Azatlıq Radiosı
2.56K subscribers
9.5K photos
955 videos
8 files
15.6K links
Русия хакимиятләре Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Укучыбыз иминлеген кайгыртып, без фикер калдыру мөмкинлеген әлегә сүндереп торырга булдык. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли. Бергә булыйк!
Download Telegram
"Ул туган ягын, халкын ярата. Ничек читтә кала алсын?" "Баймак эше"ндә гаепләнүче Юнир Хисаметдинов тарихы

Башкортстанның Әбҗәлил районыннан 40 яшьлек Юнир Хисаметдинов — "Баймак эше"ндә гаепләнеп, Удмуртия башкаласы Ижауда хөкем ителәчәк кешеләрнең берсе. Кулга алынганчы ул йорт төзегән, хатыны белән өч бала үстергән һәм тау биеклекләрен яулаган булган. Азатлык Радиосы аның тормыш тарихын бәян итә.

Безнең 👉 көн язмасын укыгыз.
VPNсыз сылтама 👉 монда.
Украина баш прокуроры Донецки өлкәсендә украин әсирен күпләп үтерү очрагы турында белдерде

Прокуратура мәгълүматына күрә, Покровски районының Николаевка һәм Сухой Яр бистәләре янында Русия хәрбиләре әсирлеккә алынган 16 украин хәрбиен үтергән. Моны фронт сызыгында украин әсирләрен үтерүнең "иң күләмле" очрагы дип атадылар.

Русия рәсмиләре әлегә бу вакыйганы шәрехләмәде.

Тулырак 👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
Русия һава ширкәтләре Якын Көнчыгышка очышларын вакытлыча туктата яки очу юлын озынайта

Мәсәлән, Мәскәүдән Дубайга очу якынча 2,5 сәгатькә озыная ала, очыш җәмгысе 8 сәгать вакыт алырга мөмкин.

Шул ук вакытта, Казан һава аланы матбугат хезмәтендә бүген Татарстан башкаласында очкычларның тоткарлаусыз очып китүен хәбәр иттеләр.

Бу хакта 👉 монда укый аласыз.

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Ә ул арада Владимир Путин төрмәдә утыручыларга Украина сугышына китәргә мөмкинлек бирүче канунны имзалаган.

Яңа канунга күрә төрмәдә утыручылар Русия саклану министрлыгы белән контракт төзеп Украинадагы сугышка китә алачак.

Дума бу канун проектын сентябрь азагында кабул иткән иде.

Хәзерге канун буенча Русия гаскәрендә хезмәт итүчеләрне һәм РФ армиясе белән килешү төзегән ир-атларны — Украина сугышына китәргә ризалашкан очракта — җинаять кылган өчен каралган җаваплылыктан азат итәргә мөмкиннәр. Яңа канунга күрә, җаваплылыктан җинаять эшләре инде мәхкәмәдә карала торган, шулай ук, мәхкәмә карары әле үз көченә кермәгән кешеләр дә азат ителә алачак.

@azatliqradiosi
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Казандагы йортны су баскан.

Су хәтта лифт шахталарына да агып төшкән. Бу хәлләр бүген төнлә "Салават күпере" бистәсендә булган.

#Татарстан

@azatliqradiosi
Көзге чакырылышта Русия армиясенә Татарстаннан 3,5 мең егет чакырылачак.

Солдатлар Украина сугышына җибәрелмәячәк дип вәгъдә итәләр.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
Израил БМО башлыгы Антониу Гутерришка илгә керүне тыйган.

"Иранның Израилгә коточкыч һөҗүмен хөкем итә алмаган кеше Израил җиренә аяк баса алмый", – ди Израил рәсмиләре.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
Татарстанга Украинадагы сугыштан чираттагы мәетләр кайтарылган.

2022 елда башланган сугышта Ютазы районыннан Айдар Садыйков һәм Таһир Шәрипов һәлак булганнар.

Икесен дә 30 сентябрьдә Ютазы районында җирләделәр.

Безнең хисапка күрә
, Татарстаннан бу сугышта кимендә 2809 ир үтерелгән. Шуларның кимендә 12се — Ютазы районыннан. Бу саннар күпкә зуррак була ала, хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.

Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген — әлеге сугышның 952нче көне.

#Татарстан #татарлар

@azatliqradiosi
Татарстанда бизнесның ислам финанслары белән кызыксынуы арткан.

Хәзерге вакытта шәригать кануннары нигезендә 30 финанс продукты бар.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
Кичә Төркия башкаласы Әнкарада Финляндия татарлары тарихы турында китап тәкъдим ителде.

Төркиядән читтәге төрки вәкиллекләр мөдирлеге (Yurtdışı Türkler ve Akraba Topluluklar Başkanlığı) оештырган чарада Финляндия президенты Александер Стубб, Төркиянең мәдәният һәм туризм министры Мәхмәт Нури Әрсой, Төркиянең Әнкарадагы илчесе Пиркко Һямяляйнен, Төркиянең Һелсинкидагы илчесе Дениз Җакар һәм Финляндия татар җәмгыяте җитәкчесе Гөлтән Бәдретдин катнашты дип хәбер итә китап авторы, Финляндиядәге татар мәхәлләсе имамы, доктор Рамил хәзрәт Беляев үзенең Facebookтагы битендә.

Китап бәйрәменә шулай ук Әнкарада яшәүче татар җәмәгатьчелеге вәкилләре, Төркия башкаласы университетларында укучы Татарстан студентлары да килгән иде.

#татарлар

@azatliqradiosi
Казан аэропорты очкычларны кабул итми.

Омск, Хургада, Чиләбедән Казанга очкан очкычлар "запас" һава аланнарына җибәрелгән. Һава аланының матбугат хезмәте иртәнге 6дан Казан аэропорты очкычларны да кабул да итми, очкычларны очыртмый да дигән.

Бу вакытлыча чара дип аңлатыла. Һава аланы аерым фәрман чыгарылганчы эшләми диелә. Дроннар очу куркынычы бар.

Соңгы тапкыр Казан һава аланы 10 сентябрь ике сәгатькә ябылып торды.

7.45 тән Түбән Каманың һава аланы да ябылган.

"Бизнес Online" фотосы.
Дөньяда ниләр бар, ниләр юк - алар хакында да кыскача:

▪️Казан һава аланы янә эшли башлаган.

▪️Коръәнне яндырган студент Никита Журавельга дәүләткә хыянәттә гаеп белдерелгән.

▪️ Русия Саклану министрлыгы Белгород, Воронеж, Курск, Брянск өлкәләрендә 113 дрон бәреп төшерелде дип хисап бирде.

▪️Кичә кичке якта Русиянең авиабомбасы Харьковтагы торак йортка эләккән. Шәһәр башлыгы белдерүенчә, 10 кеше, шул исәптән бер кыз бала зарар күргән. Биш катлы йорт өлешчә җимерелгән.

▪️Владимир Путинның Уралдагы яңа вәкиленең исеме - Артем Жога, ул "Спарта" батальоны командиры. Жога АКШ, Европа берлегенең кара исемлегендә.

▪️Русия үзенә дустанә булып саналган дәүләтләргә кредит бирер өчен 1,5 трлн сум акча тотачак.

▪️Цюрихтагы кинофестиваль "Урыслар сугышта" дип исемләгән фильмны күрсәтүдән баш тарткан. Моңа кадәр Торонто да нәкъ шундый юл белән киткән. Аны Канадада яшәүче русияле хатын төшергән. Украина бу фильм агрессор дәүләтнең гамәлләрен аклый дип саный.

▪️2024 елның икенче кварталы мәгълүматларына караганда, юл һәлакәтләре килеп чыгуында гаепле дип табылган йөртүчеләр саны башка төбәкләр белән чагыштырганда Татарстанда иң югары булып чыккан.

▪️Бүген иртән Уфаның "Мега" сәүдә үзәгендә 450 кешене эвакуацияләгәннәр. Янгын сигнализация эшләгән, әмма янгын чыгарлык урын табылмаган.

@azatliqradiosi