Атна вакыйгалары фотоларда 📸
1 – Башкортстанның Әлшәй районында башкорт келәме (башҡорт аҫалы балаҫы) сугу осталары җыелды. Мондый фестиваль сигезенче тапкыр узды.
2 – Иерусалимда христианнарның Олы көн бәйрәме алдыннан "изге ут иңелүе".
3 – Төмән өлкәсе Муллаши авылында "Бакцар боткасы" ("Сыерчык боткасы") бәйрәме узды. Ботканы он һәм сөттән пешерәләр.
4 – Украинаның Сумы шәһәре Русия һөҗүменнән соң.
5 – Русия журналистлары Сергей Карелин, Константин Габов, Антонина Фаворская һәм Артем Кригер ФБК белән хезмәттәшлектә гаепләнеп, 5,5 елга ирекләреннән мәхрүм ителде.
Атнаның башка фотосурәтләре – безнең җыелмада, кереп карагыз!

Хәерле иртә! 21 апрель, дүшәмбе иртәсенә булган кайбер хәбәрләр:
🟠 Русия төнлә дроннар белән Киев, Одесса, Николаев, Черкасски һәм Днепропетровски өлкәләренә һөҗүм иткән – җирле хакимиятләр һәм матбугат чаралары. Кичә Владимир Зеленский Мәскәүгә 30 көн дәвамында ерак арадагы дроннарны кулланудан тыелу тәкъдиме белән чыккан иде.
🟠 "Пасха тынлыгы" төн уртасыннан соң дәвам итмәде — моңа карата Владимир Путин яңа күрсәтмә бирмәде, дип белдерде ТАССка президент сүзчесе Дмитрий Песков.
🟠 Wall Street Journal язуынча, Вашингтон Украинага сугышны тәмамлау өчен берничә шарт тәкъдим итә: Кырымны Русиянеке дип тану, НАТОга керүдән баш тарту һәм Запорожье АЭСы тирәсендәге җирләрне АКШ контроленә тапшыру. План нигезендә, электр станциясе ике якка да энергия белән тәэмин итәргә тиеш. Украина ягының бу тәкъдимгә реакциясе әлегә билгеле түгел.
🟠 Уфада хәрәкәт вакытында мәктәп автобусы яна башлаган. Салонда бары тик йөртүче генә булган. Ул хастаханәгә озатылган диелә.
🟠 Казанда җәмәгать туклану урыннарының җәйге верандаларын 1 майда ачарга җыеналар. Шәһәр мэры җәйге верандалар санының өч тапкыр артканын хәбәр итте.
Хәбәрләр әлегә шундый, көн дәвамында Азатлык белән калыгыз!

Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
⚡️Рим папасы Франциск вафат
Бу хакта Ватиканга сылтанып, хәбәр агентлыклары хәбәр итә. "Франциск Рим папасы 2025 елның 21 апрелендә, Пасха дүшәмбесендә, 88 яшендә Ватикандагы резиденциясендә — Каса-Санта-Мартада вафат булды", диелә Vatican News хәбәрендә.
Мәрхүмнең туганда бирелгән исеме Хорхе Марио Бергольо иде. Ул элекке понтифик Бенедикт XVI идарәдән баш тартканнан соң, 2013 елның мартында җыелган конклавта Рим Папасы булып сайланды.
Соңгы вакытларда ул каты авырды. 14 февральдә аны бронхит диагнозы белән хастаханәгә салганнар иде, бер айлап ул хастаханәдә дәваланды. Март башында аны ясалма сулыш алдыру җиһазына да тоташтырып тордылар.

Azatlıq Radiosı
⚡️Рим папасы Франциск вафат Бу хакта Ватиканга сылтанып, хәбәр агентлыклары хәбәр итә. "Франциск Рим папасы 2025 елның 21 апрелендә, Пасха дүшәмбесендә, 88 яшендә Ватикандагы резиденциясендә — Каса-Санта-Мартада вафат булды", диелә Vatican News хәбәрендә.…
Алга таба Ватиканда һәм, гомумән, католик дөньяда ни көтелә?
Рим папасы үлүе белән Ватиканда "sede vacante" дип аталган, папалык тәхетенең вакант дәвере башлана. Бу чорда кайбер вәкаләтләр Кардиналлар коллегиясенә күчә.
Папаны җирләү, гадәттә, аның үлгәннән соң 4-6 көн эчендә уза. Папа вафат булгач, Ватиканда тугыз көнлек матәм вакыты (novemdiales) игълан ителә. Шулай ук яңа понтификны сайлау вакыты билгеләнә: ул үлем көненнән соң 15–20 көн эчендә узарга тиеш.
Яңа папаны сайлау конклавта – кардиналларның махсус җыенында уза. Ул тышкы дөньядан тулысынча изоляцияләнгән бинада үтә. Тавыш бирү яшерен рәвештә көненә ике тапкыр башкарыла; сайлап куелу өчен өчтән ике тавыштан да күбрәк җыелырга тиеш. Папа сайланганчы бина ябык кала. Яңа понтифик сайлануы турында хәбәр Ватиканның Сикстин капелласы миченнән чыккан ак төтен аша игълан ителә (әгәр папаны сайлап булмаса – төтен кара төстә була).
Ә милли активистлар Рим папасы Францискны ни өчен тәнкыйтьләп килде? Бу хакта 👉 безнең хәбәрдә укыгыз.

Азатлык Радиосы
Рим папасы Франциск вафат булды
Яңа понтификны сайлау 15–20 көн эчендә узарга тиеш.
Azatlıq Radiosı
Татарстанда Украинадагы сугышта катнашып кайтучылардан түрәләр әзерли башлыйлар. Булачак түрәләрне Казан федераль университеты каршындагы дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе әзерләячәк. Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз. #Татарстан @azatliqradiosi
Башкортстан белән Татарстан сугышта катнашучылар өчен кадрлар әзерләү проектларына гаризалар саны буенча – беренчелектә
Русиядә сугышта катнашучылар өчен кадрлар әзерләү проектларына гаризалар җыю төгәлләнеп килә — бу эш Русия төбәкләренең 90%да тәмамланган. Гаризалар саны ягыннан лидер — Башкортстан. Биредә "Башкортстан каһарманнары" програмына 2026 кеше теркәлгән. Татарстан бишенче урында: "Батырлар. Татарстан каһарманнары" программына 1604 намзәт гариза биргән, дип санап чыкты "Коммерсантъ".
Укуны тәмамлаганнан соң, програмда укучылар дәүләт һәм муниципаль хакимият оешмаларына, шулай ук эре сәнәгать ширкәтләренә эшкә урнаша алачак.
Татарстанда сугышта катнашучылар өчен бу програм 18 февральдә башланды. Ул сугышта катнашучыларны дәүләт структураларында һәм дәүләт ширкәтләрендә эшкә әзерләүне күздә тота.
▪️Украинадагы сугышта кешеләрне югалту саны белән дә Башкортстан белән Татарстанда – беренче урыннарда. Бүгенге көндә Азатлык Радиосының "Сугышта үлүчеләр" исемлегендә Башкортстаннан 5368 исем бар. Татарстаннан сугышта кимендә 4714 исем ачыклап булды.
▪️Узган атнада Украинадагы сугышта Татарстан һәм Башкортстаннан кимендә 10 меңнән артык кеше үлгәне билгеле булды.
#Татарстан
@azatliqradiosi

"Мин үз җиремнең ватанпәрвәре". Баймактагы протестларда катнашкан Самат Дәүләтов тарихы — тикшерү аны "оештыручы" дип саный
Русия Тикшерү комитеты Башкортстанның Әбҗәлил районында туып үскән 35 яшьлек Самат Дәүләтовны "Баймак эше" нигезендә киңкүләм тәртипсезлекләрне оештыручыларның берсе дип саный. Эш материалларында көч структура вәкилләренең күпсанлы шәһадәтләре бар.
"Idel.Реалии" активист Самат Дәүләтов тарихын сөйли — ул "Баймак эше" нигезендә иң кырыс җәза алырга мөмкин кешеләрнең берсе санала. Азатлык Радиосы язманы татарча тәкъдим итә.
👉 Көн язмасын безнең сайтта укыгыз.
#Башкортстан #Баймак_эше

Русия Тикшерү комитеты Башкортстанның Әбҗәлил районында туып үскән 35 яшьлек Самат Дәүләтовны "Баймак эше" нигезендә киңкүләм тәртипсезлекләрне оештыручыларның берсе дип саный. Эш материалларында көч структура вәкилләренең күпсанлы шәһадәтләре бар. "Idel.Реалии"…
❌ Казанда Ирина Хакамаданы чыгыш ясаттырмадылар. Аның остаханәсен үткәртмәскә Украинадагы сугышта катнашучылар таләп иткән
Казанда сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе Ирина Хакамаданың "Тормыш даосы: уңышка өч адым" исемле остаханәсе үткәрелми калды. Чара 20 апрельдә узарга тиеш иде. Шаһитләр "Бизнес Online"га сөйләвенчә, остаханә узарга тиешле Korston сәүдә үзәгеннән кешеләрне билгесез сәбәпләр аркасында эвакуацияләгәннәр. Үзәкнең администрациясе исә журналистларга эвакуация булмавын белдергән.
Бераздан соң Хакамада чарага килүчеләр янына урамга чыгып, бинага этләр ярдәмендә тикшерү үткәрелгәннән соң кертеләчәген әйткән.
Якынча ярты сәгатьтән соң Хакамада залга чыгып, чараның гамәлдән чыгарылуын хәбәр иткән. Ул гафу үтенеп, остаханә уздыруга рөхсәт бирелмәвен аңлаткан.
Хакамада чыгышы алдыннан, 19 апрельдә, Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Эдуард Шарафиев һәм Казан шәһәр думасы депутаты Альфред Вәлиев (икесе дә Русиянең Украинага каршы сугышында катнашкан) республика прокуроры исеменә Хакамада чыгышын үткәртмәскә дип таләп итеп мөрәҗәгать иткән.

Дөньяда 21 апрель көнне булган төп вакыйгаларга күз салыйк:
🟠 Владимир Зеленский Русия "Пасха тынлыгы"н 2935 тапкыр бозган дип белдерә. Үз чиратында, Русия Саклану министрлыгы Украина ягыннан "тынлык" 4900 тапкыр бозылган ди.
🟠 АКШ Украинага сугышны туктатуга караган тәкъдимнәр җибәргән. Алар арасында Кырымнан баш тарту, НАТОга кермәү һәм Запорожье АЭСын АКШ контроленә тапшыру да бар.
🟠 Павел Дуров Telegram җитәкчелеге "бер тапкыр да шәхси мәгълүматның бер байтын да" өченче затларга бирмәгән дип белдерде.
🟠 Трамп идарәсе Һарвард университетын тагын бер миллиард долларлык финанслаудан мәхрүм итәргә мөмкин – The Wall Street Journal. Сүз сәламәтлек саклау өлкәсендәге тикшеренүләргә бүленгән акчалар турында бара.
🟠 Владимир Путин армияне "дискредитацияләү", санкцияләргә өндәү өчен җәзаны кырыслату, һәм халыкара оешмаларга ярдәм күрсәткән өчен "ят агент" дип тану турында канунга кул куйды.
Азатлык эшен иртәгә дәвам итәчәк, әлегә сезгә имин һәм хәерле кичләр телибез!
@azatliqradiosi
Азатлык эшен иртәгә дәвам итәчәк, әлегә сезгә имин һәм хәерле кичләр телибез!
@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Татарча күз тиюдән нинди гыйбарәләр, сүзләр беләсез?
Безнең Әйдә! Online проекты тел өйрәнүчеләр өчен мондый гыйбарәләр туплады, аларны аңлатты һәм мисаллар китерде.
1. Күз тимәсен
2. Алла/Аллаһ сакласын
3. Бисмилла белән башла
4. Тфү-тфү, күз тимәсен
5. Яман күзләрдән сакла
6. Аллага/Аллаһка тапшырдык
7. Берүк үзеңне сакла
Ә сез бу исемлеккә тагын нинди сүзләр, гыйбарәләр өстәр идегез? Фикерләрегезне языгыз 👇

7 фраз-оберегов на татарском языке
Многие татары верят в сглаз, поэтому часто добавляют "күз тимәсен", когда, например, хвалят ребенка. Или же говорят "Аллаһ сакласын", ведь это важная религиозная составляющая. Мы собрали 7 самых ярких и живых выражений "от сглаза".
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 22 апрель, сишәмбе, әлеге вакытка булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Рәссам-монмументалист, скульптор, Русия сәнгать академиясе президенты Зураб Церетели 91 яшендә вафат булган.
🔸Доналд Трампны хуплау рейтингы 42% дәрәҗәсенә төшкән дип хәбәр итә Reuters. Бу аның икенче президент мөддәтендә иң түбән күрсәткеч.
🔸Кытай дәүләт фондлары, шул исәптән China Investment Corporation, штаб-фатирлары АКШта булган хосусый ширкәтләргә инвестицияләрне киметә башлаган дип яза Financial Times.
🔸Ватиканда папа Францискның үлем фактын раслау чарасы узган, аның җәсәден табутка салганнар. Франциск үзен Санта-Мария-Маджоре базиликасында бернинди бизәкләрсез гади кабердә җирләүне теләгән.

Татарстанда алты район башлыгы алыштырыла: кем китә, кем килә?
Татарстанда апрель ахырында берьюлы алты район башлыгы алыштырылачак. "Бизнес Онлайн" басмасы бу үзгәрешләр сентябрьдә булачак сайлаулар алдыннан районнарны "яңа кан" белән көчәйтү максатыннан ясала дип фаразлый.
Кемнәр китә, алар урынына кемнәр килә?
🔸Рамил Муллин - Түбән Кама мэры. Ул Татарстан президенты киңәшчесе булып китә дип яза басма. Түбән Каманы 3,5 ел җитәкләде, аңа кадәр Мөслим районы башлыгы иде. 50 яшь.
🔸Радмир Беляев - Менделеевский районы башлыгы. Ул Түбән Каманы җитәкләргә китәчәк. Менделеевскийны 3 ел җитәкли. 37 яшь. Аның урынына Менделеевский районы башкарма комитеты рәисе Роберт Исәндәров киләчәк дип яза "Бизнес Онлайн".
🔸Габделәхәт Хәкимов — Әтнә районы башлыгы. Яшь буенча китә. Районны 35 ел җитәкләде, үзенә 75 яшь. Аның урынына 45 яшьлек кияве Рөстәм Хисамиев килә дип фаразлана.
🔸Вячеслав Козлов — Яңа Чишмә районы башлыгы. Районны 24,5 ел җитәкли. 69 яшь. Аның урынына Татарстанның экология министры урынбасары 36 яшьлек Егор Трановский килергә мөмкин.
🔸Фәргать Мөхәммәтов — Спас районы башлыгы. Районны 5,5 ел җитәкли. 57 яшь. Аның урынына Алабуга районы хакимияте башлыгы урынбасары Роман Исланов килергә мөмкин.
🔸Линар Закиров — Бөгелмә районы башлыгы. Районны 10 ел җитәкли. 48 яшь. Аның урынына Бөгелмә сөт комбинаты директоры мөдире Илһам Минһаҗев киләчәк дип яза "Бизнес Онлайн".

Америкада татар хоккей матчы узды: Татарстан байрагы һәм гимны, өчпочмаклар белән чәй
Узган ялларда Американың Берлингтон шәһәренең (Вермонт штаты) Leddy Park хоккей аренасында "Ак барс" белән "Яшел барс" хоккей такымнары очрашып үзара көч сынашты.
Уенны Монреаль Татар Ассоциациясе АКШ татарларының Querdeslek (Кардәшлек) оешмасы белән берлектә уздырды. Икесе дә татарлардан торган такымнар.
"Ак барс" такымына Америкада яшәүче татарлар тупланган булса, "Яшел барс" такымын башлыча Канаданың Монреаль шәһәрендә яшәүче татарлары тәшкил итте. Барлыгы 20 уенчы катнашкан, ә хоккейны карарга килүчеләр, такымнар өчен җан биреп торучылар якынча 50 кеше булган.
Оештыручылар горурланып һәм мактанып сөйләнгән сүзләре һәр такымда аталы уллы парларның күп булуы.
"Уеннарны башлаганда гаилә белән уйнаучылар юк иде. Хәзер егетләр үсте, күбесе, аеруча Канададагылар, профессиональ спорт белән шөгыльләнә, әтиләре белән бергә иңгә-иң терәлешеп кәшәкәләр белән алка кертү өчен көч сынаша. Минем өчен бигрәк күңелле, матур күренеш. Марат Сәләхетдинов уллары Салих, Йосыф, Фәнис Солтанбәков улы Хәлил белән уйнады, мин улым белән чыктым, Гомәр белән Салават Гомәровлар бергә көрәште. Аңлатып бирә алмыйм ул хисне. Яшьләр дә ярата бу уенны, ниндидер берләшү көченә ия ул, – дип сөйләде безгә Монреаль татарлары ассоциациясенең вице-президенты Эрик Вәлиев.
🔹Татар хоккей уеннары моңа кадәр Канаданың Монреаль шәһәрендә узып килде. Беренче уен 2017 елда булды, пандемия елын санамаганда татарча хоккей ел саен уздырылды. Бу уен алтынчысы.
Кем җиңгән?
👉Тулырак мәкаләне монда укыгыз.

Американың "Ак барс" җиңде, Канаданың "Яшел барсы" оттырды.
Берничә көннән татар дөньясы Тукай көнен билгеләячәк. Ел да 26 апрель көнне Тукай һәйкәле каршында узган Шигърият бәйрәме быел Камал театрының яңа бинасы янына күчерелгән.
Татар җәмәгатьчелеге моны "татарны тагын үзәктән куу" дип бәяләде. Кайбер кызыклы фикерләрне рәсемдә тәкъдим итәбез.
Бу хакта язманы тулысынча безнең сайтта укыгыз.