Azatlıq Radiosı
2.57K subscribers
9.41K photos
952 videos
8 files
15.6K links
Русия хакимиятләре Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Укучыбыз иминлеген кайгыртып, без фикер калдыру мөмкинлеген әлегә сүндереп торырга булдык. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли. Бергә булыйк!
Download Telegram
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 18 апрель, җомга иртәсенә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:


🔸Русиянең Харьков шәһәренә һөҗүм нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган, 50дән артык яраланган дип хәбәр итте Украина рәсмиләре.

🔸Парижда АКШ, Украина һәм Европа берлеге катнашында сөйләшүләр узды. АКШ дәүләт секретаре Марко Рубио Франция, Британия, Германия һәм Украина лидерлары белән "үтерешләрне туктату һәм гадел һәм ныклы тынычлык урнаштыру турында сөйләшер өчен" очраштым диде.

🔸Франция президенты Эммануэль Макрон сүзләренчә, Украинадагы сугышны туктату турындагы чираттагы сөйләшүләр киләсе атнада Лондонда узачак.

🔸Русия тышкы эшләр министрлыгы белдерүенчә, Мәскәүдәге мунчада Кыргызстан мигрантларын кыйнаучы куәт оешмалары хезмәткәрләре "план буенча тикшерү уздырган" һәм "кануннарга ярашлы гамәлләр кылган".

🔸Австриянең Raiffeisen Bank International (RBI) банк төркеме Русиядәге бүлеген сатуны кичектереп тора. Бу хәл Мәскәү белән Вашингтон арасындагы мөнәсәтләрнең җайлана башлавына бәйле дип яза Financial Times (FT) үз чыганакларына сылтанып.
Украинадагы сугышта Татарстан һәм Башкортстаннан ай саен ничә кеше үлә?

Азатлык Радиосы элек инде язганча, Татарстан һәм Башкортстаннан үлемнәр хәбәрләре 2024 елның икенче яртысыннан, аеруча көзеннән сизерлек дәрәҗәдә артты.

2024 елның июлендә Азатлык Радиосы беренче тапкыр ике республикадан 300дән артык үлүче турында хәбәрне теркәде – 321. Чагыштыру өчен, майда 229, июньдә 222 үлем турында хәбәр табылды.

Шуннан соң 2024 елның августында 339, сентябрьдә 325, октябрьдә 325, ноябрьдә 301 үлем турында хәбәр ачык чыганакта чыкты. Декабрьдә 265 хәбәр табылды, әмма шуны аңларга кирәк, үлүчеләр турында хәбәрләр әле килүен дәвам итә, шуңа бу сан ныграк артырга мөмкин.

2025 елда үлемнәр саны турында хәбәрләр әлегә әзрәк, әмма бу да үлүчеләр турында некрологларның әле чыкмавына, "хәбәрсез югалучылар" саны зур булуга бәйле. Гыйнвар аенда 168, февраль аенда 135 кеше үлеме билгеле.

Әлеге мәгълүматларны Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан җыя, шуңа кайбер очракларда кешеләр турында тулы мәгълүмат бирелми. Үлем датасы турында да мәгълүмат еш очрамый, гадәттә, аны хәрби җитәкчелек һәм туганнары да төгәл белми.

Тулырак 👉 монда укыгыз.
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Әдәбият галиме, археограф, текстолог, филология фәннәре докторы, шәҗәрәче галим Марсель Әхмәтҗанов вафат

Ул соңгы елларда каты авырды.

Марсель Әхмәтҗанов 1939 елның 26 мартында туган. Туган җире - Татарстанның Лениногорски районының Шөгер авылы. 1943 елда аның гаиләсе Арчаның Яңа Кенәр авылына күчкән.

Галим Казан авыл хуҗалыгы, химия-технология институтларында белем ала, аннары 1963 елда Казан дәүләт университетының тарих бүлегенә укырга кергән. 1972 елда ТӘҺСИның аспирантурасын тәмамлаган.

1986 елдан Марсель Әхмәтҗанов ТӘҺСИдә кулъязмалар бүлеген җитәкләде. Бу бүлек татар үзәге кебек эшләде. Галим борынгы ташлардагы язуларны укый белүче төп белгеч булды. Шәҗәрәләрне өйрәнде.

Уфа татарларының тарихын җентекле өйрәнгән, саллы фәнни хезмәтләр язып калдырган кеше. Аның һәрвакыт үз фикере булды. Татарның талантлы, эшчән галимнәрне үрнәге иде ул.

Марсель Әхмәтҗанов белән хушлашу бүген "Котдыс" мәчетендә 13.00 сәгатьтә, җирләү дә бүген. Аны Арчага алып кайтып җирләячәкләр.

👉Тулырак монда укыгыз.
Русия һәм Украина сугышта үлгән хәрбиләрнең җәсәдләрен алмашкан.

Русия үзенә 41 мәет кайтарган, Украина ягы - 909, дип яза "Коммерсантъ".

Украинада әсирләр белән шөгыльләнүче координация шурасы белдерүенчә, һәлак булучылар Кураховски, Покровски, Бахмут, Угледар, Лугански, Харков, Запорожье һәм Сумы юнәлешләрендә сугышкан.
Татарстанның Финляндиядәге элекке сәүдә вәкиле Авубәкер Магжановны дәүләткә хыянәт итүдә гаеплиләр

"Медиазона" мәгълүматынча, Мәскәүдәге мәхкәмә аны 2024 елның 22 маенда ук кулга алган.

Авубәкер Магжановка 77 яшь. 1994-1999 елларда Финляндиядә Сәүдә вәкиллегендә бүлек мөдире булып эшләгән, 2000-2016 елларда Татарстанның Финляндиядәге сәүдә-икътисад вәкиле булган.

2016 елда Магжановны вазифасыннан алганнар.

2023 елның августында RT дәүләт телеканалы фин махсус хезмәтләре Һелсинкида Русия дипломатларына шымчылык итәләр дип видео чыгарды. Анда Магжанов та телгә алына. Телеканал мәгълүматынча, аны Финляндиянең иминлек полициясе үз ягына аударган һәм Магжанов Porno-köpi һәм Kyösti тәхәллүсе белән эшләгән.

RT белдерүенчә, пенсиягә чыкканнан соң Магжанов Кыпрыска күчеп киткән, ләкин Финляндиягә йөреп, җирле махсус хезмәтләргә илдә русияләр, бигрәк тә "урыс телле мөселманнар" турында мәгълүмат тапшырып торган. 2024 елда аның ничек тоткарланганы билгеле түгел, эчке эшләр министрлыгының эзләү исемлегендә күренми.

Магжановның кызы Ольга "Медиазонага" әти белән исем-фамилиясе бер булган кеше кулга алынгандыр дип әйткән, ә RT репортажына сылтама биргәч, журналистның номерын томалап куйган.

👉Тулырак монда укыгыз.
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Бүген Башкортстанда Милли кием көне үтә. 2020 елдан башлап ул апрель һәм сентябрьдә билгеләнә. Бу көнне төрле флешмоблар, чаралар уздырыла.

Мәсәлән, Бөрҗән районы Яңа Собхангол авылында Милли кием көне башкорт биюе белән берничә буынны берләштергән.
Bloomberg: АКШ Русия һәм Украина арасында тынычлык килешүе өчен Кырым аннексиясен танырга әзер

Әлегә ахыргы карар кабул ителмәгән дип яза Bloomberg аноним чыганакларга сылтанып.

Басма АКШ администрациясе риторикасына игътибар итә: бүген президент Доналд Трамп та, дәүләт секретаре Марко Рубио да килешүгә ирешергә омтылабыз диде, ләкин сөйләшүләр озакка сузылса, тырышлыклардан баш тарта да алабыз дип белдерделәр.

Трамп Кремльгә ултиматум куйды - һөҗүмнәрне туктату тәкъдименә җавап бу атна ахырына кадәр бирелергә тиеш.

Украина президенты Владимир Зеленский оккупациядәге җирләрен тану мөмкинлеген кире кага.

Bloomberg Кырым аннексиясен тану чит җирләрне көч белән басып алуны тыючы халыкара хокукларга һәм килешүләргә каршы килүен искә төшерә.
Марсель Әхмәтҗанов: "Татарның көрәшкә күтәрелү ихтималы бар"

18 апрельдә әдәбият галиме, археограф, текстолог, филология фәннәре докторы, шәҗәрәче галим Марсель Әхмәтҗанов вафат булды. Алты ел элек ул Азатлык Радиосына фән, болгарчылык, татар-башкорт мөнәсәбәте һәм Татарстан сәясәте турында сөйләгән иде. Шул әңгәмәне бүген кабатлап бирәбез.

Шуннан бер өзек:

—​ Соңгы елларда Татарстанда зур үзгәрешләр булды. Тел, шартнамә өлкәсендә оттырулар булды. Республиканың сәясәтен ничек бәялисез?

Татар халкын яклар өчен юньләп бернәрсә эшләнми
— Аның сәясәте юк. Татар халкын яклар өчен юньләп бернәрсә эшләнми. Аның мәдәниятен яклар өчен нәрсә башкарыла? Мәскәү Татарстанны бетереп ташлар иде. Ләкин бездә күп халыклар яши дип дөньяда күз буяр өчен ярап тора инде. Ни өчен татар мәктәпләре юк соң? Казан халкының яртысы татар, ә нигә теле дәүләт теле булып кулланылмый? Тел белмәгәннәрне ни өчен эшкә алалар?

—​ Моңа кем гаепле? Татарстан үзе бит? Нинди хаталар булды?

— Моңа халык гаепле дип әйтеп булмый. Мәскәү гаепле. Халыкның үзаңын бетерергә, томаларга тели. Мәскәү оештырган махсус оешмалар бар. Алар тырышып эшли инде. Тукайның бер сүзен беләсезме? Ул 20 миллионлы татар халкы бар ди. Бу юктан чыккан сүз түгел. Бу турыда мин башка чыганаклардан да укыдым. Без 20 миллионлы татар халкын 4 миллионга калдырабызмы? Ничә ел инде 4 миллионлы татар бит. Нигә артмый? Мәгълүматлар буенча, 40 ел эчендә халык ике тапкырга арта. Без бүген 8 миллион булырга тиеш идек. Статистика катып калырга тиеш түгел.

Әңгәмәне тулысынча монда укыгыз. VPN-сыз ачыла.
Башкортстаннан да Украинадагы сугышта күбрәк 35-44 яшьлекләр үлә

Азатлык Радиосы туплаган мәгълүматка караганда, Украинадагы сугышта Башкортстаннан катнашып һәлак булган ирләрнең яшьләре түбәндәгечә:

🔵35-44 яшь: кимендә 1354 кеше,
🔵45+ яшь: кимендә 1029 кеше,
🔵25-34 яшь: кимендә 1004 кеше,
🔵18-24 яшь: кимендә 365 кеше.

Башкортстанда да 45 яшьтән олырак булучылар үлемнәр саны белән икенче урынга менде. Әмма 25-34 яшь төркеме белән аерма зур түгел.

Башкортстаннан сугышка китеп, анда һәлак булучыларның урта яше — 38,3. Иң күп үлүчеләр — 1980нче елларда туганнар (кимендә 1157 кеше). Икенче һәм өченче урында: 1990нчы (кимендә 787) һәм 1970нче (кимендә 681) елларда туучылар.

🟠Барлык исемнәрне Азатлык хисабында табып була. Анда безгә үлүчеләр турында мәгълүмат та җибәреп була.

#сугышта_үлүчеләр
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Чаллыда татар милли хәрәкәте ветераны Зиннур Әһлиуллинга карата ачылган җинаять эшен карау дәвам итә.

Мәкаләне тулырак Азатлык Радиосы сайтында укыгыз. Сылтама VPN-сыз ачыла.
Русия президенты Владимир Путин 21 апрельның төн уртасына кадәр Пасха бәйрәменә бәйле вакытлыча ут туктатуны игълан итте. Русия Саклану министрлыгы белдергәнчә, ут туктату Украина тарафыннан да үтәлгән очракта гына сакланачак.

Украина президенты Владимир Зеленский әйтүенчә, әгәр Русия фронтта тулы тынлыкка әзер булса, Украина да шул рәвештә җавап бирәчәк. "Тынлыкка тынлык, һөҗүмгә — саклану," — диде ул.

Зеленский якшәмбе иртәсендә белдергәнчә, Русия армиясе утны туктаткан сыман күренеш тудырырга тырыша, әмма алгы сызыкта алга таба үтү омтылышларын туктатмый. Фронтның төрле юнәлешләрендә 59 тапкыр ут ачылган һәм Русия гаскәре тарафыннан биш һөҗүм омтылышы теркәлгән. Шулай ук бәрелешләр булган, диде ул.
Татарстаннан Украинадагы сугышта күбрәк 35-44 яшьлекләр үлә

Азатлык Радиосы туплаган мәгълүматка караганда, Украинадагы сугышта Татарстаннан катнашып һәлак булган ирләрнең яшьләре түбәндәгечә:

🔵35-44 яшь: кимендә 1750 кеше,
🔵45+ яшь: кимендә 1255 кеше,
🔵25-34 яшь: кимендә 1183 кеше,
🔵18-24 яшь: кимендә 335 кеше.

45 яшьтән олырак төркеме үлемнәр күләме ягыннан икенче урынга менде һәм бу статистикада икенче урында "ныгыды".

Татарстаннан сугышка китеп, анда һәлак булучыларның урта яше — 38,7. Иң күп үлүчеләр — 1980нче елларда туганнар (кимендә 1688 кеше). 1970нче (кимендә 1012) һәм 1990нчы (кимендә 997) елларда туучылар да күп үлә.

🟠Барлык исемнәрне Азатлык хисабында табып була. Анда безгә үлүчеләр турында мәгълүмат та җибәреп була.

#сугышта_үлүчеләр
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Azatlıq Radiosı
Башкортстаннан да Украинадагы сугышта күбрәк 35-44 яшьлекләр үлә Азатлык Радиосы туплаган мәгълүматка караганда, Украинадагы сугышта Башкортстаннан катнашып һәлак булган ирләрнең яшьләре түбәндәгечә: 🔵35-44 яшь: кимендә 1354 кеше, 🔵45+ яшь: кимендә 1029…
Украинадагы сугышта Башкортстанның Бөре районыннан тагын 29 хәрби үлеме турында билгеле булды

27 февраль көнне Бөре районында ел нәтиҗәләрен барлау вакытында сугышта һәлак булган район кешеләрен бер минут тынлык белән искә алдылар. Шул вакытта экранда аларның исемнәре язылган видео күрсәтелде.

Видеода барлыгы 109 кеше исеме күрсәтелде. Азатлык Радиосы исемлекне өйрәнеп, элек тапмаган 29 хәрби исемен ачыклады. Алар арасында – 4 сержант, 1 өлкән сержант, 2 ефрейтор һәм 22 рядовой хәрби.

▪️Бу – җирле хакимиятләр тарафыннан сугышта үлүчеләрнең зур исемлеген ачуның сирәк күренеше. Гадәттә, Русия хакимиятләре сугышта үлүчеләрнең санын яшерергә тырыша. Шуңа күрә Азатлык радиосы ачык чыганаклардан аларның исемнәрен барлый.

▪️Хакимиятнең бу исемлекне күрсәтүе шулай ук ачык чыганакларда күп кенә һәлак булган хәрби исеменең чыкмавына тагын бер дәлил булып тора. Бу видео чыкканчы, Азатлык Радиосы исемлегендә Бөре районыннан 103 исем булган. Бу үлүчеләрнең чын саны безнең статистикада җыелган саннардан чынлыкта күпкә зуррак булуын күрсәтә.

▪️Бүгенге көндә Азатлык Радиосының "Сугышта үлүчеләр" исемлегендә Башкортстаннан 5368 исем бар. Татарстаннан кимендә 4714 исем ачыклап булды.

Тулырак 👉 монда укыгыз.