Путин Русия "Орешник" белән һөҗүм итсен өчен, Көнбатышка Украинадагы бер объектны сайлап алырга тәкъдим итте
Бүгенге туры элемтәдә вакытында Владимир Путин Русиянең яңа "Орешник" ракеты өстенлекләре турында телгә алды. Бу ракет атом шартлаткычы белән дә һөҗүм итә ала. Путин аның техник үзенчәлекләре белән мактанды һәм ракетның чын һөҗүм ясаган чагындагы мөмкинлекләрен күрсәтү өчен, һава һөҗүменнән саклану системы аны бәреп төшерергә тырышып карасын өчен, "Орешник" белән "Киевка һөҗүм итәргә" тәкъдим итте.
Һөҗүм итү өчен һәдәф булачак объектны ул АКШка һәм Көнбатышның башка илләренә сайлап алырга тәкъдим итте, алар Киевка хәрби ярдәм күрсәтә.
▪️Путин Русиянең берничә әзер "Орешник" ракеты бар дип ышандыра. Көнбатыш белгечләре моңа шикләнә һәм ракет әле тулысынча эшләнеп бетмәгән ди.
@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı
2024 елга нәтиҗәләр ясый башлыйбыз. Беренче нәтиҗә — 👉харитада. @azatliqradiosi
2024 елга нәтиҗәләр ясауны дәвам итик.
Игътибарыгызга тагын бер хаританы тәкъдим итәбез. Бу юлы Украина дроннары Русиянең нефть челтәренә ясаган һөҗүмнәрне искә төшерик.
Быел бу пилотсыз очкычлар тарихта беренче тапкыр Татарстан җиренә дә барып җитте...
@azatliqradiosi
Игътибарыгызга тагын бер хаританы тәкъдим итәбез. Бу юлы Украина дроннары Русиянең нефть челтәренә ясаган һөҗүмнәрне искә төшерик.
Быел бу пилотсыз очкычлар тарихта беренче тапкыр Татарстан җиренә дә барып җитте...
@azatliqradiosi
Azatlıq Radiosı
Путин Русия "Орешник" белән һөҗүм итсен өчен, Көнбатышка Украинадагы бер объектны сайлап алырга тәкъдим итте Бүгенге туры элемтәдә вакытында Владимир Путин Русиянең яңа "Орешник" ракеты өстенлекләре турында телгә алды. Бу ракет атом шартлаткычы белән дә һөҗүм…
Владимир Путин туры эфир вакытында Татарстан җитәкчелеген мактады һәм Казан турында сөйләде.
— Без Миңтимер Шәрипович белән Казанның читендә җир астында яшәүчеләрнең йортларына кереп йөргән идек. Татар халкының үзенчәлегенә сокландым. Йортлары пөхтә, өстәлләрендә чәк-чәк куелган, чисталык һәм тәртип хөкем сөрә иде. Хәзер инде мондый җир йортлар юк — Казан зур үсештә. Метросы бар, шәһәр заманча, искиткеч. Рөстәм Нургалиевич Шәймиев башлаган эшләрне уңышлы дәвам итә. Татарстанда сәләтле халык, төрле милләт вәкилләре бергә дус, тату яши, — диде ул.
▪️2000 елда Владимир Путин хакимияткә килгәннән соң, Татарстан 1990нчы елларда яулаган суверенлык казанышларының шактыеннан колак какты.
▪️2017 елда Татарстан белән Мәскәү арасындагы вәкаләтләрне бүлешү шартнамәсе озайтылмады. Сәяси яктан республика башкалар кебек үк урта хәлле төбәк статусында калды.
▪️2017 елда Татарстан мәктәпләрендә татар телен укыту ихтыярига күчерелде. Тел кризисы Русия президенты Владимир Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән сүзләреннән соң башланды.
▪️Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң Татарстан дәүләтчелегенә һөҗүм көчәйде. 2023 ел башында Татарстан Конституциясе туракланды һәм президент атамасы бетерелде.
▪️Путин чорында Татарстан Мәскәүгә үзендә җыелган салымнарны арттырдылар. Ельцин чорында республика керемнәрнең яртысын үзендә калдырса, хәзер — елына карап 30-35 процентын гына куллана ала.

Башкортстан парламенты 2025 елга республика бюджетын дүрт млрд сум дефицит белән кабул итте.
2025 елга кабул ителгән бюджетта керемнәр — 337,5 млрд сум, чыгымнар — 341,5 млрд сум, дефицит — дүрт млрд сум.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Башкортстан

😳Татарстан авылларында сыер асраучылар кимегән.
Сәбәбе — сөткә булган түбән бәяләр һәм терлек асрау чыгымнары артуы.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Сәбәбе — сөткә булган түбән бәяләр һәм терлек асрау чыгымнары артуы.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
❗️Русия мөселманнары Диния нәзарәтенең (ДУМ РФ) голамәләр шурасы күпхатынлыкны, ягъни дүрт хатын алырга рөхсәт итте, әмма ир барлык хатыннарына карата гадел һәм тигез карашта булырга тиеш.
Бу хакта РИА Новости агентлыгына шура рәисе урынбасары һәм Мәскәү мөфтие Илдар Аляутдинов белдерде.
Аның сүзләренчә, бу карар голамәләр шурасының киңәйтелгән утырышында кабул ителгән һәм махсус фәтва рәвешендә чыккан.
Аляутдинов аңлатуынча, ир-атларга икенче, өченче яки дүртенче хатын белән никах укыту билгеле бер шартларда рөхсәт ителә. Мисал өчен хатынның сәламәт булмау сәбәпле балага уза алмавы, бала тудыру яше чыгуы, хатын-кызның бала табарга теләмәве һәм башкалар.
Әлбәттә мондый рөхсәт бары тик дини кагыйдәләр кысаларында гына гамәлдә, чөнки Русиянең дөньяви кануннары күпхатынлылыкны тыя.
Берничә ел элек Азатлык Радиосы күпхатынлылык турында Казандагы "Туган авылым" мәчете имамы Нурулла (Илнар) Зиннәтуллин белән сөйләшкән иде.
“Икенче никахка беренче хатынның ризалыгы кирәк түгел. Беренче хатын риза булса гына икенчене алырга ярый дип әйткән булалар. Беркайчан да нормаль хатын-кыз иренә икенче хатын алырга ризалык бирми. Шуңа шәригатьтә беренче хатынның ризалыгы кирәкми, беренче хатынга хәбәр итү кирәк. Ләкин анысы да мәҗбүри түгел. Икенче хатын белән никах укысаң ул дөрес була. Әмма ихтирам, әдәп йөзеннән әлбәттә беренче хатынга әйтергә кирәк.
Аннары Аллаһ рөхсәт иткән әйберне хатын-кыз тыю дөрес булмас иде. Шуңа әгәр ул каршы булса Коръәнгә каршы барган кебек килеп чыга. Монда иман сынала да инде”, диде ул.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

Азатлык Радиосы
"Аллаһ рөхсәт иткәнне хатын-кыз тыя алмый"
Икенче хатын белән никах укытучы ирләр күп очракта бу хакта беренче хатыннарына әйтми. Исламда икенче хатынга өйләнгәндә беренче хатынның ризалыгы таләп ителми, ди Казан имамы Нурулла Зиннәтуллин.
Хәерле җомга иртәсе! Бу сәгатькә төп хәбәрләр – безнең күзәтүдә:
🔵 Русия гаскәре Киевка баллистик ракетлар белән һөҗүм иткән. Шәһәрдә берничә шартлау булган, янгыннар турында хәбәрләр бар. Кимендә бер кеше зыян күргән.
🔵 АКШ Конгрессы дәүләт финанславы турында канун өлгесен кабул итә алмады. Иртәгә, 21 декабрь шатдаун, ягъни дәүләт оешмаларның эштән туктавы башланырга мөмкин.
🔵 Якутиядә изоляторда чыккан янгында биш хәрби һәлак булган, элегрәк аларны хәрби урыннарны үз ихтыярлары белән калдыруда гаепләгәннәр иде. "Ирекле Якутия" фонды бу изоляторда яраланганнан соң фронтка кайтырга баш тартучыларны газаплыйлар дип хәбәр иткән иде.
🔵 2024 елда Роспотребнадзор Татарстанда 16 кафены япкан. Бу оешмаларда төрле кагыйдә бозулар табылган, кайберәүләрендә кешеләр агуланган диелә.
🔵 Бу ялларда Башкортстанда көчле температура үзгәреше көтелә, дип кисәтә синоптиклар. Шимбә көнне һава -23° градус салкынга кадәр төшергә мөмкин, якшәмбе исә кинәт 0, -5° градуска кадәр менергә мөмкин.
Алга таба да мөһим вакыйгалар турында хәбәр итеп торырбыз, безнең белән калыгыз!
@azatliqradiosi
Алга таба да мөһим вакыйгалар турында хәбәр итеп торырбыз, безнең белән калыгыз!
@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Яңа "халыкчан" җинаять маддәсе. Русиядә хәзер "дәүләткә хыянәт"тә кемне һәм нәрсә өчен гаепли алалар?
Русия Думасы Җинаять кодексына төзәтмәләр кертте һәм дәүләткә хыянәт төшенчәсен шактый киңәйтте. Үзгәрешләрне кораллы фетнә өчен җәзаны кырыслату турындагы канун өлгесенә керттеләр.
"Первый отдел" адвокаты Евгений Смирнов фикеренчә, әлеге төзәтмәләр беренче чиратта теләсә нинди украин оешмалары белән яки хәтта украиннар белән генә дә элемтәдә булучыларга кагылачак.
— Дәүләткә хыянәт, шымчылык һәм яшерен хезмәттәшлек турындагы бөтен маддәләрнең проблемы шул ки — алар шулкадәр начар юридик тел белән язылган, рөхсәт ителәме, яки тыелган әйберме икәнен тикшерүчеләр, ФСБ вәкилләренә хәл итеп бетерүгә юл куелган, — ди адвокат.
Бу хакта безнең 👉 көн язмасында укыгыз.

Русия Думасы Җинаять кодексына төзәтмәләр кертте һәм дәүләткә хыянәт төшенчәсен шактый киңәйтте. Үзгәрешләрне кораллы фетнә өчен җәзаны кырыслату турындагы канун өлгесенә керттеләр. "Дошманнар" дип дәүләтләр генә түгел, оешмалар да игълан ителә алачак "Дошман…
Русия гаскәре Киевка баллистик ракетлар белән һөҗүм иткән
Бер кеше үлгән, тугыз кеше җәрәхәтләнгән.
Җылылык челтәренә зарар килгән. Киевта 630 торак йорт, 16 дәвалау оешмасы, 17 мәктәп һәм 13 балалар бакчасы җылылыксыз калды, ди җирле хакимиятләр.
▪️Шәһәрләргә күпсанлы һөҗүмнәргә һәм гади халыкка зур зыян килүгә карамастан, Русия хакимияте Украинада бары тик хәрби объектларга һөҗүм итүен белдерүен дәвам итә.
▪️Кичә туры элемтә вакытында Русия президенты Владимир Путин Русия беренче чиратта Украинаның "хәрби объектлары һәм хәрби-сәнәгать комплексына" һөҗүм итә, "карарлар кабул итү үзәкләре дә булырга мөмкин", дигән иде.
👉 Безнең хәбәрдә тулырак мәгълүмат.
#сугыш

Русиядә YouTube-ның начар эшләве турында шикаятьләр арткан
19 декабрьдә Русиядә YouTube эшчәнлегендәге хаталар турындагы зарларның саны 8,5 меңнән артып киткән. Бу хакта "Сбой.рф" белешмәләреннән күренә.
YouTube-ның начар эшләвенә зарлар Владимир Путинның кичә туры элемтә вакытында ясаган белдерүеннән соң нык арткан.
Ә сездә YouTube эшлиме, видеолар ачыламы?

Элегрәк белгечләр бүген төп индекс 23%ка күтәрелә ала дип фаразлаганнар иде. Соңгы айларда төп индекс күтәрелү сәбәпле Үзәк банкка һәм аның башлыгы Эльвира Нәбиуллинага тәнкыйть нык арткан иде.
@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Азатлык Радиосы Киевка төшкән Русия бомбаларын видеога төшергән.
Бүген Украина башкаласы Русиянең чираттагы һөҗүменә дучар ителде. "Кеше түгелдер алар, торак йортка бомбалар аталар" ди Киевта яшәүче бер ир-ат.
Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Дөньяның күпчелек илләре Мәскәүнең бу адымын хөкем итте.

📍Зеленский Украинага тынычлык сакчылары кертү фикерен хуплады
Шул ук вакытта ул ил гаскәрен киметү белән ризалашмаячагын әйткән. Бу хакта Украина президенты Франция башлыгы Эмманюэль Макрон белән очрашудан соң белдерде.
Зеленский Украинаның НАТОга керүе – иң яхшы иминлек гарантиясе булачак дип кабатлаган. Әмма Украинаны альянска чыкырулары Киевка гаскәренең санын киметү хокукы бирмәячәк, ә чакырмаганда бу бөтенләй ярамый торган эш, дигән ул.
Тулырак 👉 монда укыгыз.

❗️Русия юстиция министрлыгы "ят агентлар" исемлеген яңартты.
Бүген әлеге исемлеккә түбәндәге затлар кертелде:
🔸Ислам Белокиев (Ингушетия блогеры);
🔸Виктория Ивлева-Йорк (журналист);
🔸Николай Полозов (адвокат);
🔸Хәсән Узаров (блогер);
🔸"Лаборатория университетской прозрачности" проекты.

Русиядә дәүләткә хыянәт турындагы җинаять эшләренең 80 процентка артыгын сугыш башланганнан соң ачканнар.
Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаганчы, шымчылык белән дәүләткә хыянәт турындагы маддәләр сирәгрәк кулланылган. Бу маддәләр нигезендә 1997 елдан 2022 елга кадәр 170 кешене хөкем иткәннәр. 2022 елдан хәзерге вакытка кадәр исә 792 кеше гаепләнгән, 536 кешене хөкем иткәннәр.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi
Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаганчы, шымчылык белән дәүләткә хыянәт турындагы маддәләр сирәгрәк кулланылган. Бу маддәләр нигезендә 1997 елдан 2022 елга кадәр 170 кешене хөкем иткәннәр. 2022 елдан хәзерге вакытка кадәр исә 792 кеше гаепләнгән, 536 кешене хөкем иткәннәр.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi
Русиянең Курски өлкәсендә урнашкан Рыльски шәһәренә ракет һөҗүме булган.
Ул хакта Курски өлкәсе губернаторы вазифаларын башкаручы Александр Хинштейн хәбәр итте.
Һөҗүм нәтиҗәсендә 6 кеше һәлак булган, тагын 10 кеше яраланган, диелә.