Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.43K subscribers
11K photos
1.04K videos
8 files
16.8K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
⚡️Башкортстан Дәүләт җыены - Корылтай рәисе Константин Толкачев вафат

Аңа 73 яшь иде

Толкачев 1999 елдан бирле парламент рәисе булып эшләде.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров хөкүмәт утырышында белдергәнчә, спикер “каты авыру” нәтиҗәсендә 4 майга каршы төндә үлгән.

«Константин Борисовичның авыр чир белән интеккәнен белмиләр иде. Ул соңгы елларда бу җитди авыру белән көрәште һәм үзен бик батыр тотты — офицер кебек, генерал кебек, беркайчан да зарланмады», дип сөйләде Хәбиров.

Аның сүзләренчә, Толкачевның хәле начарайган, шуның нәтиҗәсендә Мәскәүдә Бурназян исемендәге федерал медицина үзәгендә катлаулы операция үткәрү турында карар кабул ителгән булган.

Элегрәк Толкачевның чире турында рәсми хәбәр ителмәде. 23 апрельдәге Башкортстан Дәүләт җыены пленар утырышы аннан башка гына узды.

@azatliqradiosi
🍾2
Салават Юлаев һәйкәле кире куелырмы?

Түрәләр һәйкәл нык тузган дип белдерә. Башкорт җәмәгать эшлеклеләре бу һәйкәлне кире урынына кайтырмас өчен сәбәп буларак кулланыла ала дип борчыла.

Тулырак 👉 безнең язмада укый аласыз.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
Медиа: Европа күзләве Владимир Путинның ихтимал дәүләт түнтәрелешеннән куркуы турында белдергән

«Важные истории» басмасы исеме аталмаган Европа иленең күзләү хезмәте әзерләгән хисап бастырды. Анда Русиядә дәүләт түнтәрелеше омтылышы ихтималлыгы белән бәйле Кремльдә «борчылу» булуы әйтелә.

Бу хисап турында шулай ук CNN һәм башка басмалар да яза.

Хисапта әйтелгәнчә, 2026 елның март башыннан «Кремль һәм шәхсән Владимир Путин Русия президентына каршы сүз куешу яки фетнә омтылышы ихтималыннан борчыла; ул бигрәк тә Русия сәяси элитасы вәкилләре президентка каршы дрон кулланыр дип шикләнә».

CNN фикеренчә, хисаптагы иң гаҗәп әйбер — дәүләт түнтәрелеше ихтималы Сергей Шойгу исеме белән бәйле булуы. Ул элекке саклану министры һәм Путинга якын кеше буларак, «югары хәрби җитәкчелектә зур йогынтысын саклый» дип фаразлана.

Шулай да CNN язуынча, хисапта Шойгуга кагылышлы гаепләүләрне раслаучы дәлилләр китерелми. Моннан тыш, «хисапны бастыру Кремльне тотрыксызландыруга юнәлтелгән булырга мөмкинлеген исәпкә алганда, Европа күзләве бер үк вакытта Кремльне ихтимал дәүләт түнтәрелеше турында кисәтә дә ала» диелә.

Хисапта шулай ук Кремльнең Путинның шәхси иминлеген нык көчәйтүе әйтелә: аның якын хезмәткәрләре йортларына күзәтү системнары урнаштырылган. Президент белән эшләүче пешекчеләргә, сакчыларга һәм фотографларга җәмәгать транспортында йөрү тыелган.
🥱21
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
71 яшьлек татар милли хәрәкәте ветераны Фазыл Вәлиәхмәтовка алты ел колония җәзасы чыкты.

Ул Вконтактеда "бер илне дә басып алырга кирәкми" дип язылган посты өчен "Русия армиясен яманлауда" һәм "Русия Азатлыгы" легионы видеомөрәҗәгатен чыгару өчен "террочылыкны аклауда" гаепләнде.

Русия Украинада сугыш башлагач, күп кануннарны кырыслатты, илдә хәрби цензура кертелде дияргә мөмкин.
🤬5😢5😱3
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 5 май, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Русия саклану министрлыгы Татарстан күгендә дрон бәреп төшерелүен хәбәр итте. Казанда яшәүчеләр төнлә шәһәрдә шартлаулар булуы турында белдерде. Shot шаһитләргә сылтанып язуынча, шәһәрнең төрле районнарында барлыгы 4-5 шартлау тавышы ишетелгән. Шулай ук безнең укучыларыбыз хәбәр итүенчә, сирена тавышлары көчле яңгыраган. Бөгелмә һава аланы вакытлыча ябык. Төнлә барлыгы 17 шәһәрдә һава аланнары ябылып торды, алар арасында Казан һәм Уфа аэропортлары да бар иде. Әлеге һава аланнарында очышлар тоткарлана.

🔸Русия армиясенең Полтава өлкәсенә дрон һөҗүме нәтиҗәсендә дүрт кеше һәлак булган, 31 кеше яраланган. Өлкә башлыгы Виталий Дякивнич хәбәр итүенчә, сәнәгать оешмасына, тимер юл инфраструктурасына зыян килгән, 3480 хуҗалык газсыз калган.

🔸Чуашстанның Чабаксар шәһәренә Украина кораллы көчләре һөҗүм иткән. Бу хакта республика башлыгы Олег Николаев белдерде. Республиканың сәламәтлек саклау министрлыгы белдерүенчә, өч кеше яраланган. Astra басмасы язуынча, һөҗүм Русия дроннары өчен "Комета" антенналары җитештерүче «ВНИИР-Прогресс» хәрби ширкәтенә ясалган. Күрше бинадагы сәүдә үзәгенә дә зыян салынган.

🔸Кытайда фейерверклар җитештерүче ширкәттә шартлауда 21 кеше һәлак булган, 61 кеше төрле җәрәхәтләр алган. Бу хакта Xinhua News хәбәр итә. Шартлау булган урында 500гә якын янгын сүндерү машинасы эшләгән.

🔸Вашингтонда Ак Йорт янында атыш булган. АКШның яшерен хезмәте белдерүенчә, 15 нче урам белән Индепенденс-авеню киселешендә кораллы кеше белән полиция хезмәткәре арасында бәрелеш чыккан. Полиция тикшерү башлаган.

@azatliqradiosi
Галим Азат Мифтаховны Харп бистәсендәге 18 санлы "Полярная сова" колониясенә китерелү белән газаплаганнар

Мифтаховны колониягә китергәннән соң икенче көнне — 21 апрельдә газаплаганнар. Башка хөкем ителүчеләр Азатка бәдрәф чистарырга кушкан, ул баш тарткан, шуннан соң аны колония хезмәткәре Михаил Соболев кабинетына алып кергәннәр. Соболев аңардан берсүзсез буйсынуны таләп иткән. Мифтахов берничә тапкыр баш тарткан, шуннан соң кабинеткә шул ук хөкем ителүчеләр кереп, Соболев белән бергә аны җәзалый башлаганнар.

Мифтаховны скотч белән богаулап бәйләгәннәр, агач чүкеч белән табаннарына сукканнар, корсак астына, йөзенә һәм башына сугып кыйнаганнар, көчлибез дип янаганнар һәм аны нәҗес тулы канализация коесына башы белән тыгачакларын әйткәннәр.

Моннан тыш, хәбәр ителгәнчә, Мифтаховны ток белән җәзалаганнар. Аның аяк бармакларына ток чыбыклар тоташтырганнар. Галимнең авыртудан кычкырган тавышы ишетемләсен өчен төрмә хезмәткәрләре музыка акыртканнар. Мифтахов администрация күрсәтмәләренә буйсынудан һәр баш тарту очрагыннан соң аны ток белән җәзалаулар кабатланган.

Азат аны җәзалаган һәм яки шунда булган кешеләрнең исемнәрен атаган.

Хәзерге вакытта Азат Мифтахов колониянең штраф изоляторында тотыла, диелә.

Тулырак👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
🤬9😢3
🖋Азатлык Радиосының элекке журналисты Алсу Кормаш быел Джеймс Фолей оешмасы тарафыннан бирелә торган Матбугат иреге дөнья бүләге белән бүләкләнә.

Бу бүләк журналистларны яклау һәм матбугат иреге өчен алып барган эшчәнлек өчен тапшырыла.

— Матбугат иреге бүләген алу һәм гаделсез рәвештә тоткарланган журналистларны өйләренә кайтару миссиясе кушылу – зур дәрәҗә, — диде журналист.


Алсу Кормаш шулай ук иректән мәхрүм ителгән башка хәбәрчеләрне дә искә ала:

— Мин әле дә гаделсез рәвештә ирегеннән мәхрүм ителгән Азат Европа радиосы хезмәттәшләрем өчен көрәшәм: Русиядә Ника Новак, Азәрбайҗанда Фәрид Мәһрализаде, Иранда Реза Вализаде. Алар хакыйкатьне сөйләгән өчен төрмәдә интегә, якыннарыннан аерылган. Журналистика – җинаять түгел, — ди ул.


▪️Джеймс Фолей оешмасы – тоткыннарны яклау һәм журналистлар иминлеге өчен көрәшүче оешма. Ул 2012 елда Сүриядә урланган, 2014 елда "Ислам дәүләте" сугышчылары тарафыннан үтерелгән АКШ фотожурналисты исеме хөрмәтенә аталган.

▪️Журналистларны яклау комитеты мәгълүматына караганда, бүген дөньяда кимендә 327 журналист үз эшләре өчен төрмәдә утыра, аларның биштән бере җәберләү яки кыйнау очраклары турында хәбәр итә.

Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
11❤‍🔥5🔥1🤔1
⚡️Британия «Алабуга Старт» програмы хезмәткәрләрен санкцияләр исемлегенә керткән

Әлеге програм белән бәйле булу сәбәпле, санкцияләр исемлегенә Эльмир Сәйфуллин, Чулпан Исламова, Савсан Юсупова, Анастасия Барышева һәм Константин Трифонов кертелгән. Лондон аларны “Алабуга Старт” програмы өндәүчеләре дип саный. Исемлектә барлыгы - 18 зат.

Чикләүләр Enangue Holding француз ширкәте һәм аның мөдиренә дә салынган. Британия тышкы эшләр министрлыгы документында әйтелгәнчә, әлеге структура “Алабуга”га Камеруннан эшчеләр җыю белән шөгыльләнә.

▪️“Алабуга Старт” програмы саклану-сәнәгать комплексы ихтыяҗлары өчен мәҗбүри эшче көч китерүнең глобаль каналы булып тора. Әлеге програм нигезендә «Алабуга» махсус икътисади зонасында эшләргә төрле юллар белән чит ил кешеләрен яллыйлар. «Алабуга»да Русиянең Украинага каршы баскын сугышы өчен дроннар җитештерелә.

Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
👍4
🕌Быел Татарстанда корбан чалу нисабы - 100 000 сум

Бу хакта Татарстан мөфтие урынбасары Равил Зөфәров һәм Казан казые Булат Мөбәрәков «Татмедиа»да узган брифингта белдерде.

2026 елда Корбан гаетенең беренче көне 27 майга туры килә.

Татарстан мәчетләрендә җәмәгать белән бәйрәм намазлары үтәчәк.

Казанда Корбан гаете Коръән уку белән башланып китәчәк. Шулай ук гает вәгазе, гает намазы, хөтбә булачак.

Гает намазын Татарстанның барлык мәчетләрендә дә кояш чыгып 30 минут узгач уку тәкъдим ителә.

Быел Казанда 17 мәйданчыкта корбан чалу өчен махсус урыннар оештырылачак.

Бәйрәм хөрмәтенә «Елмай» паркында гаилә «Корбан-фест»ы узачак.

@azatliqradiosi
🔥31👍1🥱1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
"Alima Academy" онлайн татар мәктәбе укытучылары "Ялт-Йолт" дип исемләнгән татар балалары өчен журнал чыгарган.

Ул балалар өчен күңел ачу һәм белем арттыру басмасы.

#татардөньясы #татартеле
@azatliqradiosi
👍72
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 6 май, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Сишәмбе Русиянең Украина төбәкләренә зур һөҗүмнәре нәтиҗәсендә 27 кеше һәлак булган, кимендә 120 кеше яраланган, дип хәбәр итте эчке эшләр министры Игорь Клименко.

🔸Кичә төнлә Украина президенты Владимир Зеленский игълан иткән «тынлык режимы» гамәлгә керде. Русия хакимияте исә 8–9 май көннәренә үз ягыннан берьяклы утны туктату игълан итте.

🔸Аннексияләнгән Кырым хакимияте төнлә Җанкөй шәһәренә дрон һөҗүме нәтиҗәсендә биш кеше һәлак булуын хәбәр итте.

🔸АКШ президенты Доналд Трамп Фарсы култыгында тоткарланып калган корабларны озата бару өчен Һормуз бугазында үткәрелгән операция вакытлыча туктатылачак, дип белдерде. Бу Тәһрән белән тынычлык килешүе төзү мөмкинлеген бәяләү өчен эшләнә.

🔸«Уфа» футбол клубына техник җиңелү бирелде — такым дрон һөҗүме аркасында Хабаровскига очып китә алмаган иде. Русия футбол берлеге контроль-дисциплинар комитеты карары белән, Беренче лиганың 32нче турындагы СКА-Хабаровскига каршы матчта 0:3 исәбе белән техник җиңелү язылган.

🔸Уфада Константин Толкачев белән хушлашу тантанасы башланды. Башкортстан Дәүләт җыелышы спикеры 4 майда озакка сузылган авырудан соң вафат булды.
1👍1
Медиа: кече һәм урта бизнеска грантлар бирү I кварталда 53 процентка кимегән — дәүләт ярдәменең гомуми күләме ел эчендә ике тапкырга азайган

Русиядә 2026 елның I чирегендә кече һәм урта бизнеска бирелгән грантлар күләме 53 процентка кимеп, 3,1 миллиард сумга калган, ә дәүләт ярдәменең гомуми күләме ике тапкырга диярлек — 9,6 миллиардтан 5,5 миллиард сумга кадәр төшкән. Бу хакта «Известия» Rodionoff Group тикшеренүенә сылтанып хәбәр итә.

Грантлардан тыш, займнар бирү дә 19 процентка кимегән, ә капиталга инвестицияләр бөтенләй булмаган (2025 елда мондый ярдәмне 43 ширкәт алган иде).

Белгечләр бу тенденцияне бюджет өстенлекләрен яңадан карау белән аңлата. Казна кытлыгы шартларында дәүләт чыгымнарны кыскарта һәм ярдәм алучыларга таләпләрне катлауландыра, бу исә програмнарда катнашучылар саны кимүгә китерә, дип саный «Михайлов һәм партнерлар» компанияләр төркеменең GR-директоры Алексей Хижняк.

Апрель аенда шулай ук махсус салым режимнарындагы (гадиләштерелгән систем, патент, авыл хуҗалыгы салымы һәм үзмәшгульләр салымы) бизнес һәм халыктан кергән гомуми салым керемнәре 2026 елның I чирегендә узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 22,2 процентка кимегәне хәбәр ителде.

Татарстанда, Русия Федераль салым хезмәтенең республика идарәсе башлыгы Марат Сафиюллин әйтүенчә, бу чорда җыемнар 335 миллиард сум тәшкил иткән — бу 2025 елның шул ук чорыннан 15 процентка азрак.
Уфа мэры йорт сагына җибәреләчәк

Башкортстанның Югары мәхкәмәсе Уфа мэры Ратмир Мәүливеның чикләү чарасын үзгәрткән. Ул йорт сагына җибәрелгән.

Мәүлиев 28 апрельдә тоткарланды. Соңрак Уфаның Совет районы мәхкәмәсе аны шәһәр башлыгын вазыйфа вәкаләтләреннән чыккан эшләр башкаруда (Русия Җинаять кодексының 286 маддәсе, 3 өлеш) һәм аеруча зур күләмдә ришвәт алуда (290 маддә, 6 өлеш) шикләнеп, ике айга сак астына алу карарын чыгарды.

Ратмир Мәүлиевне нидә гаеплиләр? Моның артында кем яки ни тора?

Бу хакта👉 Азатлык Радиосы мәкаләсендә укыгыз.
👍1
Русия программисты 2025 елның февралендә Калининградта һәйкәл янында үз-үзен яндырып һәлак булган. Җирле хакимият моны яшереп килгән.

Бу хакта «Важные истории», Delfi Estonia һәм LRTнең уртак тикшерүендә әйтелә.


Калининградта булган хәл турында беренче тапкыр Эстония тышкы күзләве гыйнвар аенда чыккан ачык хисабыннан билгеле булды. Документта хәбәр ителгәнчә, 2025 елның 24 февралендә иртәнге биштә — Русиянең Украинада сугыш башлавының өченче еллыгында — «1988 елгы ир Калининградтагы урыс солдаты һәйкәле янында кар өстенә “Бетсен сугыш” дип язып, протест йөзеннән үз-үзен яндырган».

Хисапта башка нечкәлекләр китерелми. Журналистлар ачыклаганча, һәлак булучы — 37 яшьлек калининград программисты Александр Окунев булган. Ул бик ябык тормыш алып барган һәм соңгы ярты елда эшләмәгән, үз теләге белән эшеннән киткән.

Окунев Икенче дөнья сугышы һәйкәле янында иртәнге бишләр тирәсендә үз-үзенә, аның янып беткән гәүдәсен очраклы узгынчы якынча 6:40та табып алган. Янәшәдәге карда, фаразларга караганда, буяу белән «Бетсен сугыш» дип язылган булган, дип хәбәр итә «Важные истории».

Редакция мәгълүматларына караганда, булган хәл турында шәһәр хакимияте башлыгы Елена Дятловага җиткерелгән, һәм ул башка җирле түрәләр белән бергә бу вакыйга турында журналистлар белмәсен өчен тырышкан. Вакыйга урыны тиз арада чистартылып куелган.

Һәлак булган кешенең туганнары да бу хакта сөйләмәгән, чөнки «моның мәгънәсе юк» дип санаганнар.

Александр Окуневның танышы тикшерүчеләргә ирнең хушлашу хаты калдыруын сөйләгән. Анда ул «башка юл бар» дип язган һәм «мондый дөньяда» яшәргә теләмәвен белдергән. Хатында ул шулай ук «моның, мөгаен, беркайчан да яңалыкларда булмаячагын, киң яктыртылмаячагын» да искә алган.

▪️Соңгы елларда Русиядә хакимиятләр белән килешмичә үз-үзләрен яндыру очраклары берничә булды.

▪️2019 елның 10 сентябрендә удмурт галиме Альберт Разин Удмуртия Дәүләт шурасы бинасы янында кул салды. Тәненең 90 проценты янды. Кулында депутатлардан милләтне саклап калуны таләп иткән язулы плакатлары да бар иде. "Иртәгә минем телем юкка чыкса, мин бүген үләргә әзер", диелгән иде берсендә.
😢2😱1
Татарстан Югары мәхкәмәсе хөкемдарының улы Марат Гыйлманов “фейклар” тарату һәм “террорчылыкны аклау”да гаеләнеп колониягә хөкем ителгән

Үзәк бүлге хәрби мәхкәмәсе Марат Гыйлмановны Русия армиясе турында “ялган мәгълүмат тарату”, “экстремизмга чакыру” һәм “террорчылыкны аклау” маддәләре нигезендә гаепле дип тапкан һәм алты елга гомуми тәртипле колониягә хөкем иткән. Бу хакта “ОВД-Инфо” хәбәр итә.

Шулай ук Гыйлмановка өч ел дәвамында интернетта сайтлар һәм каналлар алып бару тыелган.

Элегрәк массакүләм мәгълүмат чаралары язуынча, Маратка гаепләү “террорчылыкны аклау” маддәсе Русия хәрбиләре, ракет һөҗүмнәре, “Крокус Сити Холл”дагы теракт һәм шулай ук “СВО” (Русия хакимиятләре Украинадагы сугышны шулай дип атый – ред.) турында язылган комментарийлар аркасында белдерелгән.

Башка басмалар исә бу гаепләүнең сәбәбе итеп Таулы Карабахтагы тынычлык сакчылары турында пост астында Русия хәрбиләре турында комментарий булуын күрсәтә. Шулай ук аңа тагын ике маддә социаль челтәрләрдә калдырылган комментарийлар белән бәйле рәвештә гаеп итеп куелган, әмма ул комментарийларның эчтәлеге җәмәгатьчелеккә ачыкланмаган.

Марат 2024 елның декабрендә кулга алынганнан соң, Татарстан массакүләм мәгълүмат чаралары аның әтисе республиканың хөкемдарлар квалификация коллегиясе рәисе Радик Гыйлманов булуын хәбәр итте. Ул бу вазифага 2017 елда куелган булган.

Хәзер коллегия рәисе итеп Роман Давыдов күрсәтелә. 2024 елның 18 декабреннән башлап коллегия утырышларын да ул җитәкли, ә моңа кадәр аларны Гыйлманов үткәрә иде, һәм аның бу вазифадан китүе турында рәсми хәбәр булмаган.

Радик Гыйлманов Татарстан Югары мәхкәмәсе хөкемдары булып кала. Хәзер ул гражданлык эшләрен карый.

@azatliqradiosi
🤯1🤬1