Azatlıq Radiosı
2.56K subscribers
9.5K photos
955 videos
8 files
15.6K links
Русия хакимиятләре Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Укучыбыз иминлеген кайгыртып, без фикер калдыру мөмкинлеген әлегә сүндереп торырга булдык. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли. Бергә булыйк!
Download Telegram
Финляндия мобилизациядән качып Русиядән китүчеләргә сыену бирүдән баш тарта

2022 елның языннан башлап Финляндиядән сыену урынын Русиянең барлыгы меңләп ватандашы сораган. Күптән түгел аларның берьюлы берничәсенә сыену бирүдән баш тарту турында җиткергәннәр. Сыену сораганда бу кешеләр барысы да үзләрен Украинадагы сугышка мобилизацияләргә мөмкин булуларын сәбәп итеп күрсәткән.

Initiative for Resistance and Dialogues Rу хокук яклау оешмасы вәкиле Никита Кириллов фикеренчә, фин хакимиятләре моны Русиядә "өлешчә мобилизация"нең тәмамланган диярлек булуы һәм сыену сораучыларга берни дә янамавы белән аңлата.

Хәзерге вакытта Финляндиядә мобилизацияләнү яки гаскәргә чакырылу куркынычы булу аркасында сыену сораган 500ләп русияле кала ди Кириллов.

The Bell басмасы тикшеренүе күрсәткәнчә, Кремль Украинада сугыш башлаганнан бирле Русиядән күчеп киткән һәм кире кайтмаган кешеләрнең саны - кимендә 666 мең.

👉Тулырак монда укыгыз.
Башкорт җәмәгатьчелеге вәкилләре Радий Хәбировтан Әхмәтзәки Вәлидинең Башкортстандагы һәм Петербурдагы һәйкәлләрен кайтаруны таләп итә

Башкорт җәмәгатьчелеге вәкилләре Әхмәтзәки Вәлидигә куелган һәйкәлләрне кире урыннарына кайтартуны таләп итеп Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров исеменә ачык хат язган.

"Сез башкорт халкының бөек улы Әхмәтзәки Вәлидигә куелган һәйкәлләрне канунсыз рәвештә юк итә башладыгыз. Әмма башкорт халкының аның турындагы һәм үзенең башка данлыклы уллары турындагы тарихи хәтерен сез беркайчан да юк итә алмаячаксыз. Тарихта башкорт халкының гасырлык кыйммәтләрен җимерүче буларак каласыгыз килә мени соң?" дип язган алар ачык хатта.

Хатны тарихи фәннәр докторы, профессор, Башкортстан фәннәр академиясенең мактаулы әгъзасы Марат Колшәрипов, пенсионер З. Рычкулов, филология фәннәре докторы, тарихи фәннәр кандидаты, профессор Фәнил Күзбәков имзалаган.

Соңгы елларда Әхмәтзәки Вәлиди һәйкәлләре һәм бюстлары Уфадан, Сибайдан һәм Петербурдан алып куелды.

Тулырак Азатлык Радиосында укыгыз.
Башкортстанда Фәнни-технологик үсеш дәүләт комитеты барлыкка киләчәк

Бу хакта бүген, 12 декабрьдә төбәк башлыгы Радий Хәбиров әйтте.

Аның сүзләренчә, 2030 елга кадәр үзләренең фәнни-технологик үсеш комплекслы программын булдырырга тиешле төбәкләр арасына Башкортстан да кергән. Бу тәҗрибәдә барлыгы 20 төбәк катнашачак.

Хәзерге вакытта хөкүмәт структурасында сигез дәүләт комитеты бар: ветеринария, юстиция эшләре, торак һәм төзелеш күзәтчелеге, көндәшлек сәясәте, яшьләр сәясәте, тарифлар, гадәттән тыш хәлләр һәм үзйөрешле машиналар белән башка төрдәге техниканың техник хәлен күзәтү комитетлары.

Шул ук вакытта Башкортстан хөкүмәтен раслау мәсьәләсе озакка сузылды, ул әле дә расланмады.


👉Тулырак монда укыгыз.
Татарстан тәнкыйтеннән соң Русия Думасы муниципаль реформа карауны киләсе елга кичектерде.

Депутатлар фикер-тәкъдимнәрне исәпкә алачак, диелә.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
2024 елда дөньяда кимендә 54 журналист үтерелгән, 500дән артыгы — рәшәткә артында.

31 журналистны хәрби хәрәкәтләр барган урында үтергәннәр, шуларның 16сы Газзә сызыгында үлгән.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
Башкортстанның Владимир Путинга лояль опера җырчысы Илдар Абдразаков Акъяр (Севастополь) опера һәм балет театрын җитәкләячәк.

Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң Европада һәм АКШта Илдар Абдразаковның чыгышларыннан баш тарталар.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Башкортстан #Кырым

@azatliqradiosi
Amnesty International Федерация шурасын урысча белмәүче мигрант балаларын мәктәпкә алуны тыя торган канунны кире кагарга чакыра.

Кичә, 11 декабрьдә, Русия думасы мигрант балаларын урыс телен белмәгән килеш мәктәпкә алуны тыю турында канун кабул итте. Канун 2025 елның 1 апреленнән гамәлгә керә.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
Җомга иртәләре хәерле булсын! Әлеге сәгатькә ниләр булган - шулар хакында кыскача.

🔸 Доналд Трамп Европа илләренә Украинага гаскәрләрен җибәрергә тәкъдим иткән - The Wall Street Journal. Трамп фикеренчә, бу гаскәрләр Мәскәү белән Киев килешкәннән соң тәртипне саклаячак.

🔸 Русиядә Украинаның ике тотыгы 14 һәм 15 елга төрмәгә хөкем ителгән. Алар Курскида теракт оештыруда гаепле дип табылган.

🔸 Украина гаскәрләре Донецки өлкәсендә дүрт сала арасында камауга эләгә язган - DeepState проекты. Белгечләр фикеренчә, Русия гаскәрләренең басып алуы дәвам итүе аркасында Украина хәрбиләренә авырга туры килә.

🔸 АКШ Украинага ярты миллиард доллар күләмендә хәрби ярдәм бүлеп бирә. Энтони Блинкен аңлатуынча, бу акча HIMARS системнары, дроннар, радиоэлектр җиһазлар өчен тотылачак. АКШның Байден хакимияте гыйнварда киткәнче Украинага ярдәм итәчәк дип аңлатылды.

🔸 АКШ Грузиядә протестларда катнашкан халыкка көч куллануга бәйле булган кешеләргә виза чикләүләрен керткән. АКШка 20 кешегә керергә тыелган, алар арасында Грузия хөкүмәте, парламенты вәкилләре, хокук саклаучылар да, аерым шәхесләр дә бар. Алар демократия нигезләрен какшатучылар дип танылган.

🔸 Татарстанда дизел ягулыгының бер литры 70 сумга җиткән. Бәя 8% арткан. АИ-98 маркалы бензинның бәясе 78,93 сумны тәшкил итә.

🔸 Уфада элеккеге мэр Сергей Грековка һөҗүм әзерләнгән. Сергей Грековны үтерергә теләүче дә, үтерергә дигән бирем бирүче дә тоткарланган. Грековны атып үтерү 200 мең сумга килешенгән дип хәбәр итә Башкортстанның Эчке эшләр министрлыгы.

Менә шундый яңалыклар. Алга таба да мөһим булган вакыйгалар турында хәбәр итеп торырбыз.

@azatliqradiosi
Көн язмасы Башкортстан турында

Уфада бу көннәрдә Дөнья башкорт корылтае җыены уза. Бүген пленар утырыш. Башкортстаннан 318 делегат, Русия төбәкләреннән 171, чит илләрдән 38 делегат сайланып катнаша дип хәбәр итә корылтайның матбугат хезмәте.

Быелгы башкорт корылтае үзенчәлекле. Башкорт дөньясы ике параллель тормышта яшәвен күрсәтә. Кемдер башкорт милли киемнән килеп җыр-биюне тамаша кыла, "Торатау" кебек тантаналы залда утырачак, нотык тыңлаячак яки үзе чыгыш ясаячак, ә икенче башкортлар шул вакытта тикшерү изоляторларында хөкем карарын көтә, мәхкәмә каршында җавап тота, аларның гаиләләре ут йота. Бер башкорт дөньясы, әмма капма-каршы хәлләр һәм халәтләр дә төрле.

5 ел элек Уфада узган иде корылтай. Әле ул вакытта Радий Хәбиров Башкортстан башлыгы булып сайланмаган, әле Путин сугышы да юк һәм Башкортстанга көн саен күпләп табутлар кайтмый. Әмма биш ел узуга башкортларның яшәеше тамырдан үзгәрде. Милли хәрәкәт туздырып таратылды. Фаил Алсынов 4 елга төрмәгә утыртылды, Руслан Габбасов чыгып китте, әмма аның якыннары эзәрлекләнә. Тел активистларның бер өлеше мөһаҗирлеккә чыгып китте. Баймак эше нигезендә сиксәнләп кеше зинданга ябылды.

Бу корылтайда кулга алынган башкортлар язмышы телгә алынырмы?

Безнең язманы укырга тәкъдим итәбез.

👉 Төп сәхифә
👉
Көзге сәхифә

#Башкортстан

@azatliqradiosi
Русия Татарстандагы "Алабуга Политех" көллиятендә дроннар җыярга Казакъстан яшьләрен туплый башлаган

Уку йорты Shahed иран дроннарының аналогларын җитештерүче хәрби сәнәгать оешмасы белән тыгыз элемтәдә тора. Чит ил укучыларын укырга килергә кыстаганда ул бу фактны яшерми. Татарстанда җитештерелгән дроннарны Русия гаскәре Украинага һөҗүм итү өчен куллана.

Астанада таратыла торган "Алабуга Политех" көллиятенең реклам буклетларында 14 яше тулган балаларны эшкә алуларын язганнар. Анда "Дошманны юк итүче һөҗүм дроннары җыю – кәттәлек", "Безнең барыбызга да "махсус хәрби операциядә" җиңү кирәк", дигән сүзләр язылган.

Журналистлар буклетта күрсәтелгән телефонга шалтыраткан. "Алабуга Политех" көллияте вәкилләре үсмерләрне хәрби заводта эшләтүләрен раслаган.

Бу хакта тулырак укырга. 👉 Сылтама

▪️Кеше үтерүче коралны ясауда "Алабуга Политех" уку йортында белем алучы яшүсмерләр хезмәте кулланылуы турында Азатлык та язды.
▪️Студентлар берничә тәүлек йокламыйча эшлибез, ашамыйбыз диярлек, дип сөйләде. Әмма дрон җыюдан баш тартырга ярамый, дип искәрттеләр.
▪️Студентлар баш күтәрүдән, канәгатьсезлек белдерүдән курка. Белем алу турындагы килешүгә ярашлы, аларга нинди дә булса мәгълүматны тарату тыела.
Радий Хәбиров кабат Башкортстанда Украинага каршы сугышучы хәрбиләргә һәйкәл куячакларын белдерде

Дөнья башкортлары корылтаенда Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Уфада "махсус хәрби операция каһарманнарына" һәйкәл кую турында карар кабул итүләрен әйткән. "Әзерлек эшләрен башлаячакбыз, бәйге игълан итәчәкбез. Һәйкәлне куярга урын бар инде бездә", дигән ул.

Кайда булачак һәйкәл? Нинди була ул? Укырга

🔸 Күптән түгел республика башлыгы Радий Хәбиров 2025 елны Башкортстанда Украинага һөҗүмдә катнашучылар елы дип игълан итте.

🔸Башкортстан Русиянең Украинага каршы сугышында иң күп кешесен югалткан төбәкләрнең берсе булып тора. Азатлык радиосы хисабына күрә, бу сугышта Башкортстаннан кимендә 3744 кеше һәлак булган.
Азатлык хисабыннан күренгәнчә, сугышта милли республикалардан үлүчеләр саны арта бара. Срочникларны сугышка барырга үгетлиләр, моннан баш тарткан 19 яшьлек Татарстан егетен армиядә атып үтергәннәр. Кем бу бала? Ни өчен атып үтерелгән ул? Мәрхүмнең туганнары аңа каты басым ясалган, гаскәр җитәкчеләре аның контракт имзалауны таләп иткән, ә солдат Украинага сугышырга барырга теләмәгән дип сөйли.

Бу тарихны яздык. Укымаган булсагыз, рәсемнәргә булса да күз салыгыз.

🔺Русия буйлап үлгән хәрбиләр саны белән Башкортстан — беренче урында, Татарстан икенче урында бара. Бу Русия буйлап һәлак булган хәрбиләр исемлеген туплаучы "Медиазона" проекты саннарыннан күренә. Мобилизациягә эләгүчеләр һәм ихтыярилар үлеме ягыннан — Башкортстан белән Татарстан беренче ике урында.
Татарстанда коммуналь түләүләрне 22,3 процентка кадәр арттырмакчылар

Бу сан Казан белән Чаллыга карый.

Татарстандагы торак пунктларның 60 процентында 17,5 процентка артырга мөмкин.

Быел 1 июльдән Татарстанда коммуналь түләүләр 10,8 процентка артты. Ә 16 районда арту 14,1 проценттан 15,7 процентка кадәр җитте.

Фаразларга күрә, Казанда электр өчен түләүләр — 19 процентка, салкын суга — 17,5 процентка, кайнар суга — 21,6 процентка, су чыгаруга — 17,5 процентка, җылылык өчен — 22,3 процентка, чүп чыгарган өчен 8,9 процентка артачак.

Әгәр Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов фәрманны имзаласа, яңа тарифлар гамәлгә 2025 ел ның1 июленнән гамәлгә керәчәк. Ел башыннан бәяләр үзгәрмәячәк.

Тулырак 👉Азатлык Радиосында укыгыз.
Русия юстиция министрлыгы "ят агентларның" яңа исемлеген чыгарды. Аларның барысы да рәссамнар:

🔹 Екатерина Марголис
🔹 Анатолий Осмоловский;
🔹Игорь Поночевной.