
Иртәгә татар дөньясы Тукай көнен билгеләячәк. Татар шагыйренә 139 ел тулу уңаеннан Азатлык аның тормышы турында билгеле булмаган кызыклы фактлар барлады.

Күбрәк кызыклы фактларны монда укый аласыз.

#татардөньясы
@azatliqradiosi
"Читтә телебез һәм динебезне саклаган әби-бабаларыбызга рәхмәтлебез". Финляндия татарларының ислам җәмгыятенә 100 ел

Финляндия татарлары ислам җәмгыятенә 100 ел тулды. "Үз вакытында чит мохиткә килеп, үз тормышларын корып, телне, динне саклаулары өчен зур рәхмәт әйтәбез. Шуны саклап яшәгәнбез, шулай тагын 100 ел яшәргә язсын", дип сөйләде оешманың бүгенге җитәкчесе Гөлтән Бәдретдин Азатлык Радиосына.

Бу уңайдан Финляндия төрле чаралар узган. Февральдән Һелсинкиның Милли архивында фин татарларына багышланган рәсем күргәзмәсе эшли. 12 февральдә Финляндия парламенты рәисе килеп 100 еллык бәйрәм елын ачкан. Иң зур чара быел көз оештырылачак.

Бүгенге көндә фин татарларының төп проблемы - туган телнең зәгыйфьләнүе.

"Кешеләр социаль медиага кереп китте. Татар теле зәгыйфьләнә, Татарстан белән Казан белән элемтәләр өзелгәнгә күңел кырыла. Казаннан артистлар, кунаклар килүе мәхәлләне җанландырып җибәрә иде. Хәзер бу юк", диде Гөлтән Бәдретдин.

🔹"Финляндия ислам җәмгыяте" 1925 елның 24 апрелендә рәсми дини җәмгыять буларак теркәлә. Аны нигезләүчеләрнең күпчелеге – XX гасыр башында Русия империясеннән Финляндиягә күчеп килгән татарлар. Алар нигездә сәүдәгәрләр, һөнәрчеләр, һәм гаскәр хезмәтен үткән кешеләр булган.

👉Мәкаләне тулырак монда укыгыз.
25 апрель киченә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Мәскәү янындагы Балашиха шәһәрендә автомобиль шартлавы нәтиҗәсендә генерал-лейтенант Ярослав Москалик һәлак булган. Тикшерү комитеты белдерүенчә, шартлаткыч куелган машина хәрби узып барганда шартлаган. 2024 елның декабрендә шулай ук Мәскәүдә генерал-лейтенант Игорь Кириллов үтерелгән иде.

🔸Мәскәүдә Русия президенты Владимир Путин һәм АКШ президенты Доналд Трампның махсус вәкиле Стив Уиткофф очрашуы тәмамланды. Путинның ярдәмчесе Юрий Ушаков әйтүенчә, сөйләшү «конструктив һәм файдалы» булган. Анда Киев белән Мәскәү арасында турыдан-туры сөйләшүләрне яңарту мөмкинлеге турында сүз барган. Очрашу 3 сәгать дәвам иткән.

🔸Владимир Зеленский белдерүенчә, Киевта 12 кешенең гомерен өзгән ракет — Төньяк Кореяныкы, әмма андагы күпчелек детальләре АКШныкы.

🔸Русия Юстиция министрлыгы "чит ил агентлары" реестрын яңартты. Яңа исемлеккә музыкант Василий Гончаров (Вася Обломов), «Всем Иран» китабы авторы, журналист Никита Смагин, экология активист Владимир Сливяк, журналист Константин Сусолкин (Березин), блогер Дмитрий Чернышев кергән.

🔸Биткоин бәясе 2025 елның 24 февраленнән бирле беренче тапкыр $95 меңнән артып китте. Моны Binance мәгълүматлары күрсәтә.
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Сез Rutube карыйсызмы?
Anonymous Poll
88%
Юк
12%
Әйе
📍Тукай бүләге ияләре билгеле булды

Кемнәр республиканың төп премиясен алды һәм ни өчен?

Раниф Шәрипов – "Җомга", "Бөртек-бөртек яктылык" китаплары өчен;

Мансур Гыйләҗев – "Словарь любви" пьсалар җыентыгы ("Бичура", "Баскетболист", "Игезәкләр" һ.б.) өчен;

Рифкать Якупов – Татарстанның фотосәнгатен үстерүе һәм татар халкының рухи һәм мәдәни тормышын чагылдыруы, аның мәдәни мирасын саклауга зур өлеш керткәне һәм "Сабантуй" фотоальбомы өчен.

"Иакинф" балеты иҗат төркеме – Айрат Кашаев, Александр Полубенцев, Илнур Гайфуллин;

Сүз уңаеннан, "Ианкиф" 1777-1853 еллара аралыгында яшәүче анхимандрит Иакинф (Никита) Бичурин хакындагы балет. Казан семинариясен тәмамлаган шәхес, Казанда чукындыру эшләре белән дә шөгыльләнгән рухани. Аның либретто авторы - шагыйрь Ренат Харис. Музыкасын композитор Резеда Ахиярова язды.

▪️Быел Тукай бүләгенә 8 шәхес һәм ике иҗади берләшмә дәгъва итте. Ел саен бу бүләк тирәсендә шау-шулар килеп чыга иде. Быел исә намзәтләр арасында бу яки теге кеше лаек түгел, ник бу яки икенче шәхес исемлектә тора дигән дәгъвалар ишетелмәде. Киресенчә, исемлеккә күрә, соңгы елларда намзәтләр арасына яшь буын вәкилләрен кертмәү кебек тәнкыйть исәпкә алынган, дәгъвачылар арасында яшь иҗатчылар бар иде. Әмма шул ук вакытта дәүләт бүләген яшьләргә бирмиләр дә.

▪️2023 елдан бирле премиянең күләме 1 миллион сумны тәшкил итә башлады. Аңа кадәр бүләк иясенә 500 мең сум бирелә иде.

▪️Татарстанда ят агентларны Габдулла Тукай премиясенә дәгъва итү хокукыннан мәхрүм иттеләр. Әгәр Тукай премиясенә лаек дип табылган кеше акчалата бүләк һәм мактау кәгазе тапшырылганчы "ят агент" дип танылса, ул җиңүчеләр исемлегеннән чыгарылачак диелде.

▪️Быел бүләкләү беренче тапкыр Камал театрының яңа бинасында була. Бу җәмәгатьчелек арасында шау-шу уятты. Шигърият бәйрәме Ирек мәйданындагы Тукай һәйкәле янында быел беренче тапкыр узмый.

Быел премия бу иҗатчыларга бирелүе белән ризасызмы?

#татардөньясы
@azatliqradiosi
Язучылар Казанның Опера һәм балет театры янында урнашкан Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды

Һәйкәл янына алтмышлап кеше жыелган иде дип хәбәр итә "Татар-информ".

Быел биредә Шигырь бәйрәме булмаячак. Аны Камал театрының яңа бинасы янында уздырачаклар.

«Быел Шигырь бәйрәме яңа урында булса да, без бу урынны ташламыйбыз», – дигән Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла һәм Тукай шигырен укыган.

Шулай ук шагыйрьләр Мөхәммәт Мирза, Рүзәл Мөхәммәтшин, Фәнил Гыйләҗев, Наил Касыймов үз шигырьләрен укыган.

Фото: Татарстан Язучылар берлеге